Логотип
Проза

Язмышлардан узмыш бармы? - 2

Башы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=7653
Салават елак бала булды. Сәриянең вакытын да, игътибарын да уллары ала торган булып китте. Илгизе аның хәленә керә, аңлый кебек тоелды Сәриягә. Ичмасам, күкрәкне дә якын китерми. Ачка үтереп булмый инде, дип, ясалма ашатуга күчтеләр. Бер яше тулганчы кулга алганны да, куйганны да белми елады ул. Врачлар, сау-сәламәт бала, диләр. Аптырадылар! Авылга кайткач килешмәсме дип, биш вакыт намазын калдырмаган Нәгыймә әбине алып килеп, өшкертеп тә карады кайнанасы, файдасы булмады.
Аның өстәвенә, Салаватның күзләренең зәңгәрлеге дә һич үзгәрергә уйламый. Кайбер балаларның туган чагында күзләре бер төсле була да, аннан үз төсләре кайта дигәнне ишеткәне бар иде Сәриянең.  Башта Илгиз, шаяртып: “Әнисе, зәңгәр күзле малайны безнең ерак берәр бабабыз бүләк иткәндер инде, әйеме”, диебрәк сөйләнсә дә, тора-бара Салаватның салам кебек сап-сары чәчләре аны чын-чынлап шиккә төшерә башлады. Сәрия, көндезләрен үзе генә өйдә чагында, Илгизнең бала чактагы фотоларын альбомнан алып, улы белән дә чагыштырып карый. Ни гаҗәп: бер уртаклык та  юк. Үзенә дә, ерак бабаларына охшамаган. Чем-кара чәчле, шомырт кара күзле ата-анадан туган сары чәчле, зәңгәр күзле балага аптырап караучылар җитәрлек иде, әлбәттә.
Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, Сәрия авырга калуын, бер атна үзенең әниләре яныннан авылдан урап килгәч әйткән иде.  Бер тапкыр Илгиз: “Салаватны син үзеңнең авылыңнан алып кайттың бугай”, – дип тә  ычкындырды. Болай да елак бала белән нервылары какшаган Сәрия Илгизне чабып җибәргәнен сизми дә калды. Илгиз, артык сүз ычкындарганын аңлап, Сәрия каршына тезләнде. Сәрия  гафу итте. Тик соңгы вакытта  болай да алардан качып йөргән хисләр, тагын да ераккарак яшеренде. Илгиз  гаиләсен кайгыртып яшәсә дә, командировкаларга йөрүе ешайды. Салаватка өч яшь тулганда, Илгизне тагын да югарырак вазыйфага күчерделәр. Вазыйфа белән бергә ике бүлмәле фатир да хәл ителде.
Гомер дигәнең аккан су кебек икән, һич кенә дә туктатып торып булмый. Халидә апаның Зөлфиясен дә сорап киттеләр. Укып бетереп, үзләренең авылында бухгалтер булып эшли башлагач, мәктәп директоры булып өлгергән Зиннәт белән очраша башламасыннармы! Зиннәтнең әниләре каршы килеп караган иделәр дә, Зиннәт: “Әгәр ризалыгыгызны бирмисез икән, өйләнешәбез дә Себергә чыгып китәбез”, – дип ярды да салды. Туйны ноябрь бәйрәменә билгеләделәр.
Сәрия, эшеннән чыккач, турыга фатирларына кайтты. Илгиз: “Бүген бакчадан Салаватны  үзем алам, иртәрәк кайтам, чөнки иртәгә таң белән икенче регионга командировкага китәсем бар”, – дип искәртеп куйган иде. Сәрия, мөмкин булган кадәр, үзе дә мәктәптә тоткарланмады. Шулай булмый ни, иртән поликлинакада аңа куйган “диагноз”ны тизрәк Илгизенә ишеттерәсе килә бит аның. Шулай да теле никадәр генә кычытмасын, аңа бу хәбәрен Салаватны йокларга салгач кына әйтергә туры килде.
Ул юынып чыкканда Илгиз йокыга китеп бара иде инде. Сәрия аның йокысын куып җибәрергә тырышып, иренең чәчләрен сыйпады, колак яфракларын иркәләп үпте. Ләкин Илгиз, файдасы юк дигән кебек, Сәрия ягына борылырга ашыкмады.
– Әтисе, Салаватка бер сеңелкәш алып кайтырбыз, ахрысы!
Илгиз, бу төшме, әллә өнме дигәндәй, бер минутлап башта ушын җыя алмый торды.
– Нәрсә, әтисе, әллә син каршымы?
– Юк… Нишләп каршы булыйм… Нинди срок?
– 4-6 атна дип куйдылар.
Илгизнең иреннәре көчләп диярлек елмаю чыгарды. Аннан ул: “Ярый, Сәрия, ят, минем иртәнге дүрттә торасы бар”, – дип, стена ягына борылып ятты. Мондый борылышны көтмәгән Сәрия, ни дияргә дә белми, карават янында басып торды да, әкрен генә залда йоклап яткан Салават янына чыгып ятты. Илгизнең, торып, үзе янына чакыруын көтеп ала алмый, күз яшьләренә буылып,  йоклап китте. Иртән ул уянганда, Илгиз җыенып чыгып, командировкага китеп барган иде инде.
Сәрия көне буе ни уйларга да белми йөрде. Нигә аның авырга калганын Илгиз шатланып кабул итмәде соң әле?  Озакламый Илгизнең сеңлесе Зөлфия туенда барысын да шатлыклары белән бүлешергә әзерләнгән Сәриянең кәефе шәптән түгел иде. Ярый, урап кайтсын әле командировкасыннан, бәлки, чынлап та кичә ял итәсе килгән булгандыр. Аруы да җитәрлек, япь-яшь килеш партия өлкә комитетында җаваплы вазыйфаны ышанып тапшырдылар. Гаиләсен дә, ике як әни-әтиләрен, туганнарын да кайгыртып яшәргә тырыша.
Бүген Илгиз кайтып җитергә тиеш. Сәрия иртәгә авылга туйга кайтасы әйберләрен барысын да әзерләп куйды. Әллә авырлы булганга, әллә туйда Зилә белән очрашасын уйлап, үзен башка көннәргә караганда, хәлсезләнебрәк торгандай хис итте.  Бакчадан “арып” кайткан улы Салават, тигез генә тын алып, йоклап ята. Илгиз кичке сигездән дә калмаска тиеш иде, инде унбер җитеп килә, һаман юк. Ниһаять, звонокка бастылар.
Кулына эш портфеле белән кечкенә бер пакет тотып, ишектән Илгиз керде. Кочаклашып күрешкәндәй иттеләр. Сәрия шулчак башы әйләнгәнен сизеп, егылып китмәс өчен Илгизгә ныграк сыенды. Илгиз:
– Әнисе, ни булды сиңа, ун көнгә калдырып киткән идем, ун еллык картайгансың, дип шаяртмакчы булды. Ләкин Сәриянең хәле шаярудан узган, аңа ашыгыч ярдәм кирәк иде. Сәрия – туй урынына, шифаханәгә эләкте.
 
Бәлеш исе чыга башлагач, Сәрия үзенең җиде еллап элек булган вакыйгаларны барлавыннан туктады. Хәер, хәзер ни файда искә төшерүдән. Бар да үткәннәрдә калды бит.
Радиодан тагын теге җырны тапшыралар. Үзе генә булганнан файдаланып, күз яшьләренә ирек куеп, азагына кадәр тыңлады ул җырны.
 Эзләдем мин сине иң якты еллардан,
Шаулашып-гөрләшеп уйнаган туйлардан.
Эзләдем мин сине гашыйклар иленнән,
Сөелмәс жиреңнән сөелер җирләрдән.
Табышу-кавышу өметләр уята,
Яралы күңелне таң җиле юата.
Җирдәнме-күктәнме кайтып төш яныма,
Тере су сипкәндәй булыр бу җаныма.
Янымда гына йөрсәң дә, минеке түгелсең шул, дип әрни иде аның йөрәге.
Салаватны туган көне белән елдагыча, шәһәрдә яшәгән туган-тумача, дус-ишләрләрнең балалары килеп котлап киттеләр. Балаларына ияреп, Илгизнең апасы Миләүшә үзе дә килгән иде. Шөкер, Халидә апа белән дә, Илгизнең туганнары белән яхшы мөгамәләдә калды Сәрия. Илгизнең сеңлесе Зөлфия Казанга килгән чагында алар белән күрешмичә калмады.  Зиннәт кенә биш ел бергә укыган Сәрия белән  очрашмаска тырышты.
Кунакларны озатып, савыт-сабалар юып йөргән Сәриягә Салават та булышып йөри.
– Әни, бер әйбер сорасам, ачуланмыйсыңмы?
– Нишләп ачуланыйм ди, рәхим ит, улым!
– Минем энекәшем, йә сеңелкәшем булачакмы?
Менә сиңа мә! Ни дип әйтергә соң балага, дөресенме, әллә “татлы” ялганга төреп бирергәме? Сәриягә көн кебек ачык җавап, Салават өчен кара урман иде шул.
Сәрия сәгатькә күз салып алды да:
– Улым, хәзер вакыт соң инде, иртәгә сиңа – дәрескә, миңа – эшкә, Әйдә, бу турыда иртәгә мәктәптән кайткач сөйләшербез дип, – Салаватка ятар вакыт җиткәнен аңлатты.
Икенче көнне мәктәптән әниле-уллы бергә кайттылар. Дәресләрдән соң өенә кайтырга ашыкмаган әнисенә Салават  бүген аптырамады. Дүртенче классны гына тәмамласа да, фикерләү сәләте аның олыларча иде.
Тамак ялгап алгач, Сәрия Салаватка башта аның ике сеңлесе булуын искә төшерде. Салават чынлап та, әтисенең яңа гаиләсендә үскән кызлары белән еш очрашмаса да, өч-дүрт айга бер күрешеп, үзләренең туган икәнлеген белешеп  яши. Кызларның берсенә – биш, икенчесенә өч яшь. Аннан килеп, ике туган энекәш-сеңелкәшләренең булуын ассызыклады.
Салават: “Ә бертуганым, бертуганым булачакмы? –  дип сабырсызланып сорагач, дөресен әйтергә мәҗбүр булды.
– Юк, улым, кызганычка каршы, булмас шул!
Сәрия, әлбәттә, улына авыры төшүен, алай гына да түгел, үзенең дә гомере кыл өстендә булып, табибларның тырышлыгы белән генә исән калуы турында сөйләмәде. Шифаханәдән чыкканда ул үзенең башка беркайчанда ана бәхете тоймаячагын белеп чыккан иде.
Зөлфия белән Зиннәт туена Илгизгә берүзенә кайтырга үзе ризалыгын бирде шул Сәрия. Ашыгыч ярдәм машинасы алып киткәндә кат-кат әйтте: “Кайтмый калма, икебез исеменнән дә  котлап кил”, – дип. Белгән булса,  мәңге дә ризалагын бирәсе булмас иде дә бит. Хәер, язмыштан узып буламыни, син күрәсене кем күрсен? Туйда очрашмасалар, туйдан соң да дөнья бетми бит әле. Барыбер туган-тумача җыелган җиргә Зилә белән Илгиз очрашмый калмаслар иде. Алай булмаса, башка ситуациясе килеп чыгар иде. Димәк, язмыш аларга бер түбә астында  яшәргә юраган булган. Аннан бит... Илгиз барыбер ташламады аларны. Атнага бер булса да очрашмый калганнары юк. Сәрия үзен шул уйлары белән тынычландырырга тырышса да, әлбәттә, ул язмышы белән риза  түгел иде.
Әле ярый ул аларның Зөлфия белән Зиннәт туена бер ел кала очраша башлаганнарын белми иде. Белмәсен, кирәкми. Болай да сынаулар әз булмады аңа. Илгиз белән аерылган елны әти-әнисенең берьюлы фаҗигале рәвештә авариядә үлүләрен әйтәсеңме, “Ел укытучысы” конкурсында, җиңүгә бер адым торганда, сәер генә аны исемлектән чыгарып ыргытулары дисеңме, санап китсәң...
– Әнием, минем өчен көяләнмә,  сагынсам да түзәрмен, – дигән булды Салават лагерь капкасы янында аерылышканда.
– Улым, син түзсәң дә, мин түзә алмам, шимбә көн килеп тә җитәрмен, көт, яме.
 
Зилә, лекциясен тәмамлап, аудиториядән чыгарга торганда, аны студентлар уратып алды.
– Зилә Мисбаховна, әйтегез әле, табибның ялгышырга хакы бармы?
Зилә корт чаккан кебек сискәнеп куйды. Ләкин бик тиз үзен кулга алды.
– Бу гади сорау түгел, әлбәттә. Бер яктан, берәү дә хаталанудан азат түгел. Әмма, икенче яктан, ялгышулар кеше гомерләре белән бәйле.
Медицина институтының соңгы курсында укыган булачак табиблар хөрмәтле доцент Зилә Мисбаховна белән бу темага озаграк сөйләшәселәре килсә дә, тәнәфес арасы аз булу сәбәпле, сүз шул урында бүленде.
Зилә, кафедрага да кереп тормый, урамга чыкты.
 
Шимбә бик тиз килеп җитте. Иртә белән Сәрия кибетләрдә йөреп, улына күчтәнәчләр алды. Илгиз сәгать унбердән дә калмый килеп җитәрмен дип әйткән иде.  Инде уникенче ярты булып бара, һаман күренми. Берәр көтелмәгән эше килеп чыктымы икән? Алай дисәң, шалтыратып әйткән булыр иде. Кибеттән кайткач, йорт телефонын да тикшереп алган иде, шалтыратучы булмаган.  Сәрия, нишлим икән, әллә автобус белән генә барыргамы, ил чиге түгел, барып җитәрмен әле, дип, киенә башлады. Шул вакыт телефон шалтырады. Сәрия, залга үтеп, тиз генә трубканы алды.
– Сәрия, бу мин – Илгиз. Бүген Салават янына барып булмас, Зилә үзен начар хис итә. Әгәр хәле яхшырса, бәлки, иртәгә чамаларбыз.
– Ярый, аңладым, Илгиз. Мин автобус белән барырмын. Салаватка киләм дип сөйләнгән идем, ул да бүген көтеп торыр...
Сәрия автобуска чак өлгерде. Инде кузгалып киткән автобус шоферын, аның кебек баласы янына лагерьга баручы бер ир күреп туктатмаса, белмим, нишләгән булыр иде икән? Алай гына да түгел, теге ир Сәрия кулындагы шактый гына авыр сумканы да күтәреп алды, үзе янындагы буш урынга утырырга да булышты. Рифат бик ачык кеше булып чыкты. Ике малае да лагерьда ял итә икән. Лагерьга барып җиткәндә, Сәрия аның заводта инженер-конструктор булып эшләгәнен, тормыш иптәшенең әле ярты яшьлек кызлары белән декрет ялында утырганын белде. Алар икәүләп ата-аналар белән балалар очраша торган махсус бүлмәгә керделәр. Дежурда торган малайга балаларының отряд номерын әйттеләр. Бәй, отрядлары да бер булып чыкты малайларның.
– Яшь аермалары зур түгелме әллә малайларыгызның, әллә сөйләшеп икесен бер отрядка урнаштырдыгызмы? – дип сорап куйды Сәрия.
– Безнекеләр игезәкләр бит – Данис белән Денис.
– Мин укыткан мәктәптә дә бар игезәк парлар, без, укытучылар, аера алмый аптырап бетәбез. Сез  үзегез ничек аерасыз соң?
– Безнекеләрнең бер мәшәкате дә юк, ягъни «близнецы» түгел, «двойняшки» алар. Данис – минем кебек чем-кара, Денис – суйган да каплаган әнисе.
 Тәрәзәдән лагерь ихатасы күренеп тора. Әнә, якында гына бер төркем малайлар туп тибәләр. Сәрия белән Рифат, тәрәзәгә якынрак килеп, балаларның футбол уйнаганын карый башладылар.
– Бәй, минем малайлар туп тибәләр икән бит, – диде Рифат танып калып, – әнә сары футболкадагылар.
– Сәрия сары футболкадагы малайларны әзләп тапты.
Тукта, тукта, малайларның берсе Салават бит. Тик нинди сары футболка киеп алган ул, аның сары футболкасы юк иде бит?
– Рифат, бер сары футболкалысысы минем улым – Салават, сез  ялгыш күрәсез бугай.
Ул арада, Салават килеп кереп, тәрәзә аша карап торган әнисен килеп кочаклап алды.  Рифат та аларга табан борылды.
Сәрия:
– Гафу итегез, минем күземә күренгән бугай, тегендә сезнең малайлар туп тибәләр булып чыкты. Менә – минем улым Салават.
   Ләкин Рифат бу минутта Сәрияне бөтенләй ишетмичә, күзләрен зур ачып, Салаватка караган килеш катып калган иде.
       Салават, балаларча түземсезлек белән, бер атна эчендә йөрткән яңалыгын әнисе белән  бүлешергә кереште.
– Әни, әни, лагерьда миңа бер тамчы су кебек ошаган малай бар. Исеме – Денис. Безне бөтен кеше бутый, хәтта вожатыйлар да. Без бер-беребезгә “брат” дип кенә эндәшәбез хәзер.
– Бәй, менә үзе дә килеп җиткән. Әни, менә ул  минем “брат” Денис! – дип,  Рифатка якынлашкан сары футболкалы малайларның берсен кочаклап алды.  Ләкин Сәриянең күзләре бу минутта Дениска түгел, малайларның икенчесенә – Даниска төбәлгән иде. Каршында Илгизенең мәктәп елларында төшкән фотосурәте белән бер тамчы су кебек охшаган малайны күргәч, Сәрия, аяклары камырлануын тоеп, стенага сөялде.
 Күзләрен ачып җибәргәндә, ул бер якты бүлмәдә караватта ята иде. Янында яшь кенә ак халатлы шәфкать туташы басып тора.
– Кайда мин, нәрсә булды?
– Борчылмагыз, сез лагерь медпунктында,  аңыгызны югалткач, сезгә беренче  ярдәм күрсәтеп, кертеп яткырдык. Үзегезне ничек хис итәсез?
– Әллә... үзем дә аңламыйм әле. Улым кайда?
– Улыгыз отрядта. Сез бераз хәл алгач, чакыртырбыз.
Сәрия, ни булды соң әле бу, дип,  ярты сәгать элек кенә булган вакыйгаларны искә төшерергә тырышты.
 Менә аның  каршына  Илгизгә охшаган малай басып тора. Ничә еллар буе улы Салаваттан эзләгән төсмерләрне бу малай ничек үзендә туплаган? “Бала тудыру йортында алышынмадымы, дигән сорауны ничә еллар үз-үзенә бирергә курыккан Сәриягә әзер җавап каршында басып торган кебек булды. Салаватның: “Әни, әни! – дип өзгәләнеп кычкыруын ул ерактан, караңгылыкка чума башлаган җиреннән генә ишетеп калды.
Шәфкать туташы Сәриянең кан басымын үлчәде. Нормага кайтканын белгәч,  Салаватны чакырып китерделәр. Аңардан сорап та тормый, атылып чыккан күз яшьләрен тыярга тырышып, Салават әнисенең кочагына сыенды. Куркытты бит аны әнисе! Аның мондый чагын бер дә күргәне булмады бит әлеге көнгә кадәр. Сәрия улының уйларын укыгандай:
– Улым, бар да яхшы, бар да әйбәт. Әгәр син елмаеп та җибәрсәң, тагын да шәбрәк булачак, – дип шаяртырга тырышты. Салават елмаю түгел, күккә кадәр сикерергә дә риза иде, тик әнисе генә чирләмәсен!
Шәфкать туташы аларның икесен генә калдырып, алгы бүлмәгә үтте. Сәрия, алар икесе генә калгач, Салаваттан:
– Улым, баягы сары футболкадагы малайларның әтиләре кайтып китте микән, белмисеңме? – дип сорады.
– Данис белән Денис әтиләре яныннан килмәделәр әле, димәк, кайтып китмәгән булырга тиеш.
– Алай булгач, йөгереп кенә барып әйтеп кил әле әтиләренә, мине көтеп торсын. Бик нык сорады әнием, Рифат абый, дип әйт, ярыймы.
– Хәзер, әнием!
Сәрия аннан шәфкать туташына:
– Үз хәлемә кайттым шикелле, рәхмәт сезгә! Улым белән автобус киткәнче саф һавада  сөйләшеп утырасы иде, – диде.
– Әлбәттә! Ярдәм кирәк булса, без һәрвакыт әзер.
Сәрия Салават белән бер сәгатьтән артык булды. Лагерь тормышын сорашты, киңәшләрен бирде.
 Рифат, малайлары белән саубуллашкач, алар янына килде. Салаватны тагын баштанаяк күзеннән кичергәч: “Бер тамчы су кебек Дениска охшаган”, – дип, беренче тапкыр күргәч туган уйларын тагын бер тапкыр раслап куйды.
Автобуска кереп утыргач, башлап Сәрия эндәште.
– Рифат, сезнең хатыныгызның исеме ничек?
– Наташа.
“Наташа” исемен ишетәчәгенә инанган Сәрия, сулкылдап елап җибәрде. Рифат ни эшләргә белми аптырап калды. Югыйсә дөнья күргән кеше бит инде, зур булмаса да, үзенә күрә җитәкче дә бит әле. Күпләрнең шатлык-кайгыларын уртаклашырга туры килде яшәү, эшләү дәверендә.
– Сәрия, сезгә һич борчылырга ярамый, – дип, аны тынычландырырга тырышты.
Алар янында утыручы бер хатын-кыз валидол сузды. Тел астына валидол куйгач, Сәрия сулкылдаудан туктады. “Шәһәргә ике сәгатьләп кайтасы бар әле, бер-бер хәл була күрмәсен тагын”, дип уйлап куйды Рифат.
Сибәләп кенә ява башлаган яңгыр, көчәйгәннән-көчәйде. Автобус шоферы тизлекне киметте. Асфальт түшәлгән юл булса да, чокыр-чакырлар җитәрлек. Җитмәсә, бөтен күкне каплап алган кап-кара болытлар, тирә-якны  караңгылатып, юл күрү мөмкинлеген дә авырлаштырды.
– Рифат, телефоннарны алышыйк әле, безгә күрешеп сөйләшергә кирәк булырга охшап тора, – диде Сәрия бераз баргач.
Рифат шуны гына көтеп торган кебек, Сәриягә үзенең йорт телефонын язып бирде дә, Сәриянекен язарга әзерләнде.
Шул минутта каты итеп күк күкрәде, автобус тәгәрмәчләре, әллә нишләп, биеп киткән кебек тоелды. Күз йомган арада автобус юл кырыена тәгәрәде.
Рифат тиз ушына килде. Кемдер торырга азаплана, кемдер кычкырып ярдәм сорый, сүгенгән тавышлар да ишетелә. Ул  Сәрияне эзләде.  Ни төсле иде әле күлмәге? Чия төсле, бугай. Әһә, әнә ул! Инженер булуы аны бик күп четерекле хәлләрдән чыгарырга булышты, әле дә югалып калмас.
Рифат вакытында кайтмагач, Наташа  нәрсә уйларга да  белмәде. Кайтышлый  эшенә сугылган дисәң, төн уртасына кадәр утырмас иде анда. Аннан, килеп, эшендә телефон бар, шалтыратып әйткән булыр иде.  Әллә малайлар белән бер-бер хәл булдымы икән? Ире төнге өчләр тирәсендә кайтып керде. Сыдырылып беткән битләрен күргәч, Наташа бар булган ачуын онытты. Рифат артыгын куертмый гына автобус белән авариягә очраганнарын, авыр җәрәхәт алган бер пассажир хатынны шифаханәгә урнаштырып йөрүе турында әйтте.  Сәриянең Наташа белән бер көнне, хәтта бер сәгатьтә бала табулары, алай гына да түгел,  балаларның  алышынган булуларын фаразлавы, бу эштә аның элекке ире Илгизнең әлеге хатыны ул вакытта балалар табу йортында эшләгән  Зиләдән шикләнүе турында сөйләгәннәрен белгертмәде.
Рифат икенче көнне иртән иртүк, Наташа уянганчы, чыгып китте.  Ул кичә Сәриягә аның туганнарына шалтыратып, кайсы шифаханәдә ятканын әйтергә сүз биргән иде. Шалтыратып әйткәч, тагын бер сәгатьләп урамда йөрде. Ничек итеп Наташага аңлатырга бу хәлләрне? Кинода йә китапта гына була торган тарихны, аларның тормышына килеп кагылыр дип, кем уйлаган? Сәрия терелеп чыккач, аның белән әллә  тагын бер тапкыр сөйләшеп карарга микән? Ун ел буе үзләренең баласы дип кабул иткән баладан хәзер ничек итеп ваз кичәсең? Икесенең арасында гына калсынмы әллә бу? Әйе, Сәрия белән сөйләшергә кирәк, акыллы хатынга охшап тора, каршы килмәс дигән ныклы карарга килеп, Рифат кайтыр якка борылды.
Дүшәмбе көн, эштән кайтышлый, Рифат Сәриянең хәлен белергә хастаханәгә китте. Фамилиясен дә сорамаганмын бит, исеме белән генә табып булыр микән дип,  исемлекне карый башлады. Тик анда Сәрия исеме бер фамилия янында да юк иде. Башлаган эшне азагына җиткерергә яраткан Рифат, тиешле кабинетка керде. Тик анда аңа хәбәрнең аянычын җиткерделәр: бүген таң алдыннан Сәрия дөнья белән мәңгелекә хушлашкан булып чыкты.
Укулар башлануга атна-ун көн кала, Илгиз Салаватны авылдан алып килергә булды. Әнисен җирләгәннән соң, Салават  авылда – Сәриянең бертуган энесе Наил  гаиләсендә калган иде. Ул үзе шулай теләде. Әнисенең каберен калдырып кая китсен инде ул?!  Хәзер аңа дөньяның бер кызыгы да калмаган кебек тоелды. Лагерьда танышкан “браты” Денис та әллә кая томан арасында кереп, югалып калды. Җиңги тиешле Лилия апасының ачык йөзе, җор күңеле Салаватның авыр кайгысын ничек кенә җиңеләйтергә тырышмасын, бала йөрәге әнисен юксынып типте. Суга гына төшкән кебек булды шул аның әнисе! Балалыгы белән әнисенең үлемендә үзен дә гаепләп маташты. Салават олыларның: «Язмыштан узмыш юк, күрәчәк гүргә кертә», – дигән сүзләрен тыңлый да, «Эх, лагерьга бармаган булсам!» – дип, тагын көрсенеп  куя.
Капка төбенә туктаган машинаны иң беренче Наза күреп калды. Сарай янында утын  ташып йөргән Салават белән Азатка “сөенче” кычкырды.
– Ура, безгә кунаклар килде!
 Йорттан камырлы кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә Лилия йөгереп чыкты.
Салават,  кочагыннан утын кисәкләренең ничек  шуып төшкәнен үзе дә сизми калып, Илгизгә каршы атлады.
– Әти!
– Улым!
Ихата уртасында кочаклашып тын калган Салават белән Илгизне  күргәч, Лилия атылып чыккан күз яшьләрен күрсәтмәс өчен башта кызы Назаның күлмәген төзәткәндәй итте, аннан җәһәт кенә күзләрен алъяпкыч читенә сөртеп алгач,  Илгиз белән күреште.
Җыйнаулашып кыстыбый белән чәй эчеп утырганда, Наил дә кайтып керде.
Чәйдән соң олылар веранда ягына чыкты. Бераздан Салаватны эндәшеп алдылар. Түр якта телевизор карап утырган Наза белән Азат: “Нигә аны гына чакыралар әле”, дигән кебек, сагаеп калдылар.
– Салават, әтиең сине Казанга алып кайтырга килгән. Ризасыңмы, әллә бездә каласыңмы? – дип сүз башлады Наил абыйсы.
Салават аптырап калды. Нишләргә? Ул шәһәрдәге фатирларын, дусларын, спорт мәктәбен сагынып өлгергән иде. Аннан бит әле аны Казанда “браты” да көтеп тора. Алар лагерьда адресларын, телефоннарын алыштылар. Һичшиксез очрашырга сүз куештылар. Тик икесе дә тормышның алар уйлаганча түгел, ә башкача китәчәгенә, ул вакытны күз алдына да китермәгәннәр иде шул!
Салават чак кына уйланып басып торганнан соң:
– Әйе, риза, – дип җавап кайтарды.
Зиратка барып, әтисе  алып кайткан роза чәчәкләрен әнисенең каберенә салгач, җыенып юлга чыктылар.
Бераз баргач, Илгиз Салаватка:
– Улым, бүген безгә кайтырбыз, аннан күз күрер! – дип кистереп әйтеп куйды.
Салават, ризалык белдереп, баш какты. Караңгы кабыр-капмас шәһәргә якынлаштылар. Йокымсырап киткән Салават та уянды. Буп-буш, әнисез  шәһәр аны үзенә йотты.
 
Малайларны лагерьдан алырга баргач, Рифат икесен дә кисәтеп куйган иде:
– Әниегезгә Салават турында сөйләнмәгез, вакыты җиткәч, үзем әйтермен.
Денис:
– Нигә инде әйтмибез, үземә охшаш малайны аңа тизрәк  күрсәтәсем килә”, – дип шыңшыса да, әтиләре ризалыгын бирмәде.
Рифат Сәриянең энесе Наилнең телефонын ташламаган иде. Сәрияне җирләп бер ай чамасы үткәч, шалтыратып, Наилдән Илгизнең эш телефонын сорап алды. Наил башта бер белмәгән чит кешегә бирмәскә дә уйлаган иде. Аннан кире уйлады. Апасына беренче ярдәм кулы сузып, шифаханәгә кадәр озата барган, аларга апасы турында хәбәр биргән кешенең мөрәҗәгатен кире кагу,  дөрес булмас кебек тоелды.
Илгиз белән алар август башында очраштылар. Кеше ышанмас сүзне, чын булса да сөйләнмә дигәнне, Рифат бик яхшы белә иде. Шуңа күрә дә ул Илгиз белән булачак сөйләшүгә әзерләнеп килде. Балаларының туу турындагы таныклыкларын,  берничә фотосурәтләрен алды. Сәрия әйткәннәрне кат-кат барлап, күз аллады. Рифат күз аллаганча, сөйләшү авыр бармады. Илгиз бик җайлы, тыныч кеше булып чыкты. Алар күрешергә сүз куешып аерылыштылар, чөнки язмыш аларга бик зур  эш йөкләгән иде.
Рифат алдында үзен тыныч тотарга тырышкан Илгизнең йөрәгендә чынында ут кайный иде. Сәрияне югалту кайгысын ничек басарга белми йөргән көннәрдә тагын бер олы сынау.
Үзе теләп килеп эләктеме соң ул бу тозакка, әллә Зилә шулай оста итеп әзерләгәнме?  Йодрыгын төйнәп, өстәлгә каты итеп сукканын сизми дә калды.
– Кабахәт!
Кабул итү бүлмәсендә утырган Андрей  сикереп торып хуҗасының ишеген ачты.  
– Илгиз Кәлимуллович, бар да яхшымы?
– Андрей, бар да яхшы... борчылма. Машина әзер торсын, барыр җирем бар.
Илгиз, бернәрсә дә  күрәсе килмичә, күзләрен йомды. Бу минутларда ул үзен океан уртасында йөзеп йөргән йомычка итеп тоя башлаган иде. Өзгәләп ташларга җыенган аждаһа  дулкыннар аның өстенә ябырылдылар. Чү, дулкыннар арасыннан аңа каршы Сәрия  йөзеп килә түгелме соң? Йөрәге чәнчеп куйганын тойды. Күзләрен ачып җибәрде.
– Андрей!
– Тыңлыйм, Илгиз Кәлимуллович!
– Зилә Мисбаховнага шалтыратып әйт, өйдән чыгып китмәсен, ун минуттан өйдә булам.
Үзләре яшәгән йортларының борылыш янына җиткәч, Илгиз кинәт кенә шофeрына маршрутны үзгәртергә кушты.
– Олег Борисович янына, хастаханәгә!
Зилә үзе ялда чагында, кызларын балалар бакчасына йөртмәскә тырыша. Башка елларны, ялга чыккан беренче атнасында ук Илгиздән авылга кайтартып куя да, бер айсыз килми иде. Кызлар Тәнзилә әбисе белән Мисбах бабасын якын иткәнгә, күбрәк алар янында булдылар. Ни өчендер кайнанасы Халидә Салаватны ныграк яраткан төсле тоела иде Зиләгә. Юк, ике арада салкынлык булмады. Килен-кайнә бер-берсе өчен өзелеп торды. Шулай булмый, алар арасында икесе дә өзелеп яраткан Илгиз тора бит! Тик шулай да, Казанга кунакка килгән чагында да,  Халидә вакытын күбрәк Сәрия белән Салават янында үткәрергә тырышканы Зиләгә көн кебек ачык иде. Доцентларның яллары ике айга якын булгач, диңгез буенда ял итәргә дә вакыт кала. Илгизе дә молодец, мең шөкер! Партия таралгач, ике дә уйламый бизнеска керде дә китте. Авыр чаклары да күп булды булуын, ләкин Илгиз бирешә, кул кушырып утыра торганнардан түгел.  Ике гаиләне тарту өчен ял күрми эшләгән чаклары да күп булды, башы юлдан-командировкадан чыкмады. Зиләнең Илгизгә ачуы килгән  чаклары да булмады түгел, булды. Тик түзде. Кызлары әтисен эзләгәндә, ул аның Салават янында икәнен белсә дә, кызларына җавабын таба белде, ә Илгизгә үпкәсен белдермәде. Икенче тапкыр югалтасы килми иде аның  Илгизне.   
Ә быелгы җәйге ял икенчерәк булды. Сәриянең фаҗигале үлеме, аларның җәйге ялларына да үзгәрешләр кертте. Бер ай шәһәр читендәге дачаларында яшәгәннән соң, бүген иртә белән Илгиз аларны эшкә киткәнче, фатирларында калдырып чыкты.
Вакытында кайтмагач, Зилә берничә тапкыр Илгизнең кесә телефонына шалтыратты. Тик Илгиз җавап бирергә ашыкмады.  “Сөйләшә алмый микән, әллә Салаватның хәлен белергә авылга кайтып киттеме? Алай дисәң, әйтми йөри торган гадәте юк”, дип аптырап бетте.
Илгиз Олег Борисович яныннан берникадәр тынычланып чыкса да, Зиләгә карата  туган нәфрәт хисе кимемәде. Ресторанга да кереп утырган булды, файдасы тимәде. Олег Борисович аның ашыгыч нәтиҗәләр чыгаруын хупламады.
– Зилә Мисбаховнаны юк гаепләр белән рәнҗетә күрмә,  барысы да ачыкланыр, эшне анализлардан башлыйк, аннан күз күрер, – дип озатып калды.
Илгиз кайтып кергәндә, Зилә ятып торса да, йокламый иде. Илгиз әкрен генә зал ягына кереп китте. Аннан: “Арыдым”, – дип, янына килеп утырган хатынына борылып та карамый, йокы бүлмәсенә кереп китте. Зиләнең тәнен, сулышын тоймас өчен, тахта читенә тартылды.
Олег Борисовичның киңәшен тотып, ирләрчә, аек акыл белән икенче көнне сөйләшергә булды. Сүзне ерактан башлады.
– Зилә, исеңдәме, синең белән икенче тапкыр очраша башлагач, Салават тышкы кыяфәте белән миңа да, Сәриягә дә ошамаган дип, сиңа врач буларак сорау биргән идем. Шул чагында син Салаватның ни өчен зәңгәр күзле, сары чәчле булуын медицина күзлегеннән чыгып аңлатып бирдең.
– Әйе, исемдә.
– Салават – Сәрия белән минем улым булмаска тиеш, кичә миңа шушы хәбәрне җиткерделәр.
– Ничек сезнең балагыз түгел, ә кемнеке?
– Менә монысын син белергә тиеш, хәтереңне яңарт, – дип, Зиләгә якынрак килде. Зилә артка чигенде.
– Исеңдә булса, Сәрия белән биш минут ара гына Наташа исемле хатын игезәк малайлар тапкан.
Зилә исенә төшерергә тырышкандай, кашларын җыерды. Ни дисәң дә, ун ел вакыт узып киткән бит. Барысын да истә калдырып буламыни,  аның кулыннан ничә генә бала үтмәде бит эш дәверендә. Кафедрага күчкәч кенә практиканы бераз киметте.  
– Йә, ни әйтерсең?
Зилә:
– Син допрос алган тикшерүче кебек, – дип, шаяруга борырга тырышса да, Илгиз үзе биргән сорауга җавап көткәнен аңлатып, Зиләнең күзләренә карады.
– Илгиз, мин чынлап та берни аңламыйм, әллә син юри шаяртасың, әллә...
– Эх, Зилә, шундый җитди әйберне шаяртып буламыни!
Илгиз ишекле-түрле йөрергә кереште. ”Сәрияне, Сәрияне бит бер гөнаһсыз рәнҗеткәнмен. Зилә белән очраша башлауның төп сәбәбе дә бит, Сәриянең: “Сиңа хыянәт иткәнем булмады һәм булмаячак та”, – дип әйткән сүзләренә ышанмау булды. Сәриям үзе дә белмичә, кеше баласын тәрбияләгән”.
– Илгиз, син мине  балаларны алыштырган димәкче буласыңмы әллә?
– Ниһаятъ, сиңа  да барып җитте бугай! Терсәк якын да бит тешләп булмый, елан кочагына үзем теләп кергәнмен.
– Син нәрсә сөйлисең, акылыңа кил! Кызларыбыз хакына!
Зилә, кинәт кенә нәрсәдер исенә төшкән кебек, үз алдына сөйләнә башлады:
– Анна Михайловна... Анна Михайловна... әйе.. әйе...  ул... тукта...
 
Илгиз белән  Зиләне Анна Михайловна сөенеп каршы алды. Пенсиягә чыгуына биш ел булса да, кызлар кебек йөгереп кенә йөри әле ул. Тиз генә чәй әзерләп алды. Зилә Анна Михайловна белән бик сак сөйләште. Ни дисәң дә, яшь бара, дөрес аңламавы да бар. Ләкин үзенең баш очында асылынып торган кара болыттан арынасы килүе көчлерәк иде.
– Анна Михайловна, онытмадыңмы, эшли башлаган беренче елны мин, Илгизнең малаен кабул иткәнемне, сиңа сер итеп кенә сөйләгән идем.
– Нишләп онытыйм ди. Сине бик яраттык бит, Зилә Мисбаховна, яшь булсаң да, тырыш, белемле идең бит. Шуңа да кемгә алыштырган сине, дип, хатын-кыз кызыксынуы белән кызыксындым Илгизнең хатыны белән. Барыбер килеп кавышкансыз, язмыштан узмыш юк шул, балалар, – дип, какча куллары белән икесенең аркасыннан сөеп тә алды.  
– Баласы күкрәген дә алмый яфалады бит ул хатынның, ялгышмасам, дип дәвам итте сүзен Анна Михайловна.
– Ялгышмыйсыз,  –  диде Илгиз, – ясалма күкрәк сөте белән үсте ул.
– Анна Михайловна, Сәрия бала тудыру йортыннан икенче кеше баласын алып кайтып киткән. Менә шуңа килдек без синең яныңа, Ничек шулай булган, кем эше булырга мөмкин.
– Ә нинди бала белән алышынган соң?
– Сәриядән биш минуттан соң тапкан Наташа исемле хатынның, игезәк сыңары белән!
Анна Михайловна гомер буе акушер булып эшләсә дә, моңа кадәр мондый тарихны ишеткәне дә, күргәне дә булмады.
– Ә кем аның шулай булганын исбатлый ала?
 Илгиз Анна Михайловнага барысын да сөйләп бирде.
Ун ел элек булган хәлләрне исенә төшерергә тырышыпмы, Илгиз белән Зилә сөйләгәннәргә ышаныргамы-ышанмаскамы дигәндәй,  Анна Михайловна бераз уелып утырды.
– Балалар, хәзер ишеткәннәрдә, бәлки, дөреслек тә булмас,  ләкин балаларның алышынганы хак булып чыкса, башкача булмавы көн кебек ачык, дип сөйләп китте.
Анна Михайловна Наташаның игезәк малайларын Сәриянең малае янына  кертеп салгач, өч сабыйга да беләзекләр әзерли башлады. Медицина көллиятен тәмамлап ярты ел элек кенә эш башлаган Венера:
– Зилә Мисбаховна сезне чакыра –  дип, тагын Анна Михайловнага эндәште.
Анна Михайловна үзе башлаган эшне Венерага кушты.
– Кара аны, бутый күрмә! – дип кисәтеп тә куйды.
Наташаның  бәбәйләгәннән соң кан басымы күтәрелеп киткән булган икән. Укол ясагач, Анна Михайловна яңа туган сабыйларның беләзекләре тагу-тагылмавын тикшерде.  Венера, кушкан эшне төгәлләп, үзенең  постына киткән иде.
Илгиз белән Зилә Анна Михайловна сөйләгәнне дикъкатъ белән тыңладылар. Димәк...  Венера... беләзекләрне ... бутаган...
Хушлашканда, борчулары өчен тагын бер кат гафу үтенеп, машинага кереп утырдылар. Шофер янында сөйләшми генә кайттылар. Һәркем үз уена, үз хатирәләренә кереп чумган иде.
 “Зилә Мисбаховна, әйтегез әле, табибның ялгышырга хакы бармы?” Яз көне  студентлар биргән сорау тагын кылт итеп исенә килеп төште. Ничә ел инде аңа авылдагы күршеләре Сабира апаның үлеме тынгылык бирми. Зиләне соңгы көннәренә кадәр өметләнеп көтеп торган бит ул. Ә Зилә башта башкалага кайтып, эшкә урнашып йөрде.  Авыр чир Сабира апаны Зилә авылга ялга кайтканчы алып киткән иде. Бүген докторлык диссертациясе өстендә эшләгән Зилә,  Сабира апаның диагнозы белән аякка басып булмаганын яхшы аңлый. Тик кешенең өметен җимереп, кайтмый калганын, үзенең ялгышы дип кабул итте. Кем белә, бәлки, яхшы сүз дә җанга дәва булып яткан булыр иде.
 Һәм менә тагын бер ялгыш. Бу ялгышта ничә кешенең язмышы буталган. Кешенеке генә түгел, үзенеке дә. Туры гаебе булмаса да, Зиләнең кул астында эшләгән хезмәткәрләр аркасында булган бит бу ялгыш. Бүлек  җитәкчесе вазыйфасына иртәрәк үрелдеме әллә ул теге вакытны?
Илгизнең уйлары Сәриядә иде. “Ниләр генә  күз аллады икән Сәрия балаларның алышынганын белгәч? Миңа да ачулангандыр. Ник кенә, ичмасам, беребезнең дә башына генетик анализ ясарга дигән уй килмәгән?”  Күңелсез уйлардан арынырга тырышып, ул машина тәрәзәсеннән карап бара башлады.
 “Салаватны үзебезгә алып кайтам”, – дип, Илгиз авылга кайтып киткәч, Зилә, кызлары Алия белән Алинага, бүгеннән алар белән Салават абыйлары да яшәячәген әйтте. Биш яшьлек  Алия апасы  “Ура!” дигәнен, икесе тулган Алина кабатламакчы булган иде дә, булмады “Ула!”дан узалмады. Салават еш килмәсә дә, булгалады аларда. Ләкин озак тормый, нигәдер гел әнисе ачулана кебек тоела да, кайту ягын карый. Шуны сизепме, әтисе дә аралашуны күбрәк башка урында сайлый иде.
Илгиз белән Салават килеп кергәч, “Ура” да, “ула” да онытылып, кызлар бермәл ятсынып тордылар. Азаккы очрашуларына да бит биш былтыр аларның. Ярты сәгать тә узмады, алар инде бер дә аерылмаган, бер гаиләдә яшәгән кешеләр булып беттеләр.
Балаларны йокларга салгач, Илгиз белән Зилә иртәгә эшлисе эшләрен барладылар. Иң беренче Рифат һәм Наташа белән очрашырга булдылар.
 
дәвамы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=7670

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин генэ курсимме сон ахырын?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Азагы куелиаган

      • аватар Без имени

        0

        0

        Азагы куелмаган

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ахыры юк шул...

          • аватар Без имени

            0

            0

            Кайда бу эсэрнен азагын укып бетерергэ була???

            Хәзер укыйлар