Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешМин ачкан дөнья → ​Vivat, Куба-2

​Vivat, Куба-2

Гөлнур Сафиуллина
Гөлнур Сафиуллина
23 декабря 2015
1186 карау
– Әни безне Мәскәүгә кадәр озата барды. Аэропортта, Шере­метьевода җылы киемнәрне салып аңа бирдем дә самолет трабына күтәрелдем.

Барысы да бүгенгедәй хәтеремдә... Бик моңсу саубуллашу булды ул. Кабат күрешәбезме, юкмы, белмибез... 

Мәскәүдән Гаванага кадәр самолет унике сәгать ярым оча. Кулында кечкенә бала. Юл буе ниләр хакында уйлады икән ул? Өзелеп көткән очрашу мизгелләре турында гына түгелдер. Билгесезлеккә атлавы бит...


Мәктәпне тәмамлагач, аның Ленинград дәүләт университетына укырга китеп баруы күпләр өчен көтелмәгән хәл була. Дөресрәге, гарәп филологиясен сайлавы. (Хәер, бирегә нинди көч тартып китергәнен, бу адымының серен ул үзе дә шактый соңрак аңлый әле. Җан тартмаса, кан тарта диләрме? Университетта Фролова дигән галимә аңа: «Ачыкларга тырышыгыз әле, сез татарның танылган мәгърифәтчесе Таҗетдин Ялчыгол белән бер нәселдән түгелме? Ул гарәп, фарсы, төрки тел-ләрен, Шәрык гыйлемен, мәдәниятен яхшы белгән», – дигәч, Ләйлә, кайтып, әтисенә шушы сорауны бирә. Татарстан Юстиция министры Әнәс ага Таҗетдинов: «Әйе», – дип, сүзсез генә баш кага. Тамырлар (бигрәк тә андый затлы тамырлар!) турында сөйләшә торган еллармыни?! 

Студентлык еллары... Гамьсез, бәхетле, хыялларга бай чаклар. Дискотекаларның берсендә ул аны – үзенең беренче мәхәббәтен очрата. 
– Роберт корабльләр төзү институтында укый иде. Гади генә киенгән, үзе шундый шаян. Юк, ул мин моңарчы белгән бер егеткә дә охшамаган иде... Чит ил кешесенә кияүгә чыгу түгел, аның белән аралашу да гаеп эшкә саналган вакытлар. Әти белән әнигә Роберт турында бик озак, биш ел буе әйтмәдем. Яратуым, бәлки, узар дип көттем. Узмады... 

Алар өйләнешәләр. Уллары туа. «Татарча исемнәр» китабын ачып, Роберт улына исем үзе сайлый – Айдарга туктала. Ул арада укуын тәмамлап, аның китәр көннәре килеп җитә... Ә Ләйләнең диссертация язган вакыты, аны төгәлләмичә берничек юлга кузгала алмый. Дөрес­рәге, моны Роберт теләми: «Башлаган эшне ахырына җиткерергә кирәк!» Саубуллашалар... Көн саен: «Сагы­нам!» – дип хатлар юллар өчен Роберт туган иленә – Кубага оча. (Бер-берсенә язган, ул чакта араларны бәй­ләп торган бер чемодан хатлар әле дә гаиләдә саклана!)
– Әтием белән әнием өчен тормышымдагы бу яңа-лык, әлбәттә, тетрәнү булды... Тик... мин аларның баласы идем бит, аңларга тырыштылар. Айдарны карарга булышмасалар, кулымда кечкенә бала булган килеш диссертация яклый алыр идемме икән?!

Улымны алар миннән артык яратты. Көндез хөкүмәт эшенә йөреп, төннәрен йөк бушатып, ире аларны Гаванага китертү өчен акча җыя. Билетлар, ниһаять, кулда, юлга җыеналар. 1986 ел бу. Әйе, ярату барысыннан да өстенрәк булып чыга: ара ераклыгыннан да, телне белмәүдән куркудан да, туганнар белән аерылышу ачысыннан да... 

Үзе әйткәнчә, бөтенләй башка дөньяга барып төшәләр алар: табигате башка, климаты, агачлары, чәчәкләре. Кешеләре! Сөйләшүләре, аралашулары, үзара мөгамәләләре... Аш-сулары, кунакка йөрешүләре. 

Барысы да Роберт алдан сөйләгәнчә булып чыга – арттырмаган да, киметмәгән дә: ул гап-гади гаиләдә үскән. Әти-әнисенә бердәнбер бала. Тыйнак кына тормыш... Бер бүлмәле фатирда кайнана-кайната белән биш җан яшиләр алар башта. Роберт Диңгезчелек академиясендә укыта. Хезмәт хакы бик аз булгач, аннан диңгезгә чыгып китә... Ул бер ел йөзгәч, үзләренә кечкенә генә аерым йорт сатып алалар. Һәм... вентилятор! Бәхет өчен күп кирәкме?!
Үзем булган һәр илнең яхшы ягын гына күрергә тырышам. Күз табибындагы кебек, бер күзне йомам да...

Айдар испан телен әнисеннән алданрак өйрәнә. Хәер, Ләйлә дә улыннан калышмый: өч ай дигәндә ул инде эшкә урнаша. Баруга хуҗабикәләр өчен оештырылган мәктәпкә языла – инглиз телен белгәч, испан телен өйрәнү авыр булмый аңа. Испанча сөйләшә башлаганчы, кайнанасы, кайнатасы белән ишарәләр ярдәмендә аралаша. Ләйлә ханым елмая: «Яшь идем бит... Мин хәтта алар өендә үз тәртипләремне урнаштырырга тырыштым. Ләкин Робертның әти-әнисе бик сабыр кешеләр иде, алар мине бик җылы кабул итте. Кубаны яраттым мин! Монда табигать искиткеч матур, ләкин беренче мәлләрдә көзне бик сагындым. Сары яфракларны... Күңелемә кыш җитмәде. Ап-ап карлар, бураннарны юксындым. Казанга да гел җәй кайтырга туры килде – кышны ун ел буе күрмәдем...»

Аннан тормыш әкренләп яңа төсмерләргә байый башлый – сагынулар арткарак чигенә. Тик... ул арада туксанынчы ел килеп җитә. Барысы да кинәт һәм кискен үзгәрә. Шәһәрдә хәтта җәмәгать транспорты да йөрүдән туктый. Тәрҗемәче булып эшләгән Ләйлә эштән китәргә мәҗбүр була. Роберт кабат диңгезгә җыена... «Үкенмим, ул чакта күп вакытымны балама бирдем, – ди әңгәмәдә­шем. – Айдар инде мәктәпкә кергән иде: мин аны озатам, каршы алам. Русча укырга да, язарга да үзем өйрәттем». 
Аларныкы кебек гаиләләрнең күбесе туксанынчы елларда таркала. Әмма ул Кубада калырга көч таба... 

1996 ел. Ләйлә әле һаман эшсез. Беркөнне кичке ашка балык әзерләп яткан хатынның кинәт кулыннан пычагы төшеп китә: телевизордан соңгы яңалыклар тапшыралар – Кубага Татарстаннан хөкүмәт делегациясе килгән!

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов җитәкләгән делегацияне ул эзли башлаганда, алар инде, әлбәттә, киткән була. Ләкин аны бу да туктатмый. 
– Бер мең доллар акча кирәк, Казанга кайтып ки-ләм, – ди ул иренә. 

Алар гаиләсе өчен ул чакта шактый зур акча була мең доллар. Әмма Робертның диңгездән кайткан чагы – бер еллык хезмәт хакын хатынына чыгарып бирә.

Кайткан көнне үк Татарстан сәүдә министрының кабул итү сәгатьләрен белешә Ләйлә. Языла. Әмма тормышта бик күп нәрсәләрне очраклык хәл итә. Ниндирәк мәсьәлә буенча керергә җыенганын ишеткәч, министр ярдәмчеләре аны Халыкара хезмәттәшлекне үстерү агентлыгы директоры Хафиз Салихов белән очраштыралар. Ә тагын ике айдан Ләйлә Әнәс кызы Таҗетдинова Татарстан Министрлар Кабинеты каршында оешкан шушы агентлыкның вәкиле буларак Кубада, Гавана шәһәрендә эшли башлый... Телне, илдәге хәлне, монда яшәүче халыкның менталитетын белгән кешегә, хезмәттәшлек юлларын эзләү, әлбәттә, күпкә җиңелрәк. 

– Туксанынчы еллар уртасында Куба белән берәү дә хезмәттәшлек итәргә теләмәде бит. Без эшне «КамАЗ» машиналарына запас частьлар сатудан башладык. Утрау­да инде бер Россия предприятиесе дә калмаган чак бу.

