Логотип
Язмыш

Марат Бәшәров тормышындагы иң зур серен ачты...

Марат Бәшәровны тәрбияләп үстергән әтисе аның биологик әтисе булмаган. Ул бу хакта 6 сыйныфта укыганда белә, әмма әнисе дә, туганнары да, үзе дә бу хакта беркемгә сөйләми.

Марат Бәшәровның әнисе сигез ел элек тромбы өзелеп, кинәт кенә якты дөнья белән хушлаша. Ә әтисе Вафа Юсиев актерга 20 яшь булганда яман шеш авыруыннан үлеп китә. Марат якыннарының үлемен бик авыр кичерә. Ул гаиләдә бердәнбер бала була. Әмма хәзер ул үги абыйсы һәм апасы барлыгын белә. Әтисе белән очраша... 


Маратның әнисе Роза ханым беренче иреннән ун ел яшәгәннән соң аерыла.  Аларның балалары булмый. Ул җәй саен Түбән Новгород өлкәсендәге татар авылларының берсенә кунакка кайта. Күршедә яшәүче гаилә – Әминә һәм Алимҗан Билалетдиновлар белән аралаша. Әминә белән бертуган сеңелләр кебек якын булалар. Ә менә Алимҗанга ул туган итеп түгел, ә ир-ат итеп карый: гашыйк була. Аннан балага уза. Бу хакта белгәч, ир гаиләсеннән китмәячәген, хатынының да икенче балага узуын әйтә. Роза яраткан кешесеннән берни таләп итми. Алиментка да бирми. Ул бары тик авылга кайтмый башлый. Әминә белән очрашулардан кача. Алиҗанның кызы Галия туа, бер айдан соң Марат дөньяга килә. Маратка дүрт яше тулганда, Роза Вафа Юсиевка кияүгә чыга. Ир Розаның улына үз фамилиясен бирә.  Мартка дүрт яшьләр тирәсендә вокзалда шофер булып эшләгән Алимҗан Молдовиядән кайтып төшкән Роза белән улын очрата. Өйләренә илтеп куя. Роза кияүдә булуын, иренең көнче икәнен әйтеп, аңа шалтыратмаска куша. 


Марат 6 нчы сыйныфта укыган вакытта документлар арасыннан туу турындагы таныклыгын таба. Анда әтисе урынына башка фамилия, башка кеше исеме күрә. Бер атнадан соң гына бөтен кыюлыгын җыеп әнисе белән сөйләшә. Әтисе белән таныштыруын сорамый ул.  Алимҗан да аралашырга бик теләп тормаган. Паспорт алганда Марат Юсиев фамилиясен әнисенең бабасы фамилиясенә – Бәшәровка алыштыра. «Үскән чакта каеш әнидән генә эләгә иде, әти кул күтәрмәде, авыр сүз дә әйтмәде. Күрәсең, биологик әти булмагач, хокукым юктыр дип уйлагандыр. Ә ул минем өчен әтием булып калды. Барысын да белгәч тә мөнәсәбәтем үзгәрмәде, ә хөрмәтем артты гына», – дип сөйли актер. 


Маратның әнисе югары дәрәҗәле аш-су остасы, әтисе слесарь-сантехник була. «Минем белән шөгыльләнгән репетиторларга түләр өчен иртән торып әти белән идән юа идек. Шул вакытта ул кеше байдыр бит, ник берничек тә ярдәм итми микән дип үпкәләп уйлаганым истә», – ди актер. 
Институтта укыганда әбисе фатирында биологик әтисе белән очраша. «Әни эшләрем бар дип чыгып китте. Бераздан ул килеп керде. «Улым, сәлам», – диде. Бик нык дулкынлана иде. Мин дә бу очракта нишләргә кирәген белми идем. Берәр рюмка эчеп алдык. Сүзләребез бәйләнеп китмәде. Ул миннән гафу үтенде. «Мин сиңа үпкәләмим», – дидем». Марат Бәшәров әтисе белән тәүге очрашуын әнә шулай искә ала. Юк, сабый чакта коляскада утырганда бер абыйның аңа зур шоколад тоттыруын хәтерли әле. Ул да Алимҗан була. Әбисе фатирындагы очрашудан соң әнисе белән бу хакта башка бервакытта да сөйләшмиләр. 


Ул биологик әтисе белән кызыксынмый. 81 яшенә җиткән Алимҗан исән булып чыкты. «Секрет на миллон» тапшыруында алар кабат очраштылар. «Әссәләмәгаләйкүм, әти, – дип күреште ул атасы белән. – Хәзер коронавирус бер-берегезгә якын килмәгез, диләр. Элек син миңа якын килергә курыктың, ә мин курыкмыйм менә, куркырга ярамый», – диде ул. Алимҗанга бердәнбер сорау бирә: «Ник әнине җирләргә килмәдең? Ул вакытта Вафа әти күптән юк иде бит? Әни бит сине ярата иде...» Бу сорауга Алимҗан төгәл генә җавап бирә алмый. 


 Марат тапшыру ахырында әтисе белән аралашачагын, әмма тыгыз элемтә булдырмаячагын әйтте. «Атнага бер хәлең ничек дип шалтыратып сорармын», – диде ул...
 Алимҗан, сигез ел элек Роза ханым үлгәч кенә, хатынына хыянәте турында сөйли.

Теги: марат башаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар