Баклажан белән бәрәңге котлетлары

Диетик котлетлар әзерләрбез. Бик тә тәмле һәм аппетитлы котлетлар.
 

Кирәк:

* 2 баклажан (300 г);
* 2 бәрәңге (300 г);
* вак угычта уылган ярты стакан сыр;
* 1 йомырка;
* 2 аш кашыгы кукуруз оны;
* 2 тырнак сарымсак (угычтан уылгач, 1 аш кашыгы булырга тиеш);
* тәменчә тоз, борыч, паприка;
* 1 аш кашыгы үсемлек мае – кыздырыр өчен.
 

Эш барышы: 

1. Баклажаннарны кабыгыннан чистартып, өстенә тоз сибәбез, ярты сәгатькә калдырып торабыз. Аннан соң, кирәкле вакыт үткәч, баклажанны дуршлагка аударып, әчесеннән арындырабыз.


2. Баклажаннарны вак кисәкләргә турап, блендер белән издерәбез.


3. Угычта уылган сыр, бәрәңге, сарымсакны баклажаннар белән катнаштырабыз.



4. Барлыкка килгән катнашмага 1 йомырка, кукуруз оны (бодай оны булса да ярый), тоз, борыч, (башка төрле аш тәмләткечләр дә ярый) кушып,



чиста куллар белән бертөрле катнашмага килгәнче әйбәтләп туглыйбыз.


5. Хәзер инде шушы катнашмадан котлетлар әвәлибез. Алар башта йомшак, көпшәк (рыхлые) кебек булыр, әмма моннан куркырга кирәкми, кыздырганда алар ишелми – җыелалар.

6. Табаны кыздырып, үсемлек мае салабыз, котлетларны табага тезеп (капкач беләнтомаламыйча), уртача көйләнгән утта алсу төскә кергәнче башта бер ягын кыздырабыз.



7. Аннан әйләндерәбез дә, табаны капкачы белән томалап, сүрән генә утта котлетлар әзер булганчы кыздырып бетерәбез.

Табынга котлетлар янына яшел аш тәмләткечләр белән бизәлгән помидор белән чыгарырга мөмкин.
Баклажан белән бәрәңгеле котлетлар шулай ук каймак белән дә бик тәмле. Кайнар килеш тәмле булган кебек, салкынча булганда да алар бик тәмле.
Тәмле булсын!

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Мәмдәлнең катлаулы гаиләсе – Өйдә сигез көн авырып ятты. Температурасы төшмәде... Шул инде, коронавирус. Балалар Казанга алып киттеләр. Сыгылып кына төшеп калдым. Төяп алып кайтсалар дим... Бик курыктым! Аннан ике операция кичерде. Әй, берсе минеке инде аның... Барыбыз да рәхәтләнеп көлешәбез.  Әмма Гөлсия апа ялгышып әйтсә дә хагын әйтте: береңнең тәне авыртканда икенчеңнең җаны авырту шушы була инде. Сулар һаваң кебек кадерлегә әйләнгән кешең бит ул...
    2125
    10
    127
  • Гөр-гөр килеп яшәү «Бар әле...» дигән эш барлыгын беләсезме? Без белми идек, Актаныш районы Пучы авылында аңлаттылар.
    3852
    5
    125
  • Дуслыкның чиге бармы? Искән җил аның күлмәген тәненә сылады да, түгәрәкләнеп килгән корсагы сизелде. Ир моны күреп, тетрәнеп китте. Ул сүз әйтә алмаслык дәрәҗәгә җитте. Хатынының корсагыннан күзен ала алмады.
    6477
    1
    64
  • Көнче киленем Берничә көннән соң Алсу миңа үзе шалтыратты. «Әни, мин өй җыештырыр идем, Булат белән урамда йөрергә килә алмассыңмы», – диде. Ярты сәгать эчендә аларның ишек төбендә идем.
    4744
    1
    52
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан