Логотип
Проза

Соңга калган пассажир

(хикәя)

(хикәя)


        Эштән азат итү гаризасына Хуҗа тиз генә уңай имза куйгач,  Илдар хәтта бераз югалып та калды. Закон буенча ике атна эшләргә калдырмавы да  әз-мәз күңелен кырып алды. Үзен  эшендә  бик тә кирәкле, алыштырып булмаслык  кадерле кадр санап йөргән булуы акланмады да кебек.  Җитәкченең  машина йөртүчесе  − ул аның уң кулы гына түгел, уң аягы да, уң колагы да, уң күзе дә.  Чөнки Хуҗа йөргән  күп кенә җиргә йөри, ул ишеткән шактый гына мәгълүматны ишетә, башкалар күрмәгәнне күрә...   Илдарның  да үзенең Хуҗага бик тә кирәклегенә иманы камил иде. Ялыну кебек түбәнлеккә төшмәсә дә, җитәкче, гаризаны укыгач, гадәттәгечә кашын җыерыр,  син нәрсә, Әхмәдуллин,  мине ташларга булдыңмыни,  яхшы Хуҗа таптыңмыни, дияр, калырга үгетләр кебек иде.  Болар урынына Хуҗа гаризага күз генә ташлады, алай икән, дип, саран гына елмайды, сырлап-сырлап имзасын куйды да Илдарны кадрлар бүлегенә озатты. Әйтерсең  дә шоферының гариза тотып кергәнен көтеп кенә торган! Менә тугры эттәй  хезмәт  ит  аңа уналты ел буена, ялың-бәйрәмең белән исәпләшмичә!  Кысыр бер рәхмәт тә юк, ичмасам! Әллә уртак серләре халыкка тишелер дип куркуымы? Хуҗа турында Илдар күп кенә белә инде анысы. Тик ашаган табагына кем төкерсен дә, кем артыгын сөйләп йөрсен? Иләктә су тормый, ахмакта сүз тормый – анысын гына белә Илдар. Аннары, ике атна эшләргә мөмкинчелек бирмәве Илдар өчен бераз җайсызлык та тудырды әле.  Шушы ике атна эчендә “тегендә”  эшләр  барып чыкмаса, монда калырга булыр иде. Ә болай барысын да тиз арада хәл итәргә туры киләчәк!  


        Ирнең эшеннән китүе дә, гаиләсе белән арасын өзүе дә әлеге дә баягы шул “тегендә” ашкынуыннан иде, әлбәттә. Кадерледән дә кадерле, назлыдан да назлы Фәзинәсен болай да дүрт елдан артык көттерде.  Бер кичеккән эш илле елга кала, дигәнннәр. Күпме кичектерергә була?! Хәзинә-Фәзинә,  Илдарны беренче күрүдән башлап, Уфага  үзенә  яшәргә чакыра:  “Матурым, кил генә!  Күпләр көнләшерлек итеп яшәп китәчәкбез! Фатирым бар.  Комачауларга балам-мазарым юк.  Килсәң, менә дигән эш табачакмын!” Соңгы арада хәтта бераз үпкәләде дә кебек, шалтыратмый да башлады.  Ярый, Илдары  май кояшы кебек елмаеп килеп керсә, үпкәсе тиз таралыр! Теләсәң, морадыңа ирешерсең! Менә бит,  сөйгәне белән кавышырга теләгәч, Илдар  барлык киртәләрне җиңә ала! Килешле генә түгәрәк  гәүдәле, тулы күкрәкле, арт саннары уйнап торган  мондый татлы хәзинә барысына да эләгә дисеңмени әле?!  Эше дә начар түгел – тимер юл кассасында билет сата. Үзе әйтмешли, аның анда  барысы да “схвачено”!  Хуҗа белән Уфага командировкаларга килгәндә Илдар әз назланмады инде  иркә Фәзинә-Хәзинәдә.  Исең китәр, дүрт ел  үтеп тә киткән!  Гомер үтеп китүе дә сизелми  калыр!  Илледә-алтмышта, комы коелгач,  кемгә кирәге калыр аның?!  Район үзәгеннән ары яшәмәгән Илдарның  да Уфа хәтле Уфаларда яшәргә хакы бардыр! Бераз гына үзе өчен  яшәргә! Болай да ярты гомере  балалар үстерүгә китте.  Кызы белән улы үсеп килә, аңларлар. Ә Фирүзәсе өчен Илдар күптән ояла. Ни кешечә киенә, ни бизәнә, ни кеше алдында үзен тота белми аның хатыны.  Кыскасы, заманадан артта кала! Хуҗа белән күп кенә җирләргә йөрергә туры килә, теләсәң-теләмәсәң дә күп кенә хатын-кызларга күз төшә.  Әлбәттә,  ир-атның карашы үзен тәрбияли, киенә  белгән зәвыклы  хатын-кызда туктый.  Хуҗа тирәсендә сырпаланган  чибәркәйләрне генә ал! Ат күрдем дип, аксап барма, су күрдем дип, сусап барма   − анысы да бар да бит.  Шулай да, яхшымы-яманмы,  Хуҗадан күп кенә нәрсәгә өйрәнде инде Илдар, яшерен-батырын түгел.  Әнә, авылдан  атасының иске кәчтүмен киеп чыгып киткән Илдар ничек үзгәрде!  Бер яктан  ыспайлыкка Хуҗадан өйрәнсә, икенче яктан замана өйрәтә. Фирүзә генә заманадан артта кала. Һаман да шул балаларга, иргә дип  юньләп ни өстен-башын карамый, ни төзәнә-бизәнә  белми.  Эшендә, балалар бакчасында ак халаттан башы чыкмаса, өйдә  ситсы күлмәктән ары китми. Аннары, мәхәббәттә дә берни  аңламый аның Фирүзәсе!  Яратам, дип, кайчан әйткәне дә онытылды. Йорт эшенә, аш-суга оста инде осталыгын. Ресторан нигъмәтләре бер якта торсын. Тик   ашказаны аша гына ирне тотып буламыни? Менә Фәзинә икенче!  Аның бар җире дә урынында! Яши белә Фәзинә!  Илдарны яратуын да  туктаусыз  кабатлап, ирне мактап  кына  тора!  Теле чибәрнең үзе чибәр дигәндәй, татлы теле белән алдыра Фәзинә!  Җанашының бәхетле-уңышлы тормышында хыялында үзен  дә күреп, Илдар Хәзинәсе-Фәзинәсе янына ашыкты. Егерме ел яшәгән хатыны Фирүзә белән  аңлашып торуны кирәк санамады – аның бәхетле тормышында күз яшьләренә, ызгыш-талашка  урын юк! Йокы бүлмәсендәге тумбочкада кош теледәй генә хат калдырды: “Мин синнән китәм! Эзләмә!”


        Юл чемоданнарын күтәреп  Уфага килеп төшкән Илдар  Фәзинәгә сюрприз ясарга булды. Белми торсын әле Илдарының  киләсен! Болай кызыклырак та булачак!  Графигы буенча сөйкемлесе бүген эштә булырга тиеш. Кеше алдында кочаклап ук алмас алуын. Шулай да... Татлы хыялларына бирелгән Илдар  автовокзалдан туп-туры тимер юл вокзалына юнәлде. Авыр чемоданнарын сөйри-сөйри, мең михнәт белән  таныш тәрәзә  катына килеп басты.  Бәхеткә, касса янында билет алучылар  күренмәде.  Үз эше белән мәшгуль булып утырган Фәзинә  башын күтәреп караса, алдында юл сумкаларын күтәргән  Илдар  басып тормасынмы! Фәзинәнең кысык күзләре  алмадай түгәрәкләнде!  Сәлам бирергә дә онытып, Фәзинә кызыксынды: “Илдар, синме бу?! Кая китеп барышың болай?”  Җанашын шаккаттыра алуына бик тә канәгать калган  Илдар, утыз ике теше белән елмаеп, тәрәзәгә башын тыкты:  “Сине сагынып килдем, кадерлем! Яши алмыйм синнән башка! Бөтенләйгә килдем!” Фәзинә, колагыма ялгыш ишетеләме дигәндәй,  күзләрен челт-челт йомгалады, аннары  ачык кызыл төскә буялган калын иреннәре елмаюга җәелде. Гаҗәпсенеп елмаю арты  хихылдап көлү ишетелде. Тыела алмыйча,  Фәзинә буылып көлде дә көлде. Елау белән бетмәсә, көлүдән яхшы нәрсә юк – Илдар да башта аңа кушылды. Тик  ул Фәзинәнең болай тыела алмыйча көлүенә сәерсенде. Бармагын төртеп аннан көлә түгелме соң бу Фәзинә?! Бер мизгел  сүз куша алмый утыргач,  хатын телгә килде: “Ә мин сине гомерем буена көтәрмен дидеңме әллә?  Минем тормышка чыгуыма атнадан артык! Мин чакырганда кайда идең?” Инде Илдар үз колакларына үзе ышанмады. “Фәзинә, ни сөйлисең син? Фәзинә...” Бите-башы тирләп чыккан, югалып калган иргә каравы кызганыч иде. Тычканга үлем, мәчегә көлке. Илдарның артына берничә юлчы килеп басты һәм ашыктыра башлады. Фәзинә исә мыскыллап көлүеннән туктады һәм  җитди төс белән  сүзен җөпләде: “Соңга калган пассажир, сезнең поездыгыз китте!  Миңа эшләргә комачауламагыз!”


       Эшсез-фатирсыз, гаиләсез калган Илдар чемоданнарын сөйрәп урамга чыкты да  утыргычка барып утырды. Кая барырга, ни кылырга – бахырның башы эшләмәде. Дүрт ел буена Фәзинә үзе чакырганга килде бит ул!  Аның өчен эшен, гаиләсен ташлады!  Хатын-кызның мәкерлелеге турында  чат саен  ишетеп тора иде. Үзе шул хәйлә тозагына  килеп кабармын дип бервакытта да башына килмәде.  Берәү кеше ялгышын күреп өйрәнә, берәү үзе  ялгыша-ялгыша  өйрәнә. Менә сиңа Уфа! Менә сиңа  шәһәрнең матур тормышы!  Менә сиңа заманча яши белгән матур хатын!  Менә сиңа мәхәббәт!  Килеп кермәс борын артыңа типсеннәр әле, чакыра торып!  Бу хәтле ахмаклыкны үзеннән көтмәгән иде Илдар! Акылга йөз яшькә хәтле өйрәнәләр – хак икән!  Кемгә ышанып чыгып китте бит!  Шул татлы телгә  ахмакларча ышанды!  Ялганчының  арканы белән  коега төшмә – шул килеп чыкты инде! Гомер иткән  хатынын, фатирын, балаларын ташлады!  Хатыны, балалары – алар булган икән бит чын хәзинә!  Исәр үзе атланган ботакны үзе кисәр дигәндәй.  Берәр туганына киңәш итүне дә кирәк санамады, ичмаса! Ашыккан соңга кала – Илдар турында  әйткәннәрдер инде. Синең поездың китте, соңладың, пассажир,   дип мыскыллап көлә бит әле! Кешедән көлмәк, үзеңә килмәк булмагае! Гөберле бака!  Әллә кем булган! Борынын чөйгән абынмый калмас әле! Сөйкемсез сөяк Фирүзәсе иң сөйкемле, иң чибәр, иң күркәм холыклы  булып тоелды  Илдарга  бу минутта.  Бәлки соң түгелдер? Бәлки Фирүзәсе  тинтәк ирен  гафу итәр? Ни дисәң дә,  алар егерме елга якын бергә бит! Илдарның  калтыранган  бармаклары хатынының телефон номерын җыйды: “Фирүзәм, дим, кадерлем... Мин шаярттым гына бит...”    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик әйбәт булган.Төпсез чанага утырттылармы Илдар.Афарин!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ишеккэ шакымыйча керергэ ярамый шул!

      Хәзер укыйлар