Логотип
Проза

Тукмак

(хикәя) 

 

Чәчәк әнисенең йомылган сыңар күзен ачтырмакчы булып озак азапланды. Биш яшьлек сабыйга бүлмәдәгеләрнең сүз әйтергә батырчылыгы җитмәде. Җилфердәп торган бөдрә чәчләре өстенә күзләре төсле үк зәп-зәңгәр бантлар куйган Чәчәк әнисе яткан карават тирәсендә әйләнепме әйләнә: әнисенең әле марля белән уратып бәйләгән уң күзенә сак кына кагылып куя, әле йомылган икенче күзеннән үбеп ала. 

– Әнием, әнием, карале, Чибәр апам миңа нинди матур күбәләкләр апкайткан, кара инде! Йә, ач инде күзеңне! Абу итмәгән күзеңне ач инде, әнием! 
Тәне акрынлап суына барган Мәдинә генә бернинди хәрәкәтсез ятуын дәвам итә. Чәчәк аның саен өзгәләнеп әнисенә эндәшә: 

– Әнием, син бит әйткән идең, Чибәр апалар кайткач, торам, тәмнүшкәләр пешерәм дип. Йә, инде әнием, Чибәр апа кайтты бит, тор инде, минем бик тә ашыйсым килә, бик тә!  

Кайчак елап әнисен җиңәргә өйрәнгән кызчык үксергә тотына. 

Халисә сабыйны кочагына алып тынычландырырга тырыша: 
– Әйдәле, матурым, ни ашыйсың килә икән, хәзер бергә пешерәбез, әниең азрак ял итсен, – дип кызчыкны авыр хәсрәт баскан бүлмәдән алып чыгып китмәкче була. 

– Чибәр апа, әйт инде әнигә, бик озак ятты бит инде! Кичә дә минем белән чәй эчмәде, бүген дә... 

Халисә сеңлесенең бу бөтерчек кызына ни дип җавап кайтарырга белмичә, Чәчәкнең бөдрәләреннән генә сыйпап куя. Кызчыкны өйдән алып чыкканда, карашлары ишек алдында ниндидер такталар сайлап торучы кияүләре Айнурның кырыс карашлары белән очрашты. Хатын бу карашларда: «Нәрсә тыкшынып йөрисең монда?!» – дигән сүзләрне күрде сыман. 

– Айнур, Чәчәгемнең бик ашыйсы килгән, кечкенә өйдә чәй кайнатып эчеримме әллә? 

– Түзәр! Анасын күмеп кайткач, күршеләргә кереп ашар, – диде ир.  

Халисә кияүләреннән бу кадәр үк салкынлыкны көтмәгән иде. Бер ел элек кенә икешәр-өчәр пакет кием-салым, азык-төлек төяп кайткан Халисәне поезддан үзе каршы ала торган Айнурмы соң бу?! Халисә киткән чакта кияүнең кулына берничә меңлекне шудырганда да, көмеш тешләрен балкытып, авызы ертылганчы елмаючы кияүме?! 

– Айнур, Чәчәк алдында андый сүзләр әйтмә инде... 
– Нинди сүзләр әйтим тагын, үлде бит анасы, белеп торсын. Бер-ике сәгатьтән, әнә теге тау башына илтеп тыгабыз. Аннан Мәдинәнең елаган тавышлары безгә кадәр ишетелмәс. 

– Айнур! 

– Нәрсә Айнур, бик жәлләсәң, үзең белән алып китәрсең Сургутыңа! Мин бу чәрелдеккә карап кына өйләнмичә тормам. Иртәгә үк Равияне алып кайтам. Соңгы сүз шул!  

Айнур эчендәге бөтен ачуын кулындагы балтасына күчерергә теләдеме, алдындагы бүкәнгә бар көче белән кизәнеп балтаны батырды. 

– Чибәр апа, минем ашыйсым килә! 

Халисә Чәчәкне күрше Индиягә алып кермичә булдыра алмады. Мәет булган йортта ашарга ярамаганлыгын сабыйга аңлатып торуның мәгънәсе юк иде. 

Күршеләре бай тормыш белән яшиләр икән. Бизәкле тимер капканы ачкач та, хатын йорт эчендә торган өч машинага карап алды. «Безнекеләр кебек түгел болар. Айнур агрофермада комбайнда эшләсә дә, әллә ни кинәндерә алмый, кулына бераз акча керүгә, авылдагы салырга яратучы хатыннар ягына каера. Тегеләренә шул гына кирәк тә: Айнурның акчасын туздырганчы юаткан булалар да, акчасы бетүгә, капка артына күрсәтәләр. 

Сеңлесе иренең чит хатыннарда кунып, эчеп-исереп йөрүен, бер-ике көн югалып торганнан соң өйгә кайткач, хатынның измәсен изүен гел апасыннан яшерә килде. Халисә бу хәлләрне белмәгән дә булыр иде, тик Мәдинәләрнең күршесендә яшәүче Индия ике көн элек шалтыраткач, эшеннән бер атнага ял сорап, Утарлыга кайтты. Кияүләренә каршы алырга дип күпме генә шалтыратса да, Айнур телефонын алмады. Халисә ике ут арасында янды. «Ни булды икән? Мәдинә авырып китмәгәндер бит, соңгы айда бернинди хәбәре булмады? Нишләп Индия дә, Айнур да телефоннан җавап бирмиләр?» 

Халисә үзен юл буе борчып кайткан сорауларга җавап эзләп, Индияләрнең ишеген ачты. 

– Исәннәрмесез! 

– Ә... Халисә апа, керегез әйдә! Мин үземне дә сезне чәйгә алып чыгарга дип тора идем. Юлдан кайткан кешенең авызы кипкәндер?! 

– Индия, нихәл, акыллым? Авыздан ризык китәрлекмени монда?! Менә Чәчәк хакына кердем... 

– Индия апа, минем бик ашыйсым килә. Эчәсем дә килә. Әнинең дә эчәсе киләдер инде... Ә ул да ята да ята... Ашамый да... Эчми дә... 

Индиянең күзләре яшьләнде. Сабыйны кочаклап, өстәл янына алып килде. 

– Ял, күрше кызы, менә монда утыр әле, ә монда кунак апа утырсын, – дип Халисәне дә өстәл янына чакырды. 

Чәчәк алдындагы тәлинкәдән кыстыбыйны алды да бер Индиягә, бер Халисә апасына карап тора башлады. 

– Аша, аша, сабыем, – диде Индия. 

Чәчәк хатыннарны гаҗәпләндереп, кулындагы кыстыбыйны тәлинкәгә кире куйды да кычкырып елап җибәрде. 

Халисә Чәчәкне юатырга теләп: 

– Балам, бик ашыйсың килә иде бит! Күрше апаң әнә нинди тәмле кыстыбый пешереп куйган безгә! Яле бергәләп кабып карыйк! – дисә дә, кыз кыстыбыйга үрелмәде. Үкси-үкси: 

– Әнине абу иттерде ул! Яратмыйм! Ашамыйм аны! 

Индия аптырап: 

– Мәдинә кыстыбыйны гел пешерә иде бит! Айнур да кыстыбый ярата иде. Чәчәк, сабыем, син дә ярата идең ич! 

– Яратмыйм! Әтине дә яратмыйм! Ул... ул... – диде дә Чәчәк өстәл артыннан торып, өйдән чыгып китте. 

Халисә аның артыннан кузгалырга торганда, Индия туктатты: 

– Халисә апа, күршеләр тормышына тыгылу минем эш түгел, әмма... 

Халисә аптырап Индиягә карады. 

– Мин белмәгән хәлләр бар бугай монда... 

– Ие, бар, Халисә апа! Бер атна элек ирем белән бозауларны ашатып йөри идек. Мәдинәнең бик каты кычкырган тавышын ишетеп, аларга йөгереп кердем. Элек тә ишеткәли идем. Бу юлы күршем мине ярдәмгә чакырган төсле бик каты кычкырды. Өйгә керсәм, Мәдинә кан эчендә! Идән тулы кан, Мәдинәнең бите буйлап кан ага, аны кочаклап елап торучы Чәчәкнең өстендәге күлмәге дә кып-кызыл кан. Өнсез калдым. Айнур өйдә юк иде, кая да булса чыкканмы, белмим.  

Стенада эленеп торган ап-ак сөлгене краннан салкын су агызып чылаттым да, Мәдинәнең битенә куйдым. Сөлгене кызыл мичкәгә салып алдылармыни –минут эчендә кызыл төскә керде. И раббым! Күршекәемә ничекләр генә ярдәм итим дим? Уң күз яны шешеп чыккан, чигәсеннән кан саркый...  

– Мәдинә җаным, ни булды? – дим. 

– Үгез... – диде ул калтырап. 

– Айнур кая соң, үгезегезне ул карамыймыни? 

Шул чакта күлмәге канга буялган Чәчәк кулыма килеп ябышты. 

– «Күрше апа, әни... әнигә әти сукты... Ул исерек. Ул мине дә төртеп җибәрде... Мин әнине кочаклагач... Әни, әнием,е лама инде! Мин сине бик яратам бит!Бик яратам! Син елама гына!» – ди сабыем. Үзе дер-дер калтырый, иреннәрен каты итеп тешләгән күрәсең, аскы ирене канап та чыккан иде. Мәдинәне идәннән күтәреп диярлек торгыздым. Соңгы арада болай да ябыккан гәүдәсе тагын да җиңеләеп калган төсле тоелды. 

– Мәдинә, әйдә, скорыйга шалтыратыйк, җаным! Яраларыңны эшкәртерләр. Болай булмый бит инде, менә чигәңдә кан укмашып тора, – дим. 

– Индия, юк, юк, скорый чакырганны белсә, Айнур сугып та үтерер, – дип такмаклавын белде күршем. 

– Үтермәс, үзем илтешәм сине, Чәчәкне дә үзебезгә алып чыгармын. 

Ничек булса шул, үз дигәнемә күндердем Мәдинәне. 

Күршем: 

– Аш бүлмәсен генә җыештырып китим әле, ризык бит! – дигәч кенә, кухнядагы идәнгә күзем төште. Анда тәлинкә ватыклары белән кыстыбыйлар тузып ята иде. Күршемә сорау биреп, йөрәген әрнетмәдем. Болай да билгеле: Айнур тагын эчеп кайтып, тавыш чыгарганы көн кебек ачык. Мәдинәнең куллары алтын бит аның: ни пешерсә шул уңа, ашап туйгысыз була. Ә монда күңел җылысы биреп пешергән шундый ризык идәндә ауный. 

Мәдинә белән икәү идәндәге, өстәлдәге кыстыбыйларны, тәлинкә ватыкларын җыештыргач, Чәчәкне җитәкләп урамга чыктык. Мине үзебезнең капка төбендә көтеп торган иремә машина кабызырга куштым. 

Юлда сөйләшми генә бардык, Мәдинәнең болай да яралы йөрәген тетрәндерәсем килмәде. 

Халисә Индия сөйләгәннәрдән өнсез калып, туктаусыз елады да елады. Ниләр күрергә язган икән сеңлесенә. Ә бит аның шундый матур өметләре, хыяллары бар иде. 

Халисәнең күз алдыннан балачаклары бер-бер артлы узып, күңелен тагын да тутырдылар. 

Матур, шаян моңлы кыз иде Мәдинә. Мәктәптә укыганда, бер генә кичә дә анардан башка узмады. Аның башкаруында «Гүзәлия» җырын кат-кат сорап җырлаттыралар иде. 

Районда җыр конкурсында җиңеп кайтып килгән көнне очрашалар алар Айнур белән. Кызның кәефе шәп: сәхнәдә алган бүләкләре – чәчәк бәйләме белән конкурс дипломы кулында. Айнурның да вуз бетереп, диплом алып, авылларына кайтып барышы була. Машина руле артында дусты Харис. Юлдан очып-канатланып кайтып килгән ике кызны күреп, машинаны туктата Харис. Уйный-көлә сөйләшү китә. Кызлар да җавапсыз калмый. 

– Әллә соң безнең авылда да концерт куясызмы? Минем укып бетергән хөрмәткә дим? 

– Гармунчыларыгыз бармы соң, безгә бит шәп гармунчылар гына уйный ала, – дип елмая Алсинә. 

Айнур кызларга карап: 

– Менә иң бәхетле егет мин бүген! Кулда диплом! Механик высшей пробы!Агроферманың бөтен техникасы минем кулда булачак! Карале, брат, әллә мәйтәм диплом белән бергә әнәйгә килен дә алып кайтып тоттырыргамы?!Менә бит бер дигән кызлар! – ди. 

Харис та дустына ара-тирә күз кыскалап, аның белән килешкәнен белдерә. 

– И егетләр, шаяртмагыз әле! Менә бу борылышта төшереп калдырыргыз, моннан безгә ерак түгел, – дип куя Мәдинә. 

Айнурның башында нинди уй булгандыр, Харис машинаны тагын да кызулатып җилдерә башлый. Алсинә, аны-моны уйлап тормый, машина барган килеш ишеген каерып ача да юлга тәгәри. 

– Егетләр, сез нәрсә инде, кеше үтерәсез бит! – дип кычкырып җибәрә Мәдинә.  

Харис каушап машинаны туктата. Мәдинәне ныклап кочаклаган Айнур Хариска кузгалырга куша. 

– Юк, исән, әнә ич торып басты. Ярар, машинада кайтасы килмәсә, җәяү кайтсын! Ә сине Айнурларга алып кайтабыз. Все, решено, шулай бит, дустым! Әнәң җырларга ярата бит үзе дә, тик сайрашсыннар, шулай бит! 

Мәдинә күпме ялынса да, машинаны туктатмый Харис. Алда таныш түгел авыл. Машина авыл башындагы өченче йорт каршына килеп туктый. Көтү кергән чакка туры киләләр. Айнурның әнисе капка төбендә терлекләрен җыеп тора икән. 

Айнур машинадан төшә дә: 

– Әнәй, сиңа ике бүләк алып кайттым: берсе – менә диплом, икенчесе – сиңа килен! – ди. 

Машинада бөрешеп утырган кызны күреп ана кеше куркып кала. 

– Улым, әллә? – дип сорарга өлгерми әнисе, Айнур машина эченнән Мәдинәне кулыннан тартып диярлек чыгарып та бастыра. 

Мәдинә куркуыннан ни дияргә белми сүзсез басып торганда, Равия кыз янына килеп: 

– Әйдә балам, капка төбендә торма, кешедән яхшы түгел, әнә урам тулы халык, бар да көтү каршылый. Өйгә керик!  

Улының дуамаллыгын белгән ана, ни Айнурга, ни Мәдинәгә артык сүз әйтмичә, өй ишеген ачып, яшьләрне алга уздыра. 

Мәдинә теләсә дә, теләмәсә дә, Айнурларда кунарга мәҗбүр була. Икенче көнне әнисе белән Мәдинәне машинага утыртып, әти-әниләреннән кызның кулын сорарга баралар. 

Мәдинә әти-әнисенә булган хәлләрне сөйләргә дә өлгерми кала, Равия: 

– Минем Айнурдан башка балаларым булмады. Бик яшьли тол калып ялгызым үстердем улымны. Риза булсагыз, Мәдинәне кызым кебек күреп торыр идем, каршы килмәгез инде! – дип ялына. 

– Яшь бит әле, мәктәпне бетерде генә, укыйсы, үзенә һөнәр аласы бар, – ди Рәис. 

– Бик теләсә, укыр соң, мин каршы түгел, – дип ышандыра ул чакта Айнур да.  

Рәсимә кызына урын кирәк-яраклары,кием-салымын җыештыра. Мәдинә никах көнен килешеп утырган әти-әнисе белән Равиягә каршы ни гаҗәп – бер сүз кайтарып әйтә алмый. 

Хатын-кызның бәхете – ир-аттан. Бар гаепне язмышка гына аударып булмый. Үз тормышың корганда, үз сүзеңне тиешле урында әйтә белү дә бик кирәк. Соңлап, бик соңлап аңлый моны Мәдинә. 

Баштарак Мәдинәне укытырга уйлаган Айнур, бик тиз бу фикереннән кире кайта. 

– Мин шулай беркайда эшләмичә өйдә утырырмынмы? – дип бик еш сорый башлаган хатынына: 

– Әнә йорт тулы мал-туар. Әнәйнең аяклары авырта, шуларны карарсың. Йортта эш җитәрлек, тырышып эшләсәң, – дип, сүзне беткәнгә саный. Дөрес, кайнанасы Мәдинәгә авыр сүз әйтми. Айнур өйдә булмаганда, күбрәк эшне үзе башкара. Улы турында да: 

– Әтәсе каны! Ул да шулай коры иде, каты куллы, син Айнурга каршы сөйләргә бик тырышма инде, кызым, – дип тә ычкындыргалый. 

Агрофермага эшкә урнашып, берничә ай вакыт узгач, бер көнне Айнур бик соңарып кайтты. Ана белән килен аны көтеп, кичке ашны да ашамадылар. Сәгать телләре төнге берне сукканда, исереп кайтып кергән Айнурны танырлык түгел иде. Ирнең беренче сүзе: 

– Мәдинә, кая, миңа чәй китер, эчем яна, тамагым кипте! 

Кайнана белән киленне берьюлы урыннан торалар. 

– Улым, бу ни хәл инде? 

– Әнәй! Мин сине чакырмадым! Мәдинә! Кая, чәй ясап бир, – дип ир ава-түнә юынгыч янына китте. Эчкәне ашказанына сеңмәгәнме – укшып косарга тотынды. Ана белән килен икәүләшеп Айнур янына килделәр. 

– Әй улым, улым, шушы көннәрне күрер өчен үстердеммени мин сине? 

– Мин бит зарплата алдым бүген, дуслар белән шуны юдык.  

Мәдинә иренең буялып эштән чыккан күлмәген салдырырга дип кенә сузылган иде, Айнур селтәнеп җибәрде. 

–Улым! 

Арага Равия керде – Мәдинәгә дип күтәрелгән йодрык анага эләкте. Равия, «ай» гына диде дә идәнгә ауды. 

– Икенче тапкыр безнең арага кермәссең! 

Айнур юеш бит-кулын сөртеп тә тормыйча, залдагы диванга барып ауды. 

Мәдинә кайнанасын кочаклап идәннән торгызды. Равиянең маңгае шешеп киткән, борыныннан кан саркып тора. 

– Әнкәй, әйдә битеңне салкын су белән юып алыйк әле! 

– Менә күкрәк сөте имезеп үстер, үзең капмыйча, ризыгың ашат! Рәтлегә кыланмый бу малай! Күршеләрдән оят! Иртәгә ни йөзем белән көтү куармын?Улым кыйнады диярменме? Шул эчү белән китте бит әтәсе дә... Бер гурласын тыя алмады. 

– Көтү дип кайгырма, әнкәй, үзем куармын. Сине сорасалар, бераз авырып тора диярмен, – дип тынычландырды килен. 

Каенанасын яткызгач, ирен карага килде. Айнур гырылдап йоклый. Күлмәк изүләре чишелгән. Хатын акрын гына иренең чалбарын салдырды.Чалбар кесәсеннән берничә бөгәрләнеп беткән йөзлек белән вак-төяк акчалар коелды. 

Төн үзенең кара пәрдәсен авыл өстенә япты. 

Күк йөзенә сибелгән меңләгән йолдыз Мәдинәне тынычландырырга теләп, берьюлы балкып елмайдылар. Хатын икенче бүлмәдәге ара-тирә каты ыңгырашып алган кайнанасын барып карый. Залда диванда аунаган иренең бу дөньяда гаме юк – гырылдавын белә. Мәдинә тәрәзә янына килеп, челтәр пәрдәне тартты. 

– Йолдызлар бигрәк якты! Ай да түм-түгәрәк! Минем дә нинди матур хыяллар бар иде... Шул йолдызлар кебек! Үз бәхетем өчен нишләп көрәшмәдем соң мин? Нишләп минем бәхетем дә шул ай төсле түгәрәк булмады икән?!  

Мәдинәнең керфекләре ирексездән дымланды. Әле бит тормыш китабының берничә бите генә язылган. Ничек язылыр ул – хатын гаиләсенең киләчәген күз алдына да китерә алмады. 

«Балам юк чакта әллә кире әниләргә кайтырга микән? Дус кызларым рәхәтләнеп клубка чыгадыр, бииләрдер, җырлыйлардыр... Минем кияүгә чыкканнан бирле җырлаганым булдымы соң әле? Юк бит! Күңелем нигә җырламый икән?» 

Мәдинәнең уйлары күкрәк читлеген калтыраткан йөрәгенә төшеп чеметеп алдылар да йолдызлы күккә карап очтылар. 

Көннәр төннәргә ялганып, айларга әйләнеп яшь хатынның тормыш китабын яздылар. Китап битләрендә шатлыклы мизгелләр бик сирәк урын алды. Айнурны эчәргә яратуы аркасында механиктан тәгәрәттеләр. Ир берәр ай эшсез өйдәгеләрне юкка-барга талап ятты да күрше авылдагы фермерга шофер булып эшкә урнашты. 

Болай да коры гына сүзләр алышкан ир өйгә төннең берендә генә кайта торган булып китте. Мәдинәне бәхетсез иткән улының бу кыланмышларына Равиянең йөрәге бик әрнеде. Үз баласын – йөрәк парәсен һәр ана гел яхшылык кына теләсә дә, көннәрнең берендә, Равия иртәнге чәйне эчкәндә әйтә куйды: 

– Мәдинә, кызым, мондый эт тормышында яшәгәнче, әти-әниең риза булса, кире үзегезгә китәсеңме әллә? Мин ничек тә түзәрмен, ул баланы мин тудырган бит, алла каргаган сәгатьтә туган нәрсә! Ни анага, ни хатынга ихтирам юк! 

– Әнкәй, мин йөкле бугай... 

– И бала, бала! Сине дә минем язмышым көтә, күрәсең! 

– Әнкәй нигә алай дисең инде, бәлки Айнур да үзгәрер? 

– Үзгәрми, балам... Нәселе белән шундый алар, нәселе шундый – хатынны кешегә санамый торган. Атасы да шундый иде, мәрхүм, зерә юкка да кызып китеп, кыйнап ата иде... Шуны күреп үсте бит Айнур да. Каөнатам да дүрт хатынга җиткән. Өйләнгән бере үлә барган. Әллә үзләре үлгән, әллә кайнатам кыйнап үтергән... Мине ирем урлап кайтты бит, чишмәгә суга төшкән җирдән. Икенче көнне качып кайттым мин. Өйдә әтәйнең карары кырыс булды: «Төшкән җиреңдә туфрак бул, аерылып кайтырга уйлама да!» – диде. 

Ике көн узгач, килеп алды ир кисәге. Яшәдем инде туфрак булып... 

– Әнкәй, син башка бала тапмадыңмы? 

– Таптым, кызым, икенчесе үле туды. Әтәгез исереп кайткач, эчемә типкән иде, шуның зыяны тиде, күрәсең. Үзе дә көзге пычракта бик сәер генә үлеп китте. Аты да янында җигүле килеш, үзе җирдә ята, битләре күгәргән, авызыннан күбекләр килгән. Начар нәрсә эчкәндер генә диделәр дә, артыгын тикшертеп тормадылар. Братлары гына: «Рәис кыйнаттырган аны, үзенә каршы сүз әйткән өчен», – дип йөрсәләр дә, эшне зурга җибәрмәделәр. 

Равия килененең башыннан сыйпап куйды: 

– И бала, бала, сине ниләр генә көтәдер? Төпле ир булып чыкмады шул улым да... – Равия башындагы яулык очы белән күзләрен сөртеп алды. – Мин үзем исән чакта аралармын сине дә, миннән башка нишләрсең? 
– Алай димә инде, әнкәй! Яшь бит әле син! Әле безнең балаларны рәхәтләнеп итәгеңдә үстерерсең! 

– Шулай булсын иде дә... Соңгы арада йөрәгем бик чәнчи шул, кызым, сезгә әйтмим генә. Айнур өчен дә борчылам, синең өчен дә... Рәтлегә йөрми бу малай. 
Кайнаналы-киленле иртәнге чәйне эчкәч, Мәдинә районга барып килергә уйлады. Базардан азрак чәй кирәк-яраклары, өс кием-салымын карыйсы булыр, дип юлга җыенды. Район үзәгенә автобус алар авылы аша узып йөри. Мәдинәнең күптән кеше арасына чыкканы булмаганга, өстенә ни кияргә дә белмәде. Хәер, кияр киеме дә әллә ни күп түгел ич, сайланып маташасы түгел. Әнисе узган айда алып килгән итәк белән җиңел кофтасын элде дә юлга кузгалды. Район ерак түгел – егерме минутта базарда буласың. 
Автобустан төшеп Мәдинә базар рәтләре буйлап китте. Монда Айнур белән берничә тапкыр килгәне бар. Тик ул чакта Айнур бөтен кирәк-яракны үзе алды. Акчаны хәтта Мәдинәгә тоттырмады да. 

Бүген исә кайнанасы: «Кирәгеңә тот!» – дип биргән акчалары кошелокның корсагын кабартып тора. Мәдинә чәй-шикәр сатылган рәттән аз-мазлап берничә төрле печенье, чәй, конфетлар алды да балык сатыла торган рәткә борылды. Әллә көмәне балык тели идеме – хатын үзе дә аңламады: үтереп тозлы селедка ашыйсы килә иде. Шулчак таныш тавышка игътибар итте. 
– Бәрәңгең бардыр бит пешкән, ал ысланган балык бер-икене, селедка да, обедка сиңа гына керермен, – диде таныш тавыш. Мәдинә ялгышмады: дүрт кеше аша гына бер таныш түгел хатын янында ире баскан иде.Теге хатын өч балык алгач, Айнур аңа бер меңлек акча сузды. «Әйтәм аны ире төшкә ашарга кайтмый башлады, менә бит, сөяркәсе бар икән!» Мәдинә барып иренә дәшәргә дә, дәшмәскә дә белмәде. Дәшә калсаң, базар уртасы дип тормас, кул күтәрергә дә күп сорамас. Теге хатын чытлыкланып балык салган сетканы Айнурга тоттырды да, базардан чыгу юлына атладылар. Мәдинәдә балык кайгысы бетте. Аяклары үзләре үк хатынга тыңламыйча, Айнур белән теге чытлы хатын артыннан иярделәр. 

Сөяркә Мәдинәнең нәкъ киресе иде шул: ачык изүле юка күлмәгеннән күкрәкләре ташып тора, җил малае хатынның күлмәген җилфердәтеп таза шәрә аякларын күрсәтә, дулап торган җирән чәчләре иңбашларына таралган. Сөяркәнең гәүдәсе дә Мәдинәнең какча гәүдәсе кадәр икедер! Айнурны култыклап киткән әлеге чәчтәпи ирнең хатыны барын белә микән? Айнурның машинасы базар капкасы янында ук булган – гашыйк пар машинага утырып китеп барды. Мәдинәнең теле аңкавына ябышты, үтереп косасы килде, башы әйләнде. Кире базарга кереп, ике селедка алды да, кайтыр юлга – тукталышка килде. «Нишләргә икән, әнкәйгә бүгенге тамашаны әйтергәме, юкмы?Айнурның үзеннән сорасам?» Мәдинәнең туктаусыз уйлаудан башы чатнады, автобустан төшеп калгач та, өйгә ничек кайтып җиткәнен дә чамаларлык хәле калмаган иде. Йортка акча алып кайтмаган иренең тирән сере ачылды 

Чырае ап-ак булып кайтып кергән киленен күргәч, Равия ни әйтергә дә белмәде. 
– Кызым,ни булды, берәр куркыныч хәл булмагандыр бит? 
– И әнкәй! – диде дә Мәдинә үксеп елап җибәрде. – Аның бар! 

– Кемнең? 

– Айнурның! 

– Нәрсәсе бар? 

– Сөяркәсе! Бүген үз күзләрем белән базарда күрдем. 
– Ялгышмадыңмы балам? 

– Юк инде, әнкәй, нишләп ялгышыйм. Миннән берничә кеше ары гына балыклар алдылар да бергә китеп бардылар 

– Син шунда карап тордыңмы? Ничек йөрәгең түзде, барып чәчен умырасың булган ул хатынның! 

– Их әнкәй, мин селкенергә дә курыктым. Өнсез калдым. Мин шул ирдән бала көтәм бит! Их,әнкәй, ник шулкадәр бәхетсез мин, ә?!  

(дәвамы бар) 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шундый язмышлы хатыннар бар бит ул дустына дошманына курсэтмэсен ходаем андый тормышны.Бик эйбэт язылган йоламыйча укып булмый рэхмэт Гелнур ханым.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Уз тормышын узен хэл итэргэ курыккан хатын-кызлар турында

      • аватар Без имени

        0

        0

        Дэвамы кайчан була?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Давамын каян укып була. Эх язмыш лар.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бик эчтэлекле ,дэвпмын укыйсы килэ.

            Хәзер укыйлар