Логотип
Проза

Тукмак-2

хикәя

 


хикәя


Ахыры. Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/tukmak

Мәдинәнең үксеп елавы кайнананың үзәген өзде. Равия киленен үз кызы күк яратып өлгергән, аның борчулары-шатлыклары белән яши башлаган иде инде.

 Әллә мәйтәм Айнурны тотып орышыйммы бүген, кызым?

 Син нәрсә, әнкәй, мине кыйнатасың киләме? Тотып изәчәк бит ул, артыннан күзәтеп йөргән дип уйлар. Юк, юк, зинһар, кирәкми, әнкәй!

Равия киленен аркасыннан кагып:

 Яле булмаса, чәй эчеп куй, тынычлан. Айнур өйдә юкта бар ял итеп ал аннары.

Кичке ашка йорт терәге ирне күпме көтсәләр дә, Айнур өйгә кайтмады.

Бер көн, ике көн узды – ир күренмәде. Мәдинә иренә берничә тапкыр чылтыратып караса да, телефонны алучы булмады. Килен белән кайнана ни уйларга да белмәде.

– Мәдинә, балам, Айнурның өйдән бөтенләйгә чыгып китүе түгелдер бит? Әллә базар көн үзең күргән йортка барып карыйсыңмы? Болай билгесез яшәп булмый бит инде!

– Бүгенгә көтеп карыйк инде, әнкәй, бәлки кайтыр?

– Әтәсе кебеккә әйләнеп бара малай – тач әтәсе!

Көндәлек мәшәкатьләр белән тагын бер көн узды. Мәдинә балага узу шатлыгын иренә әйтергә ничә көн хыялланып йөрсә дә, ир күренмәде.

Терлек-туарны җыештырып, кичке чәйгә җыенганнар гына иде, тәрәзә каршына бер машина килеп туктады. Равия белән Мәдинә тәрәзәгә ташландылар. «Аллага шөкер, исән!» – дип куйды ана. Мәдинәдә дә: «Бүген Айнурга бала көтүемне әйтәчәкмен, бәлки үзгәреп китәр?!» – дигән өмет чаткысы кабынды.

Дүрт күз ишеккә төбәлде.

Ишек ачылды.Сакал-мыегы кырылмаган Айнур, керә-керешкә:

– Бу йортта мине көтмиләр бугай? Каршы алучы да юк, – диде.

Беренче сүзне Равия әйтте:

– Ничек көтмик, улым, инде ничә көн көтәбез. Иртәгә милитсәгә хәбәр бирмәкче идек инде, сине эзләргә.

– Нинди милиция?! Эштә мин! Эштә! Бу йортта кем булса да эшләргә тиеш бит инде! Сезне ашатырга кирәк ич!

Мәдинә өстәл янынан торып, ире янына килде. Өйдәге киеренкелекне ничек тә үзгәртәсе килеп:

– Айнур, арыгансыңдыр, әйдә, юынып ал, – дип, иренең иңбашына кагыласы итте. Айнур хатыннан моны көтмәгән идеме, бераз аптырап калды. Каршы җавап кайтармады. Мәдинә башындагы ямьсез уйларын куарга теләп, иренә ничек тә ярарга тырышты.

– Айнур!

– Нәрсә?

Айнур...

Мәдинә иренә нәкъ менә хәзер бала турында әйтәсе килеп, сүзне нәрсәдән башларга белмәде.

– Йә, ни әйтмәкче буласың? «Кайда йөрдең? Ник кайтмадың? Кем белән идең?» – димәкче буласыңмы?

Айнур үзенең хыянәтен үзе аңласа да, беренче үзе шулай бәйләнергә булды.

– Юк, Айнур! Берни дә сорамыйм. Безнең... безнең балабыз булачак! Мин йөкле бит!

Айнур пошкырынып юынып торган җиреннән күтәрелеп Мәдинәгә карады.

– Иске авыздан яңа сүз! Кайчан өлгердең әле? Мин өйдә юкта...

Мәдинәнең керфекләренә яшь тамчылары бәреп чыкты.

– Йә, йә, сыгылма! Менә алайса эш юк дисең! Бала булгач, эш була инде!Әнәй белән икәү тик әвәләнерсез!

– Син шат түгелме?

– Белмим... Башта алып кайтып кара әле! Малай булса, бәлки, шатланырмын да. Кыздан ни килгән? Кызлар – алар кеше терлеге бит! Малай – хуҗа! Малай – тотка! Малай – нәсел калдыручы! Аңладыңмы, так что малай алып кайтырсың, яме!

Ул кичне әллә ишеткән хәбәрдән, әллә ничә көн өйдә булмавы өчен гафу үтенү хисләре уянудан, үзен көтелмәгәнчә йомшак тотты.

Әнисе һәм хатыны белән бергә матур гына утырып ашады, йорттагы хәлләрне сораштырды. Мәдинәгә күп тә кирәкми иде шул: иренең аңа бер елмаеп карап куюы да бөтен әрнү-үпкәләрне оныттыра иде.

«Ир яхшы булса, ямьсез хатынга дә төс керә», диләр бит6 иренең өйдә үзләре белән болай җайлы гына сөйләшеп утыруы Мәдинәнең йөзенә нур кундырды. Моны Равия дә сизеп алды. Ул күңеленнән генә балаларына тигезлек, имин тормыш теләде. Ана ачуы – язгы кар: күп булса да, тиз эри. Равиянең дә бу көннәрдә Айнурына йөрәген әрнеткән ачулары эреп юкка чыкты. Өстәл янында очып диярлек йөргән килене өчен ана йөрәге аеруча сөенде. Ана йокларга яткач та, догалары белән бергә Аллага ялварып: «Раббым, араларына мәхәббәт бир, балалары тигез мәхәббәттә тусын!» – дип әллә ничә кат сорады.

 Сагындыңмы?

Айнурның шул сүзе йокы бүлмәсендәге тынлыкны уятып җибәрде. Тәрәзәдән ир белән хатынны күзәткән йолдызлар яратып күз кыстылар. Айнур көчле куллары белән Мәдинәне үзенә таба тартты. Мәдинәнең күптән наз күрмәгән тәне дерелдәп куйды.

 Йә, калтыранма! Хатынымдыр ич син минем?! Бала турындагы хәбәрең точномы? Шигең булса, иртәгә районга утырта китәм. Кереп чыгарсың.

 Акушерка Василә апа карады бит инде, нигә районга йөрергә?

 Малай, түлке малай табасың! Миңа кыз кирәк түгел!

 Аллам кемне бирә бит инде, Айнур!

 Аллаңа да әйт: «Ирем малай сорый», – диген.

Иренең назлавына күнеп ятса да, Мәдинәнең күз алдыннан теге зур күкрәкле хатын китмәде. Иреннән бер сорарга да уйлаган иде дә, бу матур төннең ямен җибәрәсе килмәде: бу җылы төннең, якты уйларның озаккарак сузылуын теләде. Ир белән хатынның суына башлаган мөнәсәбәтләрен бәйләгән түшәккә рәхмәт әйтеп, Мәдинә беренче әтәч тавышы белән үк торып, Айнурга иртәнге аш әзерләде. Ирен үзе уятып, сөлгесен беләгенә тотып, карап юындырды.

Улы белән киленен бергә калдырырга тырышып, көтүне дә Равия үзе куды. Газиз парәң өчен ни генә эшләмисең?!

Айнур ашап-эчкәч, эшкә киткәндә:

 Кара аны, малайга минем турыда гел яхшы нәрсәләр генә сөйлә! – дип, хатынына күз кысты.

 Соң әле ул тумаган да бит, Айнур!

 Тугач соң була, син аңа корсагыңда чакта сөйлә!

Мәдинә иренә ярату катыш моңланып карады.

 Син тагын озакка югалма инде, Айнур, яме!

 Йә! Эштә ничек туры килә инде...

Айнурны озаткач та, киченнән иргә ияреп кайткан җылылык тәрәзә төпләрендәге гөлләрнең купшы чәчәкләрендә тирбәлде.

Әллә бала турындагы хәбәр, әллә башка уймы: Айнур һәр көнне өйгә кайта башлады. Өйдәге хатыннар моны яхшыга юрап, Айнур аяк астында туфрак булдылар. Ир, әлбәттә, йортта үзен чын хуҗаларча тотты: терлек-туарга азыгын да хәзерләде, иске капканы да яңасы белән алыштырды. Өйдә тормыш шулай көйле генә барганда, көтмәгәндә булган фаҗига йортның нурын алды.

Бар да шул үгез аркасында. Сугымга дип асраган ике үгезнең берсе хатын-кызны бик яратмый торган булып чыкты. Сарайга Равия белән Мәдинә азык бирергә керсә, күзләре кызара, пошкыра башлый. Ал аяклары белән сарай идәнен бар көченә тырнап, үкерергә тотына. Кайнана белән килен азык салганда гел икәү бергә карыйлар. Равия сәнәк белән үгезне куркытып торса, Мәдинә чиләк белән суын шундагы казанга сала, онын сибә, печәнен бушата.

Мәдинәнең корсагы шактый җәелә башлагач, кайнана, ул-бу булмасын дип, киленен үгезгә азык салырга кертми башлады. «Аллам сакласын, икесен дә харап итәр бу Моряк», – дигән уйлардан үзе дә вакыт-вакыт куркып китә иде.

Көтү кайтканчы, кичке ашны өлгертим дип токмач кисеп торган хатын үгез үкергән тавышка ишек алдына чыкты. Сарай ягыннан авыр ыңгырашкан тавышка барса, ни күзе белән күрсен: кайнанасы кан эчендә идәндә ята, үгез аның саен мөгезләре белән Равияне өскә күтәрмәкче булып әвәли. Морякның күзләрен дә, мөгезләрен дә, борынын да кан баскан!

Мәдинә нишләргә белмичә кычкырып урамга атылды. Күршеләре Илгиз яңа гына трактор белән кайтып туктаган икән.

 Илгиз, анда... Моряк.. Әнкәйне үтерә... Тизрәк! – дип үкседе хатын.

Илгиз улы белән калын саплы сәнәкләр күтәреп килеп кергәндә, үгез инде ярсуыннан туктаган, Равиянең дә тавыш-тыны ишетелми иде. Морякның мөгезләренә бау ыргак белән эләктереп, сарайдан алып чыктылар. Мәдинә үзе өчен өзелеп торган кайнанасына килеп сарылды.

 Әнкәй, әнкәй җаным!

Равиянең бит-куллары канга укмашкан, күлмәк белән йон кофтасы әллә ничә җиреннән теткәләнеп беткән. Күлмәк ертыгыннан тәнендәге каезланган җәрәхәтләре күренеп тора.

 Әнкәй җаным! Никләр генә кердең син Моряк янына?! Их,әнкәй!

Илгиз Равияне күтәреп өйгә кертте.

 «Ашыгыч ярдәм»гә чылтыратырга кирәк. Бәлки әле... Тәне җылы бит... Йөрәге эшләп китәр?

Мәдинә кулына телефонын алды. Ире номерын җыйды.

 Айнур! Айнур! Әнкәй... Моряк... Тиз...

Айнур Мәдинә сүзләреннән берни аңламыйча торганда, Мәдинәнең телефонын Илгиз алып үзе сөйләште.

Ярты сәгатьтән Айнур да, «Ашыгыч ярдәм» машинасы да йорт каршына килеп туктады. Табиб Равиянең пульсын, йөрәген тыңлап карагач та:

 Апага инде безнең ярдәм кирәк түгел... Шулай да без аны үзебез белән алып китәрбез. Ярмыйча булмас, – диде.

Икенче көнне Равияне соңгы юлга, Морякны ит комбинатына озаттылар.

Әнисен күмеп кайткан кичне Айнур үз-үзен белештермичә эчте дә эчте.

 Син, Мәдинә, безнең өйгә бәхетсезлек алып килдең! Әнәй дә синең аркада гына үлде!

 Айнур, син ни сөйлисең?! Минем ни гаебем бар синең алда? Әнкәйне дә үз әнием кебек яраттым. Йөкле булсам да, өйдәге бар эшне эшләргә тырыштым...

Мәдинәнең керфекләреннән эре яшь тамчылары бите буйлап агып төште, ул аларны сөртмәде дә. Карынында йөрткән баласы да юаныч була алмады бу минутларда. «И газизем, нинди көннәр көтә икән безне бу йортта? Син әтиең белән әниең мәхәббәтен тоеп яши алырсыңмы? Мин сиңа туйганчы, балам, күңел канатым дип әйтә алырмынмы?» Мәдинәнең туктаусыз уйлардан башы әйләнеп китте, күңеле болганды. Ә йөрәк астында йөрткән нәни зат үзенең дә бу хәлләргә борчылуын сиздереп, каты итеп тибеп куйды да кендек тирәли әйләнде. Мәдинә көннән-көн корсактагы баласының үзгәрешләрен тоя башлады.

 Моряк тавышын ишеткәч тә чыккан булсаң, әнәй исән калган булыр иде... Син бит миңа әнәйне алыштыра алмыйсың инде! Әнәйләр бер генә була ул!Хатыннарны көн саен да алыштырып була! Әнәйне кайтара аласыңмы син миңа? Юк! Кит син бездән! Кит!

 Айнур!

 Нәрсә Айнур! Яратмыйм мин сине! Так... өйдә хезмәтче кирәккә генә өйләндем мин сиңа, бел шуны!

Ишеткән сүзләрдән, төссез карашлардан Мәдинәнең үзәге өзелде. «Нишләргә? Йөкле килеш әти-әнисе янына кайтып утырыргамы? Алар аңлар да, авылдашлар, дус кызлар ни уйлар?» Аның уйларын баласы сизгән сыман – күкрәк астына ук нарасыйның башы бүлтәеп чыкты. Хатын куркып китте, әйтерсең лә, сабый тумас борын әтисенең авыр сүзләренә каршы торырга маташа.

Айнур, хатынына күтәрелеп карамый гына аның күңелен игәде дә игәде. Мәдинәнең болай да мәхшәр тормышы тагын да катлауланып, тормыш тоташ бер җәһәннәмгә әйләнде.

Өйдә никадәр күңел җылысын биреп әзерләгән ризык та тамактан үтмәс булды. Айнур әнисе үлгәч, өйгә көн дә кайтып йөрсә дә, ир белән хатын өстәл артына бергә утырсалар да, сөйләшми генә ашый торганга әйләнеп киттеләр.

Айнур гына ара-тирә үзенең киемнәрен сорап сүз кушкалады.

Мәдинәнең бала табар көннәре якынлашкан саен, ир искәртә килде:

 Кыз табарга уйлама да! Малай гына алып кайтасың өйгә!

Хатынның тулгагы башланган кичне Айнур өйдә кунмады. Мәдинә ирен көтеп-көтеп арыгач, Индияләргә керергә булды.

Индия аңа үз туганы кебек – сер дә сыйдыра, кирәк чакта булыша да. Мәдинәне кайнатасының сеңлесе генә яратып бетермәде. Көнләште ул аңардан. Равия белән авызга-авыз аңлашып яшәүләреннән көнләште. Җае туры килгән саен икесен дә чагарга гына тора иде.

Төнге унда Мәдинә кыз тапты. Күз кабаларын чак-чак күтәреп, баласына карады. Акушерка баланы кулларында сикертеп:

 Менә, әни, мин тудым! Йә, син миңа исем табып куйган идеңме? Мин бик матур тәти кыз, исемне дә тәтине куш, әнием, яме! – дип сабыйларча беркатлылык белән бала булып сөйләште.

Мәдинә, йә, колагына әйтәбезме исемен бу матуркачымның?

Мәдинә күңел түрендә йөрткән исемне атады:

 Чәчәк!

 Бик килешле исем сайлагансыз! Әтисе кулыннан төшермәс бу бөтерчекне!

Мәдинә эчендә ут казаны дөрләп кайнаса да, акушеркага артыгын әйтмәде, бары:

 Шулай, – дип кенә куйды.

Мәдинә иртән күкрәкләре авыртып уянды – алар сөт белән тулган иде. Ишектә балаларны әниләренә имезергә ташучы акушерка күренде.

 Йә, әнием, минем мәммә ашыйсым килә, мине көттеңме? – дип тере йомгакны Мәдинәгә тоттырды да, акушерка палатадан чыгып китте.

 Кызым! Матурым минем! – хатын авызын мелт-мелт китереп торучы бу матур йомгакны кочагына кысты. – Йә, әтиебезгә ни дибез инде хәзер? Безне өйгә дә кертмәсә,нишлибез? «Кертер, кертер, мине күргәч яратыр да кертер» – дисеңме? 

Баласын имезгәч, Мәдинә иренә чылтыратып карады. Телефон җавап бирмәде. Аптырган хатын күршесе Индия номерын җыйды.

 Алло! Индия җаным, бу мин идем әле, Мәдинә!

 Мәдинә, йә, ничек син анда? Котылдыңмы? Кем? – диде трубкадагы тавыш.

 Кыз! Кыз таптым, Индия! Миңа нишләргә?

 Ничек инде нишләргә? Матур итеп имез кызыңны, яхшы уйлар гына уйла. Айнур беләме?

 Алмый телефонын... Чылтыратып карадым.

 Өйдә ул, машинасы капка төбендә күренде. Хәзер кереп әйтәм.

Индия күршеләренә кергәндә, ир сарайда терлекләр карый иде.

 Нихәл, күрше!

 Ярый, нәрсә таң тишегеннән хәл сорашып йөргән буласың?

