Логотип
Сәхнә һәм язмыш

Динә Закирова турында 14 чын һәм 2 ялган факт!

Г. Камал театры оркестр музыканты, скрипкачы Динә ЗАКИРОВА үзе турында шушы фактларны сөйләде. Шуларның икесе – ялган! Кайсылары икәнен әйтә аласызмы?

Г. Камал театры оркестр музыканты, скрипкачы Динә ЗАКИРОВА үзе турында шушы фактларны сөйләде. Шуларның икесе – ялган! Кайсылары икәнен әйтә аласызмы? Җавапларыгызны комментарийларга языгыз!

 


1.  2007 елда «Минута славы» проектында ансамбль составында катнаштым. 



2. Кечкенә чагымда шигырьләр сөйләргә яратканмын. «Айболит» әкиятен яттан белгәнмен

3. Беренче тапкыр теш врачына баргач, авызымны ачмадым, безне әти белән кабинеттан куып чыгардылар. Әтидән эләкте ул көнне! 

4. Машина йөртә белмим. 



5. Бакча эшен яратам.

6. Минем кебекләрне эш сөючән диләр. 

7. Томат согына каймак кушып эчәм. 


8. Сигез килограммлы песием һәм ике ташбакам бар. 

9. Лилия чәчәкләрен яратам. 



10. Шахмат уйнарга яратам.

11. Ильмира Шарифуллина минем апам.



12. Шагыйрь Зөлфәт безнең кодабыз.

13. Без гаиләдә биш бала.



14. Кызым Зәлия 2 яшендә «Су анасын» тулаем диярлек яттан белә иде.

15. Миңа Илнур кияүгә чыгу тәкъдимен быел гына ясады.


16. Кышкы балыкка йөрергә яратам.

Фотолар Динә Закированың ВКонтактедагы шәхси аккаунтыннан алынды.

 

Теги: Динә Закирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар