Логотип
Әти-әни колагына

Дөньяга килү

ХӘБӘР. Барлык мөселман кардәшләр белсен ки, адәм балалары дөньяга җәбер-золым вә кимсенүләр күрү өчен генә түгел, бәлки җаннарын тән калыбында тәрбия кыларга һәм дә, ахирәт тормышына ирешеп, кыямәт көнен күреп, җәннәткә лаеклы булу өчен туалар...

ХӘБӘР. Барлык мөселман кардәшләр белсен ки, адәм балалары дөньяга җәбер-золым вә кимсенүләр күрү өчен генә түгел, бәлки җаннарын тән калыбында тәрбия кыларга һәм дә, ахирәт тормышына ирешеп, кыямәт көнен күреп, җәннәткә лаеклы булу өчен туалар. Яман кемсәнәләрнең тәмуг чокырына иңдерелеп, сират күперен кичә алмыйча, гөнаһлары авырлыгыннан янар диңгезләргә егылып төшүе — үзләре сайлаган юл булганлыктан, бары тик кызгануга гына мохтаҗлар. Яшәеш аша начарлык белән үтүдән булдыра алган кадәрле һәркем сакланырга бурычлы. Моның өчен сөннәттән, ягъни шәригать өйрәткән гореф-гадәтләрдән тайпылмаска тырышу гына кирәк.
 
КАГЫЙДӘ. Бала — хөрмәт җимеше. Ир белән хатын никяхлы булганда гына үзара җенси якынлык сөннәт санала. Башкалар өчен мондый эш — хәрам вә зина. Әмма ир белән хатын арасында бер-берсен куркыту белән якынлык кылышу дөрес эшләрдән түгел. Чөнки, әгәр дә ир үз хатынын куркыту белән ала, ягъни аңа якынлык кыла икән, хатынына хәвеф төшә. Мондый хәвеф вә куркулык белән ана корсагына ирешкән ата орлыгыннан яралган бала, ни хикмәт, дивана вә акыл ягыннан зәгыйфьлек дәрәҗәсендә дөньяга киләчәк.
 
МӨГАМӘЛӘ. Яхшы ир үзенең буйга узган хатынын ялгыз калдырмас, аны борчырга тырышмас вә хурлыктан, вә авырлыктан, вә ачлыктан, һәм дә явызлыктан саклар. Карындагы баланың кызмы-малаймы булуына да фараз кылу килешә торган эш түгел. Аллаһы Тәгалә аның җенесен үзе генә белер, кирәксә, үзе белдертер. Гавәм арасында шундый иркә бәндәләр бар ки, Хак Тәгалә әмере белән алар күз карашы аша вә хатынның буй-сыныннан корсактагы баланың җенесен билгеләрләр.
 
Үзен мөселман дип санаган һәрбер ир бәгырь кисәге баласын хатыны эчендә ядкәр булып сакланган вакытында ук иркәләргә уйласа, сак кылансын һәм: «Мөхәммәтем!» — дип әйтсен. Бу сүзенең хикмәте зур булыр. Бу исемгә бары тик өммәтләр генә лаек. Кяферләр аннан мәхрүм. «Мөхәммәт», дип эндәшүе баланың пакь мөселман өммәтеннән булуына сөенеч сүзе булыр.
 
УРЫН-ҖИР КАГЫЙДӘСЕ. Буйга узган вә көне якынлашып килгән хатын өчен ятак урыны чиста вә пакь, һавасы — саф, түшәге йомшак кирәк. Ефәк, атлас кебек тукымаларны файдалану ярый торган вә хөрмәтле эш түгел.
 
Бала тудыручы хатынның урыны ак җәймә белән яман күздән әйләндереп алыныр. Әйтерләр ки, ул җәймәнең югары башыннан ак күгәрчен кыяфәтендәге ике фәрештә тотып торырлар, күзгә күренмәсләр, шайтан вә җен кебек затларны кертмәсләр. Кендекче әби (ягъни акушерка) баланы кабул итү хәстәрен күрер һәм үз эшен башкарыр.
 
МӨНӘСӘБӘТ. Яңа туган баласына мөселман ирнең игътибары сөннәтчә булырга тиеш. Хәдистән беленгәнчә, яңа туган балада җәннәт исе бар, ул — дөньяда нур, ахирәттә — шатлык! Шуңа күрә ата кеше, үзенең шатлыгын күрсәтеп, ана вә бала янына керер, җәннәт исеннән җанын камиллеккә ирештерер, ахирәт шатлыгыннан өлеш алыр. Бу — аның хакы, хактан баш чөерү кирәкмәс.
 
Бала янына килеп кергән ир кеше яңа туган ядкәренә сөенеп карарга тиеш. Ул кызмы, малаймы, икесе дә бәхет.
 
Яңа туган баланы ак, яки сары чүпрәккә — биләүгә төрелер, анасы янына китерелер.
 
Баласы туганда Мөхәммәт пәйгамбәр: «Аллаһүммә әҗгалһү бәрран тәкыййан вә әнбитһү фил-ислами нәбәтан хәсәнан», ягъни, «И Аллаһы Тәгалә, син аны ата-анасына изгелекле, изге гамәлле, исламда күркәм сыйфатлы итеп үстер»,— дип әйтә торган булган.
 
БАЛАНЫ ИМЕЗҮ. Баланы туганнан соң иң әүвәл анасы имезер. Өйтерләр ки, балага изгелек сөт имезгән анасыннан керә. Шуңа күрә сөт имезү ана кеше өчен сөннәт санала. Әнкәсе сөтеннән мәхрүм калган баланың тәне-бәдәне дә төрле авыруларга дучар була.
 
Әгәр әнисенең сөте булмый икән, баланы бер-бер сөт анасына имчәкләндерү дә дөрес, анысы да сөннәт. Бары тик дивана, яки сәер хатынга гына бирергә ярамый. Ул күркәм холык вә асыл акыл иясе булганда бик яхшы. Чөнки сөт белән балага ул хатынның сыйфатлары иярергә мөмкин. Шуңа күрә дә шәригать буенча сөт карендәшләр вә сөт анасы туганнар дәрәҗәсендә күреләләр. Туганнарга өйләнергә ярамаган кебек, сөт карендәшләргә дә өйләнешү тыела. Хәтта сөт анасының ире дә балага ата санала.
 
«Ана сөте белән кермәсә, тана сөте белен кермәс!»—дигән әйтем дә шуннан калган, ягъни, ана сөте туклану ризыгы гына түгел, ул нәсел төшенчәсенә дә килеп тоташа. Кан кебек үк, сөт тә баланың киләчәгендә әһәмиятле урын тота, чөнки сөт ул —ана имчәгендә ризыкка әверелгән кан да, ягъни канның ризык рәвеше дә әле. Шуның өчен баланы чит кулга бирүдән, имчәктән аерудан бик сакланырга кирәк.
 
ИР ӨЧЕН ХӘБӘР. Бала имезүче хатынга якынлык кылырга ярамый. Баланың сау-сәламәт булу өчен ризыгыннан киселмәве шарт. Әгәр дә ир үзенең хатынына якынлык кыла икән, димәк, балага узуы мөмкин. Ә ул очракта ананың сөте үзгәрә һәм сабыена зыян китерә. Әмма буйдан котылган хатыннарда билгеле бер көннәр дәвамында балага узмаучылык галәмәте күренә. Ул вакытта якынлык рөхсәт ителә. Шулай ук, әгәр дә хатыны яңадан корсаклы булмаслык рәвештә якынлык мөмкин икән, якынлыкка тыелу таләп ителми.
 
ИГЪТИБАР. Хатыннары һәм ирләре киңәш сорарлар: «Балабыз кычкырып елый, бу бер тыелган вә сөннәткә каршылыклы эш түгелме?» — дип. Тынычлансыннар. Еламыйча гына бала үсмәс. Чөнки сабыйның елавы— Алланы искә төшерүе һәм дә: «Лә Илаһи Иллаллаһи!», ягъни, «Алладан башка илаһи зат юк!»—дип тәһлил әйтүе, Хак Тәгаләне мактавы вә аңа багышлап дога чыгуы, ата-анасы өчен ярлыкау үтенүе генә. Шулай да баланы юатусыз калдыру килешми. Чиксез доганың артык булуы кебек, туктаусыз елауның да рәхәте юк.
 
ХӘБӘР. Әйтерләр, мөселманнарның балалары тугач дүрт ай буе: «Лә Илаһи иллаллаһи!» — дип, аннан соң дүрт ай буе: «Мөхәммәт — рәсүлуллаһи!» — дип, тагын дүрт ай: «И Аллаһы Тәгалә, мине һәм ата-анамны ярлыка!» — диеп елар, әмма кяферләрнең һәм башка дин бәндәләренең сабыйлары соңгы дүрт айда: «Ата-анама Аллаһы Тәгаләнең ләгънәте төшсен!» — дип әйтер, ә алдагы сигез аенда мөэмин баласын кабатлар. Моның сәбәбе, мөэминнәрдән тыш, башкаларның ата-анасы ялгышуларга дучар булган динне тотуы һәм сабыйларын да шул дингә өндәүләре аркасында булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар