Кашлар сызылып торсын!..

Һәркемгә дә табигатьтән идеаль формалы каш бирелмәгән. Әмма бу бәла түгел — карандаш белән кыйгач каш ясап куйдың да...
Әлегә киңәшебез шул: каш формасы белән төрле экспериментлар үткәрмәгез, бит формасына карап, һәр кешегә үзенә генә туры килгән каш коррекциясе сайлана:• дуга сыман кашлар озынча түгәрәк йөзгә туры килә;
• озын, өскә таба югары күтәртелгән кашлар шакмак битле йөзгә килешә, дуга сыманнары да матур;
• җиңелчә күтәртелеп, очында бераз түгәрәкләнеп килгән кашлар түгәрәк йөзгә кулай;
• туры, борын арасыннан ераклашкан кашлар озынча йөзгә әйбәт.
Каш формасына мода була алмый, сезнең йөз төзелешенә, күз формасына һәм стилегезгә карап кына үзгәртелә ул. Кашлар йөзне ачып җибәрә.
Кашларны карап тору бер дә катлаулы түгел, хәзер табигыйлеккә өстенлек бирелсә дә, кайчак аларның матурлыгын ассызыклап күрсәтү кирәк.
Мәсәлән, блондинкаларга артык буялган кашлар һич килешми, чөнки алар картайта. Аларның кашы буялган яки чәч төсеннән берәр тонга караңгырак итеп сызылган булырга мөмкин.
Кара чәчлеләргә җиңелрәк, ләкин анда да чаманы югалтмаска кирәк. Төсен төскә туры китереп яки чәч төсеннән бер тонга түбәнрәк буяу сайласаң яхшы.
Һәм тагын бер киңәш. Йөзне «ачар» өчен, бу бигрәк тә түбән кашларга карый, каш астына чамасын белеп кенә якты күләгәләр (тень) җибәрегез. Бар игътибарны күзгә юнәлтәсегез килсә, иреннәрне аерып күрсәтү кирәкми: алар табигый булып калсын. Тушь кулланыгыз. Шушы кечкенә генә штрих сезне чын хатын-кыз итәр. Шатлана белегез, ешрак елмаегыз, барысы да әйбәт булыр. Яратып, яратылып яшәгез!
фото: http://pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.