Логотип
Проза

Хәтер сандыгы

Халисә, җилләнеп килеп, ачу белән сандыкны ачып атты. Карават өстендә йокымсырап утырган песи дә миңа тимәгәе дип, кече якка чыгып сыпырды.

Халидә ГАЛИМОВА

Хикәя
Абзардагы бетмәс-төкәнмәс эшләрен тәмамлап, йорт ишеген ачып керүгә, кече бүлмәдә ниндидер шапылдау ишетте Халисә. 

– Нәрсә җимерә инде тагын. Әле йоклап калган идең бит! – дип эндәште ул итекләрен сала-сала. Тиз генә кулларын чайкап кече бүлмәгә ашыкты. Анда Маһинур карчык почмактагы сандык өстенә өелгән мендәр-ястыкларны туздырып ташлап, ике кулы белән җан-фәрманга тырышып-тырмашып шул агач сандыкны ачарга маташа иде. Тик авыр капкачлы сандык карчыкның хәлсез беләкләренә бирешми, бераз ачылуга шап итеп кире ябыла.

– И Ходаем, тагын шуңа барып ябышкан! – дип ярсыды Халисә җене котырып. – Йә нәрсә актарасың соң син анда?! Ни байлыкларың бар? Бездән яшергән алтыннарыңмы, акчаңмы, әллә берәр әйберемне урламаганнармы дип тикшеренәсеңме?

Маһинур әби хәле бетеп, аякларын сузып сандык янына утырды. Кесәсеннән кулъяулык чыгарып, хәлсез куллары белән тирләгән маңгаен сөртте, аннан кайчандыр җете зәңгәр булып, хәзер төссезләнеп калган күзләрен Халисәгә төбәде, кипкән иреннәрен көчкә тибрәтеп:

– Ач әле, карыйсы әйберем бар иде, – диде.
– И Алла, и Ходаем!.. Соң, бардыр... Булмый ни, бу хәтле гомер буе җыйган малыңны чутлап тормасаң, күтәреп чыгып китәрләр, йә базарга илтеп сатармын.

Халисә, җилләнеп килеп, ачу белән сандыкны ачып атты. Карават өстендә йокымсырап утырган песи дә, миңа тимәгәе дип, кече якка чыгып сыпырды.

– И туйсам да туярмын икән шушы сандыктан! Эт үләксәсе сыман ярты бүлмәне алып тора. Кайчан чыгарып атармын икән, – дип сукрана-сукрана, Халисә олы якка чыгып телевизор кабызды. Яраткан сериалын карап бетергәч, кече якка күз салды. Маһинур карчык сандык янына утырган да берәм-берәм әйберләрен актара иде. Ул аларны кулы белән капшап карый, бераз тотып тора, аннан әкрен генә кире сандыкка сала. «Шикләнә бу бездән,тәки шикләнә. Югалмады микән дип саный», – дип уйлап куйды Халисә. Сандык ул килен булып төшкәндә үк бар иде. Башта ул иске өйнең түрендә торды. Маһинур карчык шул заманда ук аңа беркемне дә якын җибәрмәде. Сандыкны бикләп, ачкычын һәрвакыт үзе белән йөртте. Дөрес, ачкан чагында Халисә дә, балалар да аның эчендә ниләр барын карап, күзләп торалар иде. Маһинур карчыкның анда төргәк-төргәк чүпрәк-чапрагы да, янчыкка салынган кипкән җимешләре дә, бер-ике кап чәе дә, бераз тышы кибеп киткән лимоны да, саргая төшкән кәфенлек үлемтекләре дә кеше күзеннән яшерелмәде. Тик шулай да сандыкның ачкычы беркемгә дә ышанылмады. Кечкенә чагында бала-чага сандыкны ачуга ниндидер бер могҗиза күрергә җыелгандай йөгереп килеп җитсә, үсә төшкәч аңа бөтенләй исләре китми башлады. Халисә дә товар кытлыгы заманында ялынып-ялварып Маһинур карчыктан сөлге, мендәр тышлыгы, яңа яулык ише әйберләрен алгалап торганда, сандыкны игътибарга лаек әйбер итеп карый иде. Тик дөньялар үзгәрде, кибетләр кием-салым, чүпрәк ише әйбер белән тулды. Балалар үсеп таралды. Өйгә дә яңа җиһазлар алынды. Агач караватны йомшак диван алыштырды, түргә стенка кереп кунаклады, иске паласлар урынына кибет келәмнәре җәелде. Маһинур карчыкка да яңа тахта белән шифоньер алдылар. Халисәнең ике кызы мәш килеп әбиләренең бүлмәсен яңартырга тотынды. Үзе белән гомер иткән караватын чыгарганда түзсә дә, әйберләрен шифоньерга күчерү теш үтмәслек бер әйбер булды. Яхшылап әйтсәләр дә, ачулансалар да, карчык, Каф тавыдай, селкенмәде, сандыгын да ачмады,әйберләрен дә күчермәде.

– Соң ул сыер чаклы сандык ярты өйне алып тора бит! Ник кирәк ул хан заманыннан калган әйбер! Әнә бит нинди матур шкаф алдык. Курыкма, бикләп йөрерсең, – диде Халисә чыгырыннан чыгып. Мәш килеп беттеләр, тик сандык урынында калды. Гади сандык дип тә әйтеп булмый инде аны. Менә ничә еллар торып та аның бушаганы да, артык тулганы да юк. Анда-монда Коръән ашына, бәби туена бара башласа, Маһинур карчык сандыкны төбенә хәтле актарып чыга. Кемгәдер берәр тастымал белән исле сабын, кемгәдер берәр күлмәклек чүпрәк кисәге белән чәй кыстырып алып китә. Атна-ун көн дә үтми, үзе кемнеңдер кырыгыннан йә никах ашыннан хәерлек сөлге, сабын алып кайтып сандыкка салып куя иде. Исәпләп карасаң, сандыктагы күлмәклек, яулык ишеләр авылны әллә ничә әйләнеп, карчыкның сандыгына да ничә кереп чыкты икән, елына бер-ике күлмәк тектереп кисә, читтәге оныклары алып кайткан бүләкләр сандыкның бушаган җиренә кереп оялый. Дөрес, Маһинур үзе дә балаларына ашыга-ашыга бүләк таратып чыга. Тик балалар китеп бер-ике көн үтүгә, Халисә аларны әле өйнең бер, әле икенче җиреннән табып карчыкка кире бирә.

– Ошатмаганнар, – ди Маһинур рәнҗеп.
– Онытканнардыр, яңадан кайткач бирерсең, – ди Халисә, сүзне озакка сузмыйча.
Маһинур карчык белән алар инде кырык ел бергә торалар. Төрле чак булгандыр. Баштарак өйдә барысы да берсүзсез карчыкка буйсыналар иде. Еллар үтә-үтә Халисә әкренләп дилбегәне үз кулына алды. Ире Мөҗәһит өйдә аз булганга, йорттагы сүзсез көрәшне бик күрми иде, сизсә дә сизмәмешкә салышты. Халисә сүзне яңа йорт салудан башлады. Аның килен булып төшкән иске нигездә каласы килмәде. Маһинур карчык шушы өйне генә сипләтик дип каршы торса да, Мөҗәһит түр бакчада яңа йорт башлады. Ун еллап алар ике өйгә яшәделәр. Авылга газ керткәндә Халисә, икешәр йортка газ кертеп утыра алмыйбыз, дип, карчыкны үзләренә күчерттерде дә, атна эчендә иске йортны сүтеп тә аттылар.

– Өйгә иске-москы кертмим, – диде Халисә кырт кисеп.

Тахта, өстәлләр мунча өйалдына куелды. Бары сандыкка гына көч җитмәде. Кичкә чаклы тышта утырса утырды Маһинур карчык, тик сандык кермичә өйгә аяк та атламады. Инде бу хәлләрдән соң да ничә еллар үтте. Мөҗәһитнең вафатына да өч ел тулды. Аның кырыгына җыелган туган-тумача, аш үткәч барысы да өстәл артына утырып, Маһинур карчыкның язмышын хәл итә башладылар. Ике малае бик еракта, үзләре белән әниләрен олы юлга кузгатуны күз алдына да китереп булмый. Чаллыдагы кызы:

– Ни эшлисең инде, әнкәй, миңа барырсың, тик бишенче катта торабыз инде. Менеп-төшеп йөрү бик авыр булыр, – диде авыр сулап.

Шулчак Халисә сандык өстендә бөрешеп, бәләкәйләнеп бөкрәеп утыручы карчыкның күзләренә карады. Күпме түгелмәгән күз яше, рәнҗү катыш өмет иде бу карашта.

– Ярар, юк белән баш ватмагыз. Яшәгән яшәрбез. Яшь чагында уйларга иде, хәзер кая барсын инде ул. Сандыгы да бик авыр. Күтәреп йөри алмассыз, – дип, Халисә, сүз беткәнен күрсәтеп, өстәлне җыештыра башлады.

Шуларны искә төшереп никтер күңеле йомшап китте аның. Чынлап та, соңгы вакытта үзенең элекке усаллыгы, катылыгы кими башлаганын сизә Халисә. Юк, ул беркайчан да нахакка кеше рәнҗетмәде, тик әйтәсе сүзен бәреп, авырттырып әйтте. Бианасы Маһинур белән дә юкка-барга әрләшмәде, бер-берсен кешегә сөйләп йөрмәделәр. Тик әкрен-әкрен генә тормышны үзенчә алып барды, үз дигәнен эшләде. Бәлки, шуңа тормышы Ходайга шөкер: яхшы йорт-җире, абзар-курасы,тавык-чебеше, сыер-сарыгы. Әле эндәшсәләр кул алмашка фермага да чыккалый. Гомер буе эшләгән эше үзенчә сагындырып тора. Әйе, каты булды ул. Башкача яшәргә мөмкин түгел иде. Бер-бер артлы дүрт бала, мал-туар, бетмәс-төкәнмәс ялсыз колхоз эше. Җәен – утыны, печәне, язын-көзен – атлап булмаслык пычрак, кышын – билдән кар баскан урамнар. И исеңә төшсә исең китәр. Каты булмый ни эшлисең. Замана шундый иде. Кая ул хәзерге кебек өйгә кергән су, янып утырган газ, әзер пешкән икмәк. Утырып торуны белү дә юк иде бит. Тагын әллә ниләрне искә алды Халисә. Ярый инде, булганы – булган, буявы уңган. Шулчак ул өйнең ничектер тынып калганына игътибар итте. Сандыкка сөялгән Маһинур карчык йоклап киткән иде.

– И Алла, сабый ни дә, карый ни, – дип сөйләнә-сөйләнә, Халисә аны уятып урынына яткырды. Аннан ашыга-ашыга сандыкка әйберләрен тутыра башлады. Шул чакта кечкенә генә янчык ачылып китеп, идәнгә кып-кызыл төймәләр чәчелде. Бераз аптырап, Халисә аларның берничәсен кулына алды. Туктале, чынлап та төймә бит бу. Хәтере ялгышмаса, Мөҗәһит белән өйләнешкән елны алар Казанга кунакка бардылар. Ул чакларда шәһәргә кунакка киткән кешене бөтен кардәш-ыру, күрше-тирә биш күз белән көтеп ала иде. Чөнки барган кеше бөтенесенә дә әз генә бүләк-санак, күчтәнәч алып кайта. Бер кап чәй, ике лимон белән ярты авылны сыйлый торган заман иде ул. Менә шунда бик озак эзләп Маһинур карчыкка кып-кызыл миләш җимеше төсле төймә алып кайтты алар Казаннан. Ошатуын бик сиздермәскә тырышып, бианайларга хас корылык белән рәхмәтен белдереп, бисмилласын әйтеп муенына такты аны Маһинур карчык. Шул тагудан ничә еллар салмады. Халисә хәтерли: кече яктагы көзге каршына басып, бик еш кулы белән төзәтеп, капшап ала иде төймәне карчык. Нигә саласы итте икән. Ә-ә-ә, исенә төште: былтыр кунакка кайткан кече оныгы әбисе алдында утырганда тартып өзде бит аны. Төймә чәчелеп идән ярыгына коелды. Бәрәңге базына төшеп эзләделәр, тик бик азын гына җыеп алдылар.

– Баш катырмагыз, яңаны алып кайтырбыз, – диде кияү кеше. Ә Маһинур карчык җыеп алып, янчык ясап, калган төймәсен шунда салып куйган, күрәсең. Чөнки ул аның өчен бик кадерле, бик истәлекле: улы белән килененең иң беренче бүләге. Халисә шуларны уйлап, әллә нишләп китте. Саклык белән генә төймәләрне янчыкка салды да сандыкка куйды. Шуннан берәм-берәм башка чүпрәк-чапракларны тезә башлады. Карале, бу шакмаклы шәлне инде дөньяда юктыр дип йөри иде бит ул. Исән икән бит. Бу шәлне Маһинур карчык как сатып алган. Ул аны бик саклап, кадерләп тота иде. Шулай да күрше-тирә ат белән кунакка-мазар барганда ябынырга сорап керсә, биреп торды. Аннан Халисә хәтерли, Маһинур карчык аларның дүрт улларын да шушы шәлгә төреп мунчага алып китә иде. Ничә еллар ул оныкларын мунча кертте микән?

– Бар, бар, иреңне көйлә. Безгә ир белән мунча керү бәхетләре бик тимәде. Балаларны үзем карармын, – дип, оныкларын шушы шәлгә төреп алып китәр иде. Халисә белән Мөҗәһит иркенләп юынып кайтуга өстәлдә самавыр гөрләп утырыр, кайнар тәбикмәк тә менеп кунаклаган булыр иде. Әйбәт яклары күп булды инде аның. Берүзең ни эшләр идең ул дүрт бала белән?! Колхоз эшеннән кайтуга балаларның өсте бөтен, тамагы тук, өйдә яңа пешкән ипи, аш исе аңкып торыр иде.

...Шәл дә сандыкка салынды. Ә менә бу яулык... Алсу җирлеккә кып-кызыл мәк чәчәкләре төшкән. Аны әбисенә Халисәнең олы улы Салих укуын бетергәч алып кайткан иде бит. Маһинур карчык аны олы ашларга барганда гына бәйләде. Күрше-күлән яулыкның тарихын белсә дә, яңа күргән кебек итеп:

– Абау, Маһинуртәй, бигрәк хәтәр яулык бәйләгән, күз явын аласың бит! Каян ала шундый әйберләрне, – диюгә, ул бик тәмләп өр-яңадан аның кем бүләге икәнен, кайчан алып кайтуын сөйләп бирә. Горурланудан, тавышы көрәеп, бит очлары алланып, күзләре нурланып китә.

– Халисә, үзе дә сизмәстән, һәрбер әйберне капшап, кулында озаклап әйләндерә-әйләндерә карады. Әйтерсең ул яшь чагына, килен булып төшкән көннәренә, балаларының сабый чакларына, Мөҗәһитенең типсә тимер өзәрлек вакытларына кире кайтты. Менә бу күлмәклекне аңа ире белән икесе сиксән яшенә бүләк иткәннәр иде. Берничә көн сандыкка да салмыйча мендәр өстендә – кеше күрердәй җирдә тотты аны карчык. Кергән бер кешегә күрсәтеп, кеше югында үзе аллы-гөлле ялтырывыклы бизәкләрен сыйпап, исе китеп карап утыра иде. Аннан Халисә янына килеп болай диде:

– Килен, товары бигрәк матур. Минем күпме гомер бардыр... Тектереп әрәм итмим, син тектер. Сабан туена киярсең. Мөҗәһиткә үзем әйтермен, яме.

Шунда да бианасын сүгеп ташлап, күлмәклекне кире үзенә бирде Халисә. Маһинур карчык сүзсез генә аны сандыкка салды. Барыбер йөз сәбәп табып, тектермәде, килененә саклады. «Мин үлгәч, бүләгем булыр», – дия иде. Менә бу ак яулыкка төрелгән кәфенлек, сөлге, яулыклар. Хәерлекләрнең өстенә кемгә икәне язып куелган. Бар да әзер. Маһинур карчыкның бөтен курыкканы – үлеп китеп кеше мәшәкатьләү иде. Шуңа күрә инде ничә еллар буе бар әйберен әзерләп, вак акчасына чаклы кулъяулыкка төйнәп, шул сандыкта саклый.

– Хәергә бирерлек акча тапмаммыни мин? – дип тузынды Халисә монысына да.
– Алай димә, үлем-китем белән баш бутала ул. Әле балалар җыелыр, алар белән мәшәкатең артыр, әзер торсын, – дип, үзенекен сөйләде карчык. Кызыл яулыкка төргән бер кочак открытка, хат ише әйберләрне дә берәм-берәм карап чыкты Халисә. И Ходаем, әллә кайчангы туган-тумачадан, бала-оныктан килгәннәре дә бар. Бик кадерләп төреп куелган. Барысын барлап, тутырып куюга бер-ике сәгать вакыты узгандыр Халисәнең. Ул сандыкның өстен япты да мендәр-ястыкларны эллеккечә өеп куйды. Тик нишләптер сандык яныннан китәсе килмәде. Куллары белән аның як-якларын сыйпагандай итте. Кызык, ничә еллар икән бу сандыкка? Уйлап карасаң, ничә буынның истәлеген саклый икән бит. Халисә шулчак бөкрәеп, сәгатьләр буе бөтен күңеле, йөрәге белән сандык актарган Маһинур карчыкны аңлады. Юк, чүпрәк актармый ул, үткән тормышын, якты хатирәләрен барлый. Күңел сандыгын актара икән бит ул. Узган гомереннән, җыйган малларыннан, торган йортыннан истәлек, иң якын сердәше булып шушы агач сандыгы гына калган түгелме соң? Кем шушы хәтле ачылып сөйләшеп утыра аның белән соңгы елларда?! Халисәнең дә көне шул мал-туар белән кайнашып, җитешкәндә күрше-күләнгә кереп, кич җитсә, шул ахыр заман көфере телевизорга багынып үтә. Оныклар да, кайткач, тиз генә кече якка кереп хәлен беләләр, күчтәнәчләрен бирәләр дә – шуның белән бетте. Инде яшьтәшләре дә үлеп бетеп бара. Исәннәренең дә бик азы гына үз аягында йөри. Бердәнбер дусты, сердәшчесе шушы сандык түгелме соң аның?! Исенә төшкән саен алдына килеп тезләнеп, берәм-берәм хатирәләрен актара икән бит Маһинур карчык. Күңеле йомшап китеп, Халисә аның ятагына килеп, юрганын төзәткәндәй итте. Шулчак куллары карчыкның суынып барган битенә тиеп, тәне чымырдап китте...

...Маһинур карчыкны җирләгәч, йола буенча, бөтен керләрне, өйне юа башладылар. Яшен яшәгән, ашын ашаган, дип, бик өзелеп елаучы булмады булуын, тик барысының да күңелендә авыр бушлык иде. Халисә, үзен кая куярга белми, бер бүлмәдән бер бүлмәгә йөрде. Менә иртәгә барысы да таралып бетәр. Ялан кебек йортта берүзе калыр... Уйга батып басып торганда, кызы Рәсимәнең тавышына уянып киткәндәй булды:

– Әни, кая чыгарып атыйк бу сандыкны: сарайгамы, ишегалдына укмы, – дип дәште ул авыр сандыкны сөйрәп чыгышлый. Шулчак Халисә үзе дә сизмәстән кайчандыр Маһинур карчык сыман сандык өстенә менеп утырды:

– Тимәгез, торсын. Урыныннан кузгатмагыз!
– Ник кирәк инде ул, әни? Үзең бит кайткан саен, кайчан котылам инде бу сандыктан дип офтандың. Ни саласың инде син аңа хәзер?

– Бар минем салыр әйберләрем, бар. Сөртегез дә куегыз урынына...

Халисә сандыкны әкрен генә кулы белән капшап, сыйпап куйды. Алдына килеп баскан картлыгы, ялгызлыгы каршында аның дусты да, сердәшчесе дә, иң кадерле әйбере булып шушы буявы кыршылган-уңган сандык калган иде...

Фото: Лариса Маликова

 


 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар