Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Ришат Төхфәтуллин тормыш юлдашы итеп нинди кызны күрә?

1. Ришат Башкортстан Республикасындагы Карамалы-Гобәй авылында үсә. Әти-әнисе – иҗат кешеләре...

1. Ришат Башкортстан Республикасындагы Карамалы-Гобәй авылында үсә. Әти-әнисе – иҗат кешеләре. Бәләкәй чакта клубта эшләүче әнисенә ияреп төрле мәдәни чараларга йөрү бик ошый аңа. Авыл клубына артистлар еш килә, аларның чыгышын карап, Ришат үзе дә гастрольләрдә җырлап йөрергә хыяллана. Әнисенең бишек җырларын тыңлап йокыга китә.

2. Музыкага, музыка уен коралларына мәхәббәт гаиләдән килә. Әбиләре матур җырлый, бөтен туганнары баянда, гармунда уйный. Филүс Каһиров җырларын тыңлаганнан соң, озын татар халык җырларына тартыла Ришат.  Ришатның тамашачы алдында иң беренче танылуы Рәшит Ваһапов фестивале белән бәйле. Филүснең дә, Ришатның да продюсеры Рифат Фәттахов иде.

3. Балалар бакчасыннан ук җырлый. Мәктәп елларында бер генә концерт та Ришаттан башка узмый. Үзлегеннән баянда, гитарада, клавишалы уен коралларында уйнарга өйрәнә. Авылга килгән Октябрьск музыка көллияте укытучылары талантлы егеткә шундук игътибар итә, аны училищега укырга чакыралар. Өйдәгеләргә, дуслар янына барып кайтам дип, Октябрьск шәһәренә китеп бара Ришат. Бер атнадан инде ул музыка көллияте студенты була.



4. Теннис һәм волейбол ярата. Спорт ихтыяр көчен һәм характерны ныгытты, куелган максатларга ирешергә булышты, ди.

5. Ришат репертуарында «Ак яулыклы әбкәйләр» җыры бар. Ул җыр инде бакыйлыкка күчкән әбиләренә багышланган. Җырны башкарганда Ришат ак розалар күтәреп залга төшә һәм иңнәренә ак шәл-яулыкларын салып утырган әбиләргә тарата. Бик дулкынландыргыч күренеш.



6. Талантлы яшь артистларга булышу максаты белән яна. Иң мөһиме – башта аларга беренче тапкыр сәхнәгә чыгарга булышырга кирәк, калганы инде үзләреннән тора. Максаты – гаделсезлекне юкка чыгару һәм ярдәм итү. Хезмәттәшләренең рәхмәтеннән дә канәгать ул.

7. Туган авылым һәрчак йөрәгем түрендә!» – ди Ришат Төхфәтуллин. Аның иң популяр җырларының берсе «Карамалы-Гобәй» дә туган авылына багышланган инде! Җыр язылу тарихы очраклы гына: Ришат дустының машинасында барганда бик матур көй ишетә, ошатып, үз аранжировкасын ясый, җырга сүзләрне әнисе яза, Ришат өстәмәләр кертә, һәм тәүлек эчендә яңа җыр туа...

8. Мондый эш режимында шәхси тормышка вакыт та калмый. Ныклы гаилә корыр өчен өйгә дә вакыт калдырырга, якыннарыңа һәрчак игътибар күрсәтергә кирәк. Ришатның андый мөмкинлеге юк хәзергә. Үзен 100 процент аңлаган, тамашачыдан һәм эшеннән көнләшми торган тормыш юлдашын сайлаячак ул.

Теги: Ришат Төхвәтуллин Ришат Тухватуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Якташым белән горурланам. Аны халкыбызга Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән бүләк дип кабул итәм Өйләнүгә килгәндә, һәркемнең үз насыйбы була. Аны да кайдадыр насыйбы көтеп торадыр әле. Очратса, өйләнгәнен сизми дә калыр.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Тигез мэхэббэт , сэлэмэтлек телим , бэхетле бул .....

      • аватар Без имени

        0

        0

        бик дорес хэм эйбэт булыр идедэ ул шундый кыз очраса бэхетлэр улым сина

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бәхетле бул, балакаем, иҗат чишмәң саекмасын!

          • аватар Без имени

            0

            0

            РЭШИТ ЖЫР МОННАРЫН БЕЛЭН БЕЗНЕ БИК СОЕНДЕРЭСЕН АЛЛАНЫН РЭХМЭТЛЭРЕ ЯУСЫН ИЖАДЫЙ ЧЭШКЭЛЭРЕН ТУЛЫП ТАШЫП ТОРСЫН ИЛХАМНАР КИЛЕП ТОРСЫН ХЭР КЕМНЕН УЗ БЭХЕТЕ БАЛАКАЕМ СЕЗНЕН БЭХЕТЛЕ МЕХЭББЭТЕН ИС КИТКЕЧ ЗУР МАТУР САФ МЕХЭББЭТ ТИГЕЗЛЕКТЭ ГАЙЛЭ БЭХЕТЕН БУЛАЧАК КЫЗЫН БИК МАТУР УЗЕННЕ ЯРАТА ТОРГАН ХОРМЭТ ИТЭ ТОРГАН БУЛА СИНДЭ АНА КАРАТА БИК МЕХЭББЭТЛЕ МЭРХЭМЭТЛЕ БУЛ ИЖАТ КЕШЕСЕ БУЛА МЕХЭББЭТ ЖИМЕШЕН МАТУР АКЫЛЛЫ СОЙКЕМЛЕ БУЛА БУЛАЧАК ТОРМЫШ ЮЛДАШЫН БЕЛЭН БЕРГЭ КАРТАЙГАНЧЫ РАББЫБЫЗ НАСЫЙП ЭЙЛЭСЕН МЕХЭББЭТ ЖИМЕШЛЭРЕГЕЗ СЕЗГЭ КИЛЭЧЭКТЭ ТЕРЭК БУЛСЫН АМИН!!!

            Хәзер укыйлар