Логотип
Проза

“Пожарник”


 (тормыштан алынды )

 Район үзәгенә вак чебешләр сатып алырга барган Нәзифә олы юл чатындагы тукталышта автобустан төште дә, тузанлы авыл юлына борылды. Моннан ул яшәгән Яңа Тукран авылына хәтле 4-5 чакрым ара. Машина сирәк йөри. Берәр җигүле ат куып җитеп, хуҗасы утыртмасмы, дип, артына борылып карый-карый, авыр гына йөген күтәреп атлап барганда, аны үзәк өзгеч сирена тавышы белән гүелдәп, ике пожар машинасы куып узып китте. Нәзифә чебешләр салган катыргы тартмасын юл читенә куйды да, тузан туздырып зур тизлектә җилгән машиналар артыннан белер-белмәс догасын үзалдына пышылдап карап калды. “И, Аллам! Кемнәргә ачы бәла килгән?! Кемнәрдә янгын чыккан?! Ярдәмеңне салчы, Раббем?” Тынычлыгын югалткан хатын, җәһәт-җәһәт атларга тырышып, юлын дәвам итте.
 Ни дисәң дә, район үзәгеннән урап кайтканчы ярты көн узды. Балалар мәктәптән ачыгып кайткандыр. Ни эшләп яталардыр? Таза-иминнәрме? Бианайга артык ышаныч юк. Ире дә тиздән эштән кайтырга тиеш. Йөгерә-атлый яшәгән йортына кайтып кергән хатын өйне танымады... Бәләкәй генә, такта түбәле, биш тәрәзәле йорт урынында иде. Андагы бөтен җиһаз, кием-салым , әйберләр урам якка чыгарып өелгән... Тик ишегалдындагы абзар юк... Абзар урынында янып үлгән мал үләксәләре көйрәп ята... Мунча да юк... Хәтта бәдрәф тә юкка чыккан... Ишек алды үзе дә юк... Алар урынында кара көеп, ярым янган күмерле бүрәнәләр ята, корымлы, котсыз баганалар төтенләп тырпаеп утыра... Мунча әле булса, котны алып, шартлап янып ята... Бер янгын машинасы мунчаны сүндерә... Берсе, йорт янып китмәсен өчен, аңа су сиптерә... Җыелышкан авыл халкы өй каршында катып калган Нәзифәне сырып алды. Хатын, берәр нәрсә аңларга тырышып, бер тын өнсез карап торды да: “Балаларым! Кайда минем балаларым?!” − дип үзәк өзгеч тавыш белән кычкырып, дерелдәгән аякларында чак абына-сөртенә йорт эченә атылды. Буш йорттан аны ире чак тартып-сөйрәп диярлек чыгарды. Биш баланың барысы да исән-имин икәнлеге аныклангач, ир белән хатын, башларына көтмәгәндә килгән бәладән исергәндәй, ни кылырга, нигә тотынырга белми, исәңгерәп калдылар. Ничә ел тир түккән ихатаны ялкын теле бер сәгатьтә ялмап кына чыкты. Бур урласа да нидер калдыра, ә янгын юк. Сигез кешелек зур гайлә бер мизгел эчендә шулай аянычлы хәлдә хуҗалыксыз, ихатасыз, мунчасыз, малсыз, утынсыз калды. Кечкенә генә йортларын Алла саклап калды. Биш баланы кызганды, ахры, алар яланда торып калмады.
 Янгын чыгуның сәбәпләрен тикшерә башлагач, төп сәбәпчесе билгеле булды. Төпчек малай биш яшьлек Зөфәр йомырка пешерер өчен сәндерәдә яккан учактан башта абзар янып китә. Аннан ут мунчага, каралтыларга күчә. Болай да бай яшәмәгән гайлә бала шуклыгы аркасында соңгы байлыгын да югалтты. Мунча керим дисәң, мунча юк. Мал ябыйм дисәң, абзар юк. Йомышыңны үтим дисәң, оят җиреңне яшерер урын да юк... Ни балта, ни көрәк-сәнәк, ни чалгы... Ни чана, ни арба... Ни башка кирәк-ярак... Биш бала үстереп яткан гайлә бу афәттән бик озак терлекләнде, бик зур авырлык белән аякка басты. Яңа абзар, мунча салганчы, ихата төзегәнче, кирәк-ярак булдырганчы берничә ел үтте. Шулай да, балалар арасында иң шук, иң тере төпчек малай ныклап аңлады, башкача кулына шырпы алып шаярмады. Шул куркынычлы вакыйгадан соң Зөфәргә үскәнче “пожарник” кушаматы ияреп йөрде. Озак ачуланып буламы соң бу карап торырлык матур, шук малайга? Арада бер наян, тере, тиктормас бала бит бу! Шул тиктормаслыгы, усаллыгы аркасында ниләр генә эләкмәде үзенә дә! Биек тирәктән егылып, кулын да сындырды Зөфәр үскәндә. Болдырдан очып төшеп, башын да ярды. Каны күпләп аккан баланы чак үлемнән алып калдылар табиблар. Бала-чага үскәндә егылмый-бәрелми тормый. Шулай да, әтисе белән әнисенең, бу бала да имин үсеп җитсә икән, дип гаҗизләнгән чаклары еш булды. Төпчек малай үсә торды, әтисенең беренче ярдәмчесенә әверелә торды. Мәктәптә яхшы укыды. Үсмергә акыл керә торды, балачак шуклыклары артта кала бара торды.
 ... Еллар үтте. Ике малай, өч кыз биш якка таралып, кош балаларыдай, туган нигезгә кунакка гына очып кайта башладылар. Аллага шөкер, уңдылар Нәзифә белән Харис балалардан. Кайсын алма, әткәй-әнкәй, дип өзгәләнеп тора. Алар арасында атасы-анасы өчен җанын бирергә әзер торган төпчек уллары Зөфәр, күрше авылның бер акыллы гына кызына өйләнеп, Уфага төпләнеп, матур гына тормыш корды. Менә кайчан кайтара башлады егет әткәй-әнкәсенә булган бурычын. Беренче хезмәт хакыннан ук диярлек өй тутырып заманча җиһазлар алып кайтты. Башка туганнар да карашмый түгел әткәй-әнкәсен. Тик бу улларының күңеленә ходай аерым бер мәрхәмәтлек, рәхимлек салган, булса кирәк. Ара ерак, үз тормышым-мәшәкатем бар, дип тормый, атна саен хатыны, балалары белән авылга йөгереп кайта да җитә. Йорттагы бер генә эш тә аңардан башка эшләнми. Олыгаеп барган әткәй-әнкәсенә карт көннәрендә ныклы терәк булып, үз иңнәрен куя. “Әткәй-әнкәй” дигән изге төшенчәнең мәгънәсен беркайчан да исеннән чыгармады Зөфәр. Кулыннан, көченнән килгәнчә әти-әнисен саклады, яклады, тәрбияләде, хөрмәтләде. Хатыны да иренең ата-анасын, үзенекедәй тигез күреп, кабул итте. Хастаханәдә шәфкать туташы булып хезмәт иткән хатын бианасы белән биатасы авырып киткәндә үз өендә дә кадерләп карады, хастаханәгә дә урнаштырды, авылга кайтып та дәвалады. Озак еллар буена ныклап авырган әтиләрен карау авырлыгы да күбесенчә Зөфәр белән аның мәрхәмәтле хатынына төште.
 Туганнар әткәй-әнкәй канаты астына бергә җыелышканда, әлбәттә, хәтирәләр барлау, истәлекләргә бирелү башлана... “Пожарник” энекәшләрен кызарта-кызарта, янгын турында тагын бер кат сөйләтәләр. Инде әниләре дә бу хакта күбрәк елмаеп искә алса да, олыларча, Аллам күрсәтмәсен, уттан-күздән сакла, дип, авыз эченнән укынып куя. Ә Зөфәр балачак усаллыгы, шуклыгы белән әткәй-әнкәсенә күрсәткән зыянын инде мең кат түләсә дә, үзен алар алдында һаман да бурычлы тоя. Ерак-ераклардан җыелган дүрт туган, әниләренә кушылып, ата-ана кадерен белгән энекәшләренә рәхмәт укыйлар. Үзләре дә олыгаеп барган балалар өчен иң зур бәхет – туган нигезгә, картайган әнкәң канаты астына җыелу. Ә ана өчен иң зур бәхет – төпчек баласы кебек таянычы барлыгын белеп тыныч картаю.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шэп язасыз Физәлия! Рахмат!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кеше нилэр генэ кичерми бу доньяда.Минем дэ энем абзарны яндырган иде,берсендэ ботенлэй янып бетте,икенчесендэ куршелэр куреп сундерделэр.Аллага шокер,балалар узлэре исэн калган.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бала чакта аңламыйча,шуклык белән каралты- кура, маллар янып бетүенә сәбәпче булган Зөфәр, ходай рәхмәте белән бик тәу фикълы, игелекле егет булып үсеп җитә, әти- әнисенә картаймыш көнендә ярдәм итә, тәрбияли. Үзенә күрә хатыны да тәрбияле хатын булып чыга. Тәрбиясез, тәуфикъсыз кешеләрне күреп җан борчыла. Тырышып тәрбияләп үстергән балалар, туганнар барысы да шулай игелекле булсыннар иде,ходай тәгалә ярдәмен салса иде.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик тэ гыйбрэтле.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Сокландыргыч, гыйбрэтле хикэя! Рэхмэт, Физэлия! Рэхэтлэнеп укыдым!

            Хәзер укыйлар