Логотип
Белгеч киңәше

Әтисеннән курка

“Без гаиләдә биш бала үстек. Әти көн-төн колхоз эшендә йөргәнгә, күбрәк әни тәрбиясендә булдык. “Әти кайда?” дип ничәмә генә сорама, әни гел “эштә”, дия торган иде. Моңа карап, әтине әнидән ким яратмадык. Киресенчә, сагынып көтеп тора идек.
Хәзер менә минем үземнең дә улым үсеп килә. Тиздән аңа биш яшь. Шөкер, сау-сәламәт, бик зиһенле бала. Төрле чагы була: шаярган чагы да, көйсезләнгән-елаган чагы да. Мин үзем моңа игътибар итмәскә тырышам. Сабыйның гына түгел, өлкән кешенең дә кәефе көненә җитмешкә кырлана. Ә ирем шуны аңламый. Киреләнгән чакларында малайны каршына бастыра да озын-озак нотык сөйләргә, каеш селкергә керешә. Әйтерсең, җинаять кылган. Ниләр генә әйтеп бетерми ул аңа. Нәтиҗәдә, улым әтисеннән курка башлады. Ул эштән кайтып керүгә, үз бүлмәсенә кереп кача. Безнең әти дә кырыс кеше иде. Әмма балаларын кимсетерлек сүз әйтеп үстермәде. Ата-ана баласының дусты - сердәше, кирәк икән, олы таянычы да булырга тиеш, минемчә.
Гөлназ Зарипова. Казан.”


Баласы белән сөйләшкәндә әти- әни үзен ничек тотарга, нинди сүзләр кулланмаска тиеш?! Казан шәһәренең “Сердәш” психологик-педагогика хезмәте психологы Светлана Берцец киңәшләрен тыңлап карыйк.

— Иң мөһиме, боермаска. “Хәзер үк тор!”, “Башка моны күрмим!”, “Тукта хәзер үк!” һәм башка шундый кырыс- кискен сүзләр баланы бәхетсез итә — ул өнә беркемгә дә кирәкми, аны яратмыйлар, ихтирам итмиләр, хәленә кермиләр. Һәм бала тупаслыкка, әлбәттә инде, тупаслык белән җавап кайтара.

Балага янау, бертуктаусыз кисәтеп торулар (“Елавыңнан тукта, мине чыгырымнан чыгарма”, йә булмаса, “Тагы бер шулай кылансаң, каеш белән ярам" һ. б.) да мәгънәсез, файдасыз гамәл. Әгәр балагызның борчылган чагы икән, моның ише куркытулар аның хәлен тагы да катлауландыра гына. Ә инде ул сүзләрне гел кабатлый торсагыз, бала моңа күнегә һәм исе китми башлый.
Гел тәнкыйтьләп, урынсызга гаепләп тормагыз. “Бөтенесе синең аркада”, “Юкка мин сиңа ышандым”, “Тагы аркылы-торкылы эшләгәнсең” һәм башка шуның ише сылтау-ризасыз- лыклар күңелне төшерә, ө кайбер бала усаллана гына. Нинди генә очракта да аңа рәхәт түгел. Чөнки ул булдыра алмый, аның кулыннан бер эш килми. Әнисе шулай дип әйтеп тора ич. Үз-үзен түбән бәяләү яңа проблема китереп чыгара.

Кайбер ата-ана нәниен: “Их-х син, елак-мылак, елтыр колак” яисә “Ташбаш" һәм башка шуның ише кушаматлар белән үчекләргә ярата. Улыңны, йә кызыңны үзеңнән читлөш- терөм, ышанычны югалтам дисәң, син “дөрес” юлда.

Тагы бер мөһим нәрсә хакында искәртмичә булдыра алмыйм. Балагызга нотык сөйләмәгез. Әйтик, “Аш алдыннан кул юарга кирәклекне белергә вакыт”, яки “Күпме әйтергә була, әтиеңне тыңла!” Гадәттә, мондый вакытта сабый: “Үзем дә белөм”, “Җитәр!" дип каршы төшә. Ахыр чиктә ул әйткәнне ишетми башлый. Безнең телдә бу күренеш “психологик чукраклык” дип йөртелә.
Моннан тыш, “Нигә дәшмисең, барыбер беләчәкмен”, дип бала җанына төшмәгез. “Һәр кеше хезмәт итәргә тиеш”, “Мин сине үтәли күрөм”, “Нәрсә, тагы сугыштыгызмы?” дип балагызга ышанычсызлык күрсәтмәгез.

Исегездә тотыгыз! Бала ихлас мактау белән юри мактауның аермасын да бик тиз сизеп ала.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар