Баллы борычтан

Паштетлы борыч
Юылганнан соң тавыкның түш итен күмелерлек кенә сулы кәстрүлгә салыгыз да, тоз белән бөтнек яфрагы өстәп, 20-30 минут пешерегез. Ә сарымсак төшен ваклап турагыз, баллы борычны буйга урталай ярып, орлыгын әрчегез.Аннары пешкән тавык итен вак итеп турап, блендерга салыгыз. Шуңа сарымсак, әстерхан чикләвеге, манный ярмасы, йогурт, тоз, борыч өстәп, блендерда боламык ясагыз. Барлыкка килгән шул боламыкны яртылаш борычларга тутырыгыз да, петрушка яфрагы белән бизәп, табынга куегыз. Әлеге кабымлыкны өстенә угычта уылган сыр сибеп, мичтә пешерергә дә ярый.
Бер өлеш кабымлык өчен: тавыкның 1 өлеш түш ите, 1 бөтнек яфрагы, 1 төш сарымсак, 2 аш кашыгы манный ярмасы, 2 баллы кызыл борыч, 25 г төелгән әстерхан чикләвеге, 45 мл йогурт, петрушка кирәк.
Борычлы куе аш
Кисәкләп туралган итне табада җиңелчә кыздырып алыгыз. Дөгене яртылаш пешереп сөзгечтә саркытыгыз. Аннан соң ярымбоҗралап туралган башлы суганны дөге белән бергә үсемлек маенда кыздырыгыз. Итне кайнар су салынган кәстрүлдә 30 минут томалап пешерегез. Шул итле шулпага суганлы дөге, туралган бәрәңге, баллы борыч, помидор, тоз, борыч кушып, әзер булганчы пешерегез. Табынга куйганда аш өстенә туралган яшел суган сибегез.Дүрт өлеш аш пешерү өчен: 400 г сыер ите, 4 баллы борыч, 3 бәрәңге, 2 баш суган, 2 помидор, ярты стакан дөге, 2 аш кашыгы маргарин яисә үсемлек мае, 1,5 л су, яшел суган, төелгән кара борыч, тоз кирәк.
Борычлы яшелчә салаты
Юып әрчелгән баллы борычны тасмалап, кәбестәне саламлап, ә кыяр белән колбасаны шакмаклап, помидорны кисәкләп турагыз. Шуңа ваклап туралган башлы суган, яшелтәмләткечләр, тоз һәм майонез кушып болгатыгыз.Дүрт өлеш салат өчен: 1 кызыл, 1 сары һәм 1 яшел баллы борыч, 3-4 кыяр, чирек кәбестә (300 г), 1 помидор, стаканның 1/3 өлеше пешкән дөге, 100 г ветчина яисә пешерелгән колбаса, 1 баш суган, 150 г майонез, тоз, яшелтәмләткечләр кирәк.
Маринадлы баллы борыч
Юып орлыклары әрчелгән баллы борычны 10 минут суда пешереп алыгыз да, сөзгечтә саркытып, вак итеп турагыз. Аннары маринад әзерләгез: юылган кишер, сельдерей һәм әрчелгән башлы суганны саламлап турагыз. Шуларның барысын бергә үсемлек маенда кыздырып алыгыз. Шуңа саламлап туралган кәбестә, томат согы һәм тоз кушып болгатыгыз. Барлыкка килгән маринадны табадагы туралган борыч өстенә салып, утта 20-30 минут томалап пешерегез. Суынгач яшелтәмләткечләр сибеп, табынга куегыз.Дүрт өлеш өчен: 8 баллы борыч, 2 кишер, 2 баш суган, ярты баш кәбестә, 1 сельдерей тамыры, 5 аш кашыгы үсемлек мае, 1 стакан томат согы, тоз, яшелтәмләткечләр кирәк.
Кәбестәле бәрәңге коймагы
Иң элек 250 г тозлы кәбестәне ваклап турагыз, 700 г бәрәңгене әрчеп угычта уыгыз. Шуларга 2 чи йомырка, 4 аш кашыгы он, тоз, борыч кушып барысын бергә болгатыгыз. Әлеге катнашмадан үсемлек маенда коймаклар пешерегез.Аннары 250 г эремчеккә угычта уылган 1 төш сарымсак һәм ваклап туралган яшел суган кушып болгатыгыз. Шул эремчекне коймак белән бергә табынга куегыз.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.