Логотип
Проза

Юлдаш

Бүген – 2 гыйнвар. Алиянең генә туган шәһәрен инде өч ел күргәне юк. Күңел ярасы өч ел буе төзәлмәде... Төне буе елап чыкканнан соң кисәк кенә җыенды да, өч ел элек Мәскәүгә чыгып китте ул...

 

Вокзалга барыр өчен чакырткан такси бик тиз килеп җитте. «Машина сезне көтә, бушлай көтү вакыты – 2 минут» дигән хәбәрне телефон экранында күреп алгач та, Алия кичтән әзерләп куйган сумкасын алып тиз генә чыгып китте. Бүген – 2 гыйнвар. Яңа елга кадәр әти-әнисе янына кайтырга бик теләсә дә, поездга билетлар калмаган иде. Яңа ел алдыннан Казанга билет бик тиз сатылып бетә. Соңгы елларда Казан бик күп туристларны үзенә тартып тора торган шәһәргә әйләнде шул. Алиянең генә туган шәһәрен инде өч ел күргәне юк. Күңел ярасы өч ел буе төзәлмәде... Төне буе елап чыкканнан соң кисәк кенә җыенды да, өч ел элек Мәскәүгә чыгып китте ул...

Ул кичне елап кайтып кергән кызын күреп, әнисе дә нык борчылган иде. Сөйгәне Рөстәм белән кинога чыгып киткән кыз болай кайтырга тиеш түгел бит. Ике ел очрашып йөргән пар озакламый өйләнешергә дә тиеш иде, моны әйтүче булмаса да, Рөстәмне күргәч, күзләреннән күреп тә аңлады ана. Болай булгач, әкренләп туйга әзерләнә башларга кирәк дип уйлап куйган иде. Балаларның бер-берсенә «Юлдашка, Юлдашчик», дип, үз телләрендә эндәшүләре дә хатынның игътибарыннан читтә калмады: гомерлек юлдаш булсыннар инде бер-берсенә дип теләде. Кызына карата Рөстәмнең хисләрен күреп, баласын ышанычлы кулга тапшырасын уйлап куана иде ана йөрәге. Ләкин әллә нәрсә генә булды, араларына кем кергәндер, шул кичне елап кайтканнан соң икенче көнне үк Мәскәүгә билет алып китеп тә барды Алия. Рөстәмнең исемен башка кабатламавын, аның турында сорамавын үтенде кыз әнисеннән. Яңа тормыш башлыйм, ул кешегә анда урын юк дип кырт кисте. Кызының сүзендә нык торуын күргән ана карышмады. Туйга әзерләнергә кирәк дигән җирдән, кызын тиз генә Мәскәүгә әзерләргә туры килде аңа. Борчылырга да, тормышын ничек җайлар дип уйларга да өлгермәдә хәтта. Ярый Мәскәүдә Алиянең бергә укыган дусты Гүзәл бар иде. Ул инде укып бетергәч тә шунда барып урнашты, яхшы гына эшләп йөри. Алия дә туп-туры дусты янына барачак...

...Билетны озак сайлады Алия. Декабрь азагында бөтен поездга ике билет кына калган, ел башында йөрүчеләр юк, ахрысы. Кайсы вагонны караса да, купе саен берәр генә урын сатылган. Шуңа күрә иркенләп сайлап, әле беркем дә билет алмаган буш купены сайлады ул. Уйларын тәртипкә салып, тынычлап кайтачак. Соңгы тапкыр өч ел элек Казан–Мәскәү поездына утырып шулай ук үзе генә киткән иде. Алдагы тормышын планлаштырып, үткәннәрне онытырга сүз биреп, үз-үзе белән бик үтемле итеп сөйләште, еламаска сүз бирде. 

Ул кичне Рөстәм Алияне кинога чакырды. Яңа чыккан бер фильмны да калдырмыйлар иде яшьләр. Чәршәмбе көнне бөтен билетлар да бер бәядән була, шул ташламалардан файдаланып, атна саен яңа кино карарга баралар. Сәүдә үзәгенең өченче катына менеп кассага чиратка бастылар. Шул вакыт бер кыз йөгереп килеп Рөстәмнең муенына сарылды. Берәр туганымы әллә дип уйлап куярга да өлгермәде Алия, теге кыз Рөстәмне үбеп алды. Бу хәлгә үзе дә аптыраган егет әле теге кызга, әле Алиягә карап тора. Теге кыз моны сизде, борылып Алиягә карады. «А, ты не один?» – дип, Алияне баштан аякка кадәр сынаулы карашы белән тикшереп чыкты. «Күпме көтәргә була инде сине, Рустик? Сагынып беттем үзеңне. Әти дә югалтты сине. Эш табып биргәч, кирәгем дә калмады, так неприлично, ди. Атна саен ышандырасың, килмисең. Кияү безне онытты, дип ачуланалар. Все, бу атнаны ялларда килмәсәң, үзеңә үпкәлә. Бүген үк шалтырат миңа», – дип, Рөстәмне тагын бер үбеп алды да, дус кызлары белән китеп тә барды. Алар китүгә Алия дә эскалаторга таба йөгерде. Ә Рөстәм... Артыннан килмәде. Шунда касса янында басып калды. 

Кеше алдында еламаска тырышкан Алия урамга чыгу белән тыела алмады. Менә хәзер барысы да аңлашыла кебек. Танышы Диләрә Рөстәм турында берничә тапкыр шикле әйберләр сөйләгән иде. Алия генә берсенә дә ышанмады. Башка сыймаслык әйбер бит: имеш, Рөстәм бер кыз белән очраша, аларга кунакка йөри, өйләнергә тиеш икән, кызның әтисе ниндидер җитәкче, Рөстәмне эшкә урнаштырган... Юк, алай булырга мөмкин түгел. Кемгәдер өйләнергә тиеш булса, нишләп Рөстәм Алиягә берни сөйләми соң? Алар арасында чын хисләр бит. Алияне алдап йөрсә, кыз моны һичшиксез аңлар иде. Бу башка сыймаслык гайбәтне Рөстәмгә сөйләргә, аңлатуын таләп итәргә дә теле әйләнмәде. Кеше ышанмастай әйберне сөйләп, Рөстәмне үпкәләтәсе килмәде. Рөстәмнең эше чынлап та бик яхшы, зур компаниядә куркынычсызлык хезмәтен җитәкли. Җаваплы һәм акыллы егетне тиз үстерделәр, өметләрен аклады егет. Ләкин бу аның тырышлыгы нәтиҗәсе! Кемдер урнаштырса да, калганы үз тырышлыгы дип уйлады. Ә хәзер... Касса төбендәге күренештән соң Алия Рөстәмне бөтенләй белмәвен аңлады. Артыннан йөгереп чыкса, димәк, дөрес түгел, ул барын да аңлатырга тели дип, бәлки, мөмкинлек тә бирер иде Алия. Ләкин Рөстәм урыныннан кузгалмады. Димәк, барысы да дөрес, акланырлык урын юк...

Ике ел буе алсу күзлектән йөргәне өчен үзен битәрләп, Алия икенче көнне үк үзен кулга алды. Казанда калса, кая гына барса да Рөстәмне күрү мөмкинлеге бар иде. Шуңа күрә кыз тормышын бөтенләй үзгәртергә хәл итте. Икенче көнне үк поездга билет алып, берүзе бер купеда Мәскәүгә юл тотты. Дусты Гүзәлгә рәхмәт, каршы алды, урнаштырды, эшен дә тапты. Үзе эшләгән оешмага үз кулы астына хисапчы итеп урнаштырды, барына да өйрәтте, сабыр булды. Мәскәү тормышы шулкадәр тиз биләп алды Алияне, Рөстәм турында уйларга вакыты да булмады. Шуңа күрә яралар тиз төзәлде кебек. Ләкин өч ел буе Казанга кайтырга теләге булмавы киресен исбатлый иде. Гафу да итә алмады ул Рөстәмне, кире әйләнеп кайта да алмады. Егет берничә тапкыр элемтәгә керергә тырышты, Алиянең әнисеннән ярдәм сорады, номерын бирүен үтенде. Ләкин Алия ирек бирмәде. Гүзәл дә дустының тынычлыгын сакларга тырышты, Алияне беркем борчымады бу елларны. 

Купега кереп, үз урынына урнашты Алия. Берүзе тынычлап кайтырга өметләнгән кызның өстәлдәге ике шешә суны күреп кәефе төште. Юлдашы булачак, димәк. Берни сөйләшми торган тыныч берәр хатын-кыз булса ярар иде дип теләде. Йә бөтенләй соңга калсын дип тә өметләнде. Кеше кергәнче өс-киемнәрен алмашып куярга булды... Биш минуттан поезд кузгалачак, теге кеше әле дә юк. Соңга калды, ахрысы, дип уйларга да өлгермәде, купе ишеге ачылып китте. Кулына сумка тоткан кеше ишек катында басып катып калды. Алия утырган җиреннән селкенә дә алмады. Ишек янында Рөстәм басып тора иде...

– Исәнмесез, – дип, егет беренче эндәште дә, җавап көтмичә Алиянең каршыдагы урынына барып утырды. – Мин сезнең юлдашыгыз булам икән, – диде.
Алия җавап бирмәде. Башын тәрәзәгә борып, битараф күренергә тырышты. Ә эчендә бураннар дулый. Җүләр, нигә башка вагонга билет алмадың, нигә бүтән буш купены сайламадың, киткән җиреңнән кире шул ук ноктага килеп җиттең бит! Ничә ел онытырга тиешле кешең белән, күрергә теләмәгән бу адәм белән кара-каршы утырып 12 сәгать кайтырга кирәк бит хәзер! Чыгып йөгерер җир дә юк, чабып барган поезддан ничек төшеп калырга хәзер?

– Сезгә нәкъ менә шушы поездның шушы вагонына, шушы купесына билет алырга кирәк идеме? – дип сорады Алия көтелмәгән юлдашыннан.
Мин түгел бит, язмыш шаяртуы, – дип аптырамый гына җавап бирде Рөстәм. – Сочидан кайтып киләм, билетлар Мәскәү аркылы гына бар иде. Гафу, махсус эшләнмәде бу эш.

 Алия ирексездән Рөстәмнең уң кулына күз ташлады. Балдагы юк. Өйләнмәде микәнни теге нәрсәсенә. Хәер, өйләнсә дә балдагын кимидер. Бу адәмнән әллә ниләр көтәргә була. Ничә кызны алдап йөридер әле...
– Минем синең алда гаебем бар, Алия, – Рөстәмнең кинәт әйткән сүзләре Алиянең уйларын бүлдерде. 
– Бу миңа бер дә кызык түгел, туйлар узган, туннар тузган. Шөкер, бәхетле тормышта яшим. Алдакчылардан Ходай саклап калды, – дип җавап бирде. 
– Ярый, бәхетле булсаң, мин шат кына. Ләкин болай булгач, мине тыңламый хәлең юк. Калган гомеремне үкенеп яшәргә теләмим. 

Алия язмышына буйсынырга мәҗбүр булды. Үзе дә ничә еллар сорауларына җавап таба алмыйча яшәде. Бу вакыйгага нокта куярга, алга таба тынычлап яшәргә кирәк иде. Шулай дип уйлап, туп-туры Рөстәмнең күзләренә карады. Үзгәрмәгән... Бераз моңсулык кына бар күзләрендә. Җитдилек... 

