Логотип
Проза

Язгы күкрәү

Хикәя

Мең тугыз йөз сиксән биш­нең язы иде. Әмма аның өчен... Аның өчен яшәү- яшәеш вәгъдә итүче яз түгел иде бу. Әйе, газиз җаны­ның яртысыннан аеручы яз иде. Хәер, ул үзе бу турыда уйла­маска тырыша, йөрәгенең сызлау- сыкравыннан сыгыла төшеп атла­вын белә. Тик, хәерсез, аяклар гы­на... Чуенга әйләнгәннәрмени?!. Әнә тегендә генә, юлдан йөз адым­нар чамасы булыр, салам эскерте бар лабаса. Барыр. Утырыр. Ун адым атлар... Тагын биш адым, тагын, та­гын... Ниһаять, ул килеп җитеп, чайкала-чайкала эскерткә ава. Бер уй белән ава: өлгерәсе иде! Өлгерәсе...
Өлгерәсе иде... Гел шулай дип яшәлгән икән. Йә, нәрсәгә өлгерде инде? Ни-нәрсәгә иреште? Бөтен ирешкәне, табынган барча байлыгы, әнә ич, кулында: бер йодрыкка сыйган-төйнәлгән. Шуны тапшырасы бар. Тапшырыр, анысы. Өлгерергә генә кирәк. Өлгерер... Аякларын бер­аз язар да... Титаклый-титаклый булса да — барыр. Йә булмаса, теге чактагы күк, тәгәри-тәгәри шуышыр.
Теге чакта өлгермәгән булсамы!?. Аның сылу Гайшәсен, йә хода, нишләтерләр иде икән?! Нишләтәселәре билгеле инде: сәнәкчеләр өереннән, йә, кайсы мөгаллимә исән-имин котылды соң!? Карт ыңгырашып куйды. Алсу яулык чөйгән шул гү­зәл кыз гәүдәсен сәнәк тишеп үтү ихтималын уйлау гына да аның җа­нын һәрчак әнә шулай тырный иде.
Ярый әле бу фани дөньяның мәр­хәмәтле кешеләре бар, дип уйлады карт. Теге чакта да... Әйе, теге чак­та да күршеләре Рәхимҗан мулла аны чакыртты бит. Чакыртты да болай диде: «Бар әле, Тимерхан олан, ындыр артлатып кына мөгаллимә апаңны минем мунча янына алып кил. Абыстаң үзе каршы алыр. Җә­һәт бул. Эшләр харап ласа, сәнәкчеләр явы килә...»
Кычытканнарга чаптыра-чаптыра, тигәнәкләр кадата-кадата тәгәрәде ул. Тәгәрәде. Шуышты. Иелә- иелә очты. Өлгерде. Мулла бабай илаһи зур этне абыстай белән Гайшә кереп бикләнгән мунча ишеге яны­нарак бәйләгәндә сәнәкчеләр төрке­ме дә мөгаллимә яшәгән Фатыйха әбиләр лапасы өстендәге печәнне туздыра башлаган иде инде.
Кузгаласы булыр. Карт талпы­нып куйды. Аяклары тыңламый икән шул әле, каһәр. Ни кәперәйгән була бит тагын — шуышыр яшь­тәме соң инде ул, картлач!? Берәр шәфкатьле бәндәсе күренгәнче менә шушылай ятарга туры килмәгәе. Куллары да, әнә, ойый башлады тү­гелме?
Карт бәләкәй радиоалгыч тотка­сына «береккән» сул кулының бармакларын язды, ярый әле син бар дигәндәй, аннары әлеге «сердәшен» сыйпады, яшел төймәсенә басты. Кыямәт зил-зиләләре купкан дияр­сең — ниндидер музыка кораллары берьюлы әллә ничә тавышта уйный иде. Бәй, таныш көй түгелме соң? Таныш... Аны ул кайдадыр ишетте инде бер. Теге... үлем белән көрәш­кәндә бугай... Унбиш яшьлек үсмер­нең үзенә гашыйк икәнен дә белми- нитми генә, мөгаллимә кыз Хәмит исемле чибәр вә акыллы егеткә кияүгә чыккач миңгерәүләнгән ба­шында әнә шундый музыка корал­лары белән чаң кактылар түгелме? Шулай булды шул, шулай булды. Сылу Гайшәсе көн саен кереп: тере­ләбезме инде, акыллым Тимерхан, димәсә — кем белә инде — әлеге «көй» ни-нәмәрсә белән тәмамланыр иде. Әмма нәкъ әнә шул көннәрдә аның җанында бер нәрсә хәл кылынды: әйе, мөгаллимә Гайшә — аныкы, бары аныкы гына булачак! Хәмит атлы «җизни» дигәннәрен Тимерхан сылуы янәшәсенә уенда да кертмәячәк. Юк ул. Битараф ул аңа. Бетте-китте. Хәмит дигән кеше, гомумән дә, бу авылда яшәми.
Һәм бу аның өчен чыннан да шу­лай иде. «Клубта-мазарда аларның икесен бергә очратканда да ул бары аны — Гайшәне генә күрде, аңа гына эндәште.
Сугыш башланганчы шулай яшәлде.
Сугыш... Аһ, ул сугыш! Каһәр төшкән сугыш!! Әнә бит... кырык еллап ара үтсә дә төзәлми ярасы: тәндәгесе дә, җандагысы да...
Карт күзләрен йомып хәтерләргә тырышты: әйе-әйе, аңа бүген Аны аермачык күрү мөһим — алсу яулык чөйгән чагын да, көмеш чәчле вакы­тын да... Хәмите, йә улы — Әнвәре белән пәйда булсалар да риза... Ри­за...
Һе... Сугыштан ул ярлыкау, ялвару уе белән кайткан иде, югыйсә. Аякларына егылып үтенәчәк, сорая­чак иде ул аны. Ни аяныч: өлгерә алмый калды. Хәмит тә, Әнвәр дә кайтмадылар шул... Кайтмадылар... Мәскәү өчен барган сугышларда ук һәлак булган Хәмит атлы ир-егет.
Кырык дүртнең язында исә Әнвәр турында да кәгазь кисәге килгән. Билгесез дигәннәр, югалды дигән­нәр, кара мөһер сукканнар... Әнә, шул мөһер сугылган кәгазьне ал­ган кичтә микән, әллә Хәмит урыны­на рәис итеп калдырылган Сәлах башбаштаклыкларыннанмы — Гай­шәнең чәчләренә көмеш йөгергән.
И-и, зур яшькелт күзле, чем-кара кашлы, көмеш чәчле бичә! Синең кайгы-хәсрәтеңне ни-нәмәрсә белән җиңеләйтеп була соң? Тезләреңә башны ора-ора бергәләп яшәүне сорасынмы әллә? Өлгерер әле монысына, өлгерер. Башта күңел җә­рәхәтләрен бәйлисе булыр. Аннары...
Авылы да җәрәхәтләнгән бит аның. Таланган. Туздырылган. Сылу кызлары торфка куылган, үсмер егетләре — шахталарга... Йортлар­ның күбесе сүтелгән. Ташландык, кыйшайган өйләрнең тәрәзәләренә такта кадакланган. Авыл уртасындарак утырган Гайшәләр йорты хә­зер, әнә, авыл чите булып калган.
Калсын! Фронтовик Тимерхан аның читәненә үк терәтеп үз йортын күчерер...
Аның сугыштан соңгы тормышы шулай башланган иде...
Карт тагын талпынып карады. Кая инде ул — оеган гәүдәне язар­мын димә икән. Һе, аның Гайшәсе дә шулай гына оеды. Шулай гына... Чәй эчәргә утырган җирдән. Эшлә­нәсе эшләре беткән иде шул. Беткән иде. Әле картның бу дөнья белән алыш-биреше бар. Оерга ярамый. Менә тапшырыр да... Эх, берәр касә кайнар чәй, йә бер җамаяк кәҗә сөте эчсәме... Хәл керер иде дә бит...
Һәй, кәҗә сөте... Кәҗә сөте... Гайшә карчык һәр иртәдә кәҗәсен савар иде дә балчык җамаягына сөзелгән сөтен салып, читән янына ки­леп басар иде. Шуны гына көткән­дәй, читәннең теге ягында Тимер­хан карт пәйда булыр иде. Өйлә җитәрәк алар тагын бер күрешерләр иде. Бушанган җамаякны төреп то­тып урам яктагы капкадан ук урап Тимерхан керер иде, кәләпүшләрен салыр иде дә радиодан ишеткән хәбәрләрне бәйнә-бәйнә сөйләр иде.
Гел шулай булырга тиеш кебек иде. Гел шулай... Тын гына... Сабыр гына... Гыйнвар урталары җиткәч... Әйе, җамаяк тотып кергән картны бусагада ук хәлсез тавыш туктатты. «Ни бит әле, Тимерхан... Базга төшә күрмә, диюем. Идән сайгагы че­регән икән бит әнә. Мин дә әле ме­нә аягымны имгәттем...»
Һәй, Гайшә, Гайшә ничәмә-ничә мәртәбәләр әйтелде бит, югыйсә: күч минем өйгә, диелде. Бер сайгагын алыштырасың, икенчесен... Черегән бит инде бу өй, череп беткән... Сын­ган матчасы да, ташка үлчим, ничә җирдән терәтелде, әнә...
Күчәргә дисең дә... Ни бит әле: Әнвәре кайтып, килмәгәе, Әнвәре... Үз нигезеңне ташлыйлар димени!?
Ирең, балаң нигезен... Чит бусаганы атлап кермәс бит инде бала...
Йә, алла! Көтә икән ич әле. Ба­ласын көтә икән... Сабыр гына әйтте дә бирде... Кырык елдан соң да...
Әйе, нәкъ шул төндә Тимерхан карт йокларга ятмады. Язды да яз­ды. Йөз дә бер мәртәбә хәрби ко­миссариатта булуын да, безнең илдә кешенең билгесез югала алмавын да, өлкән яшьтәге авыру ананың үз ба­ласы турында дөреслекне белергә хакы барлыгын да язды, һәм бу яз­маны бер журналга юллады...
Яз кояшын боҗра-боҗра болыт­лар каплаган бер иртәдә, җавабы да килде.    
Тимерхан карт бусаганы атлаган­да район түрәләре арасында ят ке­шене шәйләде. Журнал битен күрсәтә-күрсәтә Гайшә карчыкка нидер сөйли иде. Әйе, бергә сугышканнар икән. Аннары белорус партизан­нарына кушылганнар. Бик тә әһә­миятле бер авылны азат иткәндә Әнвәр яраланган. Юк, аңына да килә алмаган. Командир кулында отряд байрагы гына ертылып калган. Әле­ге ертык берлә «Ватан өчен» меда­лен дә, кабереннән бер уч туфрагын да алып кайткан, әнә.
Ташкент кешесе китеп баргач Гайшә карчык ихатасында «кыя­мәт» купты. Такта китереп аудар­дылар. Бүрәнәсен дигәндәй... һәм дә җиргә батып бетә язган шыксыз өй­не җамау башланды.
Тимерхан карт гел ике йорт ара­сында йөренде. Осталарга булышты. Гайшә карчыкның эшләрен эшләш­те. Тик карчыкның кәефе... Бик кадерле сергә ия булгандай тыныч кына елмаюы аны шөбһәләндерә, хафаландыра иде.
Әйе, менә хәзер карт ишекне ачар да: өй туена керүем бу, дияр. Ачылыр карчык та, ачылыр... Үлгән ар­тыннан үлеп булмый лабаса.
Ишек ничектер шыгырдап ачыл­ды. Самавыры да кайнаган. Тик... Нәрсә бу! Нишләп карчык чәй өстәленнән башын күтәрми?.. Ник? Нигә?
Бу юлы да соңарды шул Тимер­хан карт, соңарды. Аңа инде Гайшә карчыкның суынган кулыннан теге үзбәк китергән табышны алу мәшәкате генә калган иде.
...Мәктәп музеена тапшырасы әнә шул «йөк» авырлыгы бастымы әллә картны? Юлаучысы да күренми бит аның, ичмаса, күренми. Уң кулының төйнәлгән йодрыгын ачар иде дә карт: бу — бик тә кадерле мирас — яшәү-яшәеш мәгънәсе, кеше гоме­ренең бәһасе, дип уч төбенә сыйган медаль кисәген, кызгылт чүпрәк ертыгын, күксел-кара туф­рак бөртекләрен сузар иде...
Эскерт өстендә әллә күк күкрәде, әллә бөек Җиңүнең кырык еллыгы­на салют бирүләре булдымы — карт инде моны аңышмый, салам өстен­дә радиоалгычы ятканын да абайла­мый иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар