Логотип
Проза

Соңгы шәм

Илдан манма тиргә батып уянды. Күзләре тәрәзәгә төште. Дулкын-дулкын булып торган тәрәзә пәрдәләре аша офыктагы сүрән яктылык алар бүлмәсенә дә сузылган. Хатыны Гөлсөяр тыныч сулыш алып, татлы уйларга чумып йоклый. Ир аны уятмаска тырышып, акрын гына торды да, песи адымнары белән генә кызы Илгизә бүлмәсенең ачык калган ишеге янында тукталды. Көне буе мең төрле образга кереп бетә торган терекөмеш сыман Илгизә дә зур караватында рәхәтләнеп таралып яткан. Илдан гел шулай: иртән торып эшкә китәр алдыннан кызын яратмыйча чыгып киткәне юк. Илгизәнең яртылаш идәнгә төшкән җиңел юрганын күтәреп куйгач, ир, кызының бөдрәләреннән акрын гына сыйпап алды да, уятмаска тырышып, юлында булды. Йорт эченә чыкты.

Иртәнге җиләс һава ирнең таза беләкләрендә иркәләнеп, аны тынычландырды. «Әнкәй нишләп бүген төшкә шулай керергә булган соң әле? Сарсаз болынына төшәсемне белгәнгәме? Берәр эш эшлисе булса, әнкәй киңәшләрен бирми калмый», – дип, ир үз уйларының йөгәнен карашларына чорнап, бакча ягына китте. Аяклары үзләре үк әнисе Мәрҗәния белән бергә киңәш-табыш алып утырырга ярата торган эскәмия янында тукталды.
– Их, әнкәй, ничек җитмисең син миңа, бик җитмисең! – дип авыр сулап куйды Илдан.
Инде үзе дә ир уртасы булып килгән Илданның әнисен төшендә тере килеш күреп уянуы күзләрен дымландырыды. Юк, алай йомшак ир түгел анысы Илдан. Әтисе Фәйзи дә шактый нык, кырыс, артыгын сөйләми, батырып эшли торган юньле адәм иде. Әнисе дә аз сүзле, йөгерек уйлы, җитез, булган карчык иде. Илдан да әти-әнисеннән кирәкле сыйфатларны җитәрлек алган. Шулай булмаска мөмкин дә түгел, Сарсаз авылының язмышы аның кулында бит!
Һәр иртә шул авылны кайгыртып күзләрен ача, көннәр буе авыл кешеләренең гозерен үтәп чаба, кичләрен шул авылның киләчәге өчен ниләр эшләп булыр икән дип борчылып, хыялланып йокларга ята. Авыл – үзенең җитәкчесенең йөзе, тырышлыгы инде ул!
 Ир әле ел ярым элек кенә әнисе белән соңгы тапкыр шушы эскәмиядә утырган чакларын күз алдына китерде. Ул чакта әнисе инде шактый бөтерешкән, шулай булса да авыртулары хакында зарланып беркемне борчымый иде. Ирнең колак төбендә шул чактагы сөйләшүләре ишетелеп киткәндәй булды.
– И, улым, озак тормамдыр инде мин. Сүнде бит... соңгы шәм дә, – дип куйды Мәрҗәния.
– Нинди шәм турында сөйлисең, әнкәй?
– Тормыш турында, улым, гомер турында! – диде карчык.
– Ә шәмнең нинди катнашы бар монда, әнкәй?
– Бар, улым, бик бар! Төш күрдем мин бүген. Атагыз кайткан иде... Тегендә аңа иптәш кирәк. Ялгызы гына авыр аңа анда.

Илдан әнисенә аптырап карап куйды ул чакта: «Әллә?» Бу «әллә?» дигән сорауда әнисен югалту куркынычы да, аптырау да, иң кадерле кешесенә берничек тә булыша алмаудан гаҗиз булу да – һәммәсе дә җыелган иде шул.
– Менә шул... Өй тулы халык... Ут беткән, имеш... Мин шул халыкка чәй ясап йөрим, мәҗлес кебек. Шкафтан эзләп табып шәм кабыздым. Соңгы шәм иде ул йорттагы... Шулвакыт атагыз кайтып керде. Кунаклар янына утырып чәй эчмәде. Өстәл уртасындагы шәмне шәмдәле-ние белән генә күтәреп алды да: «Мәрҗәниягә йокларга вакыт, иртән печәнгә төшәсе бар. Кунакларның эшләре беткән аларның», – дип, соңгы шәмне өреп сүндерде. Көтә, көтә мине атагыз, улым...
Илдан эскәмиядә авыр итеп көрсенеп, тын алган әнисенә ни дип җавап кайтарырга да белмәде.
Иртәнге җиләс тынлыкта ялгызы гына утырган эскәмиядә, әйтерсең лә, әнисенең шәүләсе пәйда булды.

Ир уйларының очын табарга беркадәр тырышып карады. Әнисе улының төшенә юкка гына кермәгән инде! Илдан бакча читендәге турникта берничә тапкыр күтәрелеп, үзен тонуска кертте дә, өйгә таба атлады. Уй гына димә: эскәмиядә шактый утырылган икән. Офыктагы кояш авыл җитәкчесен сәламләп, ашыгып кына күтәрелә башлаган, ирне дә ашыктыра. «Җәйге көн ел туйдыра», – дип юкка гына әйтми халык. Вакытның кадерен белә Илдан. Әти-әнисе, кул арасына керә башлауга, биш улларын да эшкә өйрәтеп үстерделәр. Малайларның урамда трай тибеп йөргән чагын авылдашлары бөтенләй күрмәде.

Ире бакчада йөргән арада хатыны Гөлсөяр дә инде торган, чәй өстәлен әзерләп куйган. Тәрәзә төбе саен, бүлмәләрдә шау чәчәктә утыручы гөлләренә су сибеп йөри. Исеме дә, җисеме дә чәчәкләр-гөлләр сөя торган хатынына торган саен шакката Илдан. Ничек шулкадәрле гөл яратып була икән? Көнаралаш аларның тузаннарын сөртү дисеңме, төпләрен йомшартып, әллә нинди ашламалар белән туендыру дисеңме – берсен дә эшләми калмый Гөлсөяр. Әнисе дә гел: «Улым, киленнең кадерен бел, санлап яшә! Бик булган, уңган хатынга тап булдың, балам!» – дип әйтергә ярата иде. Авыл советы рәисе булгач, көнгә йөз төрле холыклы кешеләр белән аралашырга, гозерләрен тыңларга туры килә. Янына каш-күз уйнатып кергән хатыннар да булгалый. Андый чакта ир гел Гөлсөярне күз алдына китерә. Шәфкать туташы булып эшләүче хатыны бик күпләргә үрнәк булырлык шул аның, бар яклап та.
– Әтисе, иртә таңнан бакчада озаклап йөрдең, берәр борчуың бармы әллә?Әйдә, чәй эчеп ал әле, тынычланып та китәрсең!

Хатыны балалар тугач та, Илданга шулай «әтисе»дип эндәшә башлады. Иргә йомшак итеп болай кайгыртып, яратып эндәшү бик ошый үзе, тик бу хакта хатынына гына әйтми. «Мактап куйсам, я бозылып китәр, я күз тияр», – дип мактау сүзләрен һаман киләчәкккә калдыра килә. Булыр әле, әйткән чаклар да булыр. Менә озакламый көмеш туйлары җитәчәк, шунда әйтер күңелендәге бөтен матур сүзләрне.
– Гөлсөяр, әни төшкә керде әле...
Ир туктап калды. Хатыны иренә сораулы карашларын төбәгән килеш, кулына тоткан чынаягын куймыйча, чәен дә эчмичә, җавап көтте.
– Нигә икән, әтисе? Ураза гаетендә әнкәйгә атап атына корбан да чалдык бит инде югыйсә!
– Бүген Саклау болынына төшәбе... яфрак себеркесе бәйләргә. Агрофирмага бер машина кузовы тулы яфрак себеркесе төшерербез, дип вәгъдә биргән идем кичә.
– Соң синең себеркеңнең әнкәйгә нинди катнашы бар?
– Бар шул, бик бар! Әнкәй менә төшкә кереп киңәш бирде әле үземә. Әнкәй белән икәү Саклау болынында йөрибез, имеш. Әнкәй һәрвакыттагыча ак яулыгын артка чөеп бәйләгән. Үзе миңа караган да: «Ашыгам, сиңа күрсәтеп кенә калдырам да китәм, эшләрем күп», – дигән була. «Нинди бетмәс эш инде, әнкәй синдә?» – дим. «Яфраказык туплау өчен бу атна иң кулай вакыт, улым! Соңарырга ярамый. Яфрак себеркесе өчен бигрәк тә юкә, чикләвек агачларының яшь ботаклары әйбәт була, балам. Әнә, күрәсеңме, Каш урман юл кырыенда күпме яшь юкәләр үсеп утыра. Әтиең белән гел без печән әзерли торган имәнлекне беләсең бит! Шуннан яшь имән ботаклары да җыеп кушарсыз себеркеләргә, яме, балам! Карале, себеркеләреңә кычыткан, ромашка, тукранбаш та куштыр. Яшь бозаулар бик-бик ярата андый яфрак себеркеләрен. Я, төшеңдеңме?» – диде дә ак яулыгын җилфердәтеп әнкәй китеп тә барды.
– Бигрәк матур төш бу, әтисе! И, әнкәй җаным бакыйлыкта да гел безгә яхшылык кына теләп ята икән! Әтисе, әллә мәйтәм болынга китешли мәчеткә тукталып, Сәйфетдин бабайга хәер биреп калдырасыңмы дим? Әнкәй белән әткәйгә, улыбыз Тимерханга атап...
Гөлсөярнең тавышы калтырап куйды. Тимерхан – ир белән хатынның гомерлек йөрәк ярасы шул!
 Илдан, юынып, чәйләп алды да кызы бүлмәсенә керде. Эшкә китәр алдыннан ир гел шулай төпчек кыз Илгизәнең битеннән үбеп, өстендәге юрганын рәтләп чыга. Бик ярата Илдан кызын. Хәер, кызы да кимен куймый, гел «әтием» дип өзгәләнеп тора. Өзгәләнми мөмкин дә түгел: әтисе Илгизәне район үзәгенә бию ансамбленә йөртә, кыз катнашкан барлык концертларда, бәйрәмнәрдә иң күп кул чабып утыручы фанаты да ул. Илдан кызының бөдрәләреннән сыйпап, битеннән үбеп алды. Илгизә дә хәйләкәр, йоклаганга салышып әтисен көтеп яткан, тартылган, киерелгән булды, әтисе үпкәч кенә, уянып киткән кебек күзләрен ачты:
– Әтием!
– Әү, кызым!
– Әтием, бүген төшемдә дәү әнкәемне күрдем. Шундый матур, шундый матур дәү әнкәй! Бик күп чәчәкләр җыйган, ерактан миңа карап тора. Үзе елмая...
– Менә бит ә! Икебез дә күргәнбез икән!
– Кемне, әтием?
– Дәү әнкәеңне!
– Әтием, син дә күрдеңме? Кайткан идеме? Мин бик сагынам дәү әнкәемне. Мин аның чәчләрен тарарга ярата идем. Аның да чәчләре бөдрә иде бит!Минеке дә бөдрә, дәү әнкәем миңа охшаган, әтием, әйеме?
Илдан кызы өстендәге юрганын рәтләп япты да:
– Син, кызым, йоклаганда да биеп ятасың, ахрысы, өстеңдәге юрганың гел идәнгә төшкән була. Я, тәмләп йокла, иртә әле. Ә төшең турында мин төшке ашка кайткач та сөйләшербез. Килештекме?
– Килештек, әтием! – дип Илгизә куллары белән бар көченә әтисенең муеныннан кочаклый.
– Карале, нәзек кенә беләкләреңдә никадәр көч синең, кызым?!
– Әтием, шәп кәеф сиңа!

Ир кызы яныннан, чыннан да, кәефе күтәрелеп чыкты. Кечкенә генә бала теләсә нинди психологны алыштырырлык адреналин бирергә сәләтле шул!
Илдан машинасына кереп утыруга, әнисе кабат күз алдына килде. Ак яулыктан, кыр чәчәкләре төсле бизәкле күлмәктән. Ир үзен белә башлаганнан бирле әнисенең башында караңгы төстәге яулык күрмәде. Мәрҗәния, күңеле төсле үк, гел ак яулык бәйләргә яратты. Әтиләрен дә гел чиста йөртте. Куллары ял күрмәсә күрмәде, әмма ирен каткан, пычранган киемнән эшкә озатмады. Илданның хәтер төпкеле актарылды да актарылды.

 ...Менә кич җиткән. Әтисе белән әнисе түрдәге өстәл артына утырган. Олы абыйлары Азат диванга сузылып яткан. Икенче абыйсы Рәмис карават кырына чүмәшкән. Уртанчы һәм кече абыйлары Фәнис белән Җәүдәт идәндәге ястык өстендә тәгәриләр. Илданның гына бер дә ятып торасы килми: ул әле бер абыйсы, әле икенче абыйсы янына барып шаяра, уйнамакчы була. Әтисе Фәйзи агай бер генә карап куя – малай шым була. Юк, әтиләре кул күтәреп, малайларны кыйнамый, үзе күп сөйләмәс, сынап бер каравы да аның әйтәсе килгәнен аңлатыр. Кичне гел көтеп ала малайлар. Әтисе белән әнисе рус телендәге калын-калын китапларны чиратлап, улларына аңлата-аңлата укыйлар. Кайчак үзләре дә шул китаплар турында бәхәсләшеп алалар. Мәктәпкә кереп, укырга йөри башлагач, Илдан үзе дә укып карады ул калын китапларны. «Спартак», «Тын Дон» дигән ул китаплар гомергә күңеленә сеңеп калды.
Ирнең кулы магнитолага үрелде. Соңгы арада күңеленә бер җыр кереп оялады, шуны әйләндерә дә әйләндерә:
Төшләремә керәсең дә Әни:
«Балакаем, хәлең ничек?» – дисең.
Миңа авыр булган чакларымда
Бервакытта, әни, кичекмисең...
Әлеге җырны йомшак кына моңсу тавыш белән белән җырлаучыга Илдан үзе дә кушыла. Җыр, әйтерсең лә, Илдан һәм аның әнисе турында язылган!Уйланып бара торгач, мәчет алдына килеп туктаганын сизми дә калды. Ир, мәчеткә кереп чыгарга уйлады. Сәйфетдин карт андадыр. Иртәнге намаздан соң, мәчеттә бик озак укып утыра әле ул.
Мәчет ишеге, чыннан да, ачык иде. Ир намаз бүлмәсенә узды.
– Әссәламу-галәйкем, Сәйфетдин абзый!
– Вәгаләйкум-әссәлам, Илдан энем! Ни йомыш? Иртәләгәнсең!
– Йомыш дип, йомыш түгел инде дә...
Ир кирәкле сүзен әйтә алмый бераз аптырап торды.
– Менә әнкәй иртәнге якта төшкә керде, кызыма да кергән... Хәер биреп чыгарга уйладым, – дип картка акча сузды.

дәвамы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=7502
фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик тэ гыйбрэтле хикэя,дэвамын котэбез.

    Хәзер укыйлар