Логотип
Проза

Миләш кагы

Коега суга чыккан җирдән Фазилә кашы-күзе җимерелеп, сөмсере коелып кайтып керде. Олтанлы итегенә ябышкан бозлы кантарларны коеп, бүлмә уртасына ук узды. Чиләкләрен лапылдатып идәнгә утыртты. Суы чайпалып түгелүен абайламагандай, арткарак чигенде дә ишек яңагына сөялде. Кысылган иреннәре сизелер-сизелмәс кенә дерелди иде аның.

Учак янында кайнашкан киленнәре Зөһрә чиләкне суы кайнап беткән казанга бушатты. Буш чиләкне Фазиләнең иңендәге көянтә башына элмәкче иде дә, тегесенең усалланып фырылдавына аптырап, тукталып калды.
– Җитте! Ике аягымның берсен дә атлыйсым юк! Гарык! – Бу ул инде! 
– Кое янына берәрсе бүре арканлап куймагандыр ич?! Төсең качкан! – дип көлемсерәде килен. Аның шулай киная белән, төрттереп сөйләшүенә дә, ярсу холыклы Фазиләнең тиктән генә тәртәгә тибә торган гадәтенә дә күптән күнеккәннәр иде инде бу йортта. Нәкъ менә җиңгәләре кайчак берәр шаян сүз кыстырып каенсеңелне көйләп җибәрү җаен таба иде дә... Булмады бу юлы. 
– Бүредән дә яманрак! Яман сүзнең йөрәккә ничек кадалуын белмисез... 
– Нинди сүз тагын? Кем белән эләгешергә өлгердең? Җитез соң үзең дә!
– Сиңа көлке! Ә миңа... Үзәк-бәгырьгә кадалган сүз әле дә йөрәктә! – Фазиләнең юк-барга да кызып китә торган гадәте бер бүген генәме?! Ярсып сөйләнер, парын чыгарыр да тынычланыр дисәләр... Көянтәсен ишек янындагы урындыкка сөяп, шунда чүмәште. Буасы ерылдымыни, елап җибәрде.

Хәер, нәселләре белән кызу канлы Касыймныкылар. Гарасат кушаматы тиккә генә ябышмаган ич инде! Ә чәүчәләк Фазиләләре кайчак һәммәсен уздыра. Берәү гомер буе сер итеп саклардайны кибәк урынына очырганын сизми дә кала. Соңыннан кайтып та төшә, үкенгән чаклары күп була. Ләкин эш узган, сер тузгыган. Утыз ике теш арасыннан чыкканны кемнең җыеп ала алганы бар?! Төпчекләре Фәризәнең йөзе үзгәреп китүен, апасына ымлап, тукта яхшы чакта дияргә, нидер яшерергә теләүләрен төшенде инде Зөһрә. 
– Йә, кем шулкадәр кайнатты саруыңны? Яраткан сөялеңә басты? – Җиңгәсе, хәйләкәр көлемсерәп, бу тамашаның дәвамын – кызыгын көтә. Нинди сүз икән ул? Хәер, Фазилә сер тотмас үрдәк белән бер, капчыкны төбенә кадәр селкеп, яхшы-яманны дөньяга чәчмичә туктый белми. 
– Кем булсын? Шул инде! Карачутыр! Мине аңгырага исәпли. Берни белми, аңламый дип уйлыйдыр. Мәсхәрә! Бәхиллек кирәк булган аңа да!
– Нәрсә-ә?
– Әйттем ич инде, бә-хил-лек! Бәхилләшергә кермәкче! Әҗәткана!
– Уйган ишектән кем кермәс тә, кем чыкмас...
– Кереп кенә карасын! Йодрык татыйсы килсә... Мәңге онытасым юк... Җиткән кыз булгач бит, артымнан егетләр көтүе белән йөри башлагач! Бер сүзе үтерде! Имеш, әтиләре уҗымга йөрергә ярата. Кызы да шуңа ошамагае...

