Логотип
Икенче ашлар

Ньокки. Гөмбәле соус белән бәрәңге чумары

Алинә һәм Тимур ГОМӘРОВлар – Казанда яшәүче яшь гаиләләрнең берсе.

 

Тимур Татарстан Республикасының инвестиция-венчур фондында цифрлаштыру стратегиясе буенча директор урынбасары булып эшли. Алинә исә фатирлар ремонтлау белән шөгыльләнүче компаниядә җитәкче ярдәмчесе. 5 яшьлек Амалия һәм 3 яшьлек Асельнең әти-әниләре дә әле алар.
– Казаныбызның матур урыннарын карарга, паркларда йөрергә яратабыз, – ди Алинә белән Тимур. – Кичләрен балаларыбыз белән җәяү йөреп керә торган гадәтебез бар. Берәр тын, аулак кафега сугылып, кичке ашны ашап чыгабыз...

Алинә үзе дә пешерергә бик ярата. Яңа рецептларны сынап карап, гаиләсенә күңелле сюрприз ясау ошый аңа. «Беркөнне генә кечкенә кызыбыз: «Ярый әле безнең әниебез булгансың. Син шундый тәмле пешерәсең!» – дип мактаган иде. Мондый сүзләрдән соң тагын да тәмлерәк ризыклар әзерлисе килә, – дип елмая Алинә. – Ниндидер бер аеруча яраткан аш-суыбыз юк, төрлесен әзерлибез. Балаларга баллы камыр ашлары, каймаклы соус белән пешкән ризыклар бик ошый».

Менә бу гөмбәле-каймаклы соус белән әзерләнгән бәрәңге ньоккилары да Гомәровлар гаиләсенең яраткан ашларыннан. Сезгә дә ошамый калмас ул, әзерләп карыйк әле.
 

Кирәк 
4 бәрәңге;
100 г он;
60 г каты сыр (пармезан);
тәменчә тоз-борыч.

Соус өчен 
100 мл үсемлек мае;
1 баш суган;
200 г чи гөмбә;
200 мл сөт өсте (33%);
бер тотам петрушка.

Эш барышы

Бәрәңгене пешереп суытабыз. Кабыгы белән мичтә пешерсәгез, тагын да яхшырак. Җылымса бәрәңгеләрне вак угычтан уабыз.

 

 

Пармезан сырын да вак угычтан уабыз. Пармезан урынына башка берәр каты сыр алырга мөмкин.

 

Уылган бәрәңге белән сырны катнаштырып, тәменчә тоз-борыч сибәбез. 

 

Бәрәңгегә аз-азлап кына он куша барып, камыр басабыз. Онны берьюлы салып бетерергә кирәкми. Камыр артык тыгыз булмаска тиеш.
 

 Бер баш суганны турап, үсемлек маенда кыздырып алабыз. Атланмай куллансагыз, бәрәңге чумары тагын да тәмлерәк булачак.
 

Суган янына туралган гөмбәне кушып, кыздыруны дәвам итәбез.

 

Гөмбәнең суы беткәч, каймак өстибез, тәменчә тоз-борыч сибәбез.

 

 Камырны кул белән бау шикелле тәгәрәтәбез. «Бау»ны 2 см зурлыгындагы вак кисәкләргә бүләбез.

 

Һәрбер кисәктән шарчыклар әвәлибез.

 

Бәрәңге чумарларын кайнап торган тозлы суда пешерәбез. Алар тиз пешә, өскә йөзеп чыкканнан соң ике-өч минуттан әзер була. Суга берничә тамчы май да тамызырга мөмкин.

 

Әзер чумарларны табадагы соуска салып, бер-ике минут «сикертеп» алабыз һәм туралган петрушка белән бизәп, кайнар килеш табынга чыгарабыз.

 



Фото һәм видео: Анна Арахамия 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар