Логотип
Белгеч киңәше

​Өйдә берүзе

Баланы ничә яшьтән өйдә берүзен генә калдырырга ярый?

– Бу сорауга төгәл генә җавап бирү бик кыен, чөнки ата-аналар үзләре дә, балалар да бик төрле. Ул сезнең бу мәсьәләгә карата фикерегез ничек булуга, баланың шәхси үзенчәлекләре­нә, аның ни дәрәҗәдә мөстәкыйль икәнлегенә дә бәйле. Баланы ни сәбәпле үзен генә кал­дырырга телә­вегез дә мөһим: биш минутка гына кибеткә чыгып керергә кирәкме, әллә берничә сәгатькә эшкә яки кунакка барасыгыз бармы? Әйе, океан артында законнар бик кырыс: алар баланы уникесе тулмыйча өйдә үзен генә калдыруны тыя. Безнең тормыш икен­­черәк шул, үзләре дә эштән бушамаган дәү әти-дәү әниләр оныкларын карашырга җитешми. Шуңа да әти-әниләр балаларны мөстәкыйльлек­кә бик иртә өйрәтергә мәҗбүр. Биш яше тулмыйча баланы өйдә караучысыз калдырырга ярамый. Бу яшьтә ул әле өлкән­нәргә бик нык бәйләнгән. Аның аңы да үзенә кур­кыныч яныймы-юкмы икәнлеген аң­ларлык дәрә­җәдә түгел. Сез әйткән­нәр балага ничек тәэсир итүгә дә күп нәрсә бәйле: «тәрәзәгә якын килмә, газ плитәсенә кагылма» диюгезне ул тыңлармы? Әмма бөтен очракта да баланы моңа алдан әзерләргә кирәк.   


Бала үзе генә калырга әзерме-юкмы икәнен ничек белергә?

– Әгәр ул инде саннарны белә, аз булса да укый ала, ят һәм чит кешеләрне үзенекеләрдән аера, куркынычсызлык кагыйдәләре (ишек, розеткалар, газ плитәсе, башка техника) нигезләре белән таныш икән, аны өйдә үзен генә калдырырга мөмкин. Балалар бакчасын­да, мәктәптә калганда, әти-әнисе белән аерылуны ул ничек кичерә, берәр шөгыль табып, үзе генә күпме утыра ала – боларны да, һичшиксез, игътибарга алырга кирәк.


Өйдә үзен генә калдыру өчен алдан ук әзерләнү кирәкме?

– Әлбәттә, «өйдә берүзең» генә дигән ситуацияне бала белән уйнап карау кирәк. Аны үзен генә калды­рырга бары тик шулай гына әзерләп була. Сез булмаганда (аның күз алдында тормаганда) ул үзен тыныч тотамы-юкмы, үзе генә нидер белән шөгыльләнә аламы-юкмы икәнен аңлагач кына, баланы берүзен калдырыгыз. «Мөстәкыйльлеккә» өйрәтер өчен Робинзон булып уйнап карагыз. Бала «утрауда» ялгызы калсын һәм үзенә берәр төрле шөгыль тапсын, ә сез бу вакыт почмак якта үз эшләрегез белән мәшгуль булыгыз. Иң мөһим моментларның берсе – телефоннан кулланырга өйрәтү. Сез янында юк чакта ни булмас? Көтелмәгән хәл килеп туганда аңа үзен ничек тотарга тиешлеген алдан сөйләшеп кую хәерлерәк. 


Беренче тапкыр үзен генә күпмегә калдырырга?

– Моны белү өчен «әни китте» дигән бер тәҗрибә ясап карый аласыз. (Тик улыгыз яки кызыгыз «уйнарга» теләми икән, тәҗрибәне башка вакытка күчерегез. Югыйсә, аның өйдә үзе генә калудан бөтен­ләй курка торганга әйләнүе бар.) Балага иң яраткан уенчыкла­рын, китапларны бирегез һәм: «Мин биш минуттан кайтам!» – дип, ишекнең теге ягына чыгыгыз. Әмма ишек төбеннән беркая да китмичә тыңлап торыгыз: сезнең юклыкны искә төшермичә, үзе генә күпме тора алыр? Биш минут тора икән – бик әйбәт, көн саен шулай уйнап, бу вакытны егерме-кырык минутка кадәр җиткерегез. Аннан инде балагызны беразга үзен генә калдырып, тыныч күңел белән кирәк җире­гез­гә барып та килә алырсыз.


Еласа да калдырып китәргә ярыймы? Үзен генә калдырырга, бәлки шулай өйрәтергәдер?

– Елаган килеш баланы өйдә үзен генә калдырырга һич ярамый! Елый икән, димәк, сабый сезгә – олы кешегә үзен борчыган нәрсәнедер әйтергә, җиткерергә омтыла. Күз яшьле килеш ташлап китәсез икән, балада курку хисе, өлкәннәргә ышанмау барлыкка килергә мөмкин. Мондый чакта 
бала үзе генә калгач, берникадәр тынычлангач, әти-әнисе кушып киткәннәрнең нәкъ киресен эшләргә дә мөмкин. 


Бәлки, аны үзең киткәндә йоклатып калдырыргадыр?

– Мин юкта ул берничек тә уянмаячак дип ышандырып әйтә алмагач, баланы йоклаган килеш калдырырга ярамый дип саныйм. Уянгач, өйдә үзе генә икәнен аңлагач, бала сезне эзли башлаячак – тәрәзәгә менәчәк, балконга чыгачак... Шулай да, китми чарагыз юк икән, өйдән чыгар алдыннан, бала керергә мөмкин булган барлык бүлмәләрдә дә утларны кабызып калдырырга онытмагыз.


Өйдә берьялгызы калгач үзен ничек тотарга икәнен өйрәткәндә, иң беренче чиратта, нәрсәләргә игътибар итәргә?

– Киткәндә, балага сәгать ничәдә кайтасыгызны әйтегез һәм, һичшиксез, биргән сүзегездә торыгыз. Әгәр тоткарланасыз икән, шылтыратып бу хакта аны кисәтегез. Бала, әлбәттә, ишеккә һәм тәрәзәләргә якын килмәскә, аларны ачарга ярамаганын белергә тиеш. Газ плитәсеннән нинди куркыныч янарга мөмкин икәнлеген дә аңларлык итеп төшендерегез.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт,Айгөл!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Борчылма Айгөл. Барысы да әйбәт булыр.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Борчылма Айгөл. Барысы да әйбәт булыр.

        Хәзер укыйлар