Логотип
Проза

Роберт Миңнуллин мәзәкләре

Роберт Миңнуллинны без сагынып искә алабыз. Аның сүзләренә язылган җырлар күңелгә аеруча якын, шигырьләрен яратып кат-кат укыйбыз... 

 

Роберт Миңнуллинны без сагынып искә алабыз. Аның сүзләренә язылган җырлар күңелгә аеруча якын, шигырьләрен яратып кат-кат укыйбыз. 

Роберт абыйның тагын матур ягы һаман күз алдында. Ул шаян телле, юмор белән сөйләшә иде. Аның «Мыек астыннан гына...» дип исемләнгән китабында төрле шуклыклардан торган мәзәк хәлләр урын алган. Исемнәре билгеле шәхесләр, сәясәтчеләр, язучылар, артистлар анда. Үз-үзеннән көлгән урыннар да байтак. Әйтерсең, Роберт абый үзенә генә хас бер хәйләкәр елмаю белән кызык итеп, салмак кына берәр хәл-вакыгайны сөйли... 

Игътибарыгызга шуларның кайберләрен тәкъдим итәбез.   

 

ИКЕ МИҢНУЛЛИН 

Туфан Миңнуллин белән безнең фамилияләр генә уртак. Мине еш кына аның белән дә бутыйлар. Бигрәк тә яшьрәк чакта шулай иде. Авылларга килеп төшү белән: «О-о-о, иптәш Миңнуллин, беләбез сине, пьесаларыңны яратып карыйбыз. Молодец!» – диләр. Андый чакта мин инде, рәхәтлектән эреп китеп, баш кагып кына торам. Андый мактаулар тагын кайчан эләгә әле безгә?! «Син, иптәш Миңнуллин, тормышны бигүк белеп бетермисең икән. Турысын әйткәнгә ачуланма, ну соңгы пьесаң бик слабый чыккан», – дип тә җибәргәлиләр. Мин инде андый чакларда: «Юк, юк, мин ул Миңнуллин түгел, Аллам сакласын, гомеремдә дә пьеса язганым юк. Мин шагыйрь генә, Роберт Миңнуллин гына!» – дип котылам. 

Бервакыт Арча районына укучылар белән очрашуларга бардым. Наласа авылында китапханәче апа: «Иптәш Миңнуллин, китапханәгә дә кереп чыгыгыз инде. Бездә сезнең бөтен китапларыгыз да бар, күреп китәрсез», – ди. Ул чакта әле мин – яшь шагыйрь. Юка гына бер китап авторы. Йа Хода, мин әйтәм, әллә тагын берәр китабым чыкты микән? Китап нәшриятында кулъязмам ята иде, тәки чыгарганнар икән, рәхмәт яугырлары! Китаханәгә керәбез. Өстәлдә тау биеклеге кирпеч-кирпеч китаплар. Йөрәк дөп-дөп тибә. Неужели минекеләр? Карыйм: бөтенесе дә Туфан Миңнуллинныкы булып чыкты. 

Шулай беркөнне почтовый перевод килеп төште. Гонорар! 2500 сум! 70 нче елларда ул акчаның күпмелеген чамалыйсыздыр. Хатынга күрсәтергәме-юкмы, дип уйлыйм үзем. Шулай да түзмәдем – күрсәттем. Егылып китә язды. Көчкә тотып калдым. 

Переводны бер әйләндерде, ике әйләндерде. Аннары пышылдап кына: «Бу бит сиңа түгел», – диде. Игътибар беләнрәк карасам, чыннан да, «Т. А. Миннуллину» дип язылган. Бу юлы үзем авып китә яздым. Хатын көчкә тотып калды. Адресыбызны бутаганнар, заразылар. Икебез дә Декабристлар урамында яши идек. 2500 сумны үз кулларым белән Туфанга илтеп бирергә туры килде. Ничауа, минем гонорарны да Туфанга җибәргәннәре булды. Кунак ашы – кара-каршы! Берзаман Туфан Миңнуллиннан хат килеп төште. Конверт эчендә записка белән почтовый перевод. 1 сум 56 тиенлек. «Татарстан яшьләре»ннән гонорар. Заказной хат белән җибәргән бит әле, җитмәсә. Югалмасын дип. 3 сум 50 тиенлек марка беркетеп. 

 

ТАЛАНТЛЫ ЙОЛДЫЗЛАР 

Илһам Шакиров сәхнә артында сөйләнеп тора: 

– Бүгенге йолдызлар бигрәк талантлы инде. Бернинди көе булмаган җырларны бернинди тавышсыз җырлый алалар бит. Мин бу җырларны җырлый алмас идем. 

 

ЮАТУ 

Радиодан Зөфәр Билалов «Җир астыннан юллар булмас...» дип җырлый. 

– Ничауа, Казанда метро төзелеп беткәч булыр әле! – дип юата аны эчтән генә Роберт Миңнуллин. 

 

ПРЕЗИДЕНТНЫҢ ТАПКЫРЛЫГЫ 

– Ни өчен Мәскәү Кремле кызыл төстә дә, Казан Кремле ак төстә? – дип сораганнар М. Ш. Шәймиевтән. 

– Ә Казан Кремле ни өчен кызарырга тиеш әле? – дип, сорауга сорау белән җавап биргән Татарстан Президенты. 

 

ЧАМА БЕЛЕРГӘ КИРӘК 

Шагыйрь Марат Кәбиров, бераз салып алгач, якташы шагыйрь Роберт Миңнуллинга бәйләнә икән: 

– Син дә Сөн буенда тугансың, мин дә – Сөн буенда. Син дә – шагыйрь, мин дә – шагыйрь. Син дә – талантлы, мин дә... Ләкин сиңа бер үпкәм бар әле, Роберт абый. Сөн турындагы бөтен шигырьләрне, бөтен җырларны язып бетергәнсең. Миңа берни дә калдырмагансың. Халык шагыйремен дигәч тә, алай ук ярамый бит инде. Бераз чама белергә кирәк!.. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар