Логотип
Проза

Соңлап килгән татлы бәхет - 2

(дәвамы)

башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/solap-kilgn-tatly-bkhet

 

Җәйнең матур көннәренең берсе иде ул. Һавада чәчәк исе. Тирә-якта кошлар, бөҗәкләр тавышы ишетелә. Сиринә эштән чыкты да, бер тын шушы матурлыкка сокланып торгач, җәяү генә күл буена китте. Юк, үткәннәрне искә төшерәсе килүдән түгел, салкын өенә кайтасы килмәде аның. Су буена килеп җиткәч, туфлиләрен кулына тотты да, итәкләрен күтәрә төшеп, суга керде. Ә ул май кебек җылы, рәхәт. Әйтерсең, су Сиринәнең җанын җылытырга, гомерлек сагышын юып төшерергә әзерләнгән. Хатын тирә-ягына карап алды, беркемдә юклыгын күргәч, күлмәген салды да, суга сикерде. Мондый суда коенмыйча кайтып китү гөнаһ булыр иде шул. Рәхәтләнеп, кинәнеп йөзде ул. Төнбоекларга соклана-соклана йөзеп, күл уртасында барып җитә язганын сизми дә калган икән. 

– Ярдан бик еракка йөзеп киткәнсез, алҗып китеп бата күрмәгез, – дип кычкырган тавыштан сискәнеп китте. Ярга әйләнеп караса, анда зәңгәр джинсы чалбар, ак футболка кигән бер ир басып торганын күрде. 

– Бата башласам, коткарырсыз әле, – дип җавап кайтарды да Сиринә, бөтен ярны яңгыратып көлеп җибәрде. Бу кыланышына оялып та куйды, яшь кызмыни инде ул, ят ир белән уйнаклап сөйләшергә. Әкрен генә ярга таба йөзә башлады. Судан чыкмакчы иде, купальниксыз булуы исенә төште. «Йә күлмәгемне ыргытыгыз, йә борылып торыгыз», – диде Сиринә. Ир чирәмдә яткан күлмәкне алды да, аңа ыргытты.  

– Ялгыз йөзүдән курыкмыйсызмы?  

– Ялгызлык – минем дустым.  

– Безнең дуслар уртак икән, – диде ир, Сиринәгә төбәп карап.  

Галимҗанның да гаилә тормышы барып чыкмаган. Аннан хатыны киткән. Яраларны төзәтергә, бераз ял итәргә дип әнисе янына ялга кунакка кайткан. Ямьле көнне өйдә ятмыйм, табигать белән хозурланып кайтыйм әле дип йөрергә чыккан икән.  

Шул көннән башлап гел бергә булды алар. Сиринә үзендә канатлар үскәнен тойды. Сәбәп табып, бергә озаграк калырга тырыштылар. Адашкан бәхете табылганын аңлады Сиринә. Галимҗан аңа тәкъдим ясаган көнне ул үзен җиденче кат күктә итеп хис итте. Әллә нинди романтик атмосфералар тудырмады Глалимҗан. Сиринәне гадәттәгечә кочаклап алды да, күзләренә тутырып карап: «Син дә ялгыз, мин дә ялгыз, әйдә, бергәләп яшәп карыйк әле», – диде. Тормышта мәхәббәтнең матур сүзләр белән түгел, ә гамәлләр белән бәяләнгәнен белә торган яшьтә иде инде Сиринә. Берсүзсез риза булды. 

Озак та үтми Сиринә авырлы булуын аңлады. Бу яңалыкка Галимҗан балалардай куанды. Хатын гына элекке ачы тәҗрибәләрен искә төшереп, куырылып куйды. Монысы да төшсә? Юк, алай булмас, аның янында Галимҗан бар бит. Аның мәхәббәте ярдәм итми калмас. Бер төнне ул эче авыртудан уянып китте. Юеш күлмәге ботына сыланган иде... 

Тагын бер авыры төшкәч, Галимҗан, Сиринәнең иңнәреннән кочып алды да: «Җитәр үзеңне интектерергә. Мин синнән бала сорамыйм бит. Безгә икебезгә генә дә бик рәхәт», – диде. Сиринә бер сүз дә эндәшмәде, әкрен генә Галимҗанның кулын иңнәреннән алды да, аш бүлмәсенә кереп китте. Кичен, ап-ак мендәрләрен кабартып урын җәйгәндә, үзенә сөйләнгәндәй, әйтеп куйды: «Мин сиңа бары бер кыз табачакмын!»  

Бу вакыйгадан соң берничә ел узып, кырык яшен үткәрергә җыенып йөргәндә Сиринә күңеле болганганын аңлады. Кара, иткә карый да алмый икән бит, укшыта. Күңелендә курку катыш шатлык хисләре тулды. Шул минутта ук бөтен борчуларымны онытачакмын, бары тик якты өметләр хакында гына уйлаячакмын дип, үзенә сүз бирде. Монысын ул ныклап саклаячак! Шунда ук урынны җәйде дә, аякларын күтәреп ятты.  

– Тугыз айдан соң, бала тугач кына торачакмын, – диде ул иренә. 

Бизнесы турында да уйланмады, өй мәшәкатьләренә дә күз йомды. Ул бала табачак! Галимҗан аңа бар яклап ярдәм итәргә әзер иде. Көннәр буе урында ятып уйланганда Сиринә буш, мәгънәсез гомер уздыруын аңлады. Бөтен бәхет балалы булуда икән бит. Үзендә яралган җанның киләчәк тормышын бөтенләй үзгәртәчәген, аны шатлык белән тутырачагын аңлап, күзләренә яшьләр килде. Көннәр буе хәрәкәтләнмичә яту бик авыр иде. Аркалары, янбашлары авыртты, аяклары шеште. Тик ул көрәште. Төшенкелеккә бирешмәде: китаплар укыды, классик музыка тыңлады. Туачак сабые белән сөйләште. «Кызым-йолдызым, ту гына, без сиңа матур-матур күлмәкләр алып кигертербез, чәчләреңне тарап үрермен, матур дөнья белән таныштырырмын», – диде ул, түгәрәкләнеп килгән эчен сыпырып.  

Алты айдан соң, сәламәтлегенә куркыныч яный башлагач, аны хастаханәгә салдылар. Палатада өйдәге кебек рәхәт булмаса да, түзде ул. «Өйгә кызым белән генә кайтачакмын», – диде.  

Декабрь башында дөньяны аклыкка күмеп беренче кар яуган көнне, ул бала тапты. «Кызыгыз бар. 3 килограмм да 600 грамм. Буе 54 сантимер», – диде табиб. Ул бу сүзләрне көн саен ничә анага әйтә микән? Сиринә тормышында моннан да куанычлы  хәбәр ишетмәгән икән бит! Аның сабыен күтәреп алып, бөтен җиһан буйлап йөгерәсе, бар кешегә күрсәтәсе килде: «Минем кызым туды. Мин – ана!» Күкрәгендә рәхәт бер авырту тойды. Сөт төшә! Менә нәрсәдән башлана икән ана булу бәхете! 

Ул сабыен тәрәзә аркылы булса да карап килергә булды. Сикереп кенә тормакчы иде, башы әйләнеп китте, чак тотынып калды. Ничә ай ятып торганнан соң, киредән йөрергә өйрәнергә кирәк икән бит! Аякка басып, сабыеның биләвен үзе алыштырасы килү теләге көчле иде аның. Бик тиз тернәкләнде. Сабыен кочаклап тиздән Галимҗаны янына чыгачак. Алар бик бәхетле гаилә булып яшәячәк. 20 елдан артык көткән бәхет бик татлы икән бит... 

Теги: Соңлап килгән татлы бәхет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК бэхетле булыгыз .Аллахы тэгалэ бар Хэм Бер узе рэхмэтен салган .10 елдан алыр кайтучылвр да бар Аллага шокер тик Аллахы тэгалэ дэн сорарга кирэк.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик окшады

      • аватар Без имени

        0

        0

        Менэ бит , ходайнын рэхмэте, бик тэ туземле ханым булган . Аллага шокер .

        • аватар Без имени

          0

          0

          Сабырлыгын җитеп көтсән, Аллаһ Тәгалә сузган кулны буш итми. 20 елдан сон да.... Буш итмәде. Аллаһка мең мең шөкер.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Давамы буламы ул?

            Хәзер укыйлар