Баклажанны ничек кыздырырга?

“Безнең гаиләдә баклажан яраталар. Әмма кыздырылган баклажан бик майлы була. Аны майсызрак итеп ничек кыздырырга икән? Б. Роза. Казан.”
 
Пешекчеләр рецепты буенча, майсызрак кыздыру өчен баклажанны тоз сибеп яисә тозлы суга салып тотканнан соң, кәгазь салфетка белен корытып алыгыз.

Калориясе азрак, майсызрак булсын өчен баклажанның ике ягын да үсемлек мае белен майлап, мичтә кыздырыгыз.

* * *

Пиццаны яратам. Камырын чүпрәсез генә ясасаң гына буламы?  Алия. Чаллы.

Чүпрәсез пицца
Чи йомыркага каймак белән майонез салып туглагыз. Шуңа аз-азлап он кушып, куе каймак рәвешле камыр ясагыз, бераз тозлагыз.
Шул камырны табага бушатыгыз да өстенө сервелат кисәкләре тезегез. Аннары туралган укроп, сыр тутырылган зәйтүн җимеше, кетчуп һәм уылган сыр сибеп, 20 минут мичтә пешерегез.
 
Алты өлеш пицца пешерү өчен: 4 йомырка, 100 г каймак, 100 г майонез, 10 аш кашыгы он, 200 г сервелат, 1 банка зәйтүн җимеше, 100 г сыр, кетчуп, укроп кирәк.
 
Киңәш. Пицца камырын кул белән генә җәегез. Уклау белен җәелгән камыр каты була.
 

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    7770
    1
    100
  • 8415
    2
    56
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9453
    1
    54
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...