 Кызың бар! Әле генә Мәдинә белән сөйләштем. Колак сөенчесе алырга кердем. Сөенчегә бер пар матур чиләк алып бирерсең, ярыймы!

Айнур Индиягә күтәрелеп карады да көрсенеп:

 Берни юк сиңа. Мин аңа кыз табарга кушмадым, – диде.

 Ярар, чәпчемә. Кичә пешергән өчпочмакларым, мантыем тора, төреп җыеп бирәм, бар, илтеп кил хатыныңа. Син дә бармагач, аның хәлен кем белер?!

 Ярар...

...Алтынчы көнне инде кендеге кибеп төшкән, әнисен бик елап аптыратмый торган Чәчәкне Айнур килеп алмый хәле булмады. Акушерка төрелгән кызчыкны Мәдинәгә түгел, нәкъ менә Айнурга тоттырды да:

 Кара аны, бу атнада туган иң матур кыз иде Чәчәк, елатма, яхшы кара! – дип өстәде. Айнур ләм-мим каршы сүз әйтмәде. Күзләрен челт-челт йомгалап, авызына каптырган имезлекне тәмле итеп суыручы бу җан иясе аныкы бит!

Чәчәк ир белән хатын арасына азрак җылылык сирпеде. Кич җитүгә, баланы бергәләп юындырдылар. Мәдинә аш-су белән кайнашкан арада, Айнур кызы тавыш бирүгә, кулларына ала торган булып китте. «Малай, малай» дип авыз суы корытса да, ир тынычлана төште. Яшь бит әле Мәдинә, алып кайтыр малай да.

Көннәр бер-бер артлы уза торды. Чәчәк ашауга батыр булгангамы, бик тиз тәпи дә китте. Җиде айдан өйне пыр китереп әйләнә, кулларын чәбәкли башлады. Теле дә «әттә!» дип ачылды. Ир акрынлап балага ияләнде, өйгә соңарып кайтулары сирәгәйде.

Йортка бәхет керәм дип торганда гына, тәрәзәләрне кабат хыянәт җилләре какты. Район үзәгендәге Римманың Айнурны ничек тә кулдан ычкындырасы килмәде. Хыянәт чабуыңа бер ябыштымы, сөйрәлә инде ул. Күпме бәхетле гаиләләрнең ямен җибәреп, балаларны ятим калдыра, яшәүнең тәмен җибәрә.

Чәчәккә бер яшь туласы көн иде ул. Айнур төшке аш вакытында базар янындагы киемнәр кибетенә керде. Кызына матур күлмәк аласы килә иде.

Көтмәгәндә генә кибеттә Римма белән очраштылар. Хатын иргә күлмәк сайлашкан, киңәш биргән булды да:

 Карале, Айнур, әйдә кызыңның туган көне хөрмәтенә чәй эчеп чык. Син ярата торган виски да бар. Йә, әйдә инде, әле вакытың бар бит, эшкә өлгерәсең, – дип мәче сыман сырпаланды хатын. Виски виски гына булмады ул көнне, Айнур төшке аш вакыты узганын да онытты. Чәчәккә дип алган күлмәк караватта гашыйклар аяк астында изелде. Мәдинә өстәл әзерләп ирен күпме генә көтсә дә, Айнур күренмәде. Шул көннән башлап ир ике хатын арасында бәргәләнде: берсе – Айнурның йортын алып бара, өс-башын карый, баласын үстерә, икенчесе – гыйшык-мыйшык уйный.

Римма яныннан чыккан саен ирне алыштырып куйган шикелле була: өйдә Чәчәккә дә, Мәдинәгә дә көн юк. Римма әллә алыштырып җибәрә инде ирне. Айнурның күзләре дә сөзә торган үгезнеке төсле калайланып, кызарып китә. Соңгы арада куллары уйнарга гына тора: ни эләксә, шуның белән кундырырга остарып китте.

Мәдинәнең гомере өзеләсе көнне дә ир аякларында чак-чак басып кайтып керде. Кулында эчеп бетермәгән виски шешәсе.

 Айнур, йә куй әле шул шешәне дә, тәмләп утырып ашыйк, кыстыбый пешердем, – диде хатыны.

Иргә кабынып китәргә күп тә кирәкми иде:

 Әле син миңа акыл сатасыңмы?! Менә идәннән җыеп ашарсың кыстыбыеңны! – дип, өстәл өстендә тәлинкәгә өеп куйган ризыкны идәнгә сыпырып төшерде.

Әтисенең бу кыяфәтеннән куркып, Чәчәк Мәдинәгә килеп сарылды.

Айнур нишләгәнен белмичә, кызын Мәдинәдән йолкып алып читкә ыргытты да хатынының баш түбәсенә җыеп куйган чәчен яулыгы-ние белән учына йомарлап, кухня шкафына таба төртте.

 Син! Син минем бөтен тормышымны җимердең! Әнәйне үтердең! Ник китмисең син, ә?!

Мәдинә иренең кулыннан ычкынырга тырышып караса да, булдыра алмады.

Чәчәк кенә кычкырып елап әтисенең аягына килеп сарылды.

 Тимә, тимә әнигә! Әни әйбәт! Син исерек!

Ирне кызының сүзләре тагын да ярсытты. Бер кулындагы виски шешәсеннән соң тамчысын голт-голт итеп чемерде дә, шешәне чүп чиләгенә ыргытты. Шүрлектә күзләренә чалынган тукмакны алып Мәдинәнең чигәсенә сугып җибәрде. Хатын идәнгә ауды.

 Әни, әнием! – дип өзгәләнеп, Чәчәк идәндә хушсыз яткан Мәдинәнең битләреннән үпте. – Әшәке әти, яратмыйм! Ул сине елата. Яратмыйм!

Айнур үзе кылган этлектәнме, әллә исерек тәненә һава җитмәүдәнме ишек алдына чыгып китте.

Капка төбе, өй эче тулы халык...

Мәдинәнең вакытсыз өзелгән гомеренең сәбәпләрен күпләр белсә дә дәшми. Сеңлесенең баш очында сулыгып-сулыгып елаучы Халисәне юатып, тынычландыручы Индиянең дә үзе белгән, күргән хәлләрне мәеткә хөрмәт йөзеннән булса да гайбәт итеп сөйлисе килми.

Мәдинәне өйдән алып чыгып барганда, ишек төбенә йөгереп килүче Чәчәк озатырга килүчеләрне айнытып җибәрде:

 Әнием, китмә, әнием! Мин таптым, таптым теге әшәке тукмакны! Ул сиңа башка тимәс. Менә аңа, менә аңа! – дип кулындагы канлы тукмакны идәнгә куеп таптарга тотынды. Колашаны алдан тотып баручы Айнурның йөзе көл төсле күгәреп китте. Озата чыгучылар аптырашып, бер-берсенә карадылар.

Чәчәк үксеп елавыннан туктамады, аның саен кабатлады:

 Әнием, китмә! Мин ул кәкәй тукмакны үтерәм! Ул әшәке тукмак сарайда качып яткан.

Сер капчыгы чишелде.

Бүлмәдәге хатын-кызлар чыш-пыш килеп алдылар.

Халисә сеңлесенең үлеменә сәбәпче булган канлы тукмакны Чәчәк кулыннан алды да сабыйны куенына кысты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бетте мени?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эх ничэ тапкыр китергэ сэбэп бар иде бит.Авырлы булмаганда, авырлы чакта, бала тапкачта.Берук язмагыз, хормэтле хатын кыз, барыр урыны юк иде диеп.Ана табылды урын, жир астында.Шул хикэяне укып, шундый тормышта яшэуче бер генэ хатын дорес нэтижэ ясасын иде дэ бит...Ничэмэ кеше бэхетсез, узе китте, бала язмышы тагын, узенен ата инэсе , туганнары..Кан коссанда,курсэтмэ кешегэ дилэр, гаилэдэ калсын, кеше белмэсен имеш .Нэрсэгэ алып барды инде, тузем хатыннар э???

      • аватар Без имени

        0

        0

        Татар хатыннары гына, тормыш барсын барсын дип Ирен жайлап , Яшэргэ.тырыша.имештер Кыз кирэкмималай, кемне ясадын шуны Таба. Ходайдан куркмыйча Ничек. Сугып утерергэ Кирэк.вакытында китмэгэч,баланы шул Дуракка калдырып жир астында кереп ятты Бала жалко

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик аяныч хэл.Сезгэ зур рэхмэт .Кино краган кебек булды.Буген икенче кат укып чыктым. Кайнэ́се дэ,Мэдинэ дэ,кызы да йорэккэ утеп керделэр ,нинди авыр язмыш,искитэрлек.Аллам сакласын,балаларга,хэтта дошманына курсэтмэсен!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бу мужик ны тэрмэге утыртылармы сон

            Хәзер укыйлар