Логотип
Проза

“Пулеметчы” Рәзинә

И-и-и! Хәзер кызларның кияүгә чыгарга ашкынып тормаганнарына ушларым китә. Башта яхшы машина, затлы фатир, аннан гына кияү кирәк.

 

И-и-и! Хәзер кызларның кияүгә чыгарга ашкынып тормаганнарына ушларым китә. Башта яхшы машина, затлы фатир, аннан гына кияү кирәк. Безнең заманда киресенчә иде шул: башта кияү, аннан гына бергәләп затлы фатир, яхшы машина. Менә минем, ягъни мәсәлән, үземә килгәндә болайрак булды. Нияз исемле егет белән ярты ел очрашып йөргәннән соң тәкъдим ясагач, каршы-фәлән килеп тормадым. Чәйнүк кенә бөтен эшне харап итте! Кем уйлаган, анасының кушаматы “чәйнүк” булыр дип. Башыма да китереп караган әйбер түгел иде, иптәшкәем! Ә мин тиле, калада савыт-саба кибетендә эшләгәнемнән файдаланып, танышырга кайтканда бүләккә иң кыйбатлысын, иң матурын сайлап алган булдым. Улы дигән кеше (кеше дисәң, ачуым килмәгәе, телең калыр) соңыннан әйтте әйтүен. Бабам әйтмешли, әмма ләкин... поезд китеп барган иде шул. Әнә шул “әмма ләкин”нәре булмаса, барысы да ал да гөл булыр иде бу дөньяларда. Шунысы харап итә бөтен нәрсәне. Кыскасы, гомер буе җыелып килгән ачуын миннән алды “несостоявшийся кайнанам”. Чәйнүгем-нием белән бергә “матур итеп” озаттылар. Югыйсә яшем дә унсигездән узган, менә дигән һөнәрем бар, кемгә ярамаслык идем?! Югалып кала торган кешемени без? Ярты ел да узмады, Кәбиремә чыктым да куйдым. Дөрес, әнкәйләр башта: “Яшьсең бит әле, балакай, бәлеш камыры да ясый белмисең”, – дип каршы килеп маташтылар. Әбием маладис, минем яклы булды. “Токмач камырын баса белгәч, җиткән, калганы “чепуха” аның”, – диде. Ризалаштылар. Кая барсыннар инде, үзебез килешкәч. И-и-и, әнкәй юкка борчылган бәлеш камыры өчен. Кайнанамның ул эшләргә бөтенләе белән осталыгы юк булып чыкты. Соң гомер буе аш-су бүлмәсендә кайнанасы хуҗа булгач, каян булсын? “Бер казанга ике тәкә башы сыймый”, – диләр бит. Авыл җирендә абзар-кура, бакча тирәсендә дә “мастер-класс” үтәргә кеше кирәк ич! Бу эшләргә кайнанам бик тә ярап, килешеп торган. Килен булып төшәр алдыннан гына вафат булган олы кайнана урынын казан янында кем аласын озак уйлап, баш ватарга туры килмәде. Мәсьәлә шунда ук чишелде. “Килен балакай, балан пирүге ашасы килеп китте, кош-кортларны караштырып кергәнче, карый тор әле шуны”, – диде кайнанам. Әнкәйнең әйткән сүзләре искә төште дә бит! “Эх, – мәйтәм, Рәзинә, никләр генә ашыктың, сабырлар итмәдең әз генә! Рәхәтләнеп әнкәң пешергән бәлеш-пирүгләр белән сыйланып ятасы кеше идең бит әле син, ә!” Нәрсә эшлисең, урыс әйтмешли, “обратной дороги нет”. Кирәк-ярак әйберләрне өстәлгә тезеп куйдым. Алай, крахмалына кадәр бар икән, кайнанам запаслы хатын булып чыкты. Банкага матур итеп салып куйган. Үземчә тырыштырдым инде, матур гына килеп чыкты. Пирүкне духовкага тыкканда, кайнанам да килеп керде. Бер-беребезне макташып торганда, чыш та пыш аткан тавышлар ишетелә башлады. Пулеметтан аталармыни! Икебез дә берни аңламый басып карап торабыз. Алайда духовканы сүндереп куярга баш эшләде. Баксаң, крахмал дип, аш содасы бутап салганмын икән эчлеккә. Булдырганмын! Белдермәдек инде берсенә дә бу турыда. Кайнанам, кайчагында шаярып, “Пулеметчы” Рәзинә дип эндәшкәләде, кәнишне. Икебез генә белгән сер булгач, үпкәләп йөрмәдем алай-болай. Сезгә дә әле үз итеп, якын итеп кенә сөйләвем. Кешегә-мазар ычкындырып, рисвай итә күрмәгез инде, яме!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Матур язылган.Рэхмэт.Рэхэтлэнеп колдерден!Яшь чакта барында белеп бетермисен нде,тора-бара ойрэнэсен.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рәхмәтләр яусын җылы фикер калдырганыгыз өчен! Автор.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мине дә кайнанам, туйның икенче көнендә өчпочмак пешереп сынаган иде... Узган гомерләр...

        Хәзер укыйлар