Логотип
Язмыш

​Караңгыдан якты күбрәк

Нигә кешеләр аш белән атканга таш белән җавап бирә? Яхшылыкны яхшылык дип кабул итә белми, белергә теләми. Әйтерсең лә, тере җаннар түгел, уйсыз-хиссез курчаклар – роботлар. 


Наис абый Гамбәрнең шушы шигъри юллары соңгы вакытта тел очында бөтерелә дә бөтерелә:
Барбер,
         барбер,
             барбер
                           Бу дөньяда
                           Караңгыдан якты күбрәк.

Тирә-юньдә булган кайбер хәлләр, вакыйгаларны күңелдән үткәреп, «Нигә шулай?» дигән сорауга җавап эзләгәндә, кабат-кабат искә төшерәм бугай мин аны. Нигә шулай? Нигә кешеләр аш белән атканга таш белән җавап бирә? Яхшылыкны яхшылык дип кабул итә белми, белергә теләми. Әйтерсең лә, тере җаннар түгел, уйсыз-хиссез курчаклар – роботлар. 

Мин әлеге шигырьне бу дөньяда караңгыдан яктылык күбрәк икәненә үз-үземне ышандырырга, инандырырга тырышканда да күңелемнән кабатлыйм. Чыннан да, күбрәк! Яхшылык күбрәк, һәм ул бервакытта да «җирдә ятмый», иясенә кире әйләнеп кайта... 
 

Беренче очрак

Балаларыбыз үзләренекедәй күрә торган күрше әбиебез бар безнең. Инде ничә еллар бер гаилә кебек яшибез. Көне буе җыелган яңалыкларын түкми-чәчми сөйләү өчен һәр кичне мине эштән көтеп ала ул. 
– Илдарларга, кечкенә малайларының туган көненә барган идем, – дип башлады бу юлы сүзен. – Шунда Роза кодача сөйләп торды. Беркөнне ул кибеттә берәүнең акча янчыгын тапкан. «Мең ике йөз сум акчасы бар иде, аннан кайбер документлары, банктан акча ала тор­ган карточкасы», – ди. Кәгазьләр арасында теге кешенең кесә телефоны язылган язу да булган. «Кибет­тән чыгуга, телефон номерын җыйдым, – ди кодача. – «Шулай-шулай, дим, акча янчыгыгызны югалткан идегезме, аны мин таптым. Сезгә ничек тапшырырга икән?» 

Телефонның икенче башында дәшми-нитми генә тыңлап торалар да, Роза сөйләп бетергәч:
– Акчасы урынындамы? – диләр.
– Әлбәттә, әлбәттә, – ди Роза. – Санадым, бер мең ике йөз сум акчагыз бар.
– Ничек мең ике йөз?! Унике мең иде анда! Ә-ә, сез акча янчыгымны үзегез урлагансыз да, хәзер шылтыратасыз. Унике меңемне әзерләгез, милиция белән килеп алачакмын! Качып калырмын дип уйламагыз, телефон номерыгыз миндә бар хәзер, җир астыннан да табачакмын! 
– Кодачаның коты очкан, – дип сөйли әби. – Ит яхшылык, көт явызлык шушы буладыр инде. Ул көнне: «Акчаны әзерләдеңме?» – дип тегеләр берничә тапкыр шылтыраткан аңа. Нишләргә дә белмәгәч, Роза Илдарга сөйләгән. Ә Илдарның кайда эшләгәнен үзең беләсең, теге кеше телефонына шылтыратып: «Акчагызны югалттыгызмы? Кирәкме? Кирәк булса, безнең комендатурадан килеп алыгыз», – дигән. 
– Килеп алмаганнардыр инде? – дим әбигә. 
– Алганнар, нәнә, алганнар! 
Янчыкта берничек тә унике мең булмагандыр дибез әби белән. Розага кадәр кемдер аны табып акчасын алса, бүлеп калдырмас иде. Алайса теге кеше нигә бу спектакльне уйнап маташкан соң – моңа мин дә, тормышта инде төрле хәлләр күргән әби дә җавап таба алмадык.


Икенче очрак

Әбидә бүген дә яңалык. «Рәхимәнең улы үлгән», – ди. Ул әйткән хатынны да, аның улын да мин белмим, ләкин кем икәнлекләрен сорап тормыйм, танышлары ярты Казан булган әбинең сөйләгәннәрен төпченмичә генә тыңларга күптән өйрәндем. Аларны тыңлау миңа барыбер кызык: газета-журналларда кемнәрдер турындагы язмаларны, ул кешеләрне белмәсәк тә, укыйбыз бит, бу да шуның кебек – һәр язмыш үзе бер китап. 
– Аның улын «Эфир»дан да күрсәткәннәр иде. Караган идеңме икән? – Мин «юктыр» дип баш чайкагач, ул дәвам итә. – Әле узган атнада гына бер миллион акча тапкан иде бит ул. әйе, әйе, бер миллион! Төзелеш кирәк-яраклары сата торган кибеттә тележкалар җыеп торучы булып эшләгән. Беркөнне урамда, машиналар куя торган җирдә калдырылган тележкаларның берсендә ир-ат сумкасы тапкан бу. Алып кереп ачып караса, эчендә шуның кадәр акча, ди! Тагын документлары да булган әле, шулар арасында – телефон номеры да. Рәхимәнең малае «акчагызны килеп алыгыз», дип шунда ук теге кешегә шылтыраткан. Рәхмәтләрен әйткән, ди, бугай инде анысы, ләкин иң кызыгын тыңла – югалта язган бер миллионын алган да, бу малайга бер мең сум акча тоттырып киткән. Кара әле син шуны, нәнә, һичьюгы биш мең бирсә ни була инде, йә?! Ул акчаның да биш йөзен Рәхимә малае: «Миңа читтән акча керде», – дип, үзе белән эшли торган егеткә биргән. 

Ә бу атнада ул, өендә ремонт ясаган җирдән, «нигәдер хәлем китте», дип, диванга барып утырган да башка тормаган. Рәхимә елый-елый да: «Әгәр улым теге акчаны хуҗасына тапшырмаган булса, Ходай безгә шуның җәзасын бирде, дияр идек, әле ярый, анысы өчен җан тыныч. Улым, шушы атна эчендә әллә ничә тапкыр, акчаны кире кайтарганыма сөенәм, әни, югыйсә, андый гөнаһ белән ничек яшәр идем, дип әйтте», – ди. 
Биш дистәне әле генә тутырган ир-егетнең йөрәге нәрсәне күтәрмәгән? Стресс шулай тәэсир иткәнме? Бәлки... Уйлангандыр, уйланмыйча булмагандыр шул. Гап-гади эшче кулына шулкадәр акча килеп керсен дә! Өстәвенә, юньле-башлы рәхмәт тә ишетмәгәч... 
Бу вакыйгада күңелне җылыткан бердәнбер уй – ир-ат дөньядан чиста намус белән киткән. Кем белә, бәлки аның гамәл дәфтәрендә үлчәү тәлинкәләре уң якка авышсын өчен шушы яхшылык җитмәгән булгандыр?! 


Өченче очрак

Ә хәзер сөйлисе килгәнемнең алдагы очраклар белән бәйләнеше юк та кебек. Тик беренче карашка гына. Туксанынчы еллар башында безнең яшьләр Төркиягә укырга китә башлады. Алар арасында минем дә танышларым шактый иде. Шуларның берсе, бүгенге көндә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшләүче Марс Тукаев сөйли:
– Туган өеңнән, якыннарыңнан ераккарак киткән саен, кешеләрнең сиңа эшләгән яхшылыгы, кылган игелегенең кадере арта гына бара бугай. Дөньяда үлчәүләргә салып үлчәп, акча белән бәяләп булмый торган кыйммәтләр дә бар шул. Һәм боларның зурлыгын күп вакыт соңрак, чагыштыруда гына аңлыйсың.

...Төркиягә килеп төштек, укый башладык. И-и, ул чаклар! Чит ил, чит дөнья, чит мохит. Сагынабыз! Өзелеп-өзелеп сагынабыз, түзәрлек түгел! Хатлар озак йөри, Интернетның әле ни икәнен дә белмибез. Шылтыратып кына сөйләшер идең, күбебез авыл балалары – ә бездә ул чакта бөтен авылыңа бер телефон, анысы да юньләп эшләми. Туган яктан кош теле кадәр бер хәбәр алу да безнең өчен әйтеп аңлата алмаслык бәхет иде. Истанбулга Казаннан атнага бер самолет оча. Уфадан да шулай ук. Без укудан соң шул самолетларны каршы алырга йөрибез. Атна саен! Юк, берәүне дә каршылавыбыз түгел, күңел бер җылы сүз – татарча сүз ишетергә теләгәннән генә йөрүебез, юлда укырга дип алган татарча газета-журналларын берәрсе биреп калдырмасмы дигән яшерен өмет тә бар. Аэропорт шактый ерак, барганда – автобуста, ә кайтканда, акча аз булса да янга калсын дип, гел җәяү атлыйбыз. Самолеттан һәрвакыт диярлек «челноклар» – алыпсатарлар төшә. «Апалар, исәнмесез, Казанда ни хәлләр анда, нинди яңалыклар бар?» – дибез. «Нәрсә булсын, Казан урынында, күчмәгән», – диләр дә, безгә борылып та карамыйча автобуска йөгерәләр. Икенче көнне безнең тагын эш «тыгыз»: дәресләрдән соң базарга ашыгабыз, тыңлап йөрибез – кайда татарча (башкортча) сөйләшәләр? Һәрвакыт табабыз! «Челнокчы» апаларның авыр сумкалары шунда ук безнең кулларга күчә. 

Кичкә кадәр алар белән базарда йөрибез, азмы-күпме өйрәнгән төрекчәбез белән аларга сатулашырга, товар алырга булышабыз. Аннан авыр биштәрләрен күтәреп кунакханәгә илтеп куябыз. Алар артыннан өйгә кечкенә генә булса да берәр бүләк җибәреп, әниләрне куандырасы килә, бик килә, тик... апалар алмый. 
Хәер, бик-бик үтенеп сорагач, берсе миннән әтинең Казандагы апасына бер яулык алды алуын. 
Төркия ул вакытта, махсус укыту программасы төзеп, тугандаш төрки халыклар арасыннан бик күп студентлар җыйды. Тик стипендия алучылар исемлегеннән без, Татарстаннан килүчеләр, ни сәбәпледер төшеп калган идек. Тулай торак булмаячагын да анда баргач кына белдек. Ярты ел бер тиен акча алмый яшәдек. Безгә ул чакта андагы милләттәшләребез ярдәм кулы сузды. Измирның татар җәмгыяте рәисе Мәҗит абый Сүзәр үзенең өенә торырга алып кайтты. 

Шул көннәрдә Төркия Мәгариф министры эфир аша төрек халкына мөрәҗәгать белән чыкты. «Безгә белем алырга бик күп яшьләр килде. Аларның туган яклары, әти-әниләре еракта, киңәш-табыш кылырга да, ярдәм итәргә дә кешеләре юк. Кемнең мөмкинлеге бар, бу балаларны үз гаиләсенә сыендырсын иде», – диде ул. Һәр студент саен бер гаилә табылды ул чакта!
«Кайда ул татар балалары?» – дип, бер көнне Мәҗит абый өенә дә хатынын ияртеп бер төрек килеп керде. Яуыз абый белән Чигдәм апа булып чыкты алар. Керделәр дә безне кочаклап елый да башладылар. Өлкәннәр күзлегеннән караганда, хәлләребез, чыннан да, еларлык булган инде безнең... Алар безне үзләренә кунакка чакырды. 
Шәһәрдә укучы баласы ялга кайткан әнине күз алдына китерегез. Андый чакта ана кеше хәзинәсендә ни бар – шуны өстәлгә тезә, иң тәмле ризыкларны пешерә. Кайчан барсам да, Чигдәм апа мине шулай каршы алды! Ә Төркиядә яшәгән унбер ел эчендә мин аларда ничәмә-ничә тапкыр булдым икән?! Нинди генә тәмле әйбер пешми иде бу йортта мин килгәч! Измирның бөтен матур җирен күрсәтеп чыкты алар. Үзләре дә урта хәлле гади генә гаилә, югыйсә, мәктәп яшендәге ике балалары да бар иде. 

Үз өеңнән киткәндә әти-әниең сине ничек озата – болар да шулай: өйдә ни бар, барысын да аз-азлап сумкаңа тутыралар. Аннан кулыңа акча суза башлыйлар. «Юк, юк, рәхмәт, кирәкми», – дип, һәрвакыт баш тартам һәм һәрвакыт ул акчаны соңыннан алар биреп җибәргән әйберләр арасыннан табам. Кай арада тыкканнар, ничек миңа күрсәтмичә куярга өлгергәннәр?! Укып бетереп Төркиядә эшкә калгач та, мин аларга гел барып йөрдем – юлым ул якка төшсә дә, төшмәсә дә. Якын итеп каршы алмасалар, бармас идем, әлбәттә. 

Төркиядә икътисадый кризис башлангач, Чигдәм апа белән Яуыз абыйның гаиләсе бөлгенлеккә төште. Бу вакыт аларның олы уллары югары уку йорты студенты иде инде. Әтиләре фатир өчен дә түли алмый башлагач, мин аны үзебезгә алып кайттым – ярты еллап бергә яшәдек. Хәер, ул миңа энекәшем кебек иде бит. Шул егет Төркиядә университет тәмамлагач, Европага китеп, аспирантурада укыды, шуннан аны Америкага яхшы гына эшкә чакырдылар. Соңрак ул Төркиягә кайтып, зур фирма ачты. 

Чигдәм апалар очрашкан саен гел бер сүзне кабатладылар: «Без сиңа шулкадәр рәхмәтле, – диделәр. – Әгәр шул вакыт улыбызны үзеңнең фатирыңа яшәргә алмасаң, аңа укуын ташлап кайтырга гына кала иде». Хәер, кайсыбыз кемгә күбрәк рәхмәтледер әле, алар миңамы, әллә мин аларгамы?! 

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар