Логотип
Проза

Соңлап килгән татлы бәхет

Әти-әнисе йоклап киткәч, тәрәзәдән генә сикереп чыгып, авыл янындагы күл буена йөгергәндә, ай яктысында кочаклашып-үбешеп таңнар аттырганда  аны гына яратам дип уйлый иде бит ул.

 

Әти-әнисе йоклап киткәч, тәрәзәдән генә сикереп чыгып, авыл янындагы күл буена йөгергәндә, ай яктысында кочаклашып-үбешеп таңнар аттырганда  аны гына яратам дип уйлый иде бит ул. Шигырьләрдәге мәхәббәтнең шушы икәненә иманы камил иде. Ә ул хис кеше өлгергән чорда гына килә икән, тик соңармыймы?! Әллә соңлап килгән бәхет татлырак микән?.. 

– Күл буена киләсеңме? –  мәктәп тәнәфесендә коридорда очраган Илшат Сиринәгә икесе генә аңлашырлык итеп күз кысты. Елмайганда бит очында сөйкемле чокырлар чыккан Илшат аннан ике яшькә зур – 16 яшьтә. 14 яшьлек кызының югары оч егете белән чуалганын яратмаган әтисенең: «Сиңа иртә әле егетләр белән йөрергә», – дип әрләвенә Сиринәнең җавабы бер генә булды: «Ә мин аны бик яратсам...» Ярату булганмы ул? Әллә ошатумы, бәлки, әти-әнисенә каршы төшү теләгеме – тыелган алма татлы була. Унҗидесен дә көтмичә Илшатка кияүгә чыкты. Элек бу яшьтә язылышырга рөхсәт юк иде. Тик хатын-кызлар консультациясеннән китереп биргән белешмә мәсьәләне хәл итте. Сиринә йөкле иде.  

Туй күңелсезрәк узды. Сиринәнең әнисе кызымны саклый алмадым дип, әледән-әле, качырып кына, күз яшен сөртте. Илшатның әнисе дә киленен улының хыялларын җимерүче итеп кабул итте. Улы институтта укырга тиеш иде, ә монда хатын, бала... 

Өйләнешсәләр дә, чын гаилә кора алмады алар. Элек тыелган үбешү-яратышулар да, киртәләр дә юкка чыккач, бик тиз ялкытты. Сиринә булачак баласын бик авырдан күтәрде. Кан басымы төшеп бетте, ашый алмады. Иренең иң ачуын китергәне: елакка әйләнде. Нәрсә генә булса да, утырды да елады Сиринә. Бу хәлләрдән башын алып качыр өчен Илшат – дуслары янына, Сиринә – әнисенә ашыкты. Бөтен нәрсәнең үз вакыты шул. Алар ата-ана булырга әзер түгелләр иде. Бу олы миссияне кабул итәргә өлгереп җитмәгән иделәр.  

Беркөнне Илшат балыкка бару турында сүз тиште. Сиринә дә аның белән барырга җыена башлаган иде, кайнанасы бу акылсыз адымыннан тыйды. Көмәнең борыныңа төртелгәндә нинди су буенда йөрү инде ул! Ир – дуслары белән балыкка, ә Сиринә кибеткә чыгып китте. Ипи алып кайтып барганда иптәш кызлары очрады.  

– Сиринә, Илшат күл буенда кызлар белән бәйрәм ясап ята бит, син ни йөрәгең белән тыныч кына монда йөрисең, – дип, берсен-берсе уздыра-уздыра, әллә шатланып, әллә авырлы хатынны жәлләп, яңалык белән уртаклаштылар. Аларның күле буенда читләр белән! Ул су буе икесенеке генә бит. Күпме назлы сүзләрен, карашларын, ярату-назларын, вәгъдәләрен сыйдырган күлләрендә ятлар белән... Сиринәнең ачуы кайнап чыкты. Көнләшү угы йөрәгенә килеп кадалды. Билең дә калмады, йөзең дә шадраланып китте, әнә Ләләнең фигурасы нинди матур дип сөйләнеп утыра иде бер көнне Илшат. Шул Ләләгә күз төшерде микән?! Өйгә барган юлдан кисәк кенә борылды да, булдыра алганча тиз-тиз атлап, күлгә таба китте. Елый-елый барды. Сиринә аңа малай бүләк итәргә җыена, ә ул чит хатыннар белән бәйрәм итә...  

 Икенче як ярда учак яна. Анда кешеләр җыелышып утырган. Көлгән, музыка тавышлары ишетелә. Күл уртасындагы көймәдә берничә кеше балык тота. Ерактан аларның кем икәнен танып булмый. Сиринә кычкырып та карады. Тик үпкә тулы тавышы үзеннән ерак китә алмады. Үч иткәндәй, җил чыгып, яңгыр сибәли башлады. Җәйге яңгыр минут эчендә көчәеп, чиләктән койган кебек яуды. Булачак анага баласы хакында уйлап, кайтып китәргә генә кирәк иде дә бит, тик көнчелек уты  ныграк булды. Бәйрәм итүчеләр янына яр чите буйлап  китте. Яңгыр чылаткан үлән тайгакланды. Кызу-кызу атлап барган җирдән, аягы шуып китүен дә сизми калды... 

А-а-а! Текәдә ярдан куак-ташларга бәрелә-бәрелә төшкәндә эченең бик каты авыртуын тойды. «Балам» дигән уй йөрәкне сызып үтте. Су читенә кадәр тәгәрәп төшеп, башы белән шунда яткан бүрәнәгә бәрелде һәм аңын җуйды... 

Яшәячәк, – тавыш төшендә ишетелгәндәй булды, – тик бала таба алмас, мөгаен. Сиринә ушына килеп, тирә-якка күз төшерде. Ап-ак стеналы палата, янында әнисе утыра. Кызының уянуын күреп, ул тиз генә торып басты, аналарча кайгыртучан караш, йомшак тавышы белән аны юатырга тырышты булса кирәк: «Барысы да яхшы булыр әле, кызым».  

Шул көннән башлап тормышларының яме китте. Кайнанасы аны баласын югалтуда гаепләде, ире алда сабый тавышлары булмаячак тормышын күз алдына китереп, аңа бөтенләй суынды. Мәхәббәт тә, күл буенда ничә кат сөйләнгән хыяллар да каядыр юкка чыкты. Шулай да, Сиринә авырга уза алды. Табиблар диагнозы дөрес булмауга шатланып туя алмады. Башкаларга да өстән генә карап йөрде: янәсе, иртә шатланганнар әле дошманнар, бала табачакмын...  

Таба алмады. Ике ай тулуга авыры төште. Һәм гел шулай кабатлана торды: балага уза да, төшә... Нәсел дәвамчысы дөньяга килә алмады. Төрле табибларга да йөреп карады. Тик берсенең дә файдасы тимәде. Сиринә  хастаханәләр юлын таптаган вакытта Илшат читтән торып институт тәмамлады, прораб булып эшли башлады, ә Сиринә өйдә ипи пешерде. Үзгәртеп кору елларында барлык тәвәккәл кешеләр шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлады. Эш белән мәшгуль булгач, бәлки, бала сөясе килү теләге басылыр дип, Сиринә дә ипи пешерү цехы ачты. Эш көйләнеп китте. Тик тормышлары гына түгәрәк түгел иде. Ләкин икесенең берсе дә бу хакта авыз ачып сүз әйтмәде. Шулай тыныч кына яшәделәр. Тик уртак гаилә юк иде, бары тик бер түбә астында яшәделәр...  

Бер җәйне алар гомер иткән кечкенә бистәгә кечкенә малае белән бер яшь хатын күчеп кайтты. Илшат эшләгән төзелеш оешмасына икътисадчы булып урнашты. Калдырырга урын булмагач, хатын улын да үзе белән эшкә алып килештерде. Янып торган кара күзле, елгыр малай Илшат күңеленә кереп утырды. Нигәдер әнисенең түгел, ә малайның әнисенә ияреп эшкә килүен көтеп яши башлады. Ул килгән көнне Илшат бөтен эшен онытып, аның белән уйнап утырды, машинасына утыртып уратып та алып килде. Малайның кесәсенә тәмле конфетлар тутырды. Хатын улына мөкиббән иткән иргә каршы да төшмәде, артык ачылып та китмәде. Тик шулай да яшь хатынның ир назына сусаганын тойды Илшат. Бер көнне аларны озата барды да, кунып калды. Менә ничек була икән бит ул ул балалы мәгънәле назлы гаилә! Җиде ел уртак тормыштан соң Илшат Сиринәне ташлап чыгып китте.  Рәнҗемәде Сиринә, хәтта иренә ачулана да алмады бугай. Әйе, ир бирмәк – җан бирмәк, йөрәге елады. Ирен яратудан түгел, мәхәббәт күптән юк иде инде, ялгызы калудан курыкты... Башында артык уйларга урын калдырмас өчен, бизнесына чумды. Кечкенә чагында хыялланган бөтен киемнәрне сатып алып киде, алка-сәйләнннәр такты, тик күңеле генә шатланмады аның. Ана булу теләге бик көчле иде шул анда. Эх, бер тупырдатып бала сөясе иде ул! Илшатның яңа гаиләсендә баласы туды, ә ул һаман ялгызы... Балалар йортыннан сабый алырга да омтылып карады. Тик тулы булмаган гаиләгә бала бирмибез, дип кырт кистеләр. Язмыш рәнҗеткән бер сабыйны гына түгел, берничәне бәхетле итәргә байлыгы да, назы да җитәрлек иде югыйсә... 

40 яшенә якынлашып барган Сиринә, бала бәхете хакында уйлау түгел, хыялланмый да башлады. Корган агач кебек яшәү уе белән килешкән иде инде, тик бер очрашу аның бөтен тормышының астын өскә китерде... 

 

(дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/solap-kilgn-tatly-bkhet-2)

Теги: Соңлап килгән татлы бәхет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сиринэ яшь булган , башсыз чагы. Баланы да узендэ уйламаган . Кончелек жингэн.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик ошады рэхмэт

      Хәзер укыйлар