«Ә бүген мин китәм». Тамчы электрон көндәлегенә язып куйган бу сүзләргә озак карап утырды. Язганнары бөтенләй аңлашылмас булып җәелгәч кенә, күзен томалаган яшьләрне сыпырып атты да, елмаерга маташты. Читтән карап торучыга ул, мөгаен, бик сәер тоелыр иде.