Шулчак олы якның пыялалы ишеге шыгырдап ачылды. Йокысызлыктан күзләре кызарган Маһирәттәләре тупсаны узмый гына Фазиләгә ым какты. Алгы бүлмәгә – әниләре янына чакыра иде ул аны. Зөһрәнең көлемсерәп: 
– Аңа карап сазаган кыз булып утырып калмагансың әле. Менә дигән егетне эләктергәнсең, – дип, төрттерүе йомылып калды. Ым кагучы булмаса да, килен белән Фәризә дә боларга ияреп, олы якка теркелдәде.


* * * 

Олы як дигәннәре – сирәк ягылганга шактый нык суынган иркен бүлмә тып-тын. Әллә эре бизәкле челтәр пәрдәләрдән төшкән күләгә, әллә тәрәзә пыяласына сырышкан карлы абага бүлмәгә ниндидер сер, моңсулык өсти. Караңгы почмакларга, әйтерсең, шом оялаган. Әледән-әле озынча күләгәләр биешкән күк тоела. Сиздерми генә каядыр посып торган Газраил шәүләсе чагылып киткәндәй була. Эчтән нидер куырып алгандай итә, сискәндерә. Дару исе хастаханәне хәтерләткән шомлы бүлмәдән тизрәк чыгып качасы килә башлый. Йөзенә зәгъфран сарылары иңгән авыру әнкәләре түрдәге агач караватка биек итеп түшәлгән урын-җиргә сеңеп үк беткән. Балавыздан койгандай сап-сары кулы гына ак җәймә өстендә хәрәкәтсез ята. 
– Әнекәйгенәм! – Фазилә елап юрган читенә капланды. – Бәгырькәем!

Әниләре, кинәт уянгандай сискәнеп, күзен ачты. Яңак сөяге тартышып куйды. Кызының җәймә өстенә сибелгән чәчләрен әкрен генә сыйпады.
– Сабыр, бала, сабыр! – диде дә: «Сөйлә, ни булды?» дигәнне белдереп, ым какты. Баягы ярсуы сүрелгән идеме, әнкәсенең суырылып калган төс-кыяфәте тетрән­дердеме, Фазилә, ни әйтергә белми, аптырап, тәрәзәгә текәлеп торуын белде. Еллар буе кул тими яткан ак бүз, өр-яңа юрган сандыктан чыгып кәнәфи читенә кунаклаган. Бу шомлы бүлмәдән чыгып качасы, кар шыгырдатып көянтә-көянтә су ташыйсы иде хәзер. Текәлеп барысы да аннан җавап көтә. Көтеп-көтеп тә тыны чыкмагач, әллә тавыш-гауга чыгарганы өчен оялтасы килеп, ә бәлки, дәртләндерергә теләптер, Маһирәттәләре:
– Үзең тапкан карта, тарта-тарта аша, дияр иде бабаң исән булса, – дип куйды. – Әйдә, «ә»сен әйткәч, «б»есен дә әйт инде. Баягынак нәмәрсә дип тузына иең әле?! Кайсысы шулкадәр кыздырды суң каныңны?
 Фазилә, ник сүз куертканына үкенгәндәй, калтыранган бармаклары белән юрган читен бөтерүен белде. Әллә нигә сулкылдап, авыр көрсенеп:
– Баягынак суга чыккан ием коега... – дип башлады да туктап калды.
– Беләбез! – Киленнәре һәр сүзне келәшчә белән суырып алырдай булып аның авызына текәлгән. – Карачутырның ни дигәнен генә әйт тә...
Әниләренең йөзеннән күләгә шуып узды. Кушамат тагып, кемнедер кимсетеп сөйләшүне элек-электән өнәми иде ул. 
– Кем? – диде кырыс, таләпчән тавыш белән.
– Теге... Кем инде, Мәүлидә...
– Апа, диген! – дип өстәде әниләре ишетелер-ишетелмәс кенә.
– Шул Мәүлидә апа инде: «Бибисара хәл эчендә, диләр, дөресме?» – дигән була. Синең ни эшең бар, димәкче ием дә... дәшмәдем инде. Хәер, шуннан, дигәнмен икән. Ә ул: «Бәхилләшәсе ие бит, дөньяныкы – дөньяда!» дигән була. Әҗәткана, эзең булмасын, бусагага аяк бастырмыйм... – Шулчак әнкәсенең тәмам төсе качкан, чырае сытылган йөзенә күзе төште дә ашыгып: – Юк, юк! Анысын ук әйтмәдем! – дияргә ашыкты. – Әйтәсем бик килсә дә, телемне тешләдем. Син уйлама! Андый ук җүләр түгел ич мин. Беләсең!
– Күрше хакы – тәңре хакы, дигән борынгылар... Күрше белән ачуташлы булырга ярый рәзе? Бергә гомер иткән күрше белән шулай сөйләшәләр димени! – Маһирәттәйнең сүз кыстыруы Фазиләне янә ярсытып җибәрде.
– И Маһирәттәй! Ни-нәрсә беләсең соң син? Арба ватылса – утын, үгез үлсә – ит ич сиңа... Ә миңа... Җиткән кыз булгач ишеткән сүз йөрәккә уелган! Хурлыгына ничек түздең, диең! Бака ботын кыстыргандай, өйрәтеп торма.
– Ипләп! Телеңне алай озайтма! Төн йокламый кем утыра әле әнкәгез янында? Шул түтәгез түгелме? – Сүз көрәштерүләр киленнең саруын кайната башлаган иде, ахрысы, алгы якта самавыр кайнавын сылтау итеп, чыгарга ашыкты. Артыннан иярергә кушып, тегеләргә дә кул изәде. Соң чиккә җитеп – алҗуын сиздереп әниләре күзләрен йомган иде инде.
 

* * * 

Изрәп ял итәргә бик теләсә дә, күзеннән йокы качты шул әнкәләренең. Бу якты дөньяны калдырып китәсе кешенең гөнаһлы җирдә әле яшәп калачак дәвамына – газиз балаларына әйтәсе килгән сүзләре, үгет-нәсыйхәте бихисап та бит... Тыңлыйлармы, колак салалармы соң алар ачы тәҗрибә авазына? Ялгышлар ясый-ясый, абына-сөртенә үзләренчә яшәүне артык күрүләре хакмы? Хәер, табигать кануны бит бу: картлар – китә, яшьләр кала. Яшен яшәгән, ашын ашаган карт-корының – китәселәрнең нинди уй-гамьнәр белән бу дөньядан кичүен, әрнү-хәсрәт эчендә йөзгәнен каласылар каян белсен соң? Алар бүгенге белән яши. Үткән инде артта калган, онытылуга дучар ителгән дип уйлый алар. Ә бәлки, уйлап мәшәкатьләнмиләрдер?! Алар күзлегеннән, киләчәк әле ерак. Киләчәк – чәчәк тотып киләчәк! Шуңа ышана адәм баласы.

Ә китәселәрнең үгет-нәсыйхәт биреп, үзләре ышанган, табынганны мирас итеп калдырасы килә. Килә дә бит... Ата малы белән бала көн күрмәс, дигән борынгылар. Мирас итеп калдырырлык малы бармы? Булган кадәресен дә әрәм-шәрәм итеп, чәчеп, туздырып бетерергә күп сорамый яшьләр. Чөнки... үзең казганган җир кадерле, үз көчең белән эшләп тапкан мал бәрәкәтле. Бәхетне аны берәү дә, беркайчан, беркемгә әҗәткә биреп тормый!

Алгы якта Фазиләнең: «Моңарчы кеше көлдерүләре дә бик җиткән. Әни гомер буе түзде, без оялып яшәдек», – дип чәпчүен дә, Маһирә түтәләренең: «Аңа карап укаң коелмаган! Тату яшәделәр! Тату яшәүдән да көлсәләр! Көлке көлә килә, артыңнан куа килә. Көләсе көлеп туйгандыр!» – диюен дә – һәммәсен ишетеп ята бит ул. Дөньяныкы – дөньялыкта! Чынлыкта, Мәүлидә бик хикмәтле сүз әйткән түгелме соң?! Ә ул үзе кызларына ни әйтмәкче иде соң әле? «Без китәсе, сез әле каласы. Сер тулы бу дөньяда мәңгелек канун бар: авызың тулы кара кан булса да кеше алдында төкермә», дияргә теләгән иде түгелме? Без күргән-кичергәннәрне аңлар, төшенер өчен зиһенегез, акылыгыз җитәрме икән?» – дисә... Күрмәгәнгә күрсәтмәсен, күргәннәргә күркәм сабырлык бирсен, дип акыл өйрәтә башласа... Яратмый шул замана яшьләре вәгазь укыганны, әйтә башласаң, өйрәтмә, дип кенә җибәрәләр. Әнә, кызы да түтәсенә: «Бака ботын кыстыргандай...» дип торган була ич. 

Тәүбә, тәүбә... Балаларына үпкәләрлек, рәнҗерлек сәбәп юк югыйсә. Кемнеке – аныкы дигәндә, берсе өчен дә йөзе казарырлык булмады. Авырлык белән булса да тормышта һәркайсы үз юлын тапты. Эшләре бар, баш очында түбә... Тагын ни кирәк? Җан тынычлыгы! Шунысы гына җитенкерәми, ахры, замана яшьләренә. Муллаяны исән булса: «Әй син! Борсаланмый ят тыныч кына, Газраил килеп җиткәнен көтеп. Ничек кенә күңелеңне күрергә белми йөгерешеп йөриләр ич!» – дияр идеме?! Фәризәсе, әнә, Себер кадәр Себердән кайтып җиткән. Фазиләсе ярсучан, чәүчәләк инде. Нишләтәсең аны... Гомергә шундый булды. Арада бер холыксызы булмый калмый шул. Хәер, бүтәннәре күркәм холыклы булса, бер тырбызык араларына сыяр иде ничек тә... Бәлки, үзендәдер гаеп. Һәммәсен йөрәгенә җыйды. Алай ярый рәзе?! Фазиләгә йөкле иде. Шул чакта кичергән­нәре сабый йөрәгенә эз салган булса? Булмас димә!
 

* * * 

Күрше Мәүлидәнең Сабирҗаны белән Касыймнарның Муллаяны сугышка бер көнне, бер атка утырып чыгып киткән иде бит. Өч елдан артык ут эчендә, сугышта йөреп Муллаян авылга кайтып төште. Яраланып, михнәт чигеп, нык бетәшеп, әмма үз аягында кайтып керде. Ә Сабирҗан әйләнеп кайтмады. Суга төшкән кебек юкка чыкты – хәбәрсез югалды. Кара кәгазъ генә килде. Нишлисең, үз иркендә түгел шул яугир. Өч бала белән яшь көе ятим калган күрше Мәүлидәне жәлләп и елаган иде Бибисара. Жәлләмичә!Авылда бер чибәр иде ич Мәүлидә. Сабирҗаны – егет солтаны! Клубта театр куеп – Хәлил белән Галиябану булып уйнап, халыкны шаккаттырган, елаткан чаклары, ул җырлаулары дисеңме! Бер-берсенә тиң яр, дип тормады, очты бәхет кошы. Койрыгына ябышып, саклап кала алмыйсың. Оча да югала икән.

Кичке шәфәкъ сүнеп барганга ифрат серле тоелган, карлы-сыкылы абага яфраклары тоныклана төшкән тәрәзәгә күз текәп, үз уйларына чумып ята ул менә. Сугыш чорында үпкәне куырган суык төзәлмәс чиргә әйләнде бугай. Китмәскә... алып китәргә, ахры, исәбе. Көннәр язга авышканда китеп барасы килми бит әле! Күп тә үтмәс, карлы абагалар эреп агар. Кояш елмаер, тып-тып тамчы тамар. Ярсып-дулап ташу агар. Бакча ак чәчкәгә күмелгәндә ни җаның белән тыныч кына ятмак кирәк? Якты дөнья ансыз ятим кала ич. Язын тәрәзә йөзлегенә, өй кыегына оя корырга гадәтләнгән карлыгачлар юксыныр ич аны. Хәтерсез, чит-ят сыерчыклар килерме? Шомыртларның ак бөркәнчек ябынган кәләш­сыман назланып утырган мәлен бигрәк ярата шул! Тирә-якта выж-выж килеп йөзләгән бал корты, төклетуралар оча. Аннан миләш-кәләш актан киенә. Дөньяга ямь биреп, балкып утырган мәле – җирдәге оҗмах ич! Хәер, бар да үтә, үзгәрә. Миләш чәчәген коя. Яшькелт җим­шән бүртә. Кызыл күлмәк ничек килешә аңа! «Миләш­кәем, миләшкәем, нигә ачы җимешкәең» дип җырлый кыз-кыркын. Җырласалар ни! Радиодан ишетеп калганнардыр. Шифасын, тәмен белмәгәннәргә ачы ул. Өй түрендәге агачны җимешле диюеннән юкка көлә бала-чага. Миләш кенә димәссең бер дә! Аның өчен татлы җимеш, авыр чакларында савыктыргыч дәва булды бит ул. Җан дәвасы, йөрәгенә шифа! Аларныкы кебек мул җимешле миләш агачы авылда бүтән юк. Кешеләргә дә җитә, кош-корт та тук, тавык-чебеш, каз-үрдәк тә.

Тымызык тынлыкта оеп ята торгач, әллә төшләнә башлады инде. Кемдер «Мәүлидә!» дип дәшкәндәй булды. «Мәүлидә», дип әллә үзе саташа тагын?
Ул яткан җирдән торып ук утырды. Кара инде, бер урамда чапырыш күрше булып яшәп тә, кемнең ишеге кайсы якка ачылганын белми яшәгәннәр, диген, ә?! Алай да була икән! Ә бит дөньяныкы – дөньялыкта, диюләре хак!


* * * 

Ә ул чакта... Кояшлы яз башы иде. Йомышы төшеп, идарәгә керәсе итте ул. Чут төймәсе тартып утырган сипкелле Мәрзия, эшен ташлап, аңа текәлде. Кап-кара күзләренең утлы карашыннан әллә нишләп, куырылып китүе истә. Шулкадәр төбәлеп-текәлеп карамаса! Иртән мич ягып томалаган, ипи салган иде, битенә корым-мазар ягылып калмагандыр бит? Почмактагы чебен бизәп бетергән көзгегә күз ташлады: яулык читеннән бүселеп чыккан чәч алкасын рәтләде. Артык борчылырлык берни күзенә чалынмады. Чиста ак йөзе балкып, бите чак кына алсуланып тора. Аптырагач, үзе үк сорыйсы итте:
– Кызлар, нигә болай сәер итеп карыйсыз?
– Яратып инде. Яратып кына...
– Ә мин тагын ул-бу булганмы дип, курка калдым. 
– Бездән курыкма син, апа, – диде хисапчы Мөнирә авыр сулаган булып. – Күршеңнән курык... Көндәш ачысы – яман, дигән сүз бар ич. Беләсеңдер...
«Нәрсәне?» – дип сорарга ачкан авызы йомылмыйча калды, җыештыручы Халисә апалары чиләген ачу белән дөбердәтеп идәнгә куйды.
– Кеше ышандырып, җыен тузга язмаганны такылдап утырмагызсана! Ышанма дошман сүзенә! Боларның эше беткән, кеше тикшерәсе генә калган. 
– Ышанды, ди... Юк ла, – дигән булды Бибисара. Ә үзенең эченә ут йөгерде. Утсыз төтен булмый, диләр бит... Бәлки, чыннан да хактыр... «Ялган! Юк!» – дип тәкрарлады ул, абына-сөртенә өенә кайтып җиткәнче. Кайтып җитте һәм бусагадан атлауга кискән агач кебек идәнгә ауды. Нәкъ менә Фазиләсенә – икенчесенә авырлы икәнен шунда белде. Йөкле икәнен белмәсә, бәлки, бер-бер эш тә кылган булыр иде. Ихтимал, шул бала – туачак сабые тотып калгандыр да әле аны. Ялгыш адымнардан саклагандыр. 
 Мәүлидәне чын күңелдән кызгана иде ул. Тол хатыннарга тигән әз-мәз яклау да урап узды аны. Ил-көн каршында алар да – хәбәрсез югалганнарның гаиләсе дә гаепле гүяки. «Сатылгандыр!» «Бәлки, ул анда... теге якта газап-михнәт күрмидер?» Сөйлиләр, берәүнең дә авызына яулык каплап булмый. Берсеннән-берсе вак өч баласын, тормыш йөген сөйрәп өшәнгән Мәүлидәгә ничек кыен икәнен кем генә аңлый соң? Кеше кайгысы – кештәктә. Уфалла арбасына җигелеп утын-печән ташыйлар, сабыйларның көче җитми. Көндезге чәйгә кайткан иренә дә күршесенең аяныч хәлен аңлатырга тели ул.
– Карале, сиңәйтәм, көн дә ат җигәсең. Кайтарып аудар шуларга бер йөк утын. Сабирҗан хакына. Бергә чыгып киттегез. Ул кайтмады. Аның да хакы бардыр! – Ире дәшми-тынмый тыңлый – «ә?» дә дими, «җә!» дә дими. «Вакыт юк әле» дисә дә, колагына керә, йә утыннарын тиз-тиз ярып ташлый Муллаян яки печәннәрен абзар түбәсенә ыргытырга булыша. Кулы калмый ич. Күрше хакы – Тәңре хакы, дигәне дә бар бит әле аның. Күрше күршегә терәк булып, ярдәмләшеп яшәргә тырыша иде ул чакта. Сугыш елларындагы ачлык, юклык, җан әрнүләре әле басылмаган. Кешеләр ихлас, ярдәмчел иде.

Аның изге нияттән кылган гамәлен – күршегә ярдәм ит, дип ирен үзе үгетләвен кем белде соң? Гайбәтчегә барыбер ич. Тапканнар: «уҗым», имеш!
Карт миләш агачын кочаклап елады да әрнүләрен эчкә йотты Бибисара-бичара. Төтеннең кайсы яктан күтәрелгәнен тикшереп, әрләшеп йөрү ят иде холкына. Ә кем белә? Нидер булгандыр, бәлки. Гаиләсен ташлап чыгып китсә дә, ни кылыр идең? Йортны таркатмады, чыгып китмәде Муллаян. Балалары әтиле булып үсте. Сугыш тегермәне изгән, канлы өермәдән исән-сау котылып кайта алган ир затлары авылда гынамы, илдә-көндә санаулы заман иде бит ул. Ә шул чакта даулашып, ямьсезләнеп йөрсәме?.. Ни-нәрсәгә ирешер иде икән? Балалар нишләр? Теләсә кемне каратырдай матурлыгы белән ялгыз гомер кичерде чибәр Мәүлидә дә. Кем белә, Муллаян да ул кадәр үк сөттән ак, судан пакь булмагандыр. Таң атканда гына кайтып кергән чагын хәтерли әле ул аның. Йоклаганга салышып ятса да ишетте, уфтанганын да, баланың өстенә япкан булып текәлеп карап торганын да... Калыйммы-юкмы дип ачыргалангандыр. Мәүлидә, теләсә, үз ягына аударган булыр иде аны. Акылы җитте, гаиләне җимермәде. Муллаян гайрәтле, үзсүзле һәм гаярь, әгәр кыек-мыек сүз белән бәйләнә башласаң, холкын күрсәтер. Кадерле иде ир затлары! 

Ә эчтә, әнисенең хәсрәт-борчуын аңлагандай, сабые тибенде – Фазиләсе. 
Әй, шул елны ул ашаган миләш! «Үтең сытылырлык ачы ашап тешең дә камашмый икән дә, ничек тамагыңнан үтә?» – әнисендә сорау бихисап. Гаҗәпләнә, әмма кызының хәл-халәтен аңлый алмый йөди. Уңып та күрсәтте соң ул елны миләш! Ачыларын сыга-сыга как коярга гадәтләнде ул. Шуннан шифа тапкандай булды. Ә сердәш-миләш агачы өй кыекларын узып, буйга үсте. «Кемгә хаҗәт ачы миләш, кисеп кенә ташлыйк!» – дип балта кайраучы да аз булмады. Үсә төшкәч, улы да каныкты: күләгәсе генә, имеш... Сезгә тансык булмагач та... кирәксез, дигән сүз түгел ич. Кошлар рәхәтләнеп ашый аны, дип, яклады, кистермәде. «Син койган как авызга тәм кертә», – дип, кем генә сорап килмәде миләш кагын. Карасана, онытылган! Торадыр әле имгә – даруга дигән кагы! Шуның белән тирли-тирли чәй эчсәме?! Мәүлидә белән гөрләшеп чәй эчсәләр... Тәм керсен әле авызларга! Бөрешеп ятырга теге!

Гаҗәп хәл, кинәт кенә җиңеләеп, юрганны читкә алып, торып басты. Кермәгән Мәүлидәне көтеп утырсынмыни? Тау Мөхәммәткә каршы килмәсә, Мөхәммәт үзе тауга барыр, диләрме?! Тотар да үзе килеп керер ул аларга! Урам аша чыкканчы адашмас. Тегеләй ит, болай, дип, кеше өйрәтеп яисә иргә боерык биреп – тоҗырып утыру гына түгел бит ул: дөнья көтү дигәннәр аны. Сора, ела, ялвар – Муллаяны барыбер ишетми инде аны хәзер. Унынчы елын мәңгелек йортында – яралары сызлап интектерде, тынычлангандыр...
– Әнкәй! – Ишектән башын тыккан төпчеге Фәризәнең үзенә бер нурлы елмаю белән балкып, шатланып та, куркып та аваз салуы айнытып җибәрде.
– Кызым! Ачы тели күңелем, как телим! Төргәге белән суыткычның иң аскы тартмасында ятадыр. Чәй куй, Мәүлидә апаңа дәш... Авызга тәм керсен.
– Йөгердем, әнкәй. Лимон, как – авызга тәм кертә торганы! – Фәризәнең шатлыктан балкыган йөзе пыялалы ишек артында эрергә өлгермәде, атылып Фазиләсе килеп керде. Ишек төбендә туктап, еламсырап көйләргә тотынды:
– Әнкәй! Борчыган булсам, кичер, әнкәй! Күп борчу, хәсрәт китердем...

Әнисенең мәрхәмәтле күз карашын тоеп кыюланды, түргә узды. Күзләре кызарган, йөзе агарынып киткән. Шундый инде ул, юктан да шатлана-көлә, ис китмәслек сүзгә дә хәтере калып, җен майлары түгеп елый. Артык нечкә күңелле, рәнҗүчән... Тумыштан ук сәеррәк, күз яшьле, елак булды бу кызы, нишлисең? Сәбәпләре... бар инде. Эш-мәшәкатькә күмелеп иркә-назларын һәркайсына тигез бирә алмавы да хак. Көйсез тамгасы суктылар да... Этеп-төртеп кенә тормадылар торуын, тик шулай да... Һаман әрләү, акыл өйрәтү кемне бәхетлерәк иткән соң? Моң-сагышлары карындагы нарасыйга зыян салмагае дип һафалану, җаны яралы булганга әрнеп кызгануы эзсез узамыни. 
– Иркә песиемдер лә минем. Килче, бер сөйим әле үзеңне! – Әнкәсенә сырышты, сырт кабартып тормады кызы. Ул аны сиздермәскә теләп, яшереп кенә артыграк та яратты бугай. Әйтәсе сүз күз яше булып тамакка тыгылган. 
– Кызым, кичер, кырыс булдым. Гел гадел дә була алмаганмындыр.
– Син түгел, мин гафу сорарга тиеш, әнкәй... Бүгенгесе өчен генә түгел. Үткәнне кайтарып булса икән? Юк шул. Ире әйбәт, эше җиңел, рәхәт яши диләр мине. Бер караганда, алар хаклы. Эш бар, йорт, ир... Күңел генә китек.
 – Бала – бәхет, дибез дә бит, кемдер, бәласеннән – башаяк, дип тә юана.
– Юатма, әнкәй. Кирәкми. Үз хәлемне үзем беләм ич мин. Үзем гаепле. «Мәүлидә башкисәреннән ерак йөре», дип кисәткәнеңне хәтерлисеңме икән? Колакка элмәдем. Яраттым шул. Данил да ярата иде мине. Авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердек тә, качып киттек. Өйләнешәбез, дип хыяллана идек. Әнкәсе аяк терәп каршы торды. Мин – бәхетсез, Данил харап булды.
– Тормыш катлаулы, кызым. Кайсыбыз хаклы, нәрсәнең хата икәнен бер Хода белә. Зарланма да, үкенмә дә. Нәҗип кияү – бер дигән. Көеңә генә тора.
– Ул мине кызганып... юк ла, яратып өйләнде. Ә мин... Данилга үч итеп... Әнисе итәгенә тагылган-җебегән, дип, чынлыкта, ачу итеп, тоттым да беренче очраган егеткә – Нәҗипкә кияүгә чыктым. И, ник сөйләп торам, ахырын беләсең ич, – диде. – Хыянәтне кичерә алмады, үзе теләп ут эченә Чечняга китеп барды Данил. Һәм башын салды. Белсәң... – Фазилә, әрнеп-өзгәләнеп эч серен түкте дә тынып калды Караңгыланган йортта әле ут алмаганнар. Алгы яктагылар дөнья мәшәкатьләре белән артыграк мәшгуль, күрәсең. Маһирәттәләре башын мендәргә төрткәндер дә йокымсырап киткәндер.
– Белсәң, үзәк-бавырларыма кадәр көйдерде, кара күмер итте шул ут. Шуңа күрә күкрәгемә кысып сөярлек балам юктыр... Чөнки барысы янган, көйгән. Үземне жәлләмим, Нәҗип кызганыч. Нәселе калмый. Кит, дим дә...
– Ялгышма, бала. Ярата ул сине. Ярату хакына барсын да кичереп була.
Фазиләнең йөзе ачылып китте, күзендә очкын кабынды.
– Дөньяныкы – дөньялыкта! Хикмәтле сүз бит, әйеме, әнкәй!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хикәя әле язылып бетмәгән сыман. азагын укыйсы килә)

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хикэя язылып беткэндер дип уйлыйм. Уткэндэгелэр белэн яшэмэгез, упкэлэшмичэ, булганнын кадерен белегез дигэн мэгънэ ята монда.

      Хәзер укыйлар