Логотип
Проза

Татар хатыны

(Моңсу нәсер)

Җир йөзендә, кешелекнең барча милләтләре йолдызлыгында бер энҗе бар — ул татар кызы. Татар килене. Татар хатыны.

Безнең тарафтан чын бәясен алмаганга күрә онытылган ул. Гүяки табыныбызда барысы да бар, тик ул гына юк. Әнә, талдай нечкә билен алъяпкычы белән буып алган да, табынга савыт-саба, аш-су ташый, башкаларны сыйлый. Аның үзен генә күрмиләр. Бәһасын даулар иде, нәзәкатьле, йомшак тавышы почмактан чыкмый, җил тузгытмый, ул чәчен-башын, авыз читен бит алмаларына кадәр каплаган яулыгы сыман тыйнак. Тутырып карамас. Карашын гына сирпер. Колачларга дип кочагын ачмас. Елышса, елышыр гына. Шаркылдап та көлмәс. Эркелеп, нур сибеп кенә елмаер. Башын-күзен уйнатмас. Сабырланып тыелыр. Каш сикертмәс. Җәлеп кенә итәр. Менә шуңа күрә аны гел күзәтәсе, аңа гел карап кына, гел назлап кына торасы килә. Бөек Тукай татар кызларының үлемсез образын тудырып калдырды. Татар кызын сурәтләүдә берәүнең дә Тукайны уздырганы юк әле. Ярый әле, Тукай безләрне, үзеннән соң килгән шигырьчеләрдән «шагыйрь» дип йөрткән кемсәләрне, татар хатынын зурлау бурычыннан «коткарган». Әлбәттә Тукай — шигъриятнең «шук малае», шаяра, яшь аша елмая белә. Татар кызын мактый да, данлый да, тәнкыйтьләп кытыклый да. Әмма кинаяле шаяртуы мактаудан узмый. Татар кызы үзе дә чамасын белеп көлә белә. Менә, укыгыз,үзегез шуңа инана аласыз:

Сөям сезнең сызылган кашыңызны,

Тузылган сачыңызны, башыңызны,

Яратам тәмле, татлы сүзеңезне,

Зөбәрҗәт төсле якты күзеңезне,

Сөям кәүсәрдән әһла ирнеңезне,

Бу мактауга ризалык бирдеңезме?

Сөям кысмыйча нечкә билеңезне,

Ничек дисәм дә аз тәмсилеңезне,

Сөям бигрәк, хосусән, садрыңызны,

Ни соң ул: шәмсеңезме, бәдреңезме?

Сөям кочмакка мәрмәр муйныңызны,

Сөям оҗмахка биңзәр куйныңызны,

Сөям «җаным» дигәндә җимегезне.

Сөям «дустым» дигәндә мимеңезне.

Сөям сезнең әдәп-инсафыңызны,

Егет кулы тиюдән сафыңызны.

Яратканым — килешле кәкре калфак,

Очы кәп-кәкре килгән, агъзы ялпак...

Әгәр Тукаебыз кулланган гарәп сүзләре: тәмсилнең — аның белән чагыштырырлык нәрсә булмавын, садырның — төрткеле күкрәк,шәмеснең — кояш, бәдернең — тулган ай икәнлеген ачыклап китсәк, күз алдыбызга татар кызының илаһи сурәте килеп баса да куя.

Татар кызы бик күп сыйфатлары, беренче чиратта тышкы матурлыгы, эчке рухи гүзәллеге, «егет кулы тимәс» сафлыгы, тыйнаклыгы белән яраттыра белә. Әйе үзен яраттыру аша ярата белүнең нәтиҗәсе булган мәхәббәт, сөю — яшәешнең беренчел шарты. Әйтик, адәм баласы, икенче җенестән, әле бөтенләй таныш та булмаган башка адәм баласын тота-каба, бары тик тырышлык, сабырлык һ.б.ш. сыйфатлар өчен генә ярата башламый. Тормыш, бергә дөнья көтү өчен кирәк булган барлык сыйфатлар нәкъ әнә шул яраттыру аша яратуда яратыла. Ягъни, кешедә сөю никадәр көчле һәм камил булган булса, кешенең кешелек булмышы да шул кадәр киңрәк, мулрак, камилрәк ачыла. Кыскасы, сөю микъдары тормыштагы бәхет яки бәхетсезлек микъдарына, аның эчке гайрәтенә әверелә. Тарихыбыздан шулай: татар шигърияте, татар ирләреннән бигрәк, татар хатын-кызының төп яклаучысы булып тора. Хәтерләсәгез, татарның беренче санын йөреткән шагыйре Кол Галинең «Йосыф вә Зөләйха»сында Йосыфны нибары төшендә генә күрүе дә Зөләйханың «хәтерен алып, сабырын гарәт кыла (тартып ала)». Зөләйха әле төшендә күреп гашыйк булган Йосыфы өчен утлар-сулар кичәргә, таулар күчерергә әзер. Менә чын сөюнең көче!

Татарның икенче санлы шагыйре Мөхәммәдъяр да күкләргә чөя татар кызын. «Булыр ул назек вә сәрвәрдан(матур холыклы), Фида булгай аның өчен ничә җан...» дигән ул аның хакында моннан биш гасыр элек. Моңардан соң өч гасырдан артык вакыт үткәч, атаклы «Таһир-Зөһрә»нең үлемсез калямкяры Әхмәт Курмаши бу фикерне тагын да тирәнәйтеп «Җисем эчендә җаным сән, корбан булган ярым сән. Мин бер колың имәсме? Һич җан сине сөймәсме?» дип бар дөньяга аваз салган.

Татар хатыны! Сөеклесе өчен үзен фида иткән җан!..

Татар хатыны! Ул сафлык-гүзәллекнең үзе!

«Озата барма, иркәм, озата барма, олы юл бит, бәлки адашмам!..»

Татар хатыны! Ул хаклык-гаделлекнең үзе!

«Ай урагың алып иңбашыңа, кояш нурларыннан юл алдың!..»

Татар хатыны! Ул өзлеккән җыр-моңның үзе!

Син милләт анасы, аның раушан сирпелеше, син аның мәңге балкудан туктамас йолдызы!

Синең җир йөзендә чагыштыру табылмас сафлыгың, аклыгың-пакълыгың, чисталыгың, дастаннарга күчкән абыстайлык гыйлемлегең, чәчүргечләреңнән килгән моңлы зеңнәрең — бу бары тик синдә генә!

Юк-юк, кулына сыра шешәсе тоткан, «агызына» үзеннән зуррак сигар капкан, Сөембикәдән сөемсезбикәгә әверелгән ерткыч, милләт корыткыч, ул син түгел, җаным-бәнем!

Ерак заманнарда ире белән янәшәдән кулына мылтык-кылыч алып, илбасарларга каршы күтәрелгән Илбикә — менә кем ул син!..

Кара көннәрдә, куркыныч төннәрдә, баласын җитәкләп, ире артыннан Себер лагерьләренә катырга киткән шаһидә — менә кем ул син!..

Ире яуда чакта, биш баласын, кая ди биш, ун баласын ызаннарга таратып, төпчегенең бишеген Түгәрәк Имәннәргә элеп, ач вә ялангач килеш урак урган, меңәрләгән көлтә бәйләгән, кышкы салкыннарда ындыр табакларында чабагач белән шул туң көлтәләрне тукмап, алардан коелган алтын бөртекләр белән илне туйдырган хакимә — менә кем ул син!..

Үзе кабасын шул ун баласына каптырган, ирсез-нисез аларны аякка бастырган, башлы-күзле, балалы-чагалы иткән, сугышларда һәлак булган җәмәгатенә хыянәт итми, ир кадерен күрми, туксан, хәле килсә, йөз яшькә кадәр җитеп, изге дога белән зиратка мәңгелеккә кереп яткан Ил Анасы — менә кем ул син!..

Җир йөзенең биш кыйтгасында үзенең асылдан асыл, матурдан-матур, яхшыдан-яхшы сыйфатлары, ир-ат турында аның кебек кайгырта, тугъры кол кебек иргә хезмәт итә белүе белән башка бер генә милләт хатыны белән дә чагыштырырга мөмкинлеге булмаган хатын — менә кем ул син!..

Менә ни өчен шушы Җир Шарының биш кыйтгасыдагы ир затлары үзләренә хатынлыкка «егет кулы тимәгән», ир-атка, гаиләгә яхшы мәгънәсендә кол булып хезмәт иткән татар кызын кулга төшерү турында хыялланалар. Бу очракта алар ихластан да татар кызы белән чагыштырырлык башка милләт кызын тапмыйлар. Юк, бу башка милләт алиһәләрен кимсетү өчен әйтелми. Бу — хакыйкать. Бу дөньякүләм тәҗрибә белән расланган. Ә менә үзебезнең ир-егетләребез милләттәш алиһәләребезнең ошбу сыйфатларын тиешенчә бәяләдеме,бәялиме? Аларны башкаларга үрнәк итеп куйдымы, куямы? Кадерләдеме, кадерлиме?

Минемчә, бәяләп бетермәде, тиешенчә үрнәк итеп куймады, кирәк кадәр кадерләмәде. Ул гына да түгел, аның хатын-кызга, ат кебек, сүгенеп кул күтәрүче ирләре элек тә булган һәм әле дә очрый. Милли шигъриятебезнең сирәк сандугачы, мәхәббәт җырчысы Габделҗаббар Кандалый әле унтугызынчы гасыр урталарында үзенең атаклы «Сәхипҗамал»ында менә нәрсә дигән:

Тотып чормап чәч үрмәсен,

Ашатты камчы җүрмәсен,

Ки дошманың да күрмәсен...

Тәнеңдин яра китмәде,

Күзеңдин кара китмәде...

Бер янбалит кебек кайтып,

Ике битене саргайтып,

Ике күзене акайтып,

Ултырадыр тол ук кына...

Менә шулай ир катында да «тол ук кына утырган» татар хатыны ары таба язмышында нишләргә тиеш иде? Яшерен-батырын түгел, үз милләте-теле-диненә каршы хилафлык кылып булса да, бар зарын эченә йотып, үзенең кадерен белгән ярын-парын эзләргә тиеш иде. Бу очракта бәхеткә сусаган тере җан ияләрен «Алай итмәгез инде!» дигән вәгазь белән генә тыярга мөмкин түгел иде. Һәм шул кояш нурына туймаган җан иясе, социаль тетрәнешләрдән соң, аеруча безнең заманнарда, сыйнфый, милли һәм дини чикләүләр алып ташланганнан соң, моңа кадәр «чәч үрмәсеннән чормап, үзенә камчы ашаткан» татар иреннән китүне гонаһ санамый башлады. Безнең табыннан китеп барды. Дөресрәге, мәҗбүр булды. Бәхет таптымы ул анда? Чит-ят заттан килгән елтыр йөзек, ефәк күлмәк, хәләл булмаган ризык кына мәхәббәт-бәрәкәт китердеме аңа? Тормышыбызга гөбернатыр булып аракы-хәмер килеп кергәч, тормышка хуҗа да булып алгач, бу юньсез сыйфатлар тагын да тармакланды һәм явызланды. Әгәр татар хатыны элек золымны татар иреннән генә күрсә, бу золым инде-тора-бара күпмилләтле золымга, фән теле белән әйтсәк, «интернациональ изүгә», телсез-динсез-догасыз агрессиягә, хыялдагы түгел, ә тормыш үзе күрсәткән реаль тамугъка барып тоташты. Әгәр моңа кадәр аның җилкәсендә эчкече татар ире генә утырган булса, хәзер бу сыек җилкәгә эчкече-наркоман интернационал менеп атланды. Болар каршында Галимҗан Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» дигән хак кыйссасы аның өчен, Такташ әйтмешли, бер «гүзәл шаяруга» әйләнеп, үзең теләп, кире кайтырга әзер булган «милли хыял» рәвешен алды.

Милли әдәбиятыбыз һәм халык авыз иҗаты гомер-гомергә татар иренең татар хатынын кимсетү, рәнҗетү күренешләрен каһәрләгән. Әмма без, үз йомшаклыгыбыз аркасында дәүләтсез калуыбыз нәтиҗәсендә, бу ямьсез күренештән кая ди үткән заманнарда, XXI гасыр башында да котыла алмыйбыз. Бу эпидемияне «халыклар дуслыгының көче » итеп тә мактый башлагач, татар хатыны исәбенә милләт-ара уйнашлык итү тагын да көчәйде. Вакытында моның үз милләте өчен генә түгел, хәтта ки башка милләтләр өчен дә никадәр зарарлы икәнлеген аңлатырлык, аңа ихтыярый чик куярлык Акыл Иясе дә, дәүләт корылышы да табылмады. Үз дәүләт корылышы булмаганлыктан, якланмаган очракта, милләт генә түгел, җимеш бакчасы да кырыла, корый һәм юкка чыга. СССР-ның көтмәгәндә генә таркалып юкка чыгуы шушы касафатның иң ачык дәлиле булды бит инде. Безнең татар хатыны белән дә шулай килеп чыкты: ул урыска чыкса, урыс, мансига чыкса, манси, инглизгә чыкса инглиз, үзбәккә чыкса, үзбәк үстерде. Бары тик үзе карыныннан чыккан татар милләте баласын гына үстермәде. Чөнки Аллаһтан үзен яклар өчен яратылган татар ире аны яклаудан мәхрүм иткән иде...

Менә без бүген килеп, ниһаять, шуны аңладык. Дәүләтчелеге булмаган татарны, кешелек масштабында, милләт буларак, бары тик ныклы, тотрыклы, иманлы, китаплы-телле һәм әдәпле татар гаиләсе генә саклый алачак.

Гаилә үзәгендә җимерүче түгел, җитештерүче, берләштерүче көч булып иманлы, акыллы, матур, тырыш, илсөяр татар кызы, татар килене һәм татар хатыны торды һәм торачак.

Татар хатыны! Син сөеклесе өчен үзен фида иткән җан!..

Татар хатыны! Син сафлык-гүзәллекнең үзе!

Татар хатыны! Син хаклык-гаделлекнең үзе!

Татар хатыны! Син үлемсез җыр-моң чыганагы!

Син милләт анасы, аның раушан яктылыгы, аның балкудан мәңге туктамас йолдызы!

Син мәңге шундый булдың һәм булачаксың.

Ул, гасырлар буе татар ирендә чын ирлек тәрбияләгән чыганак, тормышыбызга яңадан хуҗа булып кайтачак.

Табыныбызга кайт син! Кайтсаң иде! Кайта күрче!

Насыйп итсен! Амин!

19.03.2016.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дөрес вә бик тирән фикерегез белән килешәм, тик киләсе дәверләрдә татар хатын-кызларыбыз мәдхияле булырмы?..

    Хәзер укыйлар