Логотип
Икенче ашлар

«Көймә»дәге тавык түше

Була бит ул уңган кызлар – гап-гади көндәлек ризыкларны да бәйрәм табынына куярлык итеп әзерли беләләр.

«Алтын куллы», диләр андыйлар турында. «Аш-су» сәхифәбезнең кунагы Филсинә ӘХМӘТГАЛИЕВА – әнә шундый уңган-булган хуҗабикәләрнең берсе. Бүген ул укучыларыбызга җайлы да, шул ук вакытта үзенчәлекле дә бер рецепт тәкъдим итә.


Аның үзенчәлеге – табынга бирү рәвешендә, һәр кисәк аерым «көймә»дә пешерелә.
Филсинә – Арча районы Иске Кишет авылы кызы. Бәхет эзләп еракларга китмәгән ул, авылдаш егете Фәрдүс белән нык, тату гаилә корган. Рәсим һәм Айнур исемле ике егет үстергәннәр. Авылда яшәсә дә, Филсинәнең дуслары ун меңнән артык. Ул – блогер, социаль челтәрләрдә тормышындагы яңалыклар белән уртаклаша, файдалы киңәшләр бирә. «2016 елда кызыксынып кына үзебезнең көндәлек тормыштан фотолар куя башлаган идем, хәзер ул минем яраткан хоб-биема әйләнде», – ди Филсинә. Биредә – авыл тормышы да, тәмле рецептлар, бәйләм үрнәкләре, чәчәк үстерү серләре дә... Алар яшәгән йорт җәен чәчәкләргә күмелсә, кышын капка төпләренә әкият геройлары тезелешә. Барысына җитешә Филсинә. Коеп куйган артист та әле үзләре. Фәрдүс – гармунчы, Филсинә исә биергә һәм сәхнәдә шаян рольләр башкарырга ярата. «Шулай да иң яраткан шөгылем – тәмле ризыклар пешерү», – ди үзе. Филсинәнең бу рецепты сезгә дә ошар дип уйлыйбыз.

Кирәк 
2 тавык түше / 2–3 помидор / 200 г каты сыр / 6 аш кашыгы кибет каймагы / бер тотам петруш-
ка / 1–2 тырнак сарымсак / 2 аш кашыгы соя соусы / тәменчә тоз-борыч / пергамент кәгазе

Эш барышы 

Тавык түше хуҗалыкныкы булса, аның тиресен салдырып, урталай бүләбез. Һәр кисәкне, китап ачкан кебек, яннан кисеп, тагын ике өлеш итәбез. Шулай итеп, бер түштән
дүрт кисәк чыга. Гадәттә, кибеттә лотокларга куеп сатылган түшләр инде урталайга киселгән була, алар-ның һәрбер-сеннән икешәр кисәк чыгачак.

Кисәкләрне тактага тезеп, полиэтилен элпә белән каплыйбыз һәм махсус чүкеч белән суккалап, чак кына тапалыйбыз. Артыгын юкартырга кирәкми, бераз йомшарса, шул җитә.
 

Тапаган итнең ике ягына да тоз, борыч сибәбез. Кул белән ышкып, тәмләткечләрне иткә сеңдерәбез.

Барлык кисәкләрне бер савытка салып, соя соусын өстибез һәм итне 15 минут маринадлыйбыз.

Ул арада пергамент кәгазеннән «көймә»ләр ясыйк. Безнең тавык түше табынга да «көймәдә» килеш биреләчәк. Аларны ике катлы итеп ясау отышлырак. Баш-башларын конфет кәгазен бөргән кебек, бөреп кенә дә куярга мөмкин. Степлер белән беркетә аласыз. Пергамент урынына фольга да кулланырга була.

Каймакка ваклап туралган петрушка (петрушка яратмасагыз, укроп алыгыз), вак угычтан уылган сарымсак кушып, соус ясыйбыз.
 

«Көймә» төбенә маринадлаган тавык итен салабыз. Ит өстенә бер аш кашыгы каймаклы соусны ягабыз.


 Помидорларны бик юка итми генә телемләп турап, ит өстенә тезәбез.

 

Иң өскә эре угычтан уылган сыр түшәлә.

Тавыклы «көймә»ләр алдан ук 180 градуска кадәр кызган мичтә 30 минут пешә.

Теләгән кеше ит астына телемләп туралган бәрәңге дә түшәп калдыра ала. Болай тагын да туклыклырак була.

Итне «көймә»дән алмыйча гына, кайнар килеш табынга чыгарабыз. Өстен яшел аш тәмләткеч үләннәр белән бизәсәң, матуррак, бәйрәмчә күренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар