Логотип
Татар гаиләсе / килен-кайнана

Бәхет йорты

 Казанда укыган чакта иптәш кызым үз авылы Бакырчыга кунакка алып кайтты. Бакырчы белән безнең Ачасыр арасы әллә ни ерак булмаса да, монда беренче тапкыр килүем иде. Кичен клубка чыктык. Бер өй яныннан узып барганда иптәш кызым: «Монда минем ике туганым Альберт яши. Әле яңа армиягә озаттык», – диде. «Нинди зур, матур ызба», – дип уйлап куйдым. Шушы йортка килен булып төшеп, бәхетле гомер уздырачаксың дигән булсалар ышаныр идем микән ул чакта?!. 

 Казанда укыган чакта иптәш кызым үз авылы Бакырчыга кунакка алып кайтты. Бакырчы белән безнең Ачасыр арасы әллә ни ерак булмаса да, монда беренче тапкыр килүем иде. Кичен клубка чыктык. Бер өй яныннан узып барганда иптәш кызым: «Монда минем ике туган энем  Альберт яши. Әле яңа армиягә озаттык», – диде. «Нинди зур, матур ызба», – дип уйлап куйдым. Шушы йортка килен булып төшеп, бәхетле гомер уздырачаксың дигән булсалар ышаныр идем микән ул чакта?!.

 «Кайнанаң бигрәк яшь» дигән сүзгә дә исем китмәде, әнинең: «Бигрәк авыр вакыт бит, капка әвә, койма әвә. Яшь бит әле син – бары 23 кенә» дигән сүзе дә колакка кермәде, «Китәм!» дидем. Карарым нык иде. Ничектер бик җиңел кабул иттем мин аны. Кияүгә чыгу каядыр барып кайту гына түгел бит инде. Ярату булган микән, язмышым шулай ашыктырган микән... Югыйсә Альберт белән озак та йөрмәдек. Кибеттә очраткан егеткә бер караудан гашыйк булдым да дип әйтә алмыйм.

 
Казанда пешекчегә укып, бер ел эшләгәннән соң, әни мине авылга кайтарды. Энем армиягә киткән иде, иптәш булырсың, диде. Авылда балалар бакчасына эшкә урнаштым. Кибеткә ипигә дип кергән идем, ике егет басып тора. Минем чаялыгым, язмышымны хәл итте бугай. «Кайсы авылдан соң сез, егетләр?» – дип үзем беренче сүз каттым. Аның берсе – булачак ирем – армиядән яңа кайтып, «Кызыл Шәрык»ка тракторчы булып эшкә кергән Альберт иде. Без балалар бакчасында ике кыз эшли идек. Ул безнең янга йә шоколад, йә татлы ризык күтәреп кереп йөри башлады. «Кем янына керә икән бу?» – дип көлешә идек әле. Безнең арада менә шул чакта чаткылар кабынгандыр инде. Ярты елдан соң өйләнештек тә. «15 тапкыр да күрешмәдегез бит әле, ничек инде өйләнешәсез», – дип, иптәш кызларым аптырады хәтта. 


Булачак кайнанам нинди икән дип сорашмадым. Нишләп кызыксынмаганмындыр инде, югыйсә авылларда ул гадәт бар бит. Кая барганымны белмичә килен булып төштем мин Бакырчыга. Хәзер генә ул кызны, егетне тизрәк әниләр белән таныштыралар. Безнең заманда андый хәл юк иде. Кияүгә чыкканчы кайнана-кайната белән таныштыру дигән нәрсәне ишеткәнем дә булмады.

Гөлфирә әнине беренче тапкыр безгә кулымны сорарга килгәч күрдем. Күрдем дә, гаҗәпкә калдым дип әйтимме соң... Әни бик яшь иде. Аңа ул вакытта бары 43 яшь булган. Кызлар кебек иде ул. Иде дим дә, ул хәзер дә артык үзгәрмәде. Шундый ук җиңел сөякле, янып тора. Беренче күрүдә үк якын иттем мин аны. Аның шулай яшь булуы да тәэсир иткәндер, мөгаен. Яулык бәйләгән өлкән кешегә икенче төрлерәк карыйсың бит инде. Ә әни шунда ук үземнеке булып тоелды. Без кайнана белән килен кебек яшәмәдек тә бугай. Иптәш кызлар кебек аралашабыз. 19 ел яшәү дәверендә миңа бер тапкыр да авыр сүз әйткәне булмады әнинең. Бик сабыр ул. Эндәшми. Сүз сүзне тарта бит ул. Әнигә шуның өчен дә рәхмәтлемен. 

Әни минем бик әйбәт ул. Әмма баштарак әни дип әйтү авыр булды. Аннан да кыены юктыр кызлар тормышында дип уйлыйм. Ул әни дип эндәшергә теләмәүдән түгел, оялудандыр, мөгаен. Әйтергә теләк бар, әмма мин оялдым. «Әни» дип эндәшергә әкренләп өйрәндем. Әни миңа һәрвакыт «Фәнзилә» дип эндәшә. Килен булып төшүгә шулай дәште. «Үпкәләмә, мин сиңа «кызым» дип әйтмәм, исемең белән эндәшермен», – диде. Үпкәләмәдем. Нигә үпкәлим?! Аннан нәрсә дә булса үзгәрми бит. «Кызым» дип әйтү кылану кебегрәк тоела миңа. Кабул итә алмыйм. Әйе, үзем дә кайнана буласы кеше. Мин дә киләчәктә киленемә исеме белән генә эндәшермен кебек.

 Альбертлар гаиләдә өч бала. Иң олысы – ирем. Гадәттә, баш балалар төп нигездән чыгып китә. Китәрбез дип килмәдем, гомумән, ул хакта уйламадым. Мин килен булып төшкәндә Альбертның сеңлесе белән энесе Казанда укый иде. Өйдә башка балалар булмагач, башка чыгу дигән уй да булмады. Әти дә авырыбрак торгач, йорт-җирдә әнигә ярдәм итәргә кирәк иде. Мин килен булып төшкәч: «Син яшь кеше, хәзер син эшлә», – димәде әни. Ул үзе бик оста. Камыр ризыклары, бәйләү, чигү дисеңме – барысын да булдыра, әти яшьтән үк авыргач, ирләр эшен дә булдыра иде. Әле бит колхоз эше дә бар. Анда йөри. Әнидән күп нәрсәгә өйрәндем. Камыр пешерү серләренә, токмач басарга, кисәргә... Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың, диләр бит. Хәзер үзем әнигә әйләнеп барам инде. Аның бервакытта да шуны да эшли белмисеңмени дигәне булмады.

Авыл кызы булсам да, сыер сава белми идем. Мин килен булып төшкәндә ике сыер асрыйлар иде. Бер кулыма – кечкенә урындык, икенчесенә чиләк тоттырды да абзарга алып чыкты ирем. Юк, мин аны авыр кабул итмәдем. Тормышны җигелеп тартырга риза булганмын инде, иң мөһиме: әзер булганмын. Килен булып төшүнең беренче көнендә үк, мәҗлес тәмамлануга, туй күлмәгемне салып куйдым да, идән юдым. Әни моны күрми калмагандыр, үзенчә нәтиҗә дә ясагандыр дип уйлыйм. Бу бит чын күңелдән башкарган эш иде. Без шулай өйрәнгән. Әни белән гел бергә булдык терлек арасында. Бишәр сыер сауган чаклар бар иде. Альберт йоклап кала, әни белән без абзарга чыгып китәбез. 

Тормыш тәгәрмәче шулай әйләнеп китте инде. Бер әйләнгән тәгәрмәчне туктатып, башка тарафка юнәлтү бик авыр бит ул. Аннан соң мине шәһәр тартмады. Ирем каланы бөтенләй яратмый. Без – сала кешеләре инде. Шушында төпләнгән без. Шушында балаларыбыз туды. Балалар кечкенә чакта әти белән әнинең ярдәме бик тиде. Алар үстерде дисәм дә була. Балалар тугач та концертларга йөрүдән туктамадык, авылда оештырган спектакльләрдә, төрле бәйгеләрдә катнаштык. Әни берсүзсез балаларны алып кала иде. «Сез яшьләр бит, ял да итегез», – ди торган иде. 
Бала табу йортына сабыемны төрергә биләү дә әзерләп китмәдем. Әни без кайтуга тукыма алып, шуны пеленка итеп тегеп, юып, үтүкләп, таслап төреп куйган иде. Шундый матурлар, төрле төсләрдә иде ул. Беренче оныклары булгач, Айзиләне бик яраттылар. Минем кызларыма да исемне әти белән әни кушты. Бала табу йортында хатыннарның китаплардан исем эзләвен һушым китеп карап утырган идем. Мин уйламадым да, әни белән әтигә ышанганмындыр инде. Әни Айзилә дип куштырды. Бик яратып карадылар алар оныкларын. Әти пычранган ыштаннарына кадәр юа иде. Өч баламның берсен дә беренче айларда мунча кертмәдем. Курыктым. Әни үзе юындырды.

Икенче баламны табар вакыт җиткәндә кайнатам үлеп китте. Әмма әтинең теләген үтәдек: ул әйткәнчә, Айсылу дип исем куштык. Әтинең безнең арадан китүен барыбыз да авыр кичердек. Әмма иң авыры әнигә булды. Ир ир бит инде ул. Бөтен нәрсәне балаларыңа да сөйләп бетереп булмый. Яши-яши ир сер төенчегенә дә әйләнә. Бик жәлләдем әнине. Яшь килеш ялгыз канат кагынып яшәүнең авырлыгын берүзе генә беләдер ул. 

Ялгыз калган аналарның балалары арасына кергән очраклар турында ишеткәнем бар. Әти үлгәч тә, әни безгә мөнәсәбәтен үзгәртмәде. Элек ничек ишетмәсә-күрмәсә, хәзер дә шулай. Бер тапкыр да әнинең безнең арага кергәне булмады. Ир белән сөешеп кенә яшәмисең, табак-савыт шалтыраган чаклар да була. Үзем кызу холыклы, әмма бик тиз кайтам. Әмма беләм: әни һәрвакыт минем яклы. Җайлап кына Альбертка әйтеп ала бугай. Әмма миңа бер сүз әйткәне юк. 

Әни гомере буе фермада эшләп, пенсиягә чыкты. Әмма аңа тынычлап өйдә утырырга язмаган икән. Ул тыныч кына утыра да алмас иде. Әйтәм бит, янып тора ул безнең. Олы кызыбыз узган ел, тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Казанга Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының көллиятенә укырга керде. Укырга керүен керде, әмма үзен генә чыгарып җибәрергә курыктык. «Айзиләгә иптәшкә шәһәргә китәм», – диде әни. Безнең Казанда «малосемейка»да бүлмәбез бар. Икәүләп шунда яши башладылар. Әни Айзилә кайтуга ашарына пешерә, соң кайтканда тукталыштан чыгып каршы ала. Әле өйдә тик ятмыйм дип, якын-тирә кибетләрдә җыештыручы булып эшләп йөри. Атна буе яшиләр дә, ялга авылга кайталар. Әни анда бик тиз күнекте. Ә менә мин әнисез йортка ияләшә алмый интектем. Без бит инде бергә-бергә сөйләшеп яшәргә күнеккән. Бөтен эшне бергә эшли идек. Ул эшләр хәзер үземә генә калды. Алдан бик кыен булды. Җитмәде инде ул безгә. Әни хәзер дә кайтуга терлек арасына чыкмый калмый. Кош-кортлар да карый.

Аларның канына сеңгән бит инде ул. Дөресен генә әйткәндә, безнең өйдә әни баш. Моны, без – киленнәре дә кабул иттек. Аннан башка, аның белән киңәшләшмичә бер эшне дә эшләмибез. Акча башта әни кулында булды. Үзем дә хезмәт хакын алуга әнигә алып кайтып бирдем. Миңа бир дип әйтүче кеше дә булмады. Әни барысын да планлаштырып, һәрнәрсәгә җиткерергә дип тотты акчаны. Үзе белеп безгә көндәлек киемнәр дә сатып ала иде, хәзер дә ала әле ул. Безне – ике киленен, кызы Айгөлне бер бәйрәмдә дә бүләксез калдырмый. 

Ике килендәш – көндәш, диләр. Безнең хакта түгел бу. Килендәшем Гөлназны көтеп алам инде. Бар эшне бергә эшлибез. Иремнең дә, каенем Азатның да куллары – алтын. Безнең ихатадагы бар нәрсә алар кулы белән төзелгән. Бер эшне дә кеше яллап эшләткәнебез юк. Тырыш кешеләр инде. Әниләре ничек эшләтеп үстергән, шулай бара инде ул. Нинди генә зур эшкә тотынсак та, Альбертның туганнары кайтып җитә. Әни безне шулай бер учында җыеп тота! Ул киленнәренә дә, киявенә дә «кызым, сиңа әйтәм, киленем син тыңла» дигән кебек киңәшләр бирми. Барысын да үз үрнәгендә күрсәтте. Балаларга без үрнәк күрсәтәбез инде хәзер. Алар дәү әни дип кенә тора. Ә дәү әниләре иркәли белә. Торуларына, кияргә носкиларына кадәр әзерләп куя. Әни хәзер намазда.

Дәү әниләренең укыганын күреп, балалар да мәчеткә йөри башлады. Уртанчы кызыбыз авылда узган Коръән уку ярышында беренче урынны да алды әле. Балаларымның иманлы булып үсүендә әнинең өлеше зур. Мин әни буларак та, хатын буларак та зур рәхмәтле аңа. Миңа яхшы ир булырдай ул тәрбияләп үстергән бит ул, хәзер балаларымны тәрбияләргә булыша! Баланы ничек тәрбиялисең, киләчәктә шулай яши ул. Гаиләдә тәрбия – әнидән. Әти кеше иртә белән чыгып китә дә, кичкә генә кайта. Балалар һәрвакыт әни янында. Әнисеннән күрәләр, әни әйткәннәр колакларына керә. Үзем дә бу җәһәттән әнидән үрнәк алырга тырышам. Минем дә бит улым үсә. Ул да, Аллаһы бирсә, кемнеңдер хәләле булыр. Сөекле ярын бәхетле итәрдәй ир булсын иде дип тәрбияләргә тырышам. 

Бүгенге тормышыма шөкер итеп яшим. Бәхет тулы йортта яшибез бит, Аллага шөкер. Тыныч йорт – бәхетле йорт. Әлбәттә, бәхетле яшәвемдә әнинең өлеше зур. Үз әнием дә: «Күрсәткән яхшылыклары өчен кайнанаңа рәхмәт әйтеп кенә тор», – ди. Кайнанамны хөрмәт итү генә түгел, яратам да. Мин бит аның белән үз әнием белән яшәгәнгә караганда да күбрәк яшим хәзер. Ә ярату ул гамәлләрдән, бер-береңә карата булган җылы мөнәсәбәтләрдән корыла. 


                                                                                                                                                                                                                                         Фәнзилә БИКМУЛЛИНА.
                                                                                                                                                                                                                     Яшел Үзән районы Бакырчы авылы.

Теги: татар гаиләсе килен кайнана

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Җөмләләрдә стилистик хаталар булгач, текстны уку теләген киметә.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик җылы, тәэсирле эчтәлекле язма! Иреңне яратсаң, әти-әнисен дә хөрмәт ит, һәм бу чылбыр үзегезнең бала-оныкларыгызда хәерле традициция, гадәт, әдәп булачак! Иман белән яшәгез, изгелекләр кылып, игелек күреп, кешеләргә файдалы, үрнәк гаилә мисалы булып.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Куз тимэсен! Бик матур язылган! Килэчэктэ дэ шулай бэхеттэ, тигезлектэ, исэн-имин яшэгез, балаларыгызнын игелеген куреп озак яшэгез! Эни-кайнагызга да озын гомер сэламэтлек бирсен Аллахыбыз!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Сокланып ,соенеп укыдым. Алдагы гомерегездэ бэхеттэ ,тынычлыкта утсен.

          Хәзер укыйлар