Логотип
Мин ачкан дөнья

Куба турында – бер җөмлә белән

*Кубада гаиләдә күбрәк ир-ат баштыр дип беләм. Әмма, командалар бирмәсә дә, руль кайда да хатын-кыз кулында ул. 

*Еш аерылышалармы? Әйе! Бишәр тапкыр өйләнүчеләр бар. Мәхәббәт узды, бетте, диләр дә... Ике арада ярату калмаган икән, иңдәге мондый йөкне күтәреп бармыйча, аерылышу, бәлки, дөрестер. Белмим...

*Кубада бала яраталар! Исәнләшеп, хәл белешүгә, икенче сораулары: «Балалар ничек?» Әмма хәзер монда да гаиләләрдә бала-чага элеккечә күп түгел, бер-ике генә. Яшьләрнең бүген кайда да, кавышкач, башта фатир, суыткыч, кер юу машинасы сатып алу, аннары гына бала табу турында уйлый.

*Кич кунакка барасы булса, Кубада хатын-кыз чәченә бигудины иртүк урый. Көне буе бигудида йөриләр дә, кич салалар. Бездә бит киресенчә, бигудида йоклыйлар. Башта бу мине гаҗәпләндергән иде, аннан ияләштем. Бигудилы килеш ишек килеп ачу Кубада оят саналмый.

*Мондагы хатын-кызларны бик акыллы, зирәкләр дип саныйм. Ир, аның мәнфәгатьләре – алар өчен беренче урында. Бу яктан алар татар хатын-кызларына да охшаган. Әмма тормышлары җитешме, түгелме икәнгә игътибар итмичә, алар үз-үзләрен дә бик карыйлар.  

*Кубада машина йөрткән хатын-кызга бик рәхәт. Беркем сине кимсетми, кырын карамый. Хәтта каршы якка хәрәкәт итсәң дә! 

*Улларын башка милләт баласына өйләндерүгә караганда, кызларын читкә кияүгә бирүне хуплау, әйе, монда бар. Яшьләр, гомумән, Франциягә, Италиягә, Германиягә, Америкага китә. Кубалылар Флорида штатында бик күп яши – иремнең дә анда туганнары тора.

*Әни – Кубада иң мөһим кеше. Майның икенче якшәмбесендә монда «Әниләр көне»н бәйрәм итәләр. Гел онытмыйм, тормышларыбыз авыр вакыт. Айдар әле кечкенә, велосипед белән каядыр китте бу. Карыйм, миңа зур букет алып кайткан. «Акча кайдан алды икән?» – дим. Бераздан сер ачылды: күршедән бурычка сораган, «Әниләр көне»ндә бүләксез каласы килмәгән... Эштә бик тыгыз вакытлар була. Әмма: «Сагындым, әнине күрәсем килә», – дисәм, хезмәттәшләрем мине Казанга теләсә кайсы вакытта берсүзсез җибәрә. 
 
*Гашыйклар көне – Кубада иң зур бәйрәмдер! Егет белән кыз яки ир белән хатын бер-берсенә бүләк бирешәләр, икәүләп кая да булса кичке ашка баралар. 

*Яше җитмешкә җитсә дә, маникюр-педикюр ясаткан, күзгә ташланып торырлык итеп киенгән, чәченә бантик кадаган ханымнар монда адым саен... 

*Кунак чакырсалар, табын кормыйлар – кәһвә генә пешерәләр. 

*Кубада чәчәкләр бик күп, әмма алар исле түгел!  

*Әйе, алар биергә ярата: сальса, ча-ча-ча... Бик катлаулы биюләр! Авыр булды, әмма мин дә өйрәндем. Ирем белән бөтен җирдә сальса биибез. Балет карарга йөрим.



Vivat, Куба-2 материалыннанhttp://syuyumbike.ru/yashaesh/puteshestviya/?id=1455

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар