Логотип
Сорау-җавап

Акушер-гинеколог Наилә ГАЙНАНОВА сорауларга җавап бирә

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының гинекология буенча баш белгече, акушер-гинеколог Наилә ГАЙНАНОВА сорауларга җавап бирә.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының гинекология буенча баш белгече, акушер-гинеколог Наилә ГАЙНАНОВА сорауларга җавап бирә.

Гинекологка күренгән идем, «эрозия»  дигән диагноз куйды. Шулай булырга мөмкинме? Миңа бит әле 19 гына яшь.

Аналык муентыгында эрозия (лайлалы тышчадагы үзгәрешләр) – бүгенге көндә киң таралган хатын-кыз чирләренең берсе. Ел саен миллионлаган хатын-кызга шундый диагноз куела. Ә соңгы вакытта ул яшүсмер кызларны да нык борчуга сала башлады. Әйе, кызганычка каршы, хәзер бу чир әнә шулай япь-яшь кызларда да күзәтелә башлады. Вакытында чарасын күрмәсәң, моның ни белән бетәсен күз алдына китерүе дә кыен.

Хатын-кызлар өчен зур проблемага әверелә барган әлеге чирнең барлыкка килү сәбәпләрен аңлатырга керешкәнче, иң элек аналык муентыгының төзелеш үзенчәлегенә һәм аның күрем вакытында нинди үзгәрешләргә дучар булуына тукталыйк.

Аналык – ул, белгәнебезчә, мускул тукымаларыннан торган җенес органы. Эчке яктан үзгә бер тукыма – тиз үзгәрүче һәм аталандырылган күзәнәкнең үсешен тизләтүче лайлалы катлам белән капланган. Аның тышкы кыяфәте әйләндереп куелган грушаны хәтерләтә. Аналык тәнчеге белән аналык җиңсәсе арасында урнашкан муентык исә әлеге ике органны тоташтыручы канал сыйфатын үти.
Эрозияне төрле йогышлы чирләр: стафилококк, стрептококк, эчәк таякчыклары һәм дә җенси юл белән бирелгән инфекция – трихомонада, папиллома, хламидия һәм башкалар китереп чыгара. Ул, бала тапканда аналык муентыгының ертылып китүе, бала төшерткәндәге имгәнүләр, аналык җиңсәсенең һәм аның үсентесенең ялкынсынуы, ак бүлендекләр килү белән дәвам итә. Мондый чакта эпителий (аналык муентыгындагы тукыма) юкка чыга, лайлалы тышчаның өске өлеше ялангач кала. Ә бу исә эрозиягә бер адым дигән сүз.

Эрозия башлануының билгеләре нинди?

Эрозия булганда кан килә башлый, һәм ул шундук йогышлы чиргә бирешә. Хатын-кызларның күбесе, җенси якынлык кылганнан соң, канлы бүлендек килүдән зарлана. Эрозиянең беренче билгеләре шушы инде. Ул җете кызыл төстә, кагылган саен каный. Бер-ике атна узуга, ул йә юкка чыга, йә псевдоэрозиягә әйләнә.

Гинеколог, сездә эрозия, дип әйткәндә, сүз чын эрозия турында бармый әле. Чөнки ул бер-ике атна гына яши. Аның башланган чорын тотып алу мөмкин дә түгел. Псевдоэрозия үзен башкачарак тота. Табиблар лайлалы муентыктагы патологик үзгәрешләрне шулай дип атый. Мондый чакта эпителийда бернинди дә җитешсезлек күзәтелми. Ә менә күзәнәкләр бик тиз үсә башлый.

Бу авыруның сәбәпләре нидә?

Җенес органнарындагы йогышлы чирләр, аналык җиңсәсендә дисбактериоз, ялкынсыну, җенси юл белән күчә торган авырулар – трихомониаз, хламидиоз, гади герпес вирусы һәм башкалар.

Җенси тормышны – якынлык кылуны иртә башлау. Җенси органнарның лайлалы тышчасы 20-23 яшьтә генә тәмам өлгереп җитә. Әгәр дә шул чорда инфекция эләктерсәң, псевдоэрозия башлана.
Аналык муентыгында имгәнүләр (бала табу, бала төшертүләр...)

Гормональ проблемалар.

Саклагыч функция эшчәнлеге кими. Табиблар зыянсыз үзгәрешләр китергән эрозияне еш кына эктопия яисә псевдоэрозия дип атыйлар. Кайчак эрозия муентыкны тулысынча каплый. Күпвакыт ул аның тышкы йоткылыгы тирәсендә генә була.

Эрозияне вакытында дәваланмасаң ни була?

Әйтергә кирәк, аналык муентыгындагы үзгәрешләр озак вакытлар үзен сиздерми. Ул астыртын һәм әкренләп аза бара. Һәм ул шуның белән куркыныч та. Вакытында дәваламасаң, тора-бара ул яман шеш авыруына китерергә мөмкин. Диагноз иртә куелганда, чир артка чигенә. Шуңа да ярты елга бер мәртәбә гинекологка күренү мәҗбүри.

Аналык муентыгында тагын нинди чирләр булырга мөмкин?

Алар күптөрле: әйтик, цервицитлар – аналык муентыгының ялкынсынуы (билгеләре – лайлалы һәм эренле бүлендекләр килә башлый, кайчак эчнең аскы өлеше авырта); әйткәнебезчә, эктопия – ул цилиндрик эпителийның аналык җиңсәсенә күчүе, аның тумыштан килгәнен дәваларга кирәкми. Җенси юл белән йоктырганын исә дәвалау мәҗбүри. Арада полип, папиллома, лейкоплакия, эндометриоз ишеләре дә очрый. Аналык муентыгындагы полип, мисалга, шешсыман була. Аның барлыкка килү сәбәбе – аналык муентыгын имгәтү, эндокрин үзгәрешләр һәм башкалар. Еш кына ул хроник ялкынсыну, эрозия, миома һәм эндометриоз белән бергә бара. Лейкоплакия гормональ үзгәрешләр, иммунитет түбәнәю нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин. Диагноз кольпоскопия, цитологик тикшеренү ярдәмендә куела. Папилломаны лазер яисә радиодулкыннар алымы һәм комплекслы вируска каршы терапия ярдәмендә дәвалыйлар. Эндометриоз булганда, күремнән соң җенес юлларыннан әз-әзләп кенә бүлендек килеп тора. Ә инде менә дисплазия... анысы яман шеш авыруы алдыннан була торган чир. Ялкынсыну нәтиҗәсендә килеп чыкканын дәвалап була әле. Шулай ук аналык муентыгында яман шеш алды билгеләре һәм инде яман шеше булган пациентларның 90 процентында папиллома күзәтелә. Моңа инфекция, гормональ һәм иммун үзгәрешләр дә сәбәпче булуы ихтимал.

Бу чирне ничек дәвалыйлар?

Бу чирне дәвалау бары җентекле клиник-лаборатор тикшеренү узганнан соң гына башлана. Нинди юл белән дәваларга кирәклеген эктопиянең зурлыгына һәм структурасына карап билгелиләр. Моның максаты – патологик үзгәреш кичергән тукыманы алып ташлау. Ә инде ялкынсыну аналык җиңсәсендә һәм муентыгында күзәтелсә, иң беренче чиратта, йогышлы чирне «уятучы»ны ачыкларга һәм бактериягә каршы терапия курслары үткәрергә кирәк.

Псевдоэрозияне дәвалау өчен химик коагулянтлар – лайлалы аналык муентыгына аппликация рәвешендә солковагин һәм ваготил кулланыла. Аннан соң гына сәламәтлекне торгызу (метилурацил, солкосерил һәм башка препаратлар ярдәмендә) курслары билгеләнә.

Шулай да, дәвалауның иң нәтиҗәле юлы – физиохирургия. Бу – электр тогы белән көйдереп алу да, криодеструкция (криоген тәэсир итү) – сыек азот кулланып, өшетү ысулы да... Ләкин искәртәсе килә: күп очракта хатын-кызлар консультациясендә, йә булмаса, коммерция үзәкләрендә эрозияне күрү белән, шундук көйдерергә яисә азот белән өшетергә җибәрәләр. Инфекцияне вакытында анализлар ясап та дәвалап була. Шулай эшләргә кирәк тә, чөнки аналыкны көйдереп кенә, анда утырган инфекциядән арынып булмый, ул беркая китми, эчтә кала.

Әле бала табарга өлгермәгән яшь хатын-кызларга эрозияне көйдереп дәваларга ярыймы соң?

16 яшьтән 26 яшькәчә булган чорда эрозия гормональ үзгәрешләр китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә, бала тапмаган яшь хатыннар эрозияне көйдерергә ашыкмасын иде. Бу очракта мин аларга табиб күзәтүе астында булырга, инфекцияне дәваларга тәкъдим итәм. Аннан соң гына азот белән өшетү һәм электр тогы белән көйдерү...

Аналык муентыгын сыек азот белән эшкәрткәндә, зарарланган урын сәламәт тукымага кадәр өшетелә. Бу – авырттырмый һәм җөйләр калдырмый торган ысул. Шушы сеанска кадәр дә, аннан соң да Гексикон дигән шәм куярга тәкъдим итәм. Ул шәмнән хатын-кыз йөклелек чорында һәм лактация вакытында да файдалана ала, чөнки аның зыяны юк.

Дәваланган вакытта нәрсәләрдән тыелып торырга кирәк?

Дәвалау процедуралары бары күремнән соң уздырыла. Курслар үткәрелгәннән соң бер ай дәвамында җенси якынлык кылу, кайнар ванна, сауна керү, тампоннар кую тыела. Савыгу барышында җенес юлыннан бүлендекләр килә башлый. Курыкмагыз, ул шулай булырга да мөмкин. Чираттагы күремнән соң гинекологка күренергә кирәк. Мазь, гель ише әйберләр кулланмагыз. Табиб күзәтүе астында булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар