Логотип
Икенче ашлар

Бавырдан рулет

Кирәк:

(7 рулет өчен):
 
* 300 г сыер бавыры;
* 1 баш суган;
* 1 данә кишер;
* 10 г петрушка үләне;
* 200 мл су;
* 1 аш кашыгы баллы паприка аштәмләткече;
* 1 аш кашыгы кукуруз крахмалы;
* тәменчә тоз, борыч;
* 2 аш кашыгы үсемлек мае.
 
 

Эш барышы:

1. Эчлек өчен суганны – вак шакмаклап, кишерне вак телемнәргә турыйбыз.




2. Үсемлек маенда кыздырып алабыз. Шунда ук петрушка үләнен турап кушабыз да барысын бергә тагын 2 минут кыздырабыз.
 


3. Бавырны җиңелчә генә катырып, 2 см калынлыктагы кисәкләргә теләбез.


 
4. Һәрбер кисәген азык пленкасына төреп, агач чүкеч белән җиңелчә генә тапап алабыз.
 


5. Аннары бавыр кисәгенә тоз, борыч сибеп...



...өстенә 1 чәй кашыгы эчлек салып, рулет итеп төрәбез. Теш чистарткыч белән каптырабыз.




6. Әзер рулетларны җөе белән аска – мае җылытылган табага тезеп чыгабыз.


 

7. Башта бер ягын кыздырабыз, аннан, әйләндереп, икенче ягын кыздырабыз.


 

8. 1 стакан салкын суны паприка һәм крахмал белән кушып, болгатабыз. 




9. Шуны рулетлар өстенә агызып, капкач белән томалап 25-30 минут сүрән утта пешерәбез.



 
10. Әзер рулетларны табынга төрле гарнирлар һәм яшелчәләр белән бирергә була.


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар