Логотип
Икенче ашлар

Рөстәм Гайзуллиннан бәйрәмгә – итле рулет

Без Татарстанның атказанган артистлары Альбина һәм Рөстәм ГАЙЗУЛЛИННАРда кунакта бүген.

 

Рөстәм уллары Рамазан һәм Нурсолтан белән бәйрәм хөрмәтенә әниләренә тәмле сюрприз әзерләмәкче.

«Суыткыч тулы ризык булса да, кәефем булганда пешерергә яратам», – дип, аш-суга да осталыгын белдереп үтте гаилә башлыгы. Татар тамашачысы Гайзуллинның Тинчурин театры артисты икәнен белә инде. «Болгар» радиосында ул алып барган «Иртәнге чәй» тапшыруын да яратучылар күп.

Рөстәм дә, Альбина да театр училищесында бергә укыганнар. Икесе дә сәхнә юлын Яшьләр театрында башлаган. Альбина безгә Кариев театры сәхнәсендә башкарган рольләре аша таныш. «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектаклен (Альбина анда Диләфрүз ролендә) алар республикабызның барлык районнарында, хәтта Казакъстанда да күрсәткәннәр. Киштәдә тезелешеп киткән курчаклар – аның хоббие. Күбесе гастрольләрдән ияреп кайткан, бүләккә бирелгәннәре дә күп.

Тыйнак һәм басынкы Рамазан – Казан политехник көллияте студенты. Футбол белән «җенләнә». Нурсолтан исә тхэквондо буенча кызыллы-каралы билбау иясе. Җырларга да, биергә дә ялындырып тормый бу егет. Әтисе кебек, аш-суга да кулы ята. Өчесе бердәм булып, бәйрәмгә әнә нинди тәмле рулет әзерләде алар. Сезнең дә күңеллә-регезгә хуш килер ул.

Кирәк 
700 г чамасы сөяксез ит / 2 телем ак ипи / 1-2 баш суган / 1 стакан сөт / 1 йомырка / 2 аш кашыгы сохари оны (панировочные сухари) / тәменчә тоз, борыч

Рөстәм Гайзуллин

Эчлек өчен
2 йомырка / бер тотам яшел суган (яки петрушка) / 50 г атланмай / тәменчә тоз.

Эш барышы

Ит белән суганны иттарткычтан чыгарабыз. Ипине сөттә җебетеп, фаршка кушабыз. Тоз-борыч сибәбез.

Рөстәм Гайзуллин


Каты итеп пешкән ике йомырканы чистартып, вак итеп турыйбыз. Угычтан гына да уарга була.

​​​​Рөстәм Гайзуллин

Яшел суганны юып, ваклап турыйбыз. Яшел суган яратмасагыз, аның урынына петрушка кулланырга була.

Рөстәм Гайзуллин
Тирән савытка туралган йомырка белән яшел суганны салып, катнаштырабыз. Тәменчә тоз сибәбез. Эретелгән атланмай кушабыз.

Рөстәм Гайзуллин
Итне юеш тастымал өстенә юка итеп тигезләп җәябез. Җәем читенә буйдан-буйга эчлекне салып чыгабыз.

Рөстәм Гайзуллин
Тастымалның читен күтәреп, җәемне рулет сыман төрәбез. Рулетны пергамент кәгазе җәелгән коры табага күчерәбез.

Рөстәм Гайзуллин
Бер йомырканы савытка сытып, чәнечке белән яхшылап туглыйбыз. Тугланган йомырканы рулет өстенә пумала белән ягабыз.

Рөстәм Гайзуллин
Рулет кызарып пешсен өчен, өстенә ике аш кашыгы сохари оны сибәбез. Ит рулетын 200 градус кызулыктагы мичтә 40 минут пешерәбез.

Рөстәм Гайзуллин

Фото, видео: Анна Арахамия
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исән имин булыгыз. Зур рәхмәт

    Хәзер укыйлар