Логотип
Язмыш

Тормыш кыя-тау икән...

Язмышның кырыс сынауларына, җан өшеткеч югалтуларга, иң якын ке­шеләремнең хыянәтенә карамастан, минем тормышым җырга охшаш ул. Бу җырга барысы да сыйган — сагыш та, мәхәббәт тә, өметсезлек тә... Шуның белән бергә аңарда яктылык та бар. Әйе, күп хыялларым, шактый эчкерсез ниятләрем чынга ашмады, тик үз гоме­ремне барыбер әрәмгә узганга хисапламыйм    мин.
Хезмәт юлымны унбиш яшемдә, ба­лалар йортында эшләп башладым. Ятим балалар бөтен тирә-күрше өлкәләрдән дә диярлек җыелган иде анда. Барысы да моңсу  күзлеләр, бертөсле кыркылганнар, бертөсле киенгәннәр, һәммәсе дә ата-ана назына сусаган. (Ничек кенә сусаган әле!) Ни хикмәт, шушы үксезләр арасында узган елларымны мин әле дә иң бәхетле елларым дип саныйм. Анда тәрбияләнүчеләрнең күбесе белән бү­генгәчә элемтәдә торабыз.
Бервакыт очраклы рәвештә кулыма эләккән район газетасыннан кызларны армиягә чакыру турында игълан укы­дым. Шунда йөрәгемнең ашкынып типкәнен белсәгез! Чөнки минем кеч­кенәдән үк иң зур хыялым — армиядә хезмәт итү иде. Хәрби киемдәге ке­шеләрне җир йөзендәге бар ке­шеләрдән дә өстенрәк дип саный идем. Алар миңа көчле дә, мәрхәмәтле дә, һәрвакыт безне усал затлардан якларга әзерләрдер кебек тоела иде. Мин үзем­не армиягә, һичшиксез, барырга тиеш­мен дип күңелемә беркетеп куйган идем. Җәмгыятьтәге урынымны шунда күрә идем.
Шулай итеп, киттем мин армиягә. Телеграфчы булып хезмәт иттем, анда алган Мактау кәгазьләремне әле дә саклыйм. Һич тә үкенмим. Аннан кайт­кач та ярдәме тиде.
Эш эзләгәндә: “Син комсомолмы?” - дип сорадылар. “Әйе”, — дип җавап бирдем. “Алай булгач, партия кушканны тыңла. Әнә клуб, яшьләр — кабул итеп ал”, — диделәр. Тик клуб итеп, үзгәр­телгән ул иске мәчет бинасына халык­ның бик йөрисе килми иде шул. Аннан, каралты-кура тирәсеннән, өйдәге мә­шәкатьтән дә бушамыйлар. Авылда яшәү борчулы. Аларны кызыктыру, җәлеп итү өчен яшьләр белән ниләр генә эшләмәдек! Кичәләр, диспутлар, телдән журналлар, конкурслар... Клубта мин кешеләр белән аралашырга, уртак тел табарга өйрәндем.
1970 елның апрелендә комсомол секретаре итеп сайлап куйдылар. Има­ным камил, яшьтәшләремнең берсе дә комсомолда үткән елларын әрәмгә са­намыйдыр. Минем дә ул унбиш елымны ыгы-зыгылы, гамьле, мәгънәле, кы­зыклы елларымны тормышымнан һич тә сызып ташлыйсым килми. Мин аларны әле дә сагынам.
Комсомолдан соң эшкә янә Мәдәни­ят сараена кайттым. Җитәкчесе Зәки Әүхәдиев булган зур коллективның мин дә үз кешесе идем.
...Бу тормышта коточкыч өч зур хәсрәт, өч кайгы бар дип саныйм. Аның берсе — чир, икенчесе — балаңның үлеме, өченчесе — ялгызлык. Мин боларның барысын да кичердем. Әйе, сәламәтлегем белән беркайчан да мак­тана алмадым. Нишлисең, табигать бирмәгәнне тартып алып булмый. Ба­ламны җирләдем... Бердәнбер уллары­ның салкын гәүдәләрен кочаклап ела­ганнар минем хәлне аңлар... Мин аны тормыш сукмагына чыгарып кына җибәргән идем әле. Бердәнбер шатлы­гымны, өметемне, бәхетемне... Бу кай­гыны күргән кеше йә акылдан шаша, йә өр-яңадан яшәргә өйрәнә.
Дөресен әйтим, мин югалып калдым. Башта бер генә сорау: яшәргәме, юк­мы? Язмыш дүрт стена эченә кысрык­лап кертте дә суларга да ирек бирми. Улым барысын да үзе белән алып китте. Үткәнемне генә түгел, киләчәгемне дә. Яшәүнең мәгънәсе калмады. Тормыш кинәт кыл икегә бүленде: улым исән чактагы бәхетле елларга һәм ансыз көннәргә...
Свердловск, хастаханә... Ә һәрбер хастаханә исә үзенә күрә кечкенә генә каберлек, зират сыман ул. Җанның әкренләп үлеп баруын тоюдан да зур­рак газап бармыни? Сагышка, әрнүгә түзә алмыйча, мин эчтән генә ниндидер көй көйли башладым. Җыр юата, ты­нычландыра, әрнүемне баса кебек иде. Ә ярты еллар чамасы вакыт узгач, Әҗегол үзешчәннәрен өлкәдә үткәрел­гән татар һәм башкорт җыры конкурсы­на алып барырга туры килде. Мин үзем чыгыш ясау турында башыма да кертеп карамаган идем. Әмма конкурс азагына якынлашканда, ниндидер эчке тавыш “җырла, Галия, җырла, кайгыдан йө­рәгең таш булып катты лабаса” дип, ми­не сәхнә түренә чакырды. Башкалар урын өчен ярыштылар, мин исә чыктым да улымның иң яраткан җырын башкар­дым. Ничек җырладым — анысын хә­терләмим. Пәрдә артына атлаганда, җанымда ниндидер ашкынулы җылы дулкын уянуын тоюым гына истә. Кырык сигез кеше катнашкан бу зур конкурста миңа беренче урынны бирделәр. Сезгә дә киңәш итеп әйтәм — хәсрәткә тары­сагыз, аны җыр белән басыгыз, җыр сезне дә, сезнең җаныгызны да котка­рыр.
Миңа ул чакта күпләр, бик күпләр ярдәм кулы сузды. Беләсезме, мин хәтта шул көннәрдә үземне кимсеткән, рәнҗеткән бер ханымга да рәхмәтлемен. Шул очрак мине тормышка кайтар­ды. Аның белән бәрелешүдән соң, мин айнып киткәндәй булдым.
Күз яшьләремә буылып өйгә кайтып барганымны бүгенгедәй хәтерлим. Яшь пәрдәсе аша кинәт кояшны күреп ал­дым мин ул чакта. Зур, җылы, якты ко­яшны һәм... тынычланып киттем. Шунда
ук күңелемнән Аллаһы Тәгаләгә рәх­мәтләр укый башладым. Мин бит кояш­ның барлыгын күптән оныткан идем ин­де, аның җылы нурларын да сизми идем. “Бүгеннән башлап миңа сабыр­лык бир, үз-үземне кулга алырга ярдәм ит, и рәхмәтле Аллам!” — дип ялвар­дым.
Мин үз-үземне җиңәргә тиеш! Югыйсә, бетәчәкмен...
Ул көннәрдә төшләрем белән яшә­дем. Алар миңа бик күп сорауларыма җавап табарга ярдәм итте. Улымны да төштә бик еш күрә идем. Берсендә ул яныма килеп басты да: “Син ялгыз кал­маячаксың, сезнең әле кызыгыз бу­ла”, — диде. Уянгач, бу төшемне иремә сөйләдем. Ул көлемсерәп кенә куйды, мине җиңеләеп бара дип уйлады бугай. Соңрак улым әйткән бу сүзләрне халык табибы Ралиф Хөсәенов та кабатлады.
Улымның өч хыялы бар иде: юридик институтка укырга керү, яраткан кешесе белән бергә булу һәм... кыз бала үстерү.
Тәвәккәлләп, ирем белән сөйләшеп карарга булдым. “Синең бер ярдәмең кирәк, — дидем мин. — Улыбызның һичьюгы бер хыялы чынга ашсын, ичма­сам. Син миңа берәр ятимәне алышыр­га ярдәм ит. Үз кызым кебек үстерермен аны, ул миңа җиңеллек китерер. Зинһар, булыш! Ә сиңа мин комачау итмәм, үз тормышыңны үзең теләгәнчә корырсың”. Ул дәшмәде. Мин аны сүзсез дә аңладым... Кабат Свердловскига, дәваланырга барырга тиеш идем. Без шулай килештек: әгәр икебез дә алабыз дип хәл итәбез икән, мин хаста­ханәдән чыккан җиргә ул киләчәк, һәм без балалар йортлары буйлап йөрия­чәкбез. Язмышыбыз шушындый боры­лыш алыр дип күз алдына китергән ке­шеләрмени без?! Кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә, нинди документлар . тутырырга — боларның берсен дә бел­мибез. Әмма башыңа төшкәч, юлын да, җаен да табасың икән ул.
Мине каршыларга килде Мансур һәм без балалар йортына киттек. Автобуста музыка куйдылар. Таня Буланова улы­бызның яраткан җырын җырлый... Икебезнең дә күзләрдән яшь ага. Са­гыштан, үкенечтән, югалту ачысыннан, ялгызлык газабыннан, үртәлүдән һәм...
улыбызның җаны янәшәдә генә икәнне тоюдан.
Яныбызга бер кызчыкны алып чык­тылар. Ишектә күренүгә, ул кинәт: “Әти!” — дип кычкырып җибәрде дә Мансурның аякларына барып сарылды. Без аңышмый да калдык. Тәрбиячеләр уңайсызланып, кызны иремнән аерып алмакчылар, тик кая ул?! Директор апа­сы: “Сиңа бит әни дә кирәктер?” — дигәч кенә, ул яныма килде һәм бер дә исе китмичә генә: “Сезнең чәчләрегез нигә ап-ак? Болай бит матур түгел, бу­ярга кирәк”, — диде.
Авылга өчәү кайтып төштек. Өйдә безне Мансурның әтисе көтә иде. Онык-кызыбыз аның каршысына йөгер­де: “Сез минем бабакаймы? Ә мин оны­гыгыз!” Шулай итеп таныштык та.
Бер атна өйдән беркая да чыкмадык. Беренче тапкыр урамга аяк басуга, ул совхоз автобусын күреп алды һәм шун­да ук кулымнан сөйрәргә кереште. “Тизрәк керик, әни! Теге автобустагы- лар мине үзләре белән алып китәрләр!” Өйгә кергәч тә бик озак тынычлана ал­мады, гел үзен шкаф эченә качыруы­бызны сорады.
Бер-беребезгә әкренләп ияләштек. Төрле хәлләр булды, әмма безгә бергә яшәргә, бер-беребезне яратырга өй­рәнергә кирәк иде. Ул да бит инде кай­гы кичергән. Ул да нәкъ безнең сыман назга, ярдәмгә мохтаҗ.
Яшьтәшләреннән үзгәрәк булган бу сабыйларны гаеп итеп берәү дә үз өстенә гөнаһ алырга тиеш түгел. Бала­лар гаепле түгел. Җәмгыять, аларны җиде юл чатында ташлап калдырган ата-аналары, күңелләрендә алар өчен җылы почмак тапмаган туганнары гаеп­ле.
Кызыбыз — безне бу тормыш белән бәйләүче җеп ул. Аллага шөкер, чит канны үзебезнекедәй итеп яратырга көчебез дә, җан җылыбыз да, сабырлы­гыбыз да җитте.
Кыя-таудан бер мәтәлеп егылып төшкәч, кабат югарыга үрмәләүләре бик үк җиңел түгел икән. Тик тормыш дәвам итә. Синнән башка инде, улым. Әмма синең белән бергә. Янәшәбез­дә — синең һәм безнең кызыбыз. Бер хыялың чынга ашты, балам.
Кеше гомерен кеше яшәми. Иртәгә безне ни көткәнен бер Ходай гына белә. Тик ни генә булса да, кызыбызның без­нең җаннарны җылытып торуын, килә­чәгебезгә маяк булуын телим мин.
Язганнарымны ахыргача укып чык­каннарга рәхмәтлемен. 

Галия ЗӘЙНУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уз баланны беркем дэ алыштыра алмый.Баланны бит узен баласыз калганга тугел,шушы хэзерге заман рэхэтлэрен курэ алмаганга,анын бик куп нэрсэгэ ирешэ алмаганына ,якты кояш астында бик аз яшэп калганына, гомумэн ул синнэн алдарак киткэнгэ сагынасын.Э бу сез язган эйбер уз балана хыянэт иткэн кебек була ,саваплы гэмэл булса да. Килештермэсэгез гафу итегез. Тик минем кызымны беркем дэ алыштыра алмый.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сез бик дөрес эшләгәнсез бу кыз баланы алып. Бер ятим баланы бәхетле иткәнсез. Ә малаегыз бу хәлнең буласын сизеп, сезгә төшегездә белдерткән. Минемчә бернинди хыянәт тә юк монда.Аллахы Тәгалә сәламәтлегегезне бирсен, әҗер саваплары булсын! Олыгайган көнегездә шул баланың игелеген күререп, кайгы- хәсрәтсез,тигезлектә,муллыкта, бәхеттә- шатлыкта яшәгез. Малаегызның урыны оҗмахта булсын. разый булып ятсын.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Елый-елый укып чыктым... Бик зур рэхмэт, изге гамэлегез башкаларга урнэк булырлык!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Улыгызның урыны җәннәттә булсын... Күңелегездә, янәшәгездә һәрвакыт Аны тоеп яшәгез!!! Үзегезнең балагыз итеп кабул иткән Кызыгыз Сезгә бары тик бәхет, шатлыклар гына китерсен!!! Барыгыз да исән-сау булыгыз!!! Бер йотым су эчкән кебек укып чыксам да, еламадым... Чөнки Сез миндә кызгану хисе түгел, соклану хисе уяттыгыз. Ходаем Сезгә хәерле, озын, тигез гомер, ә Кызыгызга аерым бәхет, гаилә бәхете насыйп итсен: Оныклар тәрбияләү бәхетен дә татуыгызны теләп калам, чын күңелдән!!! Ә Улыгыз, хәтерегездә мәңге якты маяк булып янсын... Амин.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Гыйбрэтле язма... нинди кэчле шэхеслэр яши арабызда

            Хәзер укыйлар