Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Язмышлардан узмыш бармы?

Язмышлардан узмыш бармы?

Люция Әблиева
Люция Әблиева
29 мая 2018
2944 карау

Сәрия диплом алды практикасын үтәргә дип, курсташы Зиннәт тәмамлаган мәктәпне сайлады. Алар икәүләп 19.. елны каршы алырга бер ай  кала, авылга кайтып төштеләр. Сәрияне мәктәптә җыештыручы булып эшләүче, тол хатын Халидә апага фатирга урнаштырдылар. Апаның балалары читтә, ялга гына кайтып йөриләр икән. Сәрия ялан кадәр йортка килеп кергәч, гәҗәпләнүен яшерә алмады – башка авыл йортларыннан ул зурлыгы белән генә түгел, затлы мебельләре, зыялы итеп җыештырылуы белән дә аерылып тора иде.
– Халидә апа җаным, бигрәк зур йортыгыз, арып бетәсездер, җыештыра-җыештыра?
– Булганны кая куясың инде? Тән тазалыгыннан аермасын Ходай, сәламәт кешегә эш – гинастика гына бит ул. Балалар да еш кайталар, булган эшне бетереп китәргә тырышалар. 
фото: https://pixabay.com

Сәрия юлдан алҗап та, ачыгып та килгән иде. Халидә апаның әзер өстәленнән баш тартмады. Юл сумкасыннан әнисе әзерләп салган күчтәнәчләрне дә бушаткач, өстәл сый-хөрмәттән тагын да сыгылып, кунак көткән кебек булып китте.
Ни гаҗәп! Уйларны укыган кебек, ишектән декабрь салкынын ияртеп, озын буйлы ир-ат килеп керде. Халидә апа өстәл яныннан кузгалып, ишеккә таба атлады.
– И-и-и, Илгиз улым, нинди җилләр ташлады дүшәмбе көн, бер-бер хәл булмагандыр бит?  Илгиз әнисен бик тиз тынычландырды: колхозның правление утырышына килгән, бары шул гына. 
Әниле-уллы гөрләшкән арада, Сәрия сиздерми генә Илгизне күзәтте. Ярыйсы гына чибәр, ыспай ир-ат. Райком секретарьләре киеп йөри торган норка бүрегенә караганда, каядыр урында эшләгән кешегә охшап тора.
– Кунак кызы да бар икән!
– Әйе шул, улым. Сәрия исемле, мәктәпкә практика үтәргә килде.
Сәрия бит очларының кызарганын сизсә дә, сер бирергә теләмәде, үткер тавыш белән:
– Исәнмесез, абый! – дип, кулын сузды.
– Менә сеңелем дә табылды, шәп бит ә! – дип, Илгиз Сәрияне җиңелчә генә кочаклап куйды.
Ике арадан ниндидер бер җылы дулкын сызылып үткәнен икесе дә тоемлап калды. Нәрсә булды бу?
Табын артында алар бер-берсе белән якынырак таныштылар. Сәрия Илгизнең авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер булып эшләгәнен, утыз яшь булуына карамастан, буйдак икәнлеген белде. Сәрия үзенең күрше район кызы, әти-әнисенең - укытучылар, аңардан башка гаиләләрендә тагын ике ир туганы барлыгы турында сөйләде.
      Сер түгел, бишенче курста укыганда кызлар, диплом алыр алдыннан, тормышның икенче ягын да уйлый башлыйлар. Сөйгән ярлары белән табышып, вакытында кавышу, беркемгә дә ят хис түгел. Зиннәтнең практикага кайтыр алдыннан:
– Сәрия, безнең авыл егетләреннән бу чибәрлегең белән котыла алмыйсың, сине кияүгә алып калачаклар, әзер бул! – дип, искәртеп куйганы да исендә тора әле.
-Язмыштан узмыш юк, шулай була калса, мин риза!- дип шаярткан иде шунда Сәрия. 
Бөтен яклап та булган-килгән кебек булса да, аның шәхси тормышында алга китеш бик булмады. Сәрия үзе ошатып, күзе төшеп йөргән егетләр, аңардан ераграк йөрергә тырышты. Үзен ошатканнарына, күңеле төшмәде.
Укытучы гаиләсендә үскәнгәме, таләпләр дә югары иде шул.
   Иртән Сәрия уянганда, Илгиз район үзәгенә эшкә киткән,  Халидә апа сыер савырга чыгып китеп бара иде.
– Халидә апа!
– Әү, балам!
– Үзем савармын, хәзер тиз генә юынам да.
– Юк, юк, язмаганны, үзем савам, киленем түгел дә инде син минем.
– Булсам, саудырыр идегезме?
Сөйләшүнең бу якка китүен икесе дә көтмәгән идеме, беръюлы көлеп җибәрделәр. Халидә апа сыер савып кергәч, иртәнге чәйне тәмләп эчтеләр. Сәрия киенеп чыгып китим дигәндә генә, телефон чылтырады. 
Халидә апа бераздан трубканы Сәриягә сузды.
– Сәрия, хәерле иртә!
– Хәерле иртә, Илгиз!
– Көтсәң, кичкә кайтып җитәм!
Нишләп көтмәсен инде, кайт кына, өзелеп көтәм!
Сәрия мәктәпкә киткәч, Халидә апа: «Ни булды әле бу?» – дигән кебек, урындыкка барып утырды. Әллә... Араларында бер-бер хәл бармы? Кичә һава сулыйбыз дигән булып, йөреп керделәр. Иртән иртүк Сәрияне чылтыратып сорый. Юк, булмас, Илгиз бала-чага түгел дә инде, бер күрүдә гашыйк була торган. Аннан бит.. йөргән кызы Зилә дә озакламый кандидатлык диссертациясен яклап Мәскәүдән кайтып төшәчәк. Җәйгә туй дип сөйләшкәннәр иде... 
Ничек шулай тиз үтә соң бу кадерле мизгелләр? Талгын гына яуган кар астында бала-чага кебек җитәкләшеп йөрү, бер-берсенә беренче күрешүдә үк омтылган бу парга бик тә рәхәт иде. Җомга кичен ничек кенә сузарга тырышмасыннар, сәгать уклары инде шимбә ягына карый башлады. 
– Халидә апа йокламый көтеп торадыр, керик, Илгиз!
Илгиз Сәриянең иреннәренә үрелде. Ай каядыр кереп яшеренергә өлгерде, йолдызлар югарырак атылды. Бар галәмгә бары икәү: Илгиз һәм Сәрия калды. И, бу кайнар мәхәббәттән башлар әйләнеп, йөрәкләр бер булган бәхетле мизгелләр! Кемнәр генә кичермәгән дә, кемнәр генә татымаган. Дөнья яралганнан бирле, сөюдән дә көчле, сөюдән дә югары тагын берәр хис булдымы икән?  Шушы көнгә кадәрбер сукмакка төшмичә адашып йөргән ике язмыш башка аерылмас өчен бер-берсенә сыенган минутлардан да гүзәлрәк минутлар тагын кайдан табып була? 
         Ишекне сак кына ачып керергә тырышсалар да, Халидә апа аларның кергәнен сизде, ләкин дәшмәде. Сәрия түрдәге йокы бүлмәсенә үтте. Илгизгә әнисе залга урын җәйгән иде, ул шунда килеп ятты. 
Сәрия кухня ягыннан чыш-пыш килгән тавышка уянып китте. Халидә апа белән Илгизнең нәрсә сөйләшкәннәре аерым-ачык кына ишетелми, тик шулай да Сәриянең күңеле сагаеп калды. Чөнки Халидә апаның: “Улым, практикант кызлар алдап йөрерлек яшьтә түгел син”, - дигәнен аерым-ачык ишетте.
 Машина кузгалып киткән тавыш ишетелгәч кенә, торып мәктәпкә барырга әзерләнә башлады. Халидә апа үзен көндәгечә тотарга тырышса да, Сәрия  аңарда булган үзгәрешне сизде. Иртәнге чәйнең тәме бүген икенчерәк тоелды. 
Кара, тиз үтә икән бу практика дигәннәре, календарь утеп барган елның тагын ун көнен генә саныйсы калган икән, ләбаса! Икесенең дә үзешчән сәнгатьтә актив студентлар булганлыгын белгәнгә, завуч Сәрия белән Зиннәткә яңа ел кичәсен әзерләшергә җәлеп итте. Шуңа күрә бүген Сәрия белән Зиннәт дәресләр беткәч, кайтып китәргә ашыкмадылар. Буфетта тамак ялгап алганнан соң, кичәгә кызыклы детальләр уйлап утырдылар. 
Мәктәптән кайтырга чыкканда, урамда караңгы капкан, әмма ай яктысы шулкадәр якты - җирдә яткан энәне табырлык. Сәрия белән Зиннәткә таба каршы килгән Илгизне алар ерактан ук таныдылар.
– “Җизни” атна уртасында нишләп йөри ул авылда? – дип ычкындырды Зиннәт.
Сәрия: “Каян белде икән Зиннәт безнең Илгиз белән мөнәсәбәтләрне, әле үзебез дә ныклап аңлап бетермибез, чын хисләрме, вакытлы мавыгумы?” – дип уйлап куйды. Зиннәт белән кул бирешеп күрешкәч, Илгиз Сәрияне култыклап алды. Шул минутта Зиннәтне алыштырып куйдылар мени! Аның йөзендә ниндидер нәфрәт хисләре пәйда булды. Ул  Илгизнең яңагына сугып җибәрде. Узе, күз ачып йомганчы, якындагы тыкрыктан төшеп югалды. Бернәрсә аңламый калган Сәрия, тораташ булып катты. Илгиз Сәрияне тынычландырырга тырышып, кочагына алды. 
– Илгиз, – диде Сәрия, – Зиннәт белән безнең арада берни дә юк, үзем дә аңламыйм, нәрсәгә ул көнләшкән булып кыланды.
– Сәрия, синең монда бер гаебең дә юк. 
Сәриянең күзләрендә: “Я, тизрәк аңлат инде, югыйсә әллә ниләр уйлавым бар”, – дигән караш ята иде. Илгиз башта иелеп кар алды, кызара башлаган яңагына куйды. Аннан Сәрияне кайту ягына түгел, икесе дә яратып өлгергән “Аръяк юлына” алып китте.
Сәрия көләргә дә, еларга да белмәде. Зиннәт Илгизгә “җизни“ дип эндәшкәндә, күз алдында Сәрияне түгел, ә үзенең бертуган апасы Зиләне тоткан булып чыкты!
Илгизнең: “Зилә белән ярты елдан артык хат алышмыйбыз. Зиннәт безнең аралар өзелгәнен белми. Хәер, әнигә дә син тормышыма килеп кергәч кенә, аңлатып бирергә туры килде” – дигәненә ышаныргамы, ышанмаскамы белми, аптырап калган Сәрия,  эндәшмәде. Аерылушыларының сәбәбе, Зиләнең район үзәгендә яшәргә теләмәве, Илгиз Мәскәүгә күчәргә риза булган да гына, аңа кияүгә чыгачагын ультиматум итеп куюын әйткәч, бераз жинеллек кергәндәй булды. 

Ай икегез, икегез,
Тигез гомер итегез.
Икегез дә пар килгәнсез,
Тигез гомер итегез!
Җәй бөтен тәрәзәләрне шыр ачып салган. Туй җыры йорт эченә генә риза булмыйча, урамга бәреп чыгып, әллә кайларга кадәр таралып китә. Җыр гына түгел, Илгиз белән Сәриянең сөю хисләре дә күкрәкләренә сыя алмый ташып, күкләргә талпына,  күз күренмәс киңлекләргә тартыла. Алар бер-берсенә  шулкадәр сыенып утырганнар, әйтерсең, кемдер килер дә, аерып, икесен ике якка ыргытыр төсле. Юк, аерылыр өчен кавышмады алар, сөеп-сөелеп яшәр өчен! Бер-берсенә тиң пар итеп яратылмаган булсалар, каян килеп очрашырлар иде?  Туй түрендә әкият дөньясыннан килгән мәхәббәтнең утырганына алар гына түгел, гүя бөтен галәм шатлана,  сөенә иде. 
Яшәгез тормыш яменең
Кадерен белеп кенә,
Хәтта чикләвек төшен дә
Урталай бүлеп кенә.
Йола буенча, кыз ягы кызны, егет ягы – егетне мактый. Мактамаслык түгел, икесе дә бер дигән, уңган-булган. Бигрәк тә Сәриянең әти-әниләре горурлык кичереп утырдылар. Шулай булмый ни! Сәрия кебек кызлар, бармак белән генә санарлык! 
“Кадерле кәләш-кияү, кода-кодачалар, кунаклар, якын дуслар, хөрмәтле туганнар!“ Котлаулар күмәк җыр, шаян сүзләр белән алышынып тора. Ике як та сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел. Әзрәк кызмача булып алгач, Сәриянең әтисе дә яраткан җырын сузып җибәрде: 
Чылбырдай тезелеп,
Кайтыгыз, торналар;
Бу күлдәй камышлы
Гүзәл күл кайда бар?
Бу җырдан соң кияү ягы: «Әллә  кода кияүләренең нәселе “торна” кушаматы йөрткәнен белмиме? Әллә белеп җырлыймы?» – дип, тын кала. Тик озакка түгел. Шаянлыгы белән инде бөтен табынны яулаган Илгизнең икетуганы Мифтах кушаматның тарихын сөйләгәч, күздән яшьләр чыкканчы көлеш китә. Туй кызганнан кыза. 
Өченче тәнәфескә чыккач, Зәлифә җиңги Илгиз белән Сәрияне шыпырт кына чакырып алды. Ике йорт аша “кияү түшәге” әзерләнгән иде.  Тик... Беренче уртак төн өчен дип калдырган ымсындыргыч, кабатланмас мизгелләр икесен дә бөтереп үзенә тартып алырга  торганда,   “шайтан” да күзләрен йоммады.
Сәрия, кыенсынып, ялангач тәнен капларга юрганга үрелде. “Җаным, син минеке, мин синеке, оялма” – дигәнгә, эреп төшмәскә тырышса да, иренең кочагына кереп киткәнен сизми дә калды. Илгиз,  аның өчен генә сакланган саф гөлнең таҗларын, сакланып, иркәләп, назлап кына ачты. Хатын-кыз назын үзенә кирәк кадәр татып караган  Илгиз, моңа кадәр булмаган хисләр дулкынында кайнады. “Мин сиңа бервакытта да хыянәт итмәячәкмен, җаным!” – дип, кат-кат кабатлаганда, теге “шайтан” тавышсыз гына үзенең почмагында көлеп утырды. 
Илгизләр яшәгән йортның капка алдына яшь киленне каршыларга дип күрше-тирә, агай-эне җыелган. Зиләнең әнисе белән әтисе Тәнзилә белән Мисбахның юклыгын, каршылаучылар абайламый калмады, әлбәттә. Кайсы килмәүләрен хуплады, кайсы: “Зилә белән Илгизнең аралары биш былтыр суынган, нәрсәгә үпкә сакларга инде”- дип, тел чарлады. 
Машиналар, кычкырта-кычкырта, ишегалдына үтте. Илгиз Сәрияне күтәреп алды да, ап-ак  мендәргә бастырды. Халидә апа Сәриягә бал-май каптырды:
– Төкле аягың белән, киленкәем. Күңелең май кебек йомшак булсын, телең бал кебек татлы булсын!

Туйдан соң, бер атна да узмады, Илгизне райкомга чакыртып алдылар. Райком секретаре сөйләшүне кыска тотты.
– Илгиз Калимуллович, сезнең кандидатурагыз Өлкә комитетта каралган, бик җаваплы эш тәкъдим итәләр. Иртәгә җавап бирергә кирәк. 
Ришат Талиповичка җавабы уңай булачагына, Илгиз шикләнеп тә карамады. Чөнки партия әгзасына Өлкә комитет карарына “юк” дип җавап бирү, үзең теләп тәмугка төшү дигән сүз булачак. Сәриясе дә каршы килмәс. Хатын-кызга нәрсә, ире кайда, ул шунда. Диплом алганына бер ай да юк, кайда эшкә урнашса да, аңа барыбер түгел мени? Менә әнисе генә ничек кабул итәр? Быел алтмыш яшен тутыра бит, яшәрергә таба бармый. Илгиз авылда йорт салыр алдыннан, әнисе: “Картайган көнемдә минем бер үземә нигә кирәк шундый зур йорт, сез берегез дә монда кайтып яшәмәячексез барыбер”, – дигән иде. Әнисе хаклы булып чыкты түгелме соң? “Ярар, алда чамаларбыз” –, дип Илгиз, район үзәгендә өч ел “буйдак” тормыш белән яшәгән фатирына ашыкты. 
Сәриягә хуҗабикә роле килешкән, үзе дә, аш-су бүлмәсендәге өстәл дә балкып тора. 
 Илгиз тамак ялгап алганнан соң, райкомдагы сөйләшүне Сәриягә җиткерде. 
– Син каршы түгелсеңдер бит, Сәрия?
– Башыма тай типмәгән лә инде минем, нишләп каршы булыйм...тик.. кайда яшәрбез соң? Бу фатирны кемгә калдырырбыз? 
– Сәрия, барысын да үзем җайлармын, көяләнмә.
Илгиз Сәрияне күтәреп алды да, залдагы диванга юнәлде. Иреннәр-иренгә кушылгач, әле генә ике арада булган җитди сөйләшү кайнар куенда эреп, каядыр юкка чыкты, югалды... Сөю фәрештәләре оялып, күзләрен йомды. 

Зиннәт Мәскәүгә, иртәгә апасы диссертация якларга тиеш көнне килеп төште. Хатта өйрәтеп язганча, башта метро белән барды. Аннан троллейбуска күчеп утырды. Троллейбус тәрәзәләреннән Мәскәү урамнарын карап бара торгач, кирәк остановканы узып киткәнен дә сизми калды. “Көндез дә бик матур башкала, төннә — тагын да гаҗәебрәктер әле,  бер атнада күреп бетереп булыр микән?”  Ә күрәсе килә! Күпләргә тәтеми әле бу бәхет. Зиннәтнең апасы Мәскәүгә аспирантурада укымаса, белмим, кайчан барып эләгер иде әле ул башкалага. 
Энекәшен дүрт күз белән көтеп алды Зилә. Беренчедән, сагынган иде. Сагынырлык та шул! Зилә авылга яңа ел каршылаганнан соң, башка кайтып йөрмәде: диссертациясе буенча да бушамады, Илгиз белән аралар бозылу да сәбәп булды. Икенчедән, Зиннәт апасына республикага эшкә кайтырга дигән юлламаны алып килергә тиеш. 
Зилә диссертациясен яклагач, Мәскәүдә калмаска уйлады. Үзе укып бетергән медицина институтының акушерлык һәм гинекология кафедрасына эшкә кайтырга уйлаганын әти-әнисенә хат белән язып җибәрде. Ә алар, эшне озакка сузмый, сәламәтлек саклау министырлыгында эшләгән туганнары Таһирга мөрәҗәгать иттеләр. Ул: “Кулымнан килгән кадәр ярдәм итәрмен”, - дип ышандырган.  
Зиннәтнең авыл күчтәнәчләре тулы зур юл сумкасын бергәләп бушаттылар. Зилә үзе дә буш кул белән көтеп тормаган - Мәскәүнең зиннәтле ризыклары белән хәленнән килгәнчә, суыткычын тутырып куйган. 
Тамак ялгарга утыргач, сүз башта әти-әниләре, туган-тумача, таныш-белешләре хакында барды. Зиләнең иртәгә җаваплы көне булуын истә тотып, Зиннәт сүзне кыскарак тотарга, бигрәк тә Илгиз белән Сәрия тирәсенә ялгыш борылып китмәвен теләде. Апасы: “Эш буенча яңалыклар бармы? - дип сорагач, җиңел сулап, түкми-чәчми сөйләргә кереште. 
Таһир абыйсы Зиләгә республика шифахәнәләренең берсендә бала тудыру http://hghltd.yandex.net/yandbtm?fmode=inject&url=http%3A%2F%2Fwww.kaibicy.ru%2Ftt%2Fhbrl%2Fitem%2F4686-kaybyich-%25D3%2599nil%25D3%2599re-balalaryin-alyishtyirudan-shikl%25D3%2599nmi.html&tld=ru&lang=tt&la=1425785472&text=%D0%B1%D0%B0%D0%BB%D0%B0%20%D1%82%D1%83%D0%B4%D1%8B%D1%80%D1%83%20%D0%B1%D2%AF%D0%BB%D0%B5%D0%B3%D0%B5%D0%BD%D3%99%20%D0%B3%D0%B8%D0%BD%D0%B5%D0%BA%D0%BE%D0%BB%D0%BE%D0%B3&l10n=ru&mime=html&sign=cd43bd4134bc8dbadbc3bce18892aa58&keyno=0#YANDEX_7бүлеген  җитәкләргә урын сөйләшкән. “Медицина институтына укытырга әзрәк практика алгач барыр, бу эшендә яшәү урыны да хәл ителер, кайтсын, берүк Мәскәүдә калмасын” - дип, кат-кат әйтеп җибәргән. Зиннәт:
- Апа,  әти белән әни дә сөенделәр. Синең читтә булуыңа алар да бик риза түгел, исән-сау якласын да, кайту ягын карасын, кияүдә булса бер хәл, – дип әти-әнисенең дә фикерен җиткерде.
Зилә дәшмәде. Зиннәт: “Әллә ялгыш ычкындырдым инде соңгысын?” – дип уйлап та бетермәде, апасы: “Илгиз кебек беркемне дә ярата алмам ахыры”, – дип, бүлмәдәге бердәнбер тәрәзә каршысына килеп басты. 
Зиннәт апасының бөтен тәне белән калтыранып куюын тойды. Илгиз белән Сәрия өйләнешкәннән бирле күңеленә оялаган шайтан коткысы тагын уянды. 
Килен каенана туфрагыннан, диләр. Сәрия туйдан соң озак тормый, авырга узды. Шатлык өстенә шатлык дигәндәй, Илгизгә башкала үзәгендәге бер бүлмәле фатирның ачкычын да тоттырдылар. Ярты ел Сәриясез, башкаладагы апасы гаиләсендә яшәү аны ялкыткан иде. Шуңа күрә, командировка-мазар булса, һәрвакыт сөенеп  кабул итте. Бигрәк тә үзләренең яки үзләре белән күрше районнарга туры килгәндә. Әле бүген дә эш сәфәре тәмамлану белән, авылга – Сәриясе  янына ашыкты.  
Машина капка төбенә килеп туктау белән, кай арада күреп калган, кояш кебек нур сибеп Сәриясе йөгереп чыкты. “Ничек, малай, үсәме?” – дип, Илгиз хатынын сак кына кочаклап алды. Бер-берсенә сырпаланып, иркәләнеп, шаярышып сагынуларын бушаттылар. 
Халидә апа югары очта яшәүче килендәше Сабираның хәлен белергә киткән иде. Соңгы вакытларны бер дә тазалыкка туймый. Югыйсә, яшь бит әле үзе, иллесе дә узган ел гына тулды. Шифаханәдә дә ятып чыкты, файдасы бик булмады, бугай. Шаян, көр күңелле Сабира бирешмәскә тырышса да, чир үзенекен итә, күзләреннән элеккедәй очкын сибелеп тормый. Халидә апа аны артык арытасы килмичә, озак утырмады, кайтырга кузгалды. Озатканда Сабира:
– Миндә хатын-кыз чире диләр врачлар. Бөтен өметем Зиләдә,  Халидәкәем! Ул бит хәзер бик зур исемле хатын-кыз врачы булган, башкалага эшкә кайта икән. Авылда да бераз торам дигән. “Кайту белән синең яныңа алып керәм” – ди инде  әнисе.

Сәрия төш күрә, имеш аның эче авырта. Уянып китсә, чынлап та   шулай булып чыкты. Биш минут түзеп ятканнан соң, ул Илгизне уятырга булды. 
– Илгиз, минем вакыт җиттте бугай, ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк булыр.
– Юк, бернинди дә ашыгыч ярдәм чакыртмыйбыз, барысы да сөйләшенгән, хәзер үзем шифаханәгә илтеп куям.
Егерме минут та узмады, алар бала тудыру йортының ишек төбендә иделәр. Сәрияне, акушкерка караганнан соң, өченче этажга  алып менеп китте. 
-Ике сәгатьтән дә калмаячаксың, - диде ул. Мин инде утыз ел бәби таптырам, бик сирәк ялгышам. 
Озак та үтмәде Сәриянең тагы тулгагы башланды.  Бераз яфалагач, җибәргәндәй итте. Түзәрлек әле дип сөенеп тә куйды, әнә аның белән бер палатадагы  Наташа исемле хатын бөтенләй яфалана. Түзә алмый, коридорга  да чыгып китте. Сәриянең дә тулгагы ешайды. 
– Әни кеше, малаең белән котлыйбыз! 
– Аллага шөкер!- дип эчтән генә кабатлады Сәрия. Сәгать уклары җомга көннең  иртәнге бишен күрсәтә иде.
Сәрияне палатага илткәндә, аның бәби тапкан урынына Наташаны алып кереп киттеләр. Табигать бушлыкны яратмый шул. Бигрәк тә бала табу йортында. Сәрия эченнән Наташаның исән-сау котылганын, таза бала тапканын теләп калды. 
Бишенче көнне Сәрияне малае белән өенә кайтырга әзерли башладылар. Гадәттә яңа туган баласын алырга килгән әти кеше бала табу йортына чәчәк бәйләмнәре, күчтәнәчләр белән килә. Чәчәк бәйләме әни кеше белән бер рәттән, бәби таптырган табип-акушерларга, шәфкать туташларына да бирелә. Чәчәкләр янына күчтәнәч-мазар да өстәлә. Бала табу шатлыгы шулай бүлешенә, рәхмәтләр белдерелә.  Илгиз дә гадәтне бозмыйча, нәкъ шулай башкалар кебек, бәлки әле башкалардан уздырып бала табу йортына Сәриясе белән малаен алырга килергә чыкты. Шифаханәнең баш врачына да кереп рәхмәт әйтеп чыгырга булыр.
Аермыйм дисә, аермый икән язмыш, менә тагын аларны бер казанга салды да куйды. Алай гынамы, Илгизнең баласын үз кулларына кабул итеп алырга туры килде бит Зиләгә! Әле ярый бала туган чагында бер-берсен танымадылар. Хәер, каян танысыннар, Зилә белән Сәриянең очрашканнары булмады бит. Зиннәт бер тапкыр курслары белән төшкән фоторәсемдә күрсәткән иде күрсәтүен Сәрияне. Бик искә алып карамады ул вакытта. Аннан соң, кеше фотосүрәттә бер төсле, ә тормышта бөтенләй икенче төсле булган очраклар да бик күп. 
Зилә Илгиз белән очрашуны башка вакытка, башка  ситуацияга калдырды. Бүген Зилә Мисбаховна  кулыннан игезәк малайларын Сәрия белән биш минут аерма белән тапкан Наташаның ире кабул итеп алачак.  Ә Илгизгә баланы тапшыруны ул акушерка Анна Михайловнага йөкләде.

Иң якты уйларым буталды син киткәч,
Бәхетем кояшы елмаймый, бер сүнгәч.
Әрнетә йөрәкне югалту газабы, -
Әйтерсең лә бу -  гомернең азагы.
Эзләдем мин сине ярсулы язларда,
Ярларга сыймыйча ташулар ташканда.
Эзләдем мин сине иң матур айларда,
Табылмас җиреңнән табылыр чакларда.
Сәрия, җырны тыңлап бетермәде. Улын йокысыннан бүлүеннән куркып, радионы сүндереп куйды. Соңгы вакытларда бик еш яңгырый бу җыр. Күңеленә үтеп кереп,  аның иң нечкә кылларына кагылып, йөрәген тетрәндерә. “Минем уйларымны укыган, теләкләремне ишеткән кебек язылган бу җырның сүзләре дә, көе дә”. Тик бүген бердә сагышка биреләсе килми аның. Бәйрәм көн бит – улы Салаватның туган көне! 
Сәрия бүләген бер атна элек үк әзерләп куйды. Хәзер акчаң булса, бүләк сайлау проблема түгел түгеллеккә, әмма  Сәрия шулай  гадәтләнгән инде. Ун яшь үзенә күрә юбилей да әле. Укытучы зарплатасына әллә ни кыйратып булмас иде, шөкер,  Илгиз аларны кайгыртуыннан аермый. Хәер, аерылган елларны, Сәрия баласына тиешле алиментка да риза булып яшәр кебек иде.  Тик Илгиз үзе иреге белән, җае туры килгән саен, акчалата да, башка төрле дә ярдәмен дә итеп торгач, каршы килеп азапланмады. Үзенең дә гаиләсе бар бит, югыйсә, ике кызлары үсә. 
Бер очрашканда Сәрия: “Илгиз, хатының беләме безгә алименттан башка да ярдәмеңне?”, – дип сорарга уйлады. Тик уеннан кире кайтты. Нигә әле миңа кирәк бу турыда белергә? Илгиз шулай карар иткән икән, димәк, акчасы җитәдер ике гаиләгә дә. Аннан килеп, Илгиз – шәхси эшкуар, башкалар кебек коры зарплатада утырмый.  Язмыш аларны аерганга, уллары Салаватның бер гаебе дә юк, нигә әле ул әти белән үскән балалардан материаль яктан ким булырга тиеш. 
Әни, нигә бүген иртә тордың, ял көнне дә ничек синең йокың килми ул, ә?
– И улым, синең туган көнне йоклап ятып була мени! Туган көнең белән, улым!
– Рәхмәт, әнием! Мин сине бик яратам! – дип, салам чәчләре белән  әнисенең күкрәгенә сыенды.
    Салават иртәнге күнегүләр эшләп, юынып чыгуга, Сәрия туган көн бүләген яшереп куйган җиреннән тартып чыгарды. Салават әнисенең кулында спорт костюмы һәм кроссовкилар күргәч, авызы ерылып ук китте. 
Ничек әнисе сайлый белгән нәкъ ул теләгән әйберләрне!
–Улым, яле киеп җибәр, карыйк әле, размерлары туры килде микән?
– Ярамаса да, яратабыз аны, – дигән булды Салават зурларча һәм ялт итеп киеп тә алды.
Сәрия улына сокланып карап торды. Зәңгәр төстәге спорт костюмы Салаватның зәңгәр күзләрен тагын да ачыбрак җибәргән төсле булды аңа. 
Шул вакыт ишектә звонок чылтырады. Илгиз булуына бер шиге дә булмаган Сәрия ишеккә табан атлады. 
Салават әтисе белән ирләрчә кул биреп исәнләште. Илгиз портфеленнән конверт кебегрәк бер әйбер тартып чыгарды.
–Улым, монысы минән синең  туган көнеңә бүләк! – дип  улының кулына балалар лагерына юллама тоттырды. Илгиз республикадагы иң  яхшы балалар лагерьларның берсенә юлламаны, җәйге каникулар башланырга бер айдан да әз генә вакыт калганын истә тотып алган иде. Салават сөенеп чәбәкәйләп алды. Уку елы башында лагерьда ял иткән классташ малайларның сөйләгәннәрен кызышып  тыңлап торган иде бит ул. Кайдан белгән  диген син аны әтисе! 
–Әтием, рәхмәт сиңа! 
Салаватны спорт мәктәбенә Илгиз ияртеп алып чыгып  киткәч, Сәрия улы яраткан ит  бәлешен ясарга тотынды. Әллә суган әчесеннән, әллә хатирәләрдән атылып чыккан күз яшьләре туктарга теләмичә, актылар да, актылар. 
Сәриянең бүгенгедәй хәтерендә, Салаватны бала табу йортыннан алып кайткач, икесенең арасында булган сөйләшү. 
–Син Зиләнең шушы бала тудыру йортында эшләгәнен белеп иттеңме  мине? – дип сорады Сәрия.
– Белгән булсам, икенче урында сөйләшкән булыр идем. Мин бит сине баш врач аша салдым.
Илгизенә ышанмаска хакы юк иде аның. Шул кадәр сөю-ярату, наз, кайгырту  бүләк иткән кешесе бит  ул аның! Сәрия биш көн эчендә бала табу йортында кичергән газапларын онытырга тырышты. Ләкин “шайтан” аларның тормышына йогынып өлгергән иде инде.

дәвамы бар

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру булеге белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com