Логотип
Проза

Миләш ачысы

Капка ачылып ябылган тавышны ишеткәч: “И Ходаем, тагын шул Сәвия карчык кереп киләдер инде. Керсә чыга белми, йөри шунда эш калдырып”, - дип, сөйләнә-сөйләнә Әлфия ишеккә таба атлады.

Ашыкмый шул Сәвия әби: өйдә көтеп утырган кешесе, умырып эшләрдәй эше юк. Ялларда балалары килгәч, җыештырып, ашарына әзерләп китәләр. Балалары күпме генә үзләренә чакырсалар да, алар янына китеп яшисе килми аның. “Яшәгән кадәр яшәмәм, үз йортымда җан бирергә язсын,- ди дә, аннан үзенчә матур гына кеткелдәп көлеп: Бергә булыйк, аерым торыйк, - дип өстәп куя.

Әлфия эченнән генә сукранып, күрше әбигә болдырдан йортка керергә булышты. “Сәвия карчыкны, бәлки, кереп йөрүеннән биздерермен”,- дип болдыр баскычларын быел иреннән махсус рәвештә текә итеп эшләткән булган иде ул. Юкка гына булды тырышуы. Җитмәсә, Әлфиягә тагын бер мәшәкате өстәлде: Сәвия әбинең кеше ярдәменнән башка текә күтәрмәләрне “җиңәрлек” егәре юк иде. - Исәнме, Әлфия балам, син төшке ашка кайтканда кереп чыгыйм әле, дип кердем. Атна уртасында балалар белән сөйләшеп алмасам, тынычлап йоклый алмыйм.

- Сәвияттәй, балаларыңнан телефон керттерер идең йортыңа, кешегә кереп җәфаланып йөргәнче. Мин дә бит яшь кеше түгел хәзер, кеше көен көйләп йөрергә. Өч айдан пенсияга чыгам, Аллаһы бирсә! - И-и-и Әлфия балам, сиңа да илле биш туламыни әле?

Шуннан соң какча куллары белән яулыгын рәтләгәндәй итеп: “Кызлар кебек бит әле син, сөбханалла, күзләр тимәсен!”, - дип, гадәттәгечә, телефон куелган өстәл янындагы урындыкка килеп утырды. Бер мизгелгә аның күз алдыннан күрше район кызы Әлфиянең килен булып төшкән вакытлары, кайнана тиешле кешенең бик тә усал булып, Әлфияне җәберләүләре, шул чагында Сәвияттәйләрнең Әлфиягә терәк булып яшәүләре, бәбәй тапкан саен, кырык көнгә кадәр мунча ягып юындырулары, йорт тергезгәндә акчалата ярдәм итеп торулары, тагын шунда әллә нинди эшләре сызылып кына үтеп китте.

Сәвияттәйнең: “Әлфия балам, ачуланма инде, телефон кертергә үзем каршымын. Атнасына бер булса да сезне урап чыксам, аякларым язылып китә”,- дигәнен ишетмәмешкә салышып, Әлфия аш-су бүлмәсендә табак-савыт шалтырата башлады.

Әлфияне пенсиягә озату мәҗлесен ике атна рәттән уздырдылар: беренче табынга бергә эшләгән коллективын, ә икенчесенә туганнарын җыйдылар. Туганнарын җыясы атна уртасында Сәвияттәй кинәт кенә, йоклаган җиреннән фани дөньяны ташлап китеп барды. Ире Радик: “Әллә кичереп торабызмы бер-ике атнага мәҗлесне, күршедән генә олы мәет чыкты”, - дисә дә, Әлфия ризалашмады.

- Аннан бер калса, кала инде ул, тимерне кызуында сугарга кирәк!

Радикның: “Соңгы атналарда телефонга да керми башлаган иде мәрхүмә”, - дигәненә Әлфия бер сүз дә эндәшмәде.

Мәҗлесләр бик күңелле, мул узды. Тәнәфесләрдә Әлфия: “Картлыгымың яшьлегенә генә керәм әле”, – дип, очынып-очынып рәхәтләнеп биеде. Тик торырга яратмаган, энергиясе ташып торган Әлфиянең пенсиягә чыккач, планнары, кем әйтмешли, “наполеонча” иде. Тик “Аллаһы боерса” дияргә онытканмы, әллә башка сәбәплеме, пенсияга чыккан беренче айны ук Әлфия аяклары белән җәфалана башлады. Шифаханәләрнең дә файдасы булмады: өй эчендә көчкә генә атлап йөрердәй булып китте. Ишек алдына чыгып йөрергә җайлы булсын өчен ире Радиктан текә күтәрмәләрен дә сүттереп ыргыттырды.

Беркөнне, әбиләр чуагы башлангач, кызышып китеп, култык таякларына таянып, Әлфия капка алларына чыгып утырды. Күзе Сәвияттәйнең, өй алдында төште. Кып-кызыл тәлгәшләр эленгән, ботакларын күтәрә алмыйча утырган миләш агачы! Тел очына миләш ачысы килдеме, Сәвияттәйне искә төшердеме – Әлфия үзе дә сизмәстән балаларча үксеп елап җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рлзалия ханым дорос я за. Бигрэк кыска языдган, hэм тамамланмаган бы хикэйэ. Как сложилась дальнейшая судьба героини итд.итп?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рәхмәт, Люция ханым. Әйе, шулай тиз- тиз генә укыганнан соң озааааак итеп уйларга, уйланырга оеткы салып калдырасыз. Тирән мәгънәле, тәрбияви, алай да була әле ул дип фикер йөртергә җирлек тудырасыз. Уңышлар Сезгә.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Зур Рэхмэт барыгызга да

        • аватар Без имени

          0

          0

          Кыска гына хикэя, э никадяр озак уйландыра!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Кунеллэрегезне чыгарып салырга булышканым очен чын кунелдэн шатмын!

            Хәзер укыйлар