Логотип
Кулларыңнан куан

Ыргак белән бәйләнгән әкәм

Ыргак белән бәйләнгән әкәм-төкәм – бәйләргә өйрәнеп кенә килүчеләр өчен дә, бәйли-бәйли тәмам остарып беткәннәр өчен дә бик шәп уенчык. Ул гади, матур һәм иллә дә сөйкемле. Сез аны үзегезнең иҗади фантазиягезне эшкә җигеп, төрле рәвешләргә кертеп бәйли аласыз. Игътибарыгызга Олеся Соложенконың әкәм-төкәмен тәкъдим итәбез. Рәхәтләнеп бәйләгез әле!


Кирәк:

* Alpina «Sati» җебе (мерсерланган киҗе-мамык);
* 1.90 санлы ыргак.


Эш барышы:

1 рәт. 2 буш күзәнәк үреп, икенче күзәнәккә 6 чалусыз багана бәйлибез.
2 рәт. Һәр күзәнәккә берәрне өстәп, күзләр санын 12 итәбез.
3 рәт. 1 чалусыз багана, бер күз өстибез, шулай итеп, күзләр саны 18 була.
4 рәт. 5 күзне чалусыз багана белән бәйләп, бер күзне өстибез. Күзләр саны – 21.
5 рәт. 6 чалусыз багана һәм бер күз өстәмә, нәтиҗәдә күзләр саны 24 була.
6 һәм 7 рәтләр үзгәрешсез бәйләнә.
8 рәт. 6 чалусыз багана, аннары бер күзне киметәбез.
9 рәт үзгәрешсез башкарыла.
10 рәт. 1 чалусыз багана һәм бер күз кими, күзләр саны 14.
11 рәт. Тагын өч күзне киметәбез. Күләр саны 11.

Алга таба 24 рәтне үзгәрешсез бәйлибез. Аннары икенче җепкә күчеп, тагын 40 рәт бәйләнә, күзләр киметелә һәм ябыла. Килеп чыккан «еланны» бөтәрләп, әкәм-төкәм рәвешенә кертәбез. Бөтеркәләр ачылып китмәсен өчен, энә-җеп белән тегеп куябыз.

Әкәм-төкәнебезгә матур гына бер эшләпә дә бәйләп кидерик.
1 рәт. 2 буш күзәнәк, икенче күзәнәккә 6 чалусыз багана үрелә.
2 рәт. Һәр күзәнәккә берәр өстәмә күз бәйлибез.
3 рәт. 2 чалусыз багана, өстәмә күз.
4 рәт үзгәрешсез бәйләнә.
5 рәт. Ике күзне киметәбез.
6-11 рәтләр үзгәрешсез бәйләнә.
12 рәт. 1 чалусыз багана һәм 1 күз өстәлә.
13 рәт. 2 чалусыз багана 1әм 1 күз өстәлә.
14 рәт. 3 чалусыз багана, 1 күз өстәлә.

Эш барышында эченә синтепон тыгып барыгыз. Бәйләп бетергәч, әкәмнең гәүдәсен үзегез теләгән тыгызлыкта төреп тегәбез.

фотолар Интернеттан алынды.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар