Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битМәдәниятПроза → Соңгы шәм. №2.

Соңгы шәм. №2.

Гөлнур АЙЗАТ
Гөлнур АЙЗАТ
02 мая 2018
1682 карау
башы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=7500

Сәйфетдин карт акчаны намазлык читендәге тартмага салды да кулларын күтәреп:
– Бик күркәм эш, Аллаһы Тәгалә савабын кылсын! Я, бер дога! – дип укырга кереште.
 Илдан картның тыныч матур көйле мәкаменә сокланып, мәчет эчен күзәтте. «Тәрәзәләрнең, җылылык торбаларының буяуларын яңартасы бар икән!Идәнгә берничә ковер җәйгәндә дә ярар. Түргә затлы сәгать алып куйсаң да комачау итмәс! И, әнкәй, син юкка гына төшемә кермәгәнсең, син минем эшлисе эшләремне дә искәртеп торырга кирәген ана йөрәге белән бакыйлыкта та аңлыйсың, күрәсең!»
– Фәйзи белән Мәрҗәниянең рухлары шат булсын! – дип тәмамлады сүзен Сәйфетдин карт. – Кергәләп йөр, улым, без бит атаң Фәйзи белән яшьтәшләр. Сөйләшеп утырырбыз. Әниеңне килен итеп төшергәндә, мин кучер идем бит!
Илдан, башка вакыт булса карт янында тоткарланган да булыр иде, әмма бүген көне башка бит: авыл советына караган хезмәткәрләр белән яфрак себеркесе җыеп бәйлисе бар.
Илдан авыл читендәге бинага якынлашканда, берничә хатын-кыз рәисне каршылап, авыл, республика яңалыклары белән бүлешеп алдылар. Ир һәммәсенең хәл-әхвәлен сорашып, көнлек бурыч – кеше башына утыз пар себерке бәйләргә кирәген аңлатты да, бинага узды. Транспорт хакында киченнән агрофирма җитәкчесе белән килешенгән булса да, тагын бер кат хәбәрләшеп алырга булды.
Өстәл өстендәге көндәлек эшләрне язып бара торган дәфтәренә күз төшерде: себерке җыеп бәйләүне сәгать унберләргә төгәлләргә кирәк икән. Уникенче яртыга авылның иң булдыклы егете комбайнчы Салих белән укытучы Дилбәрнең никахын теркисе бар. Аннары хуҗалык көтүе йөри торган болыннарны урап кайтырга кирәк. Кичке якта күрше авыл яшьләре белән мәктәп спортзалында волейбол ярышы оештырасы... Авыл урамнарын да карап әйләнәсе булыр... Коеларның төзеклеген тикшереп, урамнарда чисталык буенча ярыш оештырасы, җаваплы кешеләрен билгелисе...
Ачык тәрәзәдән ут борчасы Гөлнараның:
– Илдан абый, машина килде бит, кояш Әлфитләр кыегына менеп җитте бит инде, барабызмы? – дип кычкырганы ишетелде.

Рәис, дәфтәрен япты да ишеккә юнәлде. Гөлнаралар, Салихалар кебек эшләргә атлыгып торган яшьләр булганда, авыл яши әле. Яшьләр – авылның киләчәге ул. Елына берничә яңа гаилә теркәлеп, дүрт-биш бала да тумаган авылның киләчәгенә өмет юк.

Илдан кызны шаяртырга уйлады.Тәрәзәдән башын тыкты да:
– Акыллым, син Әлфитләрнең кыегын әле генә көнгә ничә тапкыр тикшереп торасың, ул йортка килен булып төшкәч, кыекка карарга вакытың калырмы икән? – дип көлеп куйды.
– Калыр, Илдан абый! Каенанам буласы Флера апа бик акыллы хатын бит, улы белән тәмләп йоклап яткан киленен уятмас дип уйлыйм. Сыерны көтүгә үзе генә озатыр.
Илдан:
– Вәт хәзерге яшьләр нинди чая! – дип тел шартлатты да урамга чыкты. Машина, чыннан да, килгән, себерке бәйләргә баручы сигезләп хатын-кыз инде кузовка менеп утырган иде.
Машина кузгалуга авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Зөлфия җыр башлады.
Сарсазымда гөрләп уза
Кояшлы булып көннәр.
Үз бәхетен эзли, көтә,
Көтмичә түзәр кемнәр?!
Саклау болыныннан җыйдым
Чәчәкләрнең матурын.
Кая барсак, Сарсазыма
Гел сагынып кайтырмын.
– Ай булдыра Зөлфия! Менә бит, менә!

Гөлнара кабинада утырып барган Илдан абыйсына машинаның ачык тәрәзәсеннән тагын сүз куша:
– Илдан абый, Илдан абый, ну ничек? Зөлфия менә авылыбызга җыр чыгарган бит әле! Шәпме?
Шофер Госман машинаны кинәт туктатты. Илдан кабинадан чыгып:
– Зөлфияме?! Кит аннан! Бу җырны болай машинада гына җырлап йөрергә ярамас, кызлар! Районга, шәһәргә барып җырларга кирәк! Бик матур җыр!Кая әле, тагын, тагын җырла, сеңелем!
Зөлфия дә төшеп калганнардан түгел икән:
– Җырлыйм, Илдан абый, тик бер шарт белән!
– Нинди шарт?
– Клубка шәп баян алып бирәсез. Алайса, концертлар белән йөри-йөри тузган баяныбыз, хан заманындагы бит инде! Ялтырап торган, бакалары ап-ак шәп баян!
Илдан кызларга карап көлеп куйды.
– Булыр!
– Егет сүземе, Илдан абый?
Иргә артка чигенергә юл юк, баянга акчаны ничек юнәтү турында ми каналларын уйлар борауласа да, кызларның кәефен төшерәсе килмәде.
– Егет сүзе!

Саклау болынына җитәрәк, Илданның хәтирәләр бакчасы ишеген бер ачты, бер япты... Хатыны Гөлсөяргә мәхәббәт аңлаткан чаклары исенә төшеп, үзалдына елмайды. «Карале син, әле генә кебек!» – дип башын чайкап куйды. Янәшәдә утырып барган шофер Госман авыл җитәкчесенең сүзсез генә елмаеп баруына бераз сәерсенеп, бераз сокланып та карады. «Бу Илдан абый абый, тагын берәр ярыш уйлап тапкандыр инде!» – диде эченнән генә.

Илдан әнкәсе Мәрҗәния төсле төрле ярыш-уеннар уйлап табарга оста анысы: шул ярыш аркасында Гөлсөяргә өйләнеп тә куйды бит инде.

Әнкәсе көн дә Илданның колагына: «Улым, үзем исән чакта синең дә балаларыңны тәрбиялисем, оныклар сөясем килә, быелдан калмый өйләнәсең!» – дип тукый торгач, егет, чыннан да, күз атып йөри торган кызын сынап карарга булды. Ничек итеп сынап була икән?
– Әнкәй, менә син, «өйлән» дисең дә бит, сиңа нинди килен кирәк соң?
– Улым, үзең беләсең, безнең йортта һәрчак кеше күп була. Бездә кояш күккә күтәрелгәнне көтеп ята торган килен түзмәс, тырыш бала гына чыдар. Аш-суын әзерлисе, җыясы, юасы дигәндәй. Хәер, әле үзем дә көчемдә, ярдәм итәрмен, әмма туганнарың белән сиңа аралашып яшисе бит. Туган җанлы да булсын!
– Әнкәй, миңа – хатын, сиңа уңган килен булырлык, синең күз тоткан кешең дә бармы инде?
– Бармы дип? – Мәрҗәния туктап, улына сынап карады ул чакта. Бәлки, улы яратмаган кешене әйтермен дип шикләнгәндер. Тик ялгышмады, Илданга бик ошый торган бер сылу бар авылда, әнкәсе сизгән кебек шул кызның исемен атады.
– Менә карап-күзәтеп йөрим, авылның шәфкать туташын – Гөлсөярне әйтәм – бик ипле, бик сабыр, булдыклы кызга охшап тора! – дип куйды.
– Гөлсөяр?!

Илданның күңелендә әллә кайчаннан балкый башлаган иде инде Гөлсөяр дигән ул йолдыз, тик егет кызга күз атып йөрсә дә, сүз кушып карарга гына икеләнеп йөри.
– Ие, Гөлсөяр! Сиңа да, нәселебезгә дә бик тиң кыз булыр иде ул!
Илдан берара дәшми торды. Әнкәсе улына тәкъдиме ошамады дип уйлады.
– Ник, синең башка кызың бармы, улым? – дип сорады. – Югыйсә, мин инде аны күптән үз киленемә санап йөрим, улым.
– Менә әнкәй, син тач мин уйлаган кызны әйттең! Ну, хәйләкәр инде үзең, сизеп, күреп йөргән син!
– Ана йөрәге баласының ничек тын алганын да тоярга тиеш ул, улым! – диде Мәрҗәния.
Әнкәсе үзе янына тезләренә чүгәләп утырган улының башыннан сыйпап куйды. Илданның алсулык йөгергән битләренә кагылып алды.
– Әнкәй, синнән яшермим, ошый миңа ул кыз, тик менә ничек сүз кушарга гына белми аптырыйм.
– Ә син аптырама, балам. Син бит әтиең кебек Сабантуй батыры! Тирә-якта данлы исемең дә бар! Кызлар арасында хәбәр җибәрергә кирәк!
– Нинди хәбәр инде ул, әнкәй?
– Клубтагы Фиданиягә әйтермен әле, ярыш оештырсын авыл кызлары өчен. Җиләк җыю ярышы!

Саклау болынында җиләк өлгереп килә. Кичә генә карап төштем. Ул эреләр, ул сусыллар – нәкъ менә яшь киленчәкләр төсле матурлар!
– Әнкәй, җиләкнең минем өйләнүгә нинди катнашы бар инде? – диде аптырап Илдан.
– Бар гынамы соң, улым,бик бар?! И, башыма шундый әйбәт уй килде, улым, без дә киленле булабыз, мәктәп тә җиләкле була. Сабыйлар ел буе җиләк кайнатмасы белән чәй эчәрләр, – дип үзе уйлап тапкан эшкә үзе балаларча сөенеп, Мәрҗәния улының аркасыннан кагып алды.
– Гармуныңны алып, син дә авыл егетләре белән Саклау болынына менәрсең. Мәктәптән укытучы Гөлфизәне чакырырбыз. Ул сөйләп торыр. Болында җир җиләге җыю ярышы уздырырга кирәк, улым!
– Әнкәй кеше көлмәсме соң?
– Нәрсәдән? Авылның кызларына хәбәр таратырга Фиданиягә кушармын. Иртәгә иртәнге якта авыл яшьләрен болынга чакырсын. Шунда иң күп, иң чиста итеп җиләк җыйган кызны бүләкләрбез. Җыйган җиләкләрен әнә мәктәп ашханәсенә бирерләр, кайнатма ясап, балаларга чәй эчерерләр. Менә шунда күренер инде безнең булачак киленнең дә уңганлыгы!
– Гөлсөяр ярышка катнашмаса?
– Катнашыр, катнашыр! Бик теләп катнашыр! Мин аның серен беләм. Иртәгә үзең дә күрерсен менә аның ничек тырышып җиләк җыйганын! – дип кеткелдәп куйды Мәрҗәния.
– Әнкәй, ну баш синдә! Әллә ниләр уйлап табасың!
Илдан ул төнне дулкынланудан йоклый да алмады. «Әгәр Гөлсөяр болынга төшмәсә, аны башка кызлар узса? Бу ярышны әнкәй оештыртканны белеп, үпкәләсә? Илдан йокламаган әле дип көтеп тормады – таң атты. Егетнең иртән бакчага кереп, турникта әйләнә торган гадәте бар – ишегалдына чыкты.
Әнкәсе малларны көтүгә озатып, кош-корт ашатып йөри. Улының йөзенә карау белеп, ана күңеле барын да аңлады.
– Йокламагансың, улым, борчылма әле син, килер ярышка Гөлсөяр!
Каян гына егетнең уйларын сизә бу әнкәсе?! Гаҗәп!
– Турнигыңда әйләнеп ал да, бергәләп чәй эчик. Аннары эшеңә барырсың.
– Ә ярыш?
– Өлгерәсез әле! Эшегездән бер сәгатькә генә килеп китәрсез. Ул арада кызлар ярыша торыр.

дәвамы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=7507
фото: https://pixabay.com

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
Казан шәһәре Совет районы буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге белгече
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com