Логотип
Кулларыңнан куан

Йомшак далия

Кирәк: 


* фетр;
* үтәкүренмәле җеп;
* энә;
* линейка;
* каптырма.

 

Эш барышы:

Тукымадан шакмаклар сызып кисәбез:

 

* 2 х 2 см ~ 35-38 данә;
* 1,5 х 1,5 ~ 10 данә;
* диаметры 5 см зурлыктагы 3 түгәрәк кисеп алабыз.
Шакмакларның һәрберсен таҗ рәвешенә китереп кисәбез.

Ике түгәрәкне тоташтырабыз, өстенә таҗларны бөтереп, түгәрәк буенча тегеп чыгабыз (эре таҗларны кырыйга, вагракларын – үзәккә).

Өченче түгәрәккә каптырманы тегеп куябыз. Аны таҗлар тегелгән түгәрәккә ныклап беркетәбез.

Ә хәзер брошьны палантин яки калын күлмәккә тагыгыз!


P. S. Шакмакларны эрерәк яки ваграк кисеп карагыз – брошь башкачарак күренер.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар