Логотип
Проза

Саф чишмә - 2

(Дәвамы.)  

(Дәвамы.)  

башы:  http://syuyumbike.ru/news/proza/saf-chishm

  

 

 Нәркиснең күзләренә тагын яшь тамчылары шыплап тулды. 

– Гөлминур Әкрамовна! Юк, юк бит миндә ул акчалар! Шул акча җитмәгәнлектән ничә кредит алдым, ике урында хезмәт итәм бит инде мин! Минем дә башкалар сыман киенәсем дә, тәмле ашыйсым да, туйганчы йоклап, күз кабакларым зәңгәрләнмәгән, ял иткән тук чырай белән иртән сигездә генә эшкә барып, рәхәтләнеп эшлисем дә килә. 

Баш табиб берничә минут сүзсез торды. Бу тынлыкны Нәркис нәрсәгә юрарга да белмәде. 

– Ярар. Көтәрмен бер көн. Барыгыз! 

 Гөлминурның кырыс тавышы Нәркисне урыныннан кубарып, ишеккә юнәлергә мәҗбүр итте. 

Хатынның көне буе эше булмады. Күз йомган килеш тә система куя, укол ясый торган бармаклары туктаусыз калтырады. Көн дә бу клиникага килүче авырулар Нәркиснең бу халәтенә аптырасалар да, артык сорау биреп теңкәсенә тимәделәр. Клиникада эшләрен бетереп, кассага көне буена җыелган акчаларны санап, тартманы бикләргә торганда, ишектә Гөлминур күренде. 

– Күпме? 

– Егерме биш мең! 

– Китерегез, калганын үземнән өстәп торырмын, – дип, акчалы конвертны Гөлминур, чебеш эләктергән тилгән сыман, тиз генә тартып алды да чыгып китте. 

«Бөтенләй үк начар кеше түгел баш табиб, әнә минем хәлемә керде бит! Мине участокка алып китмәделәр, заказчикларга үз акчасын куеп тора, мине эштән кумады. Шөкер, Аллаһы Тәгаләм, мең рәхмәт сиңа! Бу бәла-казалардан исән-имин чыксам, әтиемне эзләп табар идем дә аңардан башка гына узган бар тормышымны сөйләп, пешергән ризыгымны авыз иттерер идем. Бәлки әле аның мине ташлап китүдә бер гаебе дә булмагандыр, аны мәҗбүр иткәннәрдер, бәлки ул гомере буе мине уйлап яшәгәндер, мин генә сизмәгәнмендер?!» Нәркис авыз эченнән шулай сөйләнеп, поликлиникадан чыкты. 

 Тышта вак кына яңгыр сибәли. Тамчылар хатынның маңгаена килеп бәреләләр дә бите буйлап агып төшәләр. Тормышның ачы җилләре тәнен дә, күңелен дә гел туктаусыз камчылап, усал тамчылары шулай үзәккә үтеп чылатып торса да, Нәркис бирешми, тырыша-тырмаша үзе җигелгән арбаны тарта да тарта. Бер генә тапкыр булса да дилбегәне ир дигәненә тоттырасы килгән чаклары күп булды аның, әмма алырга атлыгып торучы гына күренми. Фәрваз хатынының бар эшне үзе эшләвенә күнгән, «Юк, кирәкми, теләмим, белмим» сүзләре белән үз өстеннән бар йөкне төшергәнгә вакыт күп узган иде шул. Әйтерсең лә ул, «Ирең бармы?» – дип сораучыларга: «Бар», – дип җавап бирер өчен генә яратылган бер адәм. 

 Соңгы вакытта хатын: «Кайда ялгыштым соң, ник мин мондый?» дигән сорауны үз-үзенә еш куя. Тәүге кат Шыгырданга килен булып төшкән вакытларын күз алдына китереп, узган гомер юлын барлый. Йөрәген парә-парә телгән хәлләрне исенә төшерүгә, күңеле карала башлауны сизеп, андый чакларда чишмә суы белән битләрен юа, уйларын тузгытып җибәрерлек җырлар тыңлый. 

 Нәркис, кибеткә кереп азык-төлек җыеп өйгә кайтканда ире өйдә йоклап ята иде. Телевизоры бар тавышка эшли, зал диванында ике мендәрне бер итеп, центнерлы гәүдәсе белән изгән ир, хатыны ишекне ачып кергән тавышка да уянмады. 

 Хатын чишенеп, кухняга узды. Чәйнеккә су агызып, кайнатырга куйды. Кем белән бүлешергә бу авыр хәсрәтле көннең борчуларын? Иренә сөйләсә дә, тыңламас, йә Нәркиснең үзен сүгәргә тотыныр. Олы кызына сөйләр иде – ярамас, кызының бала табарга вакыты җитеп килә, борчу килешмәс. Кече кызы Алсуга сөйләсә ничек булыр? Алсу яшьтән бик төпле, акыллы киңәшче, ярдәмче булып үсте үсүен.  

 Нәркис, көндезге авыр хисләрдән арынырга теләгәндәй, өстендәге киемнәрен алыштырды. Йөрәкне телеп алырдай хәсрәтле уйлардан, әйтерсең лә, күлмәкне салып атып кына котылып була! Театрда эшләүче Алсу әнисенең уйларын сизгән диярсең, чәйнек сызгыруы белән бергә кушылып, Нәркиснең телефоны да зеңләде. 

– Алло, әнием! Кара күлмәк киеп яр башында нинди ир белән басып тора идең син? 

– Хәерле кич, кызым! Нинди кара күлмәк, нинди ир? 

– Менә мин дә шуны белергә телим, әнием! 

– Минем гардеробта, гомумән, кара күлмәк югын беләсең ич, кызым! 

– Беләм, әнием! Ә аяксыз, коляскадагы ир кемең иде ул? 

– Берәр авыру булгандыр... Төш күрдеңмени? Башымны катырма әле, балам, болай да бүген телем аңкавыма ябышкан, йөрәгем урынында түгел. Бернинди ир белән басып торганым юк. Коляскадагы сыңар танышым да юк, кызым. 

 Нәркиснең тавышы калтырап чыкты. Чигәләре чыңлады. 

– Әни, ул коляскадагы ир бик тә, бик тә сиңа охшаган иде! 

Зең-зең, зең-зең... Алсуның тавышы кинәт өзелде. Нәркис кызына кабат шалтыратмады. Чынаягына кап-кара иттереп чәй агызды. Баш авыртуларын каты чәй белән булса да юып аласы килде аның. 

– Кая йөрдең шул гомер?  

Кухня ишеге төбендә ире күренде. 

– Эштә.  

Нәркиснең авыз ачып иренә сыңар сүз әйтәсе килмәсә дә, җавап кайтарырга кирәк иде. 

– Эштә? Синең эшең 2 дә бетә бит! Ә хәзер кичке 5! 

– Фәрваз, ичмасам, син игәмә, болай да күңелемнең өзелмәгән кыллары калмады бүген.  

Ир кухняга узды. 

– Миңа да яса! Мин көне буе ашамаган! 

– Соң мин сиңа аш пешереп калдырдым бит, җылытып ашыйсың булган! Аңа да мин кирәкме инде? Бәлки сиңа кашык тотып ашатыргадыр? Синең өчен үзем йотыймдамы?! Менә мине утыртып куйсалар, эчәрсең баба шулпасы! 

– Бусы нинди сүз тагын? Утыртып куйсалар, имеш? Ни булды? Аттыр, әйдә, серләреңне! 

– Кичәге выручканы урлаганнар... Ә кичә мин эшләдем поликлиникада... бар акчаны Гөлсем санап калды... Иртән килгән төшкә акчадан җилләр искән! 

– Соң Гөлсемнән сорасыннар, кая куйган соң ул акчаларны?! 

– Гөлсем юк шул менә! Бүген миннән көне буе сорау алдылар...  

Нәркис көндезге хәлләрне искә төшерүгә, кабат күңеле тулып, үксеп елап җибәрде. 

– Ник мин шушы кадәр бәхетсез җан булдым икән? Бер генә көн дә хәсрәтсез яшәгән чагым юк бит! 

– Син үзең бар кешегә дә хәсрәт ияртеп йөрисең! Сыгылып, мине кызгандыра алмассың! Синең өчен түләргә акчалар да юк миндә! Әнә, берничә кешедә сиделка булып утырырсың да җыярсың! 

Фәрваз газ плитәсе өстендә торган кәстрүлдән чүмеч белән генә шулпаны чөмерде дә, кухнядан чыгып китте. Нәркиснең күңеле тәмам ташты. «Яраббым, шушы битараф адәм өчен уналты яшемнән кияүгә чыгып, тормышның тозлы шулпасын эчтемме мин?! Нишләп шушы кадәр каты бәгырьле бу Фәрваз? Иртәгә ничекләр җавап тотармын?» 

 Хатынның кулы бернинди эшкә дә бармады. «Урланган илле мең акчаны каян табарга?» Аның миен шул сорау гына туктаусыз бораулап, йокысын качырды. 

 Караңгы төн авыр булса да, узды. Таң атты. Керфек очларында калган күз яшьләре иртәнге чәйгә коелдылар. 

– Ни булып бетәр? Әгәр мине ябып куйсалар, сиңа хәбәр итәрмен, – дип иренә сүз кушты да эшкә җыена башлады. 

«Кара күлмәк, коляскадагы ир... яр буе...» Алсуның төшен нәрсәгә дә юрарга белмичә, хатын эшкә ашыкты. Ни көтә аны бүген монда? 

 Кизү торучы медсестра Нәркисне баш табиб бүлмәсендә көтүләрен әйтте. «Мин кирәкле сумманы тапмадым, Гөлминур Әкрамовна мине эштән куарга чакыргандыр инде», – дип, йөзеннән төсе качкан Нәркис бүлмә тоткасына үрелде. 

 Бүлмәдә баш табибтан кала, кассирша Гөлсемне, Сабит Гафуровичны һәм коляскада утырган таныш түгел ирне күреп, хатын өнсез калды. 

– Узыгыз, Нәркис Гафуровна! 

 Нигәдер баш табибның тавышы калтырап чыкты. «Бер төн эчендә ни дә булса үзгәргәнме, Гөлсем нишләп монда икән, бу коляскадагы кеше берәр шаһитмы?» Нәркиснең миен кайнаткан сораулар үзе белән бергә ияреп, өстәл янына килде. 

 Тикшерүче аңа бүген, нишләптер, җылы, хәтта серле караган төсле тоелды. Сабитның карашлары хатынны үтәли тишә сыман. Бүлмәдәге тынлыкны Сабит Гафурович бозды. 

– Йә, кемнән башлыйбыз? Кайсыгыз үзе чынлыкны капчыктан тартып чыгара?  

Тәрәзә кырыенда коляскасында утырган карт урынында кымшанып куйды. Әллә сүз алырга җыенамы бу картлач дигәндәй, хатын-кызлар игътибарын аңа текәде. 

 Тикшерүче ирне вакытыннан алды ялгыш адымнар саклаудан коткарырга теләгәндәй: 

– Сез соңрак, соңрак, вакыйгаларны ачып салгач, – дип туктатты. Карт шым булды.
Нәркис, «Димәк, бу картлач та шаһит икән!» дип уйларга өлгермәде, Сабит Гафурович Гөлсемгә карап: 

– Әйдәгез, ничек бар – шулай сөйләгез, – дип боерды. 

 Кылган төсле җилфердәп торган чәч бортекләрен кирәксә-кирәкмәсә дә әле бөтәрләп, әле тартып, Гөлсем сүз башлады, дулкынланганы йөзенә чыккан. 

– Миндә түгел ул акчалар... – Хатын, туктап, тирән итеп сулыш алды, тамагын кырды, сүз йомгагын кай яклап сүтәргә белми аптырады, йомгакның очын таба алмады, күрәсең. – Мин аларны... санадым да... 

Гөлсем Гөлминурга карап, әйтергәме-юкмы дигәндәй, берничә минут җавапсыз торганнан соң, тикшерүче аны куәтләп: 

– Санадыгыз да кая куйдыгыз? – дип сорады. 

– Кая булсын инде – конвертка! Ике конверт иде бит! Берсенә сумманы яздым да буш килеш калды, икенчесен Гөлминур Әкрамовнага бирдем... 

 Шулчак баш табиб корбанын эләктерергә җыенган карчыга сыман: 

– Син нәрсә, Гөлсем, акылыңдамы, чүп өяргә?! – дип кычкырды. 

– Сабыр, сабыр, Гөлминур ханым! Сезгә дә вакыт җитәр, сабыр булыгыз! – Сабит Гафурович Гөлсемнең алдына килеп басты. Кассирша йөзенә «Миңа хәзер барыбер, барын да сөйләп бирәм» дигән төсмер чыгарып, сүзен дәвам итте. 

– Конвертны илле мең акчасы белән Гөлминур Әкрамовнага бирдем. Ул шунда ук акчаны сумкасына салып куйды да, минем ялга китәргә сорап язган гаризама имза сырлады. Берничә көн ялындым: «Бер атнага гына ялга китим әле!» – дип, гаризамны ала да ерта, ала да ерта. Теге көнне дә янына мин гариза тотып кердем. Шунда Гөлминур Әкрамовна миңа бер «эш»  тәкъдим итте.  

Табиб утырган урыныннан кузгалып куйды. 

– Гөлсем! Чамасын бел! Үкенергә туры килмәсен! 

– Куркытмагыз мине, Гөлминур Әкрамовна, минем башка түзәр хәлем калмады, китәм мин бу клиникадан. Бөтенләйгә! Мин бит мондый түгел идем, сез мине нинди хәшәрәткә әйләндердегез, мин хәзер үз-үземне күралмыйм. 

– Дәвам итегез!  

Сабит Гөлсемнең иң башына кулын куеп, аңа утырырга кушты. Хатын калтыранган бармаклары белән өстәлдәге графиннан су салып эчте. Тәрәз кырыендагы карт, борсаланып, эшне ашыктырасы килде. Аның да тизрәк нидер әйтәсе килә иде бугай. Нәркис бүлмәдәгеләрнең һәркайсын игътибар белән күзәтте. 

– Эш сәгате беткән иде инде. Мин акчаларны санаганны Нәркис тә күрде, тик мин аларны тартмага куйганны гына күрмәде ул, мескен! Мине Гөлминур Әкрамовна чакыртты. «Гаризаңа кул куячакмын, тик син миңа бер эштә булышырга тиеш. Мин Нәркисне эштән кумакчы булам, ә сәбәбе юк», –  диде. «Мин нишли алам соң?» – дидем. «Бүлдермә, тыңла. Әллә нишләргә кирәкми, выручканы конверты белән куймаска гына кирәк. Язулы буш конверт калдырасың. Синең эшең бик җиңел. Үзең ялга китәсең, шәһәрдән югаласың... вакытлыча, әлбәттә», – диде. Мин инде күңелем белән әллә кайчан Грециядә идем, шуңа күрә бу юлы да ризалаштым... 

– Гафу итегез, Гөлсем, бу юлы да дигәнегезне төшенеп бетмәдем, – диде Сабит. 

– Ә нәрсәсе аңлашылмый? Гөлминур Әкрамовнаның улы наркоман бит! Ә егеткә көн дә акча кирәк! Дозага! Әнисе улын тынычландырыр өчен гел шулай акча эшли, каян алып бетерсен?! 

 Гөлминурның бөтен тәне дерелди, бармакларын туктаусыз бер-берсенә кыйнап, үз-үзен тынычландырырга тырышып карый, тик инде тикшерүчедән берни дә яшереп булмаслыгын аңлау галәмәте, аны бу хәлдән чыгып булмаслыгын аңалуга китерә. 

– Гөлсем! 

– Нәрсә сез Гөлсем дә Гөлсем?! Ничә кешенең күз яшьләрен күтәреп йөрү әллә миңа җиңелме? 

– Дәвам итегез! 

– Клиникадан шулай киткән шәфкать туташлары гына да алтау инде! Барысы да шул акча аркасында. Берничәсе алмасалар да, акчаны врачка үзләре конвертта кертеп бирде, эштән чиста документ белән китү бәрабәренә. Менә Нәркис кенә! 

Нәркис, миңа да чират җиттемени, дигәндәй, торып басты. Тик аны Сабит урынына кире утыртты. 

– Әлегә сезгә сүз бирмәдек. Сабыр итегез! Ә Нәркис Гафуровнага ник бәйләнәсе итте табиб? 

– Никме? Әлеге дә баягы шул улы аркасында инде! 

– Аңламадым, – диде тикшерүче. 

– Монда аңламаслык берни дә юк. Төнлә улының приступлары башланган. Егеткә тиз генә система куймасаң, кыйнала, бәргәләнә, йә доза бирергә, йә система куеп бу хәлдән «откачать итәргә» кирәк. Уйлап тора да, Гөлминур Әкрамовна «Ашыгыч ярдәм»гә шалтырата. И, машинада система куярга кем килә дип уйлыйсыз? Нәркис Гафуровна квартирага килеп кергәч өнсез кала. Кире борып та чыгара алмый. Улына ярдәм итәргә кирәк. Төне буе шулай егет янында газапланып утырып чыгалар икәү. Улының наркоман булуы турындагы сер ачылгач, Гөлминур Әкрамовна, ничек тә Нәркисне клиникадан куарга уйлый. Башкаларны да шулай озатты ул. Тик менә, нишләптер, миңа гына тимәде. 

– Сине иң беренче куарга кирәк булган икән, хәшәрәт! – дип ярсып кычкырды Гөлминур. 

– Кулыгыз кыскарак, Гөлминур Әкрамовна, чөнки мин сезнең бөтен махинацияләрегезне фаш итә алам. 

– Дәвам итегез! 

– Ә башка сүзем юк. Мин бит инде аэропортка киттем икенче көнне, анда менә сез көтеп торгансыз. Миңа хәзер китсәм дә буламы, иптәш тикшерүче? 

– Азрак сабыр итегез! Гөлминур Әкрамовна ни дияр? 

– Ни дия алам инде мин? Баласы хакына ярдан да ташланырга әзер кеше инде мин... Күрәсең, үземә дә тагын да зуррак җәза алыр көн җиткәндер! Ни өчен, ни өчен?  

Хатын үзе биргән сорауга үзе җавап таба алмыйча, үксеп елап җибәрде. 

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/saf-chishm-3.)

Теги: Саф чишмә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әсәрнең дәвамы бар.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Чишелешне тизрәк беләсе килә. Бик матур әсәр

      Хәзер укыйлар