Үземә вакыт бөтенләй юк. Иртәннән кичкә кадәр аяк өстендә — бала белән уйнау, аның әйберләрен юу, үтүкләү, өйне тәртипкә китерү, ашарга пешерү... Мубай концерты да, классташлар белән очрашу да, яңа куелган спектакльләр дә минсез генә узды. Китап укыйсы килә! Юк бит, булмый. Көн туа да кич җитә...