Логотип
Проза

Синнән башка беркем кирәкми

Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде... 

Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде... 

Нурзидәгә биш яшьләр иде, ике көн рәттән бик каты эче авыртты аның. Бала-чаганың эче авыртмый тормый инде анысы, шуңа күрә башта әллә ни игътибар да итмәделәр. Олыларның башында бүтән мәшәкать иде шул – Нурзидәнең әнисе өченче бәбиен табарга дип больницага китте. Бәлки, әнисе өйдә булса, авыртудан түзә алмыйча елап, ике көн буена караватта тәгәрәмәгән дә булыр иде бала. Әнисе ничек тә җаен табып, табибка алып барыр иде әле. Әтисе иртән иртүк эшкә чыгып китте, әбисенең болай да мәшәкате җитәрлек – ике бала, бөтен терлек-туар аңа өелеп калды. Шуңа күрә кызны табибка күрсәтик, җитди чир була күрмәсен тагын, дигән кеше булмады. Өченче көнне бала укшый башлады. Ике көннән бирле тәгам ризык капмаганга, ябыгып, битендә борыны белән күзләре генә утырып калды. Әтисе эштән кайткач, күршеләренең машинасы белән районга алып китте аны.

Ул кичне бик яхшы хәтерли Нурзидә. Буран себереп торган салкын көн иде ул. Иртән  колхоз кәнсәләренә шалтыратып, әнисенең малай тапканын хәбәр иттеләр. Ул вакытта гадәте шундый иде – телефон авылга берәү генә, анысы да колхоз кәнсәләрендә. Бик ашыгыч хәбәрләрне шунда шалтыратып җиткерәләр. И сөенделәр дә соң малай туганга. Юк, малай туганга гына түгел инде, әнисенең исән-сау котылуына, икесенең дә хәлләре яхшы булганга сөенечләре зуррак иде, билгеле.

«Әнине күрәм», – дип, эчтән генә юл буе куанып барды Нурзидә. Ник, аның әнисе дә райондагы больницада ята бит. Бер җирдә булгач, ничек тә очрашырлар әле! 
– Әнине баргач та күрәбезме? – дип, әтисеннән дә сораган иде, анысы берара эндәшми барды да, кызының бөтен шатлыгын чәлпәрәмә китерде.
– Ул бит башка җирдә, бала таба торган хатыннар белән ята. Сине аның янына кертмәсләр, кызым. 
Күзләренә яшь тулды Нурзидәнеж. Әнисен күрә алмагач, алайса, аның больницага бөтенләй дә барасы килми. Кызык түгелдер анда. Әнисе дә булмагач, әтисе дә кайтып китсә... Дуслары да юк... Нурзидәнең бөтенләй кәефе кырылды. Инде эч авыртканы да басылган кебек тоелды. 
– Мине анда калдырма, – дип еламсырады кыз.
– Табиб нәрсә дип әйтә инде. Бәлки, карар да, кайтарып җибәрер... 
Әтисе шулай дигәч, әз генә эченә җылы керде Нурзидәнең. 

Ләкин Нурзидәгә өйләренә тиз генә кайтырга насыйп булмады. Баланың сукыр эчәгесе шартлап, эчендә ялкынсыну башланган иде. 
– Ник вакытында алып килмәдегез? – дип, әтисен бик ачуланды табиб. Тик ни хәл итәсең, буласы эш булган, буявы уңган... 
Бик озак дәваладылар аны монда. Яңа туган энесен күрсәтергә дип, әнисе үзе аның янына берничә тапкыр килеп китте. 
Нурзидәнең бала таба алмавын әнә шул чактагы көчле ялкынсынуга сылтадылар. Аналык торбалары да, ялкынсынып, бер-берсенә тәмам ябышкан, көпшә эчендә ачыклык калмаган, диде табиблар. 
Моны кабул итүе башта бик кыен булды аңа. Хыялларында ул үзен авырлы итеп күрде, кулларына баласын алып яратты, бәләкәй генә битләреннән үпте, бәби исләреннән исерде... Тора-бара Нурзидә дә язмышы белән килеште. «Берәр бала алып үстерик», – дигән иде дә, ире Рәдис каршы килде. 

Шулай яшәделәр. Утызны тутырдылар, аннары кырыкны... Кырык яшькә кадәр Нурзидә барыбер дә өметләнде әле, могҗиза көтте. Бар бит ул шулай әллә ничә еллардан соң да бала табучылар. 
Тик торганнан гына иренең холкы үзгәреп китте. Яшь чакта сабыр холыклы кеше юктан гына кызып китә, авыр сүзләр дә ычкындыра башлады. «Кешенең яше барган саен холкы да үзгәрә икән», – дип, Нурзидә моны баштарак картаюлары дип караган иде дә... Алай дисәң, бөтен кеше дә картая инде... 

Холыксызлануы юкка гына булмаган икән Рәдиснең. Көннәрдән бер көнне ул, җыенып, чыкты да китте. Әле кемгә диген, ике балалы хатынга! Үзенең Нурзидә алдында гөнаһлы булганы өчен холыксызланган инде ул. Гаебе булса, ирләр шулай әшәкеләнә бит алар. 

