Логотип
Кулларыңнан куан

Примитив курчак

Примитив стильдә ясалган уенчык-курчаклар модада хәзер.Сумкага да тагып була, балага да бүләк итәргә ярый.


Ә сез нинди эшләнмәләр ясадыгыз?  Мастер-класс итеп төшереп җибәрсәгез, аларны мактап, сайтыбызга урнаштырырбыз!

Димәк, кирәк әйберләр:




1. Өлге кисеп алабыз. Үлчәмнәрен бирмим, чөнки ул брелок кадәр кечкенә, курчак кадәр зур булырга мөмкин.

Гәүдәнең бер ягын алабыз. Эчке ягына (тискәре якка) кулларны сузып салабыз.




3. Кырыйларыннан ныгытып тегәбез.Аякларын атландырабыз. Гәүдәнең икенче ягын каплыйбыз.




4. Кулдан өскә таба — икенче кулга кадәр тегәбез дә, кулларны уң якка бөгеп калдырабыз. Гәүдәне аска таба тегеп бетерәбез.
Уң якка әйләндереп, мамык яки синтепон тутырабыз. Аскы өлеше тегеп чыгабыз.




5. Яканы челтәрдән дә ясап була. Мин исә ыргак ярдәмендә үзем бәйләп тегеп куйдым.




6. Күлмәкне тегеп кидерәбез.




7. Чәч турында алдарак кайгыртым. Энәгә җеп чорнадым да, юешләп кибәргә куйдым. Курчакны теккәндә ул инде кибеп, үзенә чират җиткәнен көтеп ята иде.
Бөдрәләрне әзерләдем. Куерак булса, яхшырак булган булыр иде — җепне кызганмагыз.) Уртасыннан бәйлибез. Менә бу вакытта ул бөдрәләрне бәйләгәндә, уртасында брелок боҗрасын яки тасманы кыстырып калдырабыз.
Чәчне баш түбәсенә тегеп куябыз. Күзләрне чигәбез, авызны. Төеннәрне гәүдә эченә яшерәбез — энәне баш очыннан чыгарып, күренмәгән урынында төенлибез.




8. Яңакларга кершән сөртәбез.




 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар