Таянырга  таллар кирәк 

  Ярты гомерем юлларда үтте, ахрысы, минем. Ыжгыр җилләрдә, түзә алмаслык эсседә, зәмһәрир салкыннарда, коеп яңгырлар  яуганда  яңа җирләр гиздем мин. Элегрәк , машиналар сирәк чакта, егерме чакрым араны тәпиләү берни тормый иде. Ничек кенә хәрәкәт имтәдем! Атларга атланып чаптым,  кабина артында бензовоз бочкасын кочаклап җил йоттым, чылбырлы тракторларда сигезәр сәгать кымшанмый утырдым, матай бишегенә өчәр кеше  тыгылыштык, сәпид педальләрен иштем. Соңыннан, адәм сурәтенә керә башлагач, самолетларда очтым, таксиларда җилдердем, «Мерседес» тәрәзәләреннән очраган берсенә тантаналы кыяфәттә карап бардым, теплоходларда йөздем.  Юл йөргәндә, әлбәттә, гаҗәеп кызыклы шәхесләр белән очрашасың, могҗизалы тарихлар тыңлап шаккатасың. Кайсыдыр министрлар белән куллар биреп күрешеп йөрдем. Сүзләремне расларга бергә төшкән фотолар бар. Әллә ниткән атказанган да сыер казанган, халыкныкы исемен яулаган  бәндәләр белән бер өстәл артларында утырдым. Чын күңелдән әйтәм, андый очрашулардан хәтердә һичбер истәлек сакланып калмаган. Әйткән акыллы сүзләреме шунда, килеш-килбәтләреме... 

  Ләкин күңелне кузгатырлык хатирәләр сакланалар йөрәк түрендә. Табигатем белән мин пессимист адәм. Вакыйгалар чак кына мин теләгәнчә булмый башласа, төшенкелеккә биреләм: кояшны болыт каплый, дөньясына ачуым чыга, күңелем кителә, яшиселәр килми башлый. Шундый чакта мин үземне бераз җилтерәтеп алу өчен ерак  бер авылда, төн уртасында пыр тузып капка алды себергән Сафый абыйны искә төшерәм. Ничектер күңел  җылынып китә, үземнең холыксызлыгымнан уңайсыз була  хәтта. Әнә шул очрашу турында бәян итәргә телим сезгә. 

 Республиканың абруйлы  бер  гәзитенең корреспонденты булып эшләгән елларым иде. Еракта урнашкан бер  авылга хат эзеннән командировкага чыгарга туры килде. Гадәт буенча, башта  район түрәләренә сугылдым.  Беренче үзе  ук булмаса да, мәдәният бүлеге хөрмәт белән каршы ала торган иде безнең ише каләм ияләрен. Бу юлы башкачарак булды. Минем гаугалы материал язарга җыенганымны белеп алгач, бүлектә гөр килделәр. Андый тискәре материалны гәзиттә чыгармаска үтенделәр. Теләкләренә ирешә алмагач, мине дошман күрә башладылар. Ул юлсыз авылга да мине очраклы машинага гына утыртып җибәрделәр. Ә бит мактарга килгән булсам, шәхси шофер, озатып йөрүче хезмәткәр тәгаенләрләр иде, лык булганчы ашатырлар-эчертерләр иде. Нишлисең, капкан саен майлы калҗа булмый. Язганына буйсынып, ерак сәфәргә чыктым. 

  Редакциягә килгән хат унөч яшьлек кыз баладан иде. Күз яшьләре белән аралаштырып, бар хәсрәтен тезгән иде ул шакмаклы кәгазь битенә. Әти-әнисенең беркайда да эшләмәүләре, көн-төн эчүләре, өйдәге барлык алюмин таба, миски, калакларны сатып спиртка әйләндерүләре, күршедә яшәгән хатынның боларны айнытмый эчереп,үзенә ялчы итеп тотулары турында әрнеп язылган хат иде бу. Андый хәлләр еш очрый   караңгы авылларда. Тапталган тема дисәң дә була. Минем язмамның нидер үзгәртүенә дә ышанырлык түгел иде. Әмма теге хатынны бераз кысага кертерләр, урындагы түрәләр бу гаиләгә игътибар итәрләр, бичара кыз балага ярдәм  кулы сузарлар  дигән өмет кузы яна иде күңелдә. 

 Иртәдән кичкә кадәр мин авыл урамнарын киләпләдем. Мәктәптә, авыл советында, колхоз рәисендә, сатучы хатынның гаиләсендә булдым. Билгеле, теге кыз белән, аның әти-әнисе белән очраштым. Тавыш-гауга, бәхәсләр күп булды, шулай да кемнәрнедер битарафлык йокысыннан уята алдым шикелле. 

  Авыр көн булды ул. Көне буе тамакка юньле ризык эләкмәде. Кояш баеганда колхоз рәисеннән үземне район үзәгенә илтеп куюларын үтендем. Уртак тел таба алмаган идем аның белән. Шулай да тешен кысып булса да ярдәм итәргә алынды. 

– Ә нигә районга кайтып йөрергә? Безнең авылдан тимер юл станциясенә унөч чакрым гына. Иртән электричка китә Казанга. Давай, шулай килешик. Хәзер минем шофер сине ул авылга чыгарып куя. Берәр кешедә төн кунарсың да иртән Казанда булырсың. Район аша урап йөрсәң, төшкелеккә дә кайтып җитә алмыйсың син, – дип, миңа яңа маршрут күрсәтте. Шатланып риза булдым. Тик алданрак шатланганмын икән. 

   Ерык авызлы шофер егет: 

– Күз ачып йомганчы барып җитәбез, абый, – диде дә иске генә  «Москвич»ын юл читендәге агачлар арасына алып кереп китте. Шул чакта  шомланып та куйдым: мондый юл буламы икән? Каршыбызда , агачлар арасында, тапталган үләннәрдән гайре нәрсә юк иде. Ничек итсә итеп, ун чакрымлап араны үтә алдык  шикелле.  Ныклап караңгы да төшә башлады. Шуннан соң  машинабыз су тулы бер чокырга барып чумды. Егет чыгып машинасы тирәли әйләнгәләде дә сызгырып ук җибрде: 

– Фью-у... килеп җиттек, абый. Мин авылга кайтып берәр трактор алып килим инде. Сезгә мине көтеп файда чыкмас. Барыбер бу караңгыда барып йөрмәм инде ул авылга. Ай яктысында әнә теге телеграм баганаларын югалтмый атласагыз,  берәр сәгатьтән станцага барып чыгарсыз. Анда поезд тавышлары ишетелеп тора. Ну ул тавышларны ишеткәнче бүре-мазар чыкмаса юлыгызга... 

 Әнә шулай көч биреп озатып куйды шофер егет, үзе каршы якка элдертте. «Бүре» сүзе миңа тизрәк атларга ярдәм итте. Хыялга бай кеше буларак,  каршыма чыгачак  бүрене аерымачык күзаллый башлаган идем инде. 

  Ул чакта Ходай саклады мине. Сәгатькә якын вакыт үткәч, шабыр тиргә төшеп, авыл читенә килеп чыктым. Кайдадыр еракта чынлап та вагоннар текелдәгәне, тепловоз кычкыртканы ишетелеп кала. Әмма авылның бу өлеше дөм караңгы иде. Күп тәрәзәләрдә утлар да сүнгән инде. Тирә-якка карангалап, урам буйлап атладым. Ике-өч өй үттемме, бер агайның тузан туздырып капка алдын себергәнен шәйләп алдым. Көн беткән микәнни моңа, дип, аптырап басып тордым әле. Шул чак ул эшеннән туктап миңа таба борылды, себеркесенә таянып: 

– Кеше бармы? – дип сорап куйды. Мин аңа таба атладым. Үземнең юлчы икәнемне,төн уртасында таныш түгел авылда калганымны, кайда барып сугылырга белмәгәнемне тасвирладым. 

– Нәрсә озак уйлап торырга, әйдә безгә. Баш төртер урын табылыр. Җәмилә дә йокламаган әле, – дип алдыма төште. Шатланып аңа иярдем. Текә генә болдырдан күтәрелеп, чоланга аяк киемнәрен салып куйдык та өйгә үттек. 

–  Җәмилә, каршы ал, кунак бар, – диде хуҗа көр тавыш белән керә-керешкә. Кулымдагы портфелемне почмакка куеп, шактый пычранган костюмымны ишек төбендәге чөйгә элдем. 

Эчтәге бүлмәдән хуҗабикәнең: 

– Шулаймыни? Бик әйбәт булган, – дигән ягымлы тавышы ишетелде. Ни гаҗәп, бу якка чыгып йөзен күрсәтергә ашыкмады ул. Шул чак кинәт кенә  күзем янымда кайнашкан хуҗага төшеп калды. Дерт итеп киттем: ирнең күз карасы бөтенләй юк, күз бәбәге тулысынча агарып тора иде.  Тома сукыр ич бу! Имәнеп калуымны сизде, үз итеп елмайды да әле. 

– Шәйләдеңме? Сукыр шул мин, ни хәл итәсең, – дип авыр сулап куйды. Аннан соң: 

Безнең идән суыграк, әнә уң якта башмаклар, ки шуларны, – дип киңәш итте. Кулларын угалап алгы бүлмәгә ашыкты, мине дә әйдәде. Уңайсызланып кына мин чаршау аша үттем. Анда тулы гына гәүдәле, мөлаем йөзле  хатын, балкып, безне диванда көтеп утыра иде. Гәүдәгә кечкенә иде ул, балалар төсле,өстендә – аяк йөзеннән озын күлмәк. 

Реклама

– Әйдә, урнаш әле , кадерле кунак, әнә урындыкны тарт. Төнгә калгансың икән лә, – дип тиз-тиз сөйләп китте ул мине күздән кичереп. 

–  Сафыйны күрдеңме инде? – диде ул кинәт кенә иренә ымлап. –  Ә хәзер минем дә хәлемне бел. 

Кечкенә куллары белән бер аягын кузгаткандай итте ул. 

– Йөрмиләр, рәхмәт төшкерләре, матурлык өчен генә тотам, – дип елмайды бар тешләрен күрсәтеп. – Менә шулай яшәп ятабыз сукыр белән аксак... 

Тагын кабатлап әйтәм, авыр көн булды  бу минем өчен, төне дә җиңелләрдән булырга ошамаган иде. 

– Йә, нәрсә  кунакны сүз белән сыйлыйсың? Тамагы ачкандыр, әйдә өстәл хәстәрлә, – дип кузгалып китте моңарчы ишек янында сөялеп торган Сафый агай. Ике әйттермәде Җәмилә, шунда торган урындыкны үзенә тартты, җитез генә гәүдәсен шунда күчерде. Тәгәрмәчле урындыкны эткәләп, аш бүлмәсе ягына чыгып та китте. 

– Син утыр, утыр, әнә телевизор кара, – дип, хатыны артыннан иярде ир. Ул якта  савыт-саба шалтыраганы ишетелде, хуҗалар үзара нидер турындадыр сөйләштеләр шикелле. Унбиш минут үттеме-юкмы, мине өстәл артына чакырдылар. 

  Шул арада аш җылытырга өлгергәннәр икән, өстәлдә  кыяр, помидор ише яшелчәләр бар иде. Хатын белән ир, үзләре алдына чәй генә куйдылар да, мине ашарга кыстый башладылар. Гел яшелчәләрдән торган симез итле борщ иде алдымда. Бик яратып, мактый-мактый  ашадым. 

Минем хатын оста пешерә ул, – дип мактанып куйды Сафый. – Нәрсәгә алынса да, ут уйната. Менә помидор-кыярларны да ул үстергән. Җәмилә җиргә корыган ботак кадаса да, иртәгә ул яфрак яра, куллары шундый шифалы аның. 

– И сөйләдең сүз син дә, – дигән булды йөзе алсуланып киткән Җәмиләсе. – Барысын икәүләп инде. Икебез бер кеше без, мин кушам, ул эшли. Бакча тотабыз, авыл җирендә бакча да тотмаска әллә теге. Түтәлләрне Сафый казый, йомшарта, тигезли. Мин бераз күрсәтмәләр биреп янында утырам инде. Ә орлыкларны үзем салам. Сафый мине кулларына ала да түтәлләр буйлап йөртә. Галәмәт булып бетәбез инде икәүләшеп. Үзебезгә җитәрлек бәрәңге үстерәбез, Сафый яраклашты бәрәңге ояларын казырга. Башта казып чыга, аннан кечкенә чиләк алып мин кунаклыйм аның алдына. Казылган ояларга бәрәңге салып чыгам. Кәҗәләр  дә тотабыз әле. Ашта әнә үзебез суйган кәҗә ите... 

– Аларын үзем карыйм, Җәмиләнең кирәге шул кадәр генә. Хайванкайлар минем кулга ияләшкәннәр , йөгереп киләләр каршыма. Чыгарып, бер-ике сәгать көтеп киләм. Мин аларның читкә суклыкканнарын аяк тавышларыннан таныйм. Хәзер кычкыртып алам үз яныма. Бакча артындагы печәнне дә үзем чабып күбәлим. Кышкылыкка анысы сатып алабыз  түгәрәкләрне. 

– Җәй көне минут тик торганыбыз юк, эш өстенә эш табылып кына тора. Банкалар ябасы, кайнатмалар кайнатасы, үләннәр киптерәсе. Кош-кортларыбыз күп. Озын кышларда мин бәйләм бәйлим. Авыл хатыннары чират торалар свитер-фәләнгә. Арзанга чыга, матур да  була шикелле. 

– Матур, матур... Миңа күпме бәйләп кидерде, мировой хатын. Андыйлар сирәк хәзер, – дип сүзгә кушылды тагын Сафый. 

–  И, сиңа мактарга гына булсын. Сафый үзе дә төшеп калганнардан түгел ул, – дип, Җәмилә иренә иркәләп карады.– Ничә еллар палас суга торган станоклар ясады ул. Анда ничә йөзләгән баулар тарттырырга кирәк, шул бауларны аерып торган кабыкларны эшләү бик тә озак, бик тә четерекле эш бит. Күзе күрмәсә дә, куллары сизгер аның. Бер карамаланып тотып карый әйберне, хәтерендә ташка баскандай басылып кала. Менә татар радиосындагы артистларны яттан белә. Бер тапкыр ишетсә һич бутамый, монысы Төхфәтуллин, монысы Гүзәл, монысы Зәйнәб дип чатнап тора. Бер әйберне алып куя, ел үткәч кайтарып сорасаң, минутында китереп бирә. Шундый акыллы кеше инде ул... 

  Без озак сөйләшеп утырдык әле бергәләп. Соңыннан икесе гел бер сүзләрне кабатладылар: 

– Аллаһка мең шөкерләр, бәхетле яшибез. Бар кеше безнең кебек яшәсен иде әле. Ашарыбызга артыгы белән бирә Ходай, баш өстебездә кыегыбыз бар, хөкүмәт пенсиясен түләп тора, тазалыкка зарланмыйбыз. Ярый әле бер-беребезгә тап булганбыз, чиләгенә капкачы дигәндәй. Бер генә җитмәгән ягы булды тормышыбызның – балабыз юк. Берне  генә түгел, бишне тәрбияләп аякка бастырыр идек...Тормыш матур бит ул, һәр көне бүләк тере җан өчен. Нинди хәлдә калсаң да, биргәннәренә рәхмәтле булып, шатлык табып яшәргә кирәк бу җирдә... 

  Икенче көнне таңнан Сафый белән Җәмилә мине капка төбенә чыгып озатып калдылар. Кечкенә  Җәмилә мәһабәт гәүдәле иренең куенына сыенган иде. Без җылы саубуллаштык. Юл төшкәндә  тагын сугылырга вәгъдә итеп, станциягә ашыктым. 

 Башкача очрашырга туры килмәде килүен. Әмма бу шөкер итеп яши белгән адәмнәрнең көләч йөзләре һаман да күз алдымда. Тормыш авырлыклары басканда, мин һәрвакыт Сафый белән Җәмиләне искә төшерәм. 

  

  

Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (3)
Cимвол калды:
  • 20 август 2019 - 18:58
    Без имени
    Акыллы кешелекле парлар
  • 19 август 2019 - 13:29
    Без имени
    Дурт саныбыз тогэл булсада, тормыштан кэнэгат булмый яшибез шул((
  • 18 август 2019 - 23:30
    Без имени
    Эйе шул,булганына шокер итеп Яши белергэ кирэк барчабызга да.
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Реклама
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...