– Данил Наилевич – минем әтинең бергә укыган дусты. Әтием мин мәктәптә укыганда ук вафат булды, син моны беләсең инде. Яшьтән аралашып үстем мин ул гаилә белән. Бәйрәмнәрне бергә каршы алабыз, кунакка йөрешәбез. Аларның кызы Гөлназ белән бер яшьтә идек. Бергә уйнап, аралашып үстек. Әтиләр безне кечкенәдән өйләнештерергә дип, план корганнар. Данил Наилевич мине кияү дип йөрде, әти Гөлназга килен дип дәште. Үлер алдыннан әти Данил Наилевичтан мине калдырмавын үтенде. Укытырга, эш табарга сүз бирде аңа дусты. «Туйларында биеп булмады инде, дустым», – дип борчылды әти. Аның шул сүзләре минем күңелгә кереп калды. Гөлназга беркайчан да бернинди хисләрем булмады. Ул миңа сеңлем, туганым кебек иде. Аны берничек тә үз хатыным итеп күрмәдем, беркайчан гашыйк булмадым, яратмадым. Данил Наилевич мине эшкә урнаштырды, аның дәрәҗәсен белеп эштә дә игътибар үзәгендә булдым, эшемне күрделәр, бәяләделәр, үсәргә мөмкинлек бирделәр. Данил Наилевич миңа: «Мин үз сүземдә тордым, сине калдырмадым. Син дә әтиең белән минем теләкне тормышка ашыр инде», – дип әйтте. Әйе, алар миндә чынлап кызлары Гөлназның ирен күрәләр иде. Гел кунакка чакыралар, безне якынайтырга тырышалар. Гөлназ да моны шулай тиеш дип кабул итте. Ләкин мин моңа беркайчан сәбәп бирмәдем. Нишләтәсең, ярата алмадым аны. Бер яктан – әтинең теләге, бурычым, икенче яктан – бердәнбер мәхәббәтем син булдың. Сиңа бу турыда сөйләргә курыктым, ышанмассың дип уйладым. Ничек тә кыюлык җыеп, Данил Наилевич белән сөйләшергә булдым. Гафу итегез мине, мин башка берәүне яратам, дисәм, ул мине аңлар иде. Үзем сиңа тәкъдим ясарга йөрим, ә үзем... гел шул мәсьәләне хәл итә алмый ярты ел йөрдем. Барысы да үзе хәл ителде. Гөлназ шул көнне барлык серләремне ачты. Синең алда аклана да алмадым. Чөнки барысы да дөрес... Алар мине «кияү» ди, гел кунакка көтәләр, өйләнешәчәгебездә шикләнмиләр. Ә мин гел араларны өзә алмыйм. Әти күңелемнән китми... Менә шулай, Алия. Икенче көнне үк Данил Наилевичка барып, дөресен сөйләдем, гафу үтендем. Алар моны күтәрә алмадылар, билгеле. «Безне адәм көлкесенә калдырдың, рәхмәт урынына шушы көнгә җиткердең, Гөлназны бәхетсез иттең, әтиеңнең теләген үтәмәдең», –  дип гаепләделәр. Алардан соң туп-туры сезгә киттем. Ләкин син өйдә юк идең инде. Аннары үзең беләсең, бер күрешеп сөйләшергә дә теләмәдең...

Шул көннән Рөстәмнең эшендә проблемалар башланганын да, аңа хәтта башка җиргә күченергә туры килгәнен дә белде Алия. Рөстәм югалып калмаган, Сочи шәһәрендә дә бик яхшы эшкә урнашып, үзен күрсәтә алган. Аңа да өч ел буена Казанга юл ябылган. Ниһаять, быел ул әти-әнисе янына кайтырга юлга кузгалган.. 

Төне буе сөйләштеләр Алия белән Рөстәм. Иртәнге сәгать сигездә поезд Казан вокзалына килеп туктады. Рөстәм Алиянең сумкаларын төшерергә булышты. 
– Гафу итә аласыңмы мине, Алия? Мин сине бәхетсез иттем, Казанны калдырып, әти-әниеңнән аерылып китәргә мәҗбүр иттем. Өч ел гомереңне читтә уздырдың. Мин синең алда гаепле...
– Димәк, шулай кирәк булган. Безнең өчен хәерлесе шул... Сау бул, Рөстәм.

 Икесе ике якка атлап киттеләр. Кинәт Алия борылды да:
– Рөстәм, бүген кинога билетлар бармы икән? – дип кычкырды.
– Бардыр, булмыйча калмас, Алия! Соңгы сеанскамы, алайса?
– Әйе, гадәттәгечә! – дип кул болгады Алия. Вокзалның теге башында юлдашы аңа кул болгый иде. 

Алсу ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Авторга зур рәхмәтләр яусын!! Бигрәк матур,тормыштан алынган!!!уңышлар сезгә ЮЛДАШ БУЛСЫН!!!

    Хәзер укыйлар