Куба белән КамАЗны күпьеллык мөнәсәбәтләр бәйли. Илләр арасы якын булган елларда утрауга унбиш меңнән артык «КамАЗ» машинасы китерелгән була. Аннан бер көндә боларның барысы да туктый. Һәм менә Халыкара хезмәттәшлекне үстерү агентлыгы ярдәме белән дә КамАЗның Куба базарындагы позицияләре кабаттан тергезелә. Соңгы еллар эчендә утрауга меңгә якын КамАЗ автомобиле һәм махсус техникасы китертелгән, запас частьлар сатылган. «Түбән Кама шина» заводы белән дә ике арадагы хезмәттәшлек җайга салынган. Гомумән, Татарстан Республикасы Россия–Куба мөнәсәбәтләрен кабаттан торгызуда, көйләүдә, ныгытуда аерым урын алып тора. Быел яз башында Россия хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин катнашында Казанда узган Региональ түгәрәк өстәлдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта аерым басым ясап әйтте. Россия белән Куба арасындагы сәүдә-икътисадый, фәнни-техник хезмәттәшлеккә багышланган бу зур сөйләшүнең бездә узуы да очраклы түгел иде. Татарстан бүген Кубага вертолетлар, авиация техникасы сата, нефть химиясе, машина төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлек итү юллары инде эзләнә. Туризм һәм спорт та читтә калмый. 

...Татарстанның Куба Республикасындагы сәүдә-икътисадый вәкиле Ләйлә ханым Таҗетдинованың Гавана шәһәрендә урнашкан офисы кече Татарстанны хәтерләтә. Түрдә – Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов рәсеме, Казан күренешләре, татар тарихына багышланган китаплар, милли сувенирлар... Һәм, әлбәттә, КамАЗ машинасының кечкенә моделе. Рөстәм Миңнеханов бер ел элек утрауда рәсми визит белән булганда, Кубаның беренче вице-президенты Мигель Диас Канэль аңа: «Татарстанны бездә «КамАЗ» йөк машиналары буенча беләләр, – дигән иде. – Сездә югары белем алган белгечләр дә бик күп Кубада. Һәркайсы күңелендә татар халкы, Казан турында якты хатирәләр саклый». 

...Иң беренче контрактка кул куелганнан соң инде унбиш ел вакыт узган. «Татарстан халыкара аренага көннән-көн күбрәк чыга, – ди Ләйлә ханым. – Прези-дентыбыз Кубада гына түгел, инде Уругвайда, Латин Америкасында, Колумбиядә, Аргентинада да булды.

15 ел элек бу эшкә тотынуыбыз шушы юнәлештә ясаган беренче адым булгандыр, бәлки... Куба бай ил булмаса да, монда Татарстанга нык басып тору кирәк – Американың үзәге бит бу».

Шәхси тормышында да әллә никадәр үзгәреш, яңалык булырга өлгергән Ләйлә ханымның. Ире Роберт – суднолар инспекторы – озак еллар Испаниядә эшләгән, хәзер АКШка күчергәннәр, димәк, аңа да ике ил арасында яшәргә туры килә. Дөресрәге – өч. Татарстан, Казан бар бит әле. Анда Ләйләнең әтисенең кабере... «Әниең кайда яши – синең өең шунда», – дип саный ул. Кубада сигез тапкыр булырга өлгергән әнисе хәзер мондый ерак юлга чыга алмый инде, кызы артыннан андагы күршеләргә – Луисларга, Мерседесларга сәлам генә юллый.

Соңгы вакыттагы иң зур шатлык – Айдарның башлы-күзле булуыдыр. Яңа гына Кубада туй гөрләде: Айдар белән Лилиянең туе. Әйе, әйе, татар кызы килен булып төште аларга! «Мин бу хакта хыяллана да алмаган идем! – дигән Ләйлә ханымның хисләрен аңларга була... – Айдар Гаванада Хәрби-диңгез академиясен тәмамлады, аннан Мадрид университетына укырга керде, икътисадны өйрәнде. Мин Казанда чагында, дәү әнисе янына Испаниядән улым да килде. Бер мәктәп дустымны чәйгә чакырган идем, ә ул кызы һәм туганнан туган сеңлесе – Лилия белән керде. Күз алдымда таныштылар...»  
Казан якларына сукмакның, димәк, яңасы салынган! Гел көтмәгәне! 

...Сугыштан буш нигезгә кайтып кергән әтисе, җиргә ятып бер елый да, Зәйдән чыгып китә. Әтисе ягыннан әбисен белми Ләйлә ханым. Әмма ул яктагы туганнары аны һәрвакыт яшьли вафат булган Миңнегаян әбисенә охшаталар. «Бу әбиемнең каберендә бер дә булганым юк иде... Соңгы кайтуларымның берсендә Зәйгә, Налимга бардым. Ниһаять, күрдем... «Истәлеккә берәр нәрсәсе калмадымы икән?» – дип сорагач, миңа тастымал бирделәр. Озак күкрәгемә кочып тордым... Җаныма ниндидер бер тынычлык иңде...» Аннан Имәнлебаш авылына керә – Таҗетдин Ялчы­гол каберенә баш ияргә. Язмышының менә шушылай язылуында нәсел тамырларының, һичшиксез, катнашы бар кебек тоела аңа.

Казан–Гавана–Казан.  

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy