Логотип
Проза

Мәликә

(«Карурманнан чыккан юл чылар» кыйссасыннан өзек)

Хатыннар килмәс дигәннәр иде аны. Алар инде кемнең киләсен, кемнең килмәсен күптән юрап куйганнар иде. Килде Мәликә. Нишләп килмәсен ул? Кешеләргә кирәк бәхет аңа да кирәк түгелмени? Аңа башкаларга караганда да кирәгрәк әле ул. Сугышка ирен озатып, кара хәбәр алган бер ул гына булмаса да, Мәликәнең мәхәббәткә тансык йөрәге башкаларныкына караганда ярсурак булып чыкты.
 
Маликә килеп кергәч, хатыннар утырган почмакта чыж-пыш китте. Аларга бер генә дә исе китмәде Мәликәнең. Кеше сүзенә «аһ» итә торган булса, Мәликә дә булмас иде ул. Хатыннар ягына кызык өчен генә булса да борылып карамады Мәликә. Гәүдәсе зифа, карашы горур, ә елмаюы... Әйтерсең тумыштан ук елмаеп туган. Бер генә мизгелгә дә туктамый елмаюдан. Аның ачык чыраен күреп, тәмле сүзен ишетеп, ирләр генә түгел, хатын-кызлар да эреп китәләр. Аңа ачу саклаган берәр кеше бар микән авылда? Юктыр. «Без бит әле, иске булсак та, постау кисәге!» - дип йөргән Мәликәнең әйтергә дә хакы бар.
 
Курчактай киенгән ул бүген. Башында - чуклы ефәк шәл... Элекке заманнардан калган шәл. Күпләрнең сандыгын ачтырган, ахры, бу фалчы, җиңнәренә чаклы кама куеп тегелгән киң якалы пәлтә кигән. Үзе әйтмешли, постау пәлтә. Иске дип тә әйтерлек түгел. Әллә ничә елга бер мәртәбә генә чыгадыр сандыктан. Әллә йөзенә иннек-кершән дә тигән инде... Юктыр, Мәликә аларсыз да матур. Кайберәүләр кебек, кача-поса, ике бит очын чеметеп йөргәне юк. Бит урталары болай да алсуланып тора. Мәликә турыңда, миләүшә чәчәге белән ләйсән яңгыр тамчылары кушып, ислемай ясый, дигәннәре дөрес, ахры. Ул керүгә, язгы урмаңда гына була торган миләүшә исе таралды өйгә.
 
Мәликә, барысы белән дә исәнләште дә, фалчы янындагы утыргычка килеп утырды.
 
- Җүнкәчләрем! Утырасызмы? - диде ул, ниһаять, кул эшләре белән утырган хатыннар ягына җиңелчә генә күз сирпеп. - Миңа да бер җыелып төшегез әле шулай!
- Син кешесез тормыйсың бит, Мәликә апа... - диде Фаягөл төче тавыш белән. - Әле монтер егетләр синдә, әле зелпе җыючылар.
- Миндә монтерларга да урын җитәрлек, сезгә дә. Күңелең киң булсын.
- Синең күңелеңә, Мәликә ана, бөтен авыл сыя инде, анысын беләбез, - диде Фаягөл, төче тавышына азрак зәһәр дә өстәп.
- Ярар инде, кызлар... Алай каты төрттермәгез, - диде хатыннарның кайсыдыр.
Фаягөл Миңнеҗамалның колагына нидер пышылдады да тегесе пырхылдап көлеп җибәрде.
- Фаягөл! Ничә кешенең язмышы керде шәлеңә? - дип сорады Мәликә, хатыннарның көнләшүле-мыскыллы карашларын күрмәмешкә салышты.
- Керде инде моңда... - диде Фаягөл, бәйли торган шәлен лампа каршысына күтәреп. Шәл артыннан аның:
- Синең язмыштан читен бәйләрмен, Мәликә ана, - дигән тавышы ишетелде. Хатыннар тагын бер көлешеп алдылар, бер-берсенә төртеп куйдылар.
- Уф, җүнкәчем, телең! - диде Мәликә апа.
- Синнән өйрәнәбез бит, Мәликә апа!
- Миннән өйрәнмә, җүнкәчем! Минем көнгә ходай калдырмасын.
 
Хатыннар шып итте. Берсенең дә аның көненә каласы килми. Тик нәрсә булган аның көненә? Типтереп яши ләбаса! Бәхет сорап күршеләргә кергәне юк. Үзенеке үзенә җиткән. Җитмәсә, китереп бирәләр. Артып та китә кайчакта. Артып киткәне сүз булып авылда йөри. «Сөйләсеннәр! Арыгач туктарлар әле, - ди Мәликә. - Тел сөйләр өчен бирелгән ул. Әгәр дә мин булмасам, бик күңелсез булыр иде авылда».
 
Фалчы әлегә дәшми. Мәликә апаның әйтеп бетергәнен көтә. Кем килеп кергәнен ул шунда ук сизенде. Күзе күрмәгәнгә гомере буе үкенеп йөри торгандыр бу фалчы. Ә менә Мәликә апаны бер күреп алып, яңадан сукырайса да, гомерендә дә үкенмәс иде. Әгәр дә күзе күрсә, шушындый матур хатынның ни өчен болай ходай күрсәтмәслек тормышта яшәгәнен аңлап та бетмәс иде. Тик фалчы бит ул. Ул аңлый. Күзе күрмәсә дә, фалчылыгы күрсәтә аңа.
 
- Абый, тыңлама алар сүзен, -диде Мәликә. - Китабыңны ачып кына әйт әле: әйбәт кешеме мин, начар кешеме?
- Исемең?
- Мәликә... Исемеңнең мәгънәсен беләсеңме?
- Әй, абый җаным! Кая инде безгә! Исме-әгъзамнарны ишеткәнем булса да, укыганым юк шул!
 
Болай да колакларын торгызып утырган хатыннар, фалның шулай башлануын ишетеп, кул эшләрен ташлап, күзләрен боларга текәделәр.
 
«Нинди сихер микән бу Мәликәдә? Шушы сукырны да үзенеке итте бит!»
 
- Фәрештәдәй булып туган идек, тормыш әйләндерде шайтанга! - диде Мәликә.
 
Фалчы китабын ачты. Мәликәгә кирәк җирен бик таз тапты ул.
 
- Син бөтен кешеләргә дә яхшылык белән ярарга тырышасың икән. Тик кешеләр синең бу яхшылыгыңны аңламыйлар...
- Аңламыйлар, җүнкәч, аңламыйлар, абый җаным! Кайлардан килеп чыктың син безнең якларга! Бик дөрес әйтә дигәч, ышанмаган идем, ышаныч бирдең бит әле бу сүзләрең белән.
 
Синең миңа ышан-маганлыгыңны мин иңде син монда килгәнче үк белгән идем, - диде фалчы. - Күңеле белән ышанмаган кешеләргә фал ачмыйм мин. Тик сиңа ачам. Чөнки синең күңелеңдә усаллык, мәкер, көнчелек юк. Якты синең күңелең... Үзе фал китабы кебек...
 
- Күңелем фал китабы кебек булса да, иртәгәге көнемнең дә ничек башланып, ничек бетәсен белмим мин. Бер башлагач, әйтеп бир иңде, абый җаным, теге монтерлар озак торырлар микән безнең авылда?
- Аларның юлы бу китапта түгел... Биредә синең язмыш кына. Тик синең язмыш бер дә алар белән бәйле күренми...
- Үземә генә сөйлә әле шул китабыңның сүзләрен, җүнкәч, - диде Мәликә, фалчының янына үк күчеп утырып. - Минем күңелдәгене әйтеп бирә башласаң... күземне дә ачырмаслар аннары... Үзем шундый булсам да, күңелем тулы сагыш-хәсрәт минем. Ахирәтем бул әле, абый җаным...
 
Ачы-ачы сүзләр әйткәләсәләр дә, Мәликәне яраталар авылда. Ни өчен дисезме? Мин дә шулай дигән идем элек. Ә хәзер белдем ни өчен яратканнарын. Авылның ирләре генә түгел, хәтта хатын-кызлары да, үзләрендә булмаган сихри дәрт бөркелеп торганга, көнләшү катыш хөрмәт итәләр аны. Аннан соң Мәликәнең ихласлыгы яраттыра. Үзендә бер кич уздырып чыккан ирләрнең бала-чагаларын, хатынын, әти-әнисен чын-чынлап ярата башлый Мәликә. Үзе әйтмешли, өе турыннан узган барлык ирләргә дә гашыйк ул. Сөйләгән кешеләренә әйткәне бар икән аның. «Ул ирләр бит миңа бәйрәмгә килгән кебек киләләр. Әгәр өйләрендә дә миндәге кебек бәйрәм булса, килмәсләр иде.  Гомер буе башкаларга бәйрәм ясаган кешегә бик авыр яшәве, шуны белмиләр. Шушы ярату булмаса, ничек итеп яшәргә кирәк бу дөньяда. Шул яраттыру яшәтә дә мине».
 
Әллә инде сөйләгән, әллә сөйләмәгән бу сүзләрне... Кем белсен. Бәлки, уйлап чыгарганнардыр?
 
- Әллә үземә генә төшәсеңме, абый җүнкәч! - диде Мәликә апа өзгәләнеп. - Төне буе укыр идек китабыңны. Бәхет дигән сүз һаман чыкмады бит әле... Өметеңне өзмә, дисең... Өмете өзелми аның, бәхетсезлектән үзәк өзелә... Әнә, алар минем бәхеткә көнләшеп утыралар. Көнләшәсез бит, кызлар, көнләшәсез? Оясы туздырылган тол хатыннан көнләшмәгез, кызлар... Тормышымны башлап җибәргәндә, әллә мин бүгенге бәхетемне күз алдымда тоттыммы? Бүгенге бәхетемне юрадыммы? Әгәр дә бу тормыш мин уйлаганча барып чыкса, барыгыздан да бәхетле булачагымны мин ул вакытта ук белә идем. Көнләшмәгез, кызлар, бәхетегезне сакларга өйрәнегез. Миң әле кеше өлешеннән төшкән валчыкларны да бәхет бөртекләре дип йөрим бит. Алдыйм үземне... Башны ташка бәреп булмый икән... җан изге...
 
Мәликәнең күзеннән аккан яшьләре бите буйлап агып төште дә алсу иреннәре өстендә тукталып калды.
 
- Абый җаным, әллә алып китимме үземә генә... - диде Мәликә яшь аралаш елмаеп. - Ә-ә, монда көтеп утыручыларда бар икән... Рәхмәт, абый, сиңа, гомердә дә онытмам, - диде дә, кояштай елмаеп кергән Мәликә коелып-елап чыгып китте.

 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар