Логотип
Проза

Сәгадәт «бәхет» дигән сүз

«Соңгы ел — диплом елы, тынычлык кирәк», дип, Сәгадәт бишенче курста, тулай торактан баш тартып, фатирга күчеп яшәргә булды. Таныш-белешләре аша бер татар әбисен табып, август ахырында өр-яңа тормыш башлап җибәрде. Тулай торак шау-шуы сирәк-мирәк кенә сагындырып куйса да, Сәгадәт үзенең яңа тормышыннан канәгать. Әллә нигә бер берәмләп тә, җыйнаулашып та группадашлары кереп чыга, әмма алар, Гөлҗиһан әбидән кыенсыныпмы, әллә чынлап та акылга утырыпмы (уен эшмени — бер елдан үзләре мәктәпкә балалар тәрбияләргә барачаклар бит) йомышларын тиз-тиз йомышлап, сөйләшәсен сөйләшеп, хуҗабикәгә дә, Сәгадәткә дә кат-кат рәхмәтләр әйтә-әйтә, итагатьле генә саубуллашып, чыгып та китәләр.

Гөлҗиһан әбинең бар икәне дә беленми. Көн саен диярлек, иртә таң белән, берәр ахирәтенә дип чыгып китә дә, шул китүдән кичкә кадәр югалып тора, еш кына кунып та калгалый. Бу хакта телефон аша Сәгадәткә әйтеп куярга да онытмый...
Аның каравы, күршедәге Бәхтияр исемле егет көннең көн буе өендә була. Нәрсә кирәк булса да аңа барып керә Сәгадәт. Үзенең башы җитмәс иде, Гөлҗиһан әби өйрәтте. Бишенче курска күчкән студент кыз күрше егеттән кыенсынып тормас инде. Ике-өч мәртәбә ипи-тозга кереп чыккач, Сәгадәт Бәхтиярга тәмам күнегеп, ияләшеп җитте.

Әллә каян күренеп тора: Бәхтияр, коеп куйган чибәрлеге өстенә, заманча тәрбия алган, укымышлы, акыллы да. Тар гына калдырылган кара мыек,сызылып киткән каш. Аны күрсә, Сәгадәтнең яшь, дәртле күңеле җилкенеп куя, йөзенә алсулык йөгерә. Кыйгач кашлар арасындагы ике шомырт бөртегеннән иңгән җылы, нурлы балкыш исә кызның күңелен әллә нинди серле уйларга сала. Әмма Сәгадәт хыялый уйларына, дәртле хисләренә туарылып, иркенәеп китәргә ирек бирми. «Мондый чибәр, инсафлы егетләрнең сөйгән яр бардыр», дип, күңелен ымсынудан саклап тора, ике яшь йөрәк арасындагы ихлас мөнәсәбәтләрне ут күршеләр арасында гына була торган матур дуслык ягына көйли... 

Бәхтияр үзе дә Сәгадәт янына еш керә.
— Адаш, чәең юкмы, минеке беткән...
— Адаш, менә бу сүзне татарчага тәрҗемә итеп бир әле, минем акыл җитми...
— Адаш, теге бит әле, бу бит әле...

Ул бер фирмада программист булып эшли икән. Барып заказлар алып кайта да көне буе компьютеры алдында утыра. Әтисе белән әнисе чит илдә яшиләр, аның янына елга бер мәртәбә генә кайтып китәләр, ди. Бәхтияр бик яшьли үзалдына тормыш корып яшәгән, үзе укыган, үзе кеше булган. Сәгадәт үзе дә шундыйрак. Ләкин алар пар түгел, Бәхтиярнең бөтен нәсел-нәсәбе — гыйлем ияләре, ә Сәгадәтнең әтисе — авылда балта остасы гына, әнисе исә мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшли... Юк-юк, әтисен дә, әнисен дә бик ярата Сәгадәт. Аларсыз үткәнен дә, бүгенгесен дә, киләчәген дә һич күз алдына китерә алмый. Кайтып керсә, бер нәрсә белән генә җанын үртәп интектерәләр интектерүен... «Шул яшеңә җитеп, бер төпле егет таба алмадың инде, күзле-башлы булырга вакыт», — диләр.

Сәгадәтнең әйбәт кенә, чибәр генә, акыллы гына егетләре дә булды. Ләкин берсе дә күңелен яулый алмады. Ә ярату ихласлык дигән сүз. Ә бу егетләр күбрәк уйныйлар иде. Яратышу, сөешү уены уйныйлар. Уен бар җирдә фальш бар, хәйлә бар. Беренче ваклануларыннан соң ук китә иде Сәгадәт. Шулай итеп, институттагы соңгы елын япа-ялгыз каршы алды ул.
Ни өчен «адаш»мы? Чөнки танышкан чакта ук Бәхтияр:
— Беләсеңме, «сәгадәт» сүзенең татарчасы «бәхет» дигәнне белдерә бит, — дигән иде.

Шулай булып чыга. Исеменә үк «бәхет» кергәч, бәхетле булырга тиеш тә тиеш инде ул. Бәхтияр үзе дә бәхеткә ия ләбаса. әнә ич исеме үк әйтеп тора: «бәхет иясе»... ә бәлки? Бәлки, «бәхет тияр»дер? Аңа тигән бәхет кемдер бит?! Бәхтияр белән бары тик бәхетле генә булып буладыр...

Почта савытындагы роза чәчәген иң элек Гөлҗиһан әби күреп керде.
— Почтага гөл кыстырып киткәннәр, кагылырга шикләндем. Карап кер әле, кызым, тик аласы булма, сихер булуы бар...

Сәгадәткә кызык тоелды, ул шундук йөгереп чыгып та китте, кып-кызыл роза чәчәген тотып та керде.
— Бернинди сихер дә, тылсым да түгел, чәчәк бу, роза чәчәге — мәхәббәт чәчәге! — Сәгадәт, чәчәкне алдына сузып тоткан килеш, вальс әйләнергә кереште.
— И-и, кызым, сиңа дип калдырганнардыр бу сөю гөлен.

Сәгадәт кулындагы гөлне өстәл өстендәге сулы графинга төшереп җибәрде дә, энәгә кадалган бармагын иреннәренә тидереп:
— Мин ромашкалар яратам, алар — гади дә, матур да... Аларда кояш та бар, күк аклыгы да... Мәхәббәтләрен юрасыннар дип, Ходай адәм балаларына җибәргән чәчәк кебек ул… — дип куйды.
— Ай-һай матур әйттең, адаш... Шигырь кебек әйттең...

Кыз белән карчык ишек катына борылдылар. Уйчан карашын елмаюына төрергә азапланып, күрше егете Бәхтияр басып тора иде анда.
— Си-и-н?
— Бәхтияр улым?
— Мин бу, мин... Менә тозым беткән... Иртәгә кертермен... Берәр уч биреп торыгыз әле..
— Ут күршеләрдә ут белән тоз бурыч исәпләнми, улым.
— Ярар, аңладым. Үзегез дә тозга керерсез әле берәр вакыт. Күп итеп алып куярмын...

Мәхәббәт тирәсендә сер, тылсым күп була. Яки киресенчә, мәхәббәт үзе тылсымга, сихергә тиз ияләшә, тиз күнегә. Сихер ягы ничектер, ә менә тылсым дигәннәре Гөлҗиһан әбинең почта савытына бик тиз ияләшеп алды.
Икенче көнне үк Сәгадәт эре, озын керфекле ромашка чәчәге тотып керде.
— Әбекәй! Ышансаң ышан, ышанмасаң — юк, теге, мин теләгән ромашка килеп тә җиткән!
—  Кичә син сөйләгән ромашкамы?
— Әйе шул, нәкъ мин яраткан ромашка!
— Ай Аллам! Дөрес эш түгел бу... Ниндидер сихер, шаукым кергән монда. Болай булса, үзеңә зыян тиеп куймасын. Бар чыгарып ташла үзен, бәласеннән баш-аяк...
— Юк, ташламыйм, әйбәт гөл бу!
— Кемнән икән соң ул, кызым?
— Кемнән булса да… Әйбәт кешедән, ихлас кешедән! ә бәлки, бәхеттәндер...
— Кит, исәр кыз... Сәер сөйләшәсең...
— Ник? Мәхәббәт иясе бәхет иясе дә булырга тиеш бит инде. Югыйсә, кешеләргә мәхәббәт, бәхет каян килә соң?
— Анысы шулай, кызым... Тик кем калдырган…
— Кем булсын, бергә укый торган берәр егеттер. Сигез егетнең ким дигәндә дүртесе мәхәббәт белдергән иде. Шуларның берәрсе шаяртадыр. Шаяру булса да, бу ошый миңа.

Күңелемә рәхәт булып китте. Матур шаяру!
— Иншалла, шулай булыр да.

Иманлы, изге теләкләрен теләде дә, Гөлҗиһан карчык шәһәрнең икенче башындагы ахирәтенә китеп барды. Сәгадәт илаһи ишарә булып тормышына килеп кергән ромашка чәчәге белән берүзе торып калды. Ялгызы дию дөрес булмас, уйларының, хыялларының иге-чиге юк иде. Кемнәр хакында гына уйлап бетермәде Сәгадәт бу ымсындыргыч минутта. 
Күршедәге Бәхтияр: «Адаш, ут биреп тор әле, утым беткән, кабызып кына алам да чыгып китәм, ачуланма, яме», — дип килеп кермәсә, үз уйларында тәмам буталып бетеп, бөтенләй акылдан шашар иде, мөгаен... 

Атна буе ромашка чәчәге китереп торды кемдер. Баштарак бу сәер хәлгә елмаеп кына караса да, тора-бара Сәгадәт җитдиләнде, бу сәер хәлне күңеленә якын алып, аңа язмыш, хәтта тәкъдир мәгънәсе бирә башлады. җитмәсә, күршедәге Бәхтияр дә:
— Гашыйк булган  ул сиңа, үлеп, башын югалтып гашыйк булган... Сабырлыклар бирсен үзеңә... Аңа да сабырлык, түземлек, ныклык бирсен, — дип торган була бит әле...

Сәгадәт үзенчә аңлата, дөресрәге, аңларга тырыша:
— Болай булмый бит инде, Бәхтияр. Ярата икән, әйтергә тиеш, ачылырга тиеш ул. Нигә качышлы уйнарга? Аңлашыр идек. Бәлки... бергә дә булыр идек... әйдә, сагалап торып, тотабыз үзен. Тотып, күзенә карап әйтер идем. Яратсаң, әйтеп ярат, чәчәк ташып җан үртәмә... — дияр идем.

Бәхтияр бу юлы дәшмәде. Елмаерга тырышты, елмая-көлә алмады. Күзләрендәге моңсулык, сагыш пәрдәсе аның күңел хисләрен бик еракка, тирәнгә яшереп куйган, ахры... Шулай моңсу гына аерылыштылар. Сәгадәт Бәхтияр хакында тирәнгә кереп уйларга курыкты, шуңа күрә дә ургылып кайнап торган күңелен бик тиз томалап куйды.

Тагын бер атна үтте. Чәчәкләр һаман килә торды, Бәхтияр күзгә күренми башлады. Гөлҗиһан карчык кына әллә ни үзгәрмәде: элеккечә бөтен гомерен өйдән читтә — ахирәтләре янында үткәрә торган булды.
Беркөнне, ромашка чәчәгенә ияртеп, кош теле кадәр генә хат салып киттеләр. Хатны, чәчәкне тоткан килеш, Сәгадәт шундук күршедәге Бәхтияр янына йөгереп керде:
— Карале, нәрсә бу, ачарга да куркам. Берәр сихер бөтие булмагае...

Бәхтияр тыныч иде:
— Гап-гади хат ич. Ач та укы. Монда түгел, өеңә кергәч укы, яме
— Ник алай дисең?
— Сиңа язылган хат бит ул. Кемдер ышанып, инанып язган. Хат — изге дога кебек. ә изгелек ялгызлыкны ярата. үзең генә укы, яме...

Хатка тик берничә сан язылган: «6.06.2003. 17.00. Парк.» Очрашу вакыты димәк. Урыны да күрсәтелгән. Сәгадәтнең уйларын аңлаган кебек, бу серле гашыйк күңелен ачарга тели, бәлки әле мәхәббәт хисләрен дә белдерергә уйлыйдыр?
Сәгадәт үзен яратып йөргән егетне ачыграк күзалларга тырышты. Акыллы, тыйнак, итагатьле, инсафлы, хыялый, чибәр... Чибәр? Ә бәлки ямьсездер? Шуңа күрә күренмичә йөридер әле. Юк, чибәрдер, бераз кыюсыз гына. Күршедәге Бәхтияр кебек...
Сәгадәт бөтен таныш-белеш егетләрен күз уңыннан кичерде.

Кем? Кем соң ул? Көн саен ромашка чәчәге ташучы серле зат. Сәгадәткә читтән генә гыйшык тотып йөрүче «Мәҗнүн». Сөюенә түзә алмыйча, аны очрашуга чакыручы мәхәббәтле, изге җан...
Күңелен талкыган сорауларга җавап табарга теләгәндәй, Сәгадәт тагын Бәхтиярнең ишеген шакыды. Тегесе аны аптыраган, хәтта бераз куркынган йөз белән каршы алды.
— Нәрсә булды тагын?
— Менә ни... тоз беткән иде...
— Юк, тоз гына түгел монда. Нәрсә булды, адаш?
— Юк, берни дә булмады. Очрашуга чакыралар.
— Күңелең ничек ди соң?
— Күңел дәшми. Кызык итеп барсам гына инде. Аннары... ай буе чәчәк ташыган кешене рәнҗетәсе дә килми...
— Алайса, бар.  
— Бик барыр идем дә... Беренче чакыру белән йөгереп барсам, таныш түгел кеше алдында…
— Алайса, барма.
— Бармас идем дә... Серне ачасы килә. Кайчан да булса ачылырга тиеш бит инде ул, әйеме?
— Бар, алайса, бар!
— Нәрсә киим икән? Хәзер егетләр ничегрәк киенгән кызларны ошаталар?
— Белмим тагы. Мин кызларның киемнәренә карап йөрмим. Иң элек күзләренә, йөзләренә карыйм.
— Аннары... аякларынамы? Шулай диләр бит... — Сәгадәт үзенең кирәкмәгән сүз әйтүен аңлап, кыенсынып, кызарып куйды.
— Аяклар да, куллар да, хәтта бармаклар да мөһимдер... Яраткан кешеңдә бөтенесе дә матур буладыр ул. Менә синдә бөтенесе дә матур. Исемеңнән башлап...
— Йә, ярый, күп телеңә салынма. Әйтсәң әйт тә: барыргамы миңа, юкмы?
— Бар, адаш. Сине бәхет көтә, әйтте диярсең.
— Рәхмәт, Бәхет... Бәхтияр. — Сәгадәт үзенең ялгышын тиз генә төзәтеп куйды куюын, әмма ялгыш кына әйтелгән «Бәхет» сүзе күңеленә сизелер-сизелмәс кенә уелып калырга өлгерде... 

Сәгадәт очрашу көне җиткәч тә икеләнә иде әле. Күңеле тыныч түгел аның. Шул ук күңеле, бәхетенә ымсынып: «Бар, бар», — дип тукып тора. үзе тагын: «Кара аны, иң беренче чакырган кешегә барасың бит... Хыянәт кебек бу...» — ди. Аннары... Бәхтияр алдында да кыен аңа. Нәрсә генә уйлыйдыр инде ул күршедәге җилбәзәк кыз хакында? «Беркая да бармас иде Сәгадәт, шушы күрше егете белән генә аралашыр иде, чакырмый бит, хәтта урамда йөреп керергә дә, кинога да чакырмый... Кызы бардыр шул, сөйгәне бардыр… Ә үзе... Күңелләрне иркәләп, назлап карап куя бит, югыйсә...  Онытылып кына карыйдыр.

Барырга җыенып беткәч, кире уйлады Сәгадәт. Иң соңгы минутта күңеле әйтте: «Бәхетеңне буташтырма, кызый!» — диде.

Бу хакта тизрәк хәбәр итү өчен ул тагын Бәхтияр янына барып керде. һәм, кергән уңайга, телсез калды. Аның каршысында бөтенләй башка Бәхтияр басып тора иде. Джинсы белән футболкадан йөргән егет бүген буена-сынына килешле чем кара кастюм, акбүз күлмәк кигән. Галстугы да ак. Мәрҗән кашлы йолдыз кадап куйган.  Костюмының түш кесәсеннән ап-ак кулъяулык күренеп тора... Иң гаҗәбе… өстәлдәге вазада    аклыгы, сафлыгы белән күзләрне чагылдырып ромашкалар бәйләме тора иде...

Каушавын сиздермәскә тырышып, Бәхтияр сүзне шул чәчәкләрдән башлады да.
— Синнән күреп, мин дә ромашкалар ярата башладым.
— Берәр кая җыендыңмы әллә? 
— Әйе, очрашуга.
— Син дә?
— Мин дә...
— Син шундый матур бүген, Бәхтияр...
— Тырыштым инде. Галстугы кыса... Түзәргә туры килә.
— Галстук бик килешә сиңа, костюм да килешә, күлмәк тә...
— Шулаймы? Юкса... сиңа ошамас дип курыккан идем. Күңелемнән таш төште... 
— Миңа ошау беләнмени?! Сөйгәнеңә ошасын.
— Сиңа ошагач, аңа ошый да ошый инде!
— Мин синең өчен шат, Бәхтияр. Бәхетле бул!
— Син дә бәхетле бул, яме. Мин дә сиңа шуны гына телим.
— Бәхтияр, сизенәм: безнең икебезне дә бәхет көтә кебек…
— Мин моны төгәл беләм!
— Ничек инде?
— Шулай. Беләм. — Бәхтияр сәгатенә карап алды. — Соңга калмаска иде. Бәхет көттергәнне түгел, төгәллекне ярата.
— Сиңа ничәгә соң?
— Нәкъ синеке кебек — сәгать бишкә.
— Ой, мин соңга калам бугай…
— Сезгә, кызларга, соңга калу килешә ул. Бераз көттерсәгез дә ярый. ә мин киттем. Уңышлар телә миңа, бәхет!  Адаш...
— Бәхет телим сиңа, Бәхтияр. — Дәртле, шат тавыш белән әйтергә теләсә дә, моңсу, сагышлы чыкты Сәгадәтнең бу теләге. Мәңгегә хушлашкан, аерылышкан кебек, бик кадерле кешесен югалткан кебек…

Сәгадәттә барачак ул очрашуга! Бәхтияр бара бит әнә. Нишләп Сәгадәт бармаска тиеш әле?! Ул бәхеткә лаек түгелмени?! Лаек! Күпме көтте ул киләчәге, язмышы белән очрашу мизгелләрен…


* * *

Парк алдында берәү дә күренмәде. «әллә ялгыштыммы?» — дигән уй йөгереп үтте. «әллә алдадылармы, шаярттылармы» дигән ямьсез уй да күңелне  тырнап алды. Шулвакыт якындагы юкә агачы ягыннан бик тә таныш тавыш ишетелде:
— Сәгадәт! Адаш!

Бәхтияр ич! Ап-ак ромашкалар бәйләме тотып елмаеп басып торучы егет Бәхтияр бит! Нигә елмая ул? Кызы очрашуга килмәгәнме? Еларга кирәк ләбаса!
— Сәгадәт!
— Бәхтияр?
— Кызың килмәдеме?
— Минеке килде! Очрашуга сине чакырдым, Сәгадәт.
— Мине-е?
— Әйе. Сиңа чәчәк ташучы бәндә мин ич. Болары да сиңа… Ачуланма, яме!

Ачуланамы соң инде Сәгадәт?! Бу минутта бие бәхетле ул!



 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК МАТУР ХИКӘЯ!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      БИК МАТУР ХИКЭЯ.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кунелле саф хикэя, э эбекэй молодец!)))) Баштан ук бу икэуне берлэшсеннэр очен тет- а-тет калдырып кунакка юри баргандыр ул!)

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бармы икэн шундый матур ,чиста мэхэббэт хэзерге заманда.? Бик яратып укыдым .Яшь чак самими чаклар куз алдыннан китмэде.Рэхмэт .Тагын тагын яэып торыгыз.

          Хәзер укыйлар