Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

Бар да кабатлана

Бар да кабатлана

Хаклы түгел икәнемне
Беләм үзе.
Хаклы түгел...
Ник соң әле
Акыл минем яклы түгел?!
Әйтерсең лә, ялгыш уйдан
Ялгыш сүзләр яралганда
Хакыйкатьнең күзләренә
Өлгерәсең карап анда?!
Әйтерсең лә, үҗәт Күңел
Акыл белән көндәш түгел:
Үзе соңрак җимерәсен
Белә торып
Киртә кормый араларга?!
 

* * *

Акыл, имеш, түрә бүген!
Мине үтә күрә бүген!..
Үткән эшкә салават, дип
Аяп калу исәбе юк.
Утлы тәмугъ кисәвеме-
Җанны өтәр җиңсә берүк...
Җанны өтәр...
Ә аннары
Тынын өрер:
“Терел...терел...
Яшә, зинһар, яшә”, дияр...
Мине дә син аңла, дияр...
Мин бит сине
Саклар өчен
Җибәрелгән монда, дияр...
Идиллия!..
Рәхәт көннәр...
Соңра тагын үтәр..бетәр...
Хаклы түгел икәнемне
Тезләндереп танытырга
Килеп җитәр Акыл- җәллад!
Тәүбә итү...идилллия...
Рәхәт... газап...


* * *

“Син курыкма! Мин синең белән!”
Бала чакның гамьсез көннәреннән
Килеп җиткән ямьле хәтирәм-
Сөю бөеклеген раслаучы өн:
“Син курыкма! Мин синең белән!”

...Әнә тагын әңгәмәдәш ханым
Күз яшьләрен бездән яшерә.
Әйтә торган булган ир канаты:
“Син курыкма! Мин синең белән!”

Кыенлыклар килсә, калкан да ул,
Моңсулыкны куган нурлы ярдәм...
Һәр күңелнең өзелеп көткән сүзе:
“Син курыкма! Мин синең белән!”

Шушы ихлас сүзләр хатын-кызга
Гомер кичерерлек көч-дәрт бирә.
Күңел дөньясының сакчысы ул:
“Син курыкма! Мин синең белән!”

Шул сүзләрне ышанып әйтә алган
Ир-егетләр бик күп җирдә, беләм.
Ирләр күңелендә Аллаһ өне:
“Син курыкма! Мин синең белән!”
 


Нигәдер

Качышлы уйныйбыз әле...
Курку белән...
Ул кайдадыр шунда гына.
Мин бит беләм...
Ул күңелнең кайсыдыр
бер почмагында.
Шунда гына...ул һаман да
Шунда гына...
Әле анда , әле монда күчеп йөри.
Әле йөрәк уртасында
Танго бии!
(Юк, бу нинди танго булсын!
- Пәри туе!)
Әле табан астына ук
Шомын сөйри...
(Нинди Курку булды соң бу?!
Тынгы бирми!)
Качышлы уйныйбыз әле... Курку белән...
Ул качамы? Куадырмы?-
Мин ...йөгерәм!..
Арттан уйлар куа килә...
Алда- уйлар...
Егылам шул.Сөрлегелә...
Әллә инде
Курку миннән өлгерерәк...
Әле анда хыялларның чите көйри...
Әле монда ышанычның көче кими...
Курку каһкахәләп көлә.Ә мин...
Белмим...
Ул Куркуның йөзен белмим.
Тик бар үзе...
Булган икән-бер күренер...
Качышлы уйныйбыз әле...
Кем җиңелер...
 

Әниемә

Маңгайдагы сырлар тирәнәя бара,
Һәрберенә сыйган моңлы, зарлы уйлар.
И әнием минем! Гомер йомгагыңа
Тәгәрәргә язсын әле озак еллар.

Җилләрдән дә җитез, өлгер чакларыңа
Кушылып киткән салмак еллар агышлары.
И әнием минем! Синнән күчкән миңа
Гамьле табышларым, моңым, сагышларым.

Көчле булулары җиңел түгел бер дә-
Язмыш арбасында авыр-авыр йөкләр.
И әнием минем! Табынганың – иман.
Йомшак күңелеңне догаң саклап йөртә.

Зәңгәр күкләр төсен алган күзләреңдә
Булса булсын иде бары шатлык яше.
И әнием минем! Син –өйдәге кояш,
Озак-озак әле сөендереп яшә.
 

Теләк

Көзге җилнең зәһәр ачы кочагы
Чыгармыйча озагырак тотканда,
Йөрәгеңне җылы учка алучы
Якын кешең булса иде яныңда.

Күзләреңә болытлы төн сарылып,
Ваемсызлык баткагына батканда,
Курыкмыйча ныклы кулын сузучы
Якын кешең булса иде яныңда.

Сөенечең йөрәгеңә сыешмый
Бар җиһанны колачларга торганда
Сиңа кушылып бер риясыз сөенгән
Якын кешең булса иде яныңда.

Якын кешең булса иде яныңда
Сине саклап, сине яклап яшәүче.
Бәхет орлыклары чәчеп җаныңа
“Бәхетем син” диеп сөеп дәшүче.
 


“Тыңлачы, сандугач” ны югалткач...

(Р.Төхфәтуллин ул җырны башкара алмый дигән карар чыккач)

Тал-тирәктә нидер кыштырдады.
Сандугачмы әллә, бәгырем?
Чут-чут итеп сайрый алмас инде,
Таңмы соң бу бездә? Каберме?!..

Тавыш-тынсыз гына аска карап
Сыер, сарык кайта җәйләүдән.
Ничек болай бер ямь калмаган соң
Мең бизәкле, моңлы җәйләрдән?

Көзен узар микән кыр казлары
Каңгылдашмый гына тезелеп?
Саубуллашмый китүләрен күреп
Калыр микән үзәк өзелеп?

Чишмәләре ага- челтерәми...
Бакалары хәтта тавышсыз...
Әйткән мәллә Аллаһ : “Узынсагыз,
Өнсез, җырсыз җирдә калырсыз.

Сатып алырсыз да миннән хокук
Тыңларсыз сез җиһан көйләрен.
Мин - АВТОРНЫҢ- кем хокукын боза
Онытмасын хакны түләрен!”

Я Ходаем, ачуланма безгә,
Телсез-өнсез, гамьсез затларга.
Без шул әле Сандугачлы Җирне
Әзер түгел һаман сакларга.

 

Әлегә...

Дөнья көтә адәм заты.
Кырмыска күк чытыр чаба:
Эшли, ашый,
Майлый, җайлый,
Бара , кайта,
Эзли , таба.
Яратам, ди,
Җырлар яза.
Өйләнә ул,
Аза , туза.
Бала-чага көен көйли.
Ришвәт бирә,
Гайбәт сөйли.
Абына да сөртенә ул,
Аклана ул,
Үкенә ул...
Яши кеше.
Яши шулай иркенәеп...
Әлегә...
..........................................
Барлык гаме
Эш тә өйдер.
Ике илнең
Дошманлашкан хакимнәре
Үлем коралын селкетеп
Үртәшкәнне
Кинодагы
Чираттагы кадр, дидер...
(Соңгысы булмасын иде...)

 

Сабак

Ни сәбәпле очраштырган Язмыш, белмим,
Мәңге Зарлы Мәңге Шатка тап булган, ди.
Мәңге Шатның көләч йөзен күрү белән
“Мин дә яшим инде җирдә” дип куйган , ди.

“Кая барсам, нишләсәм дә –юлым уңмый,
Туганда ук, ахры, кемдер күз тидергән.
Гомерем буе озата бара эт тормышы:
Кемдер майлы калҗа ашый- мин кимерәм.

Безгә дигән бәхеткәйне сыер сөзгән!
Гел ярарга тырышасың- ярап булмый.
Кемнәргәдер бер елмаеп карау җитә-
Майлагандай бара эше- блат полный!

Хөкүмәтен әйтер идем, карак йорты.
Безнең ишене яклый, ди, тот капчыгың!
Безгә дигән кара шәлне кем бәйләсен:
Кемдер балда-майда йөзә, без –ялчылар!”

Тезә торгач үзе чиккән “газаплар”ны
Маңгаенда тагын бер сыр артып киткән.
Әдәп саклап, аның зарын тыңлаган да
Мәңге Шат та җайлап кына тезеп киткән:

“Бу дөньяга килүең ул – үзе бәхет.
Дүрт саның сау-сәламәт ич, зиһенең ачык.
Аллаһ биргән ризык булыр өстәлеңдә,
Тик рәхмәтне ешрак әйт син, йөзең ачып”.

... Ул Мәңге Шат – бер иманлы карчык кына.
Узганында сөенечләр – тансык кына...
Булганына шөкерана кыла-кыла,
Яши икән шулай эчтән балкып кына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    бик матур язасыз,искиткеч дорес тэ!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик матур уйландыррырлык .Бер тында укып чыктым.Рэхмэт!

      Хәзер укыйлар