Ире чыгып киткәч, ничек авыр булмасын инде?! Нурзидәгә дә бик авыр булды. Юләрләнә язган вакытлары да бар иде. Елады да, моңаеп җырлады да... Кайтыр дип тә өметләнде, өметләре өзелгән чаклары да булды... Сагынудан сарыларга сапты. Көнме-төнме, язмы-кышмы икәнен дә тоймый яшәде бугай ул.
Берничә ел шулай узды. Кайларга барып бәрелергә белми үрсәләнгән күңеле аз гына тынычлана төште. Яраткан шөгыль тап үзеңә, дип киңәш биргән дусларын тыңлап, хорга язылды. Җырларга ярата иде Нурзидә. Кичләрен клубка җыелып репетицияләр ясау, аннары ял көннәрендә концертлар кую, тегендә-монда бару да ярдәм иткәндер, Рәдисне бик уйламаска тырышты, аны үзеннән җибәрде ул. 

Көннәрдән бер көнне Рәдис үзе килде аның янына. Кичләтеп кенә ишек шакыды да, килде дә керде. 
– Сөйләшик әле, – диде. Хәлләрен сорашкан булды. – Эх, Нурзидә, диеп уфтанды. Күзләре сагышлы кебек иде аның. «Юктыр, миңа гына шулай тоелгандыр, бәхетле яшиләр диләр бит», – дип, үзе белән үзе сөйләште Нурзидә. 
Рәдис торган саен ешрак сугыла башлады. Берничә тапкыр концертларына да килеп утырды. Ә беркөнне ул бөтенләйгә кайтты. Тиз генә кабул итә алмады аны Нурзидә. Ике бүлмәле фатирның бер бүлмәсендә – ул, берсендә Рәдис яшәде. Аннары ничектер җайлашып киттеләр тагын.

Иң кызыгы бу түгел иде әле. Күпмедер вакыттан соң, Рәдис янына теге хатынның уллары килеп йөри башлады. Зурлар иде инде, ундүрт-уналты яшьләр бардыр. Икесенә дә мыек чыгып килә. Күрәсең, күңелләреннән Рәдис абыйларын үзләренә терәк санаганнардыр. Ир балага әти тәрбиясе, әти сүзе, кайчагында хәтта әти каешы да кирәк бит ул. Баштарак Нурзидәнең моңа күңеле карышып маташкан иде. Бу балалар аңа иренең хыянәтен гел искә төшереп торган шикелле тоелды.  
– Ник синең янга килә алар? Әтиләре түгел бит син аларның? – дип тузынды. – Сине кабат кулга төшерү өчен, аналары юри җибәрәдер, – диде.
– Аналары бер ел юк инде аларның. Әбиләре генә бар...

Иренең бу сүзләреннән әллә нишләп китте Нурзидә. 
– Синнән соң булдымы бу хәл? 
«Әйе» дигәндәй, Рәдис башын какты. Чын күңеленнән кызганды малайларны Нурзидә. Элек аларга чәй дә ясап эчертми иде, хәзер тәмле ризыгын әзерләп, көтеп кенә тора торган булды. Тора-бара бер-берсенә якынаеп ук киттеләр. Бергәләп бакчага бардылар, түтәлләр утырттылар, сулар сиптеләр. Аннары малайларның олысы өйләнде. Рәдис абыйсы белән Нурзидә апаларын да туйга чакырдылар. Аннары онык туды. И яратты да соң баланы Нурзидә!  Хыялындагы бәби итеп күрде ул аны. Кибеттә матуррак бала киеме күрсә дә, уенчыкка күзе төшсә дә акчасын кызганмады. Теле ачыла башлаган нарасый үзенә «әб-бә» дигәч, елап җибәрә язды. Бик тансык иде аңа бу хисләр.  
– Бер киткәч, ник кабаттан кайттың? – дип, Рәдистән сораганы булды Нурзидәнең.
– Чынлап ярата алмадым мин ул хатынны. Синнән башка беркем кирәк түгелен аңладым, – диде аңа ире. 

Икесе дә картайдылар инде. Ике малайга дүрт онык аларның хәзер. Яшь вакытта матур сүзләргә саран иде Рәдис. Картайгач, сүз буалары ерылды да китте. Яшьлегендә ишетмәгән иң матур сүзләрне ишетеп яши бүген Нурзидә. Ә күңелен иң җылытканы: уллары белән киленнәренең «әни» диюе, оныкларының «әби!» дип килеп сарылулары. Шушылар хакына Рәдиснең хыянәтен дә күптән кичерде инде ул. 


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ???

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хатыны улмэсэ кайтмый иде ул. Квартирдан куып чыгарврлар дип куркып кайтты ул. Картайган кондэ урамда калырмын дип куркып.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Хатыны улмаса кайтмый иде - диган комментарийга язам - Радис кире Нурзида янына кайткач улган теге хатын дип анладым бит мин.

        Хәзер укыйлар