Логотип
Проза

Мәҗлес

Хикәя

Эльмира ИБРАҺИМОВА

Күптән көткән бәйрәм бүген – 50 яшьлек юбилей! Бергә торуларына да 30 ел – энҗе туйлары! Әй, җитез булганнар да инде! Армиядән кайтты да, өйләнештеләр дә шул. Аның каравы, хәзер үсеп буй җиткән, үз тормышларын корган балалары, тупылдап йөгерешеп йөргән оныклары бар. Шул ук вакытта үзләре дә егет белән кыздан ким түгел. Зәбирәсе бар яклап уңган булды – сүз юк. Менә әлеге мәҗлесне дә ул оештыра. Район үзәгеннән махсус пешекчеләр яллады. Алдан барып менюларын өйрәнеп, авыл җире өчен тансык булган «балык өстәле»н сайлады. Аннары бирелгән исемлек буенча азык-төлек хәстәрләде. Бүгенге көндә иң күп сораулы (гадәттә   яхшыга сорау күп була) тамаданы эзләп тапты, фото һәм видео төшерүчеләргә заказ бирде. Мәҗлесләрне җиренә җиткереп үткәрергә ярата ул. Ни дисәң дә, андый бәйрәмнәрдә кирәкле кешеләрне кунак итеп, ачылмаган ишекләргә ачкыч яратырга форсат туа. Гади укытучыдан башлаган ирен директор итеп, соңрак силсәвит рәисе итеп үрләтүләре артында Зәбирәнең елгырлыгы ята. Менә хәзер Гамирын район хакимиятенә чакырмаслар микән дип тырышып йөрүе. Кунакларны өч төркемгә бүлеп, өч тапкыр бәйрәм итәргә карар кылдылар. Беренчесенә, әлбәттә, җитәкчеләр, урындагы кешеләр, эшкуарлар чакырылды. Икенчесенә – авыл җирлегендәге бүген кулга-кул тотынышып эшләргә кирәк булган «вак түрәләр» килде. Өченчесендә чират туганнарга, кода-кодагыйларга, балаларга һәм оныкларга иде. Тамаданың һәр көн өчен текстларын да, уеннарын да, хәтта җыр-биюләрен дә Зәбирә җентекле тикшереп чыкты.  Шулай итмичә булмый, чөнки һәр катламның үз зәвыгы, таләпләре. Укытучы кеше буларак, ул аларны яхшы аңлый һәм аера белә. Менә ни өчен Гамир тулысынча хатынына ышанды. Беренче ике мәҗлес тиешле дәрәҗәдә,  нәкъ Зәбирә теләгәнчә гөрләп узды. Иренең дә күңеле булды, кунаклар да бик канәгать таралышты. Бүгенгесе дә шул югарылыкта үтсә, Гамирның алтын юбилеен озак сөйләячәкләр әле. 

Өчәр тапкыр район үзәгендә кафе арендалап, акча түккәнче, колхозның сабантуй өчен ясалган тирмәсен алып ишегалдына кордылар. Өстәл тезәм дип, кыйммәтле кәнәфиләрне, чит ил гарнитурларын кузгалтып бозып йөргәнче бик отышлы. Тасма-тукыма-шарлар белән мәҗлес бизәүчеләрне чакыртып эчен ямьләгәч, шәһәр рестораннарына алыштыргысыз булды да куйды! Атна саен шиңгән гельле шарларны яңартып кына барасы.

Теге мәҗлесләрдә һава торышы заказ буенча бирелгән кебек яхшы булган иде. Монысында гына иртәннән бирле кара болытлар йөзә, вакыт-вакыт салкын җил исә.

– Яумый торса ярар иде, бәйрәмнең ямен җибәрә юкса, – дип, әледән-әле тәрәзәгә күз ташлый Зәбирә.

Балалары сабыйларын ияртеп кайтып җитте җитүен. Кода-кодагыйлары да ерактан киләсе түгел. Туганнарының машиналары чит илнеке булуы борчыймы, тамаданың һаман килеп кермәве тынгы бирмиме – нигәдер күңеле тыныч түгел.

– Хафаланма, бар да яхшы булыр, – дип, Гамир сөекле хатынының иңеннән кочып алды. – Ишегалдына кадәр асфальт, «выжт» итеп килеп туктарлар!

Чыннан да, ярты сәгать эчендә чакырылган кунаклар бер-бер артлы тезелешеп килеп бетте. Соңгылары капканы ачканда, бүгенгә хушлашам инде дигәндәй, бер күренеп алды да, кояш соры ямьсез болытлар арасында югалды. Күп тә үтмәде, ялтырап яшен яшьнәде, аннан колакны ярырдай итеп күк күкрәде. Тагын яшен, тагын күкрәү... Җил бәйдән ычкынган холыксыз үгез сыман, урамның теге очыннан, юлында ни күрә шуны күккә күтәреп очыра-очыра, бу табага килә иде. Менә-менә килеп җитеп, тирмәне кунаклары-ние белән болгап очыра дигәндә, яңгыр шыбырдавы ишетелде. Күз сирпеп алганчы көчәеп, чиләкләп коярга кереште. Тәрәзәсез тирмәдә сөйләшергә дә кыймый тынып калган кунаклар тавышлар буенча тыштагы хәлләрне чамаларга тырышты.

– Бозлап җибәрә бугай, – диде Гамирның бертуган җизнәсе.

– Уху, – диде кемдер. 

Һәм тагын тынлык урнашты. Унбиш минутлап дәвам иткәч, яңгыр тавышы басыла төште. Шунда гына мәҗлескә җыелучыларга җан керде. 

– Менә иште ичмасам! 

– Тирмәне күтәреп ала дип торам.

– Бүгенне көткән икән...

– Әле ярый җыелып беткәнне көткән диген! Юлда булсак агып китәр идек.

– Күрдегезме, хәтта яңгыр безнең мәҗлесебезгә комачауламый яварга тырыша. Сөеклем белән 30 ел гөрләшеп кенә яшәгәнне белә ул!

Бәйрәмебез дә гөрләп үтәргә тиеш. Шулай бит, Зәбирәм?

–  Әлбәттә!  Алтын юбилярның ялтыравыннан бераз көнләшеп кенә китте ул. Тик җырдагыча –  «Главней всего погода в доме, а все остальное суета». Әйдәгез, хөрмәтле кунаклар, табын артына рәхим итегез. Гамир, кунакларга булышасыңмы? Мин тамадага шалтыратып карыйм әле. Килеп җитеп өлгерми калды, яңгыр юып алып китмәде микән үзен?

– Әйдәгез, әйдәгез. Үтегез җайлап кына...

Хуҗа кунакларны утырткан арада, Зәбирә аулаккарак чыгып, телефоныннан кирәкле номерны җыймакчы булды. Тик кесә телефоны тотмый иде. Ул өйгә кереп, телефон трубкасына үрелде. Әмма анда да тынлык. Әнисенең йөзендә борчылу чаткыларын  кызы күреп алды. 

– Ни булды, әнием? – диде ул салатларны тирмәгә алып чыгып барган җиреннән туктап.

– Телефоныңны биреп тор әле, безнекеләр тотмый.

– Файдасыз, әни, связь юк. Ут та юк. Электр чыбыгы өзелгәндер ул... – дип тезеп китте кызы, артыннан ияргән килене алар янында туктагач. – Бәлки, бераз көтәргә кирәктер? Килеп җитәр.

Зәбирә сәгатькә күз ташлады. Билгеләнгән вакыттан ярты сәгать узып киткән иде инде. Тагын да көттерү килешмәс.

– Юк, мәҗлесне башларга кирәк. Дамир кайда? 

Үз бүлмәсендә кияве белән телефонда нидер карап утырган улының тавышы ишетелде.

– Монда без! Чыгабыз, чыгабыз.

– Бар, тиз генә югары оч Рәсил абыеңның улы Рөстәмгә менеп төш. Гамир абыең мәҗлескә гармунчы итеп чакырды, очып килеп җитәргә кушты диген. 

– Телефоны юкмыни? Әй, тотмый бит әле. Бәлки, син барырсың? – дип, киявенә борылды Дамир. 

– Мин сиңа әйттем. Тиз бул! Бер аягың монда, икенчесе тегендә. Дамира! 

Үз исемен ишетүгә, бер адым алга атлаган солдат кебек, кызы әнисе янына килеп басты. 

– Зинираны чакыр әле.  Ул бит сәнгать институтында укый. Тамада булып та йөри башладым дигән иде бугай. Юкка чакырдыммыни мин аны?..

Озак тормады, бертуган апасының кызы килеп керде.

– Әйе, Зәбирә апам. Ни булды? Нигә чакырдың?

– Хәл болайрак тора, туганым. Тамада килеп җитмәде, аппаратура эшләми, ә мәҗлесне башларга кирәк. Үзем ачып җибәрермен, сөйләрмен, әмма уеннар уйнатуны сиңа йөкләргә туры килер.

– Ой, – дип артка чигенде Зинира. –  Минем тәҗрибәм әлегә бик аз ич. Булдыра алырмын микән...

– Курыкма, курыкма. Үзем булышырмын. Таныш кешеләр арасында тәҗрибә дә туплый торырсың.

– Ярый, эшләп карармын, – диде Зинира баш тарту барыбер кабул ителмәячәген аңлагач. 

– «Карармын» түгел, ә «эшләрмен»! Димәк, килештек! Сиңа уеннар әзерләргә кирәк булыр. Уйлый тор, яме. Вакыты җиткәч, үзем эндәшермен.

Ишектән Гамирның башы күренде.

– Җимешем, кунаклар утырышып беттеләр. Сине генә көтәбез!

– Чыгам, җаныкаем, чыгам. 

Зәбирә пион чәчәкләре төшерелгән зәңгәр озын күлмәген итәгенә кадәр сыпырып төшереп, үкчәле туфлиләрен киде дә, көзгегә карап елмайды. 

– Ух! – диде ул имтиханга кереп баручы студент кебек. Һәм итәген ике бармак очы белән генә күтәрә төшеп, вак-вак атлап чыгып китте. Өйдәгеләр дә аның артыннан иярде. 

Мәҗлес ярыйсы күңелле башланды. Башта улы гаиләсе белән тәбрикләде, аннан соң кызлары сүз алды. Атна саен бер үк әйбер сөйләсәләр дә, кочаклап елашып та алган булдылар, бүләкләрен дә тапшырдылар. Оныклары да шигырьләрен нәкъ Зәбирә өйрәткәнчә сөйләп чыктылар. Тәмам ятлап беткәннәр иде булса кирәк. Алардан соң кода-кодагыйлары, туганнары теләкләрен җиткерде. Остараклар үз сүзләре белән әйтте, телгә ярлылар һәм кеше алдында каушый торган гадәте булганнар открыткада язылган шигырьләрне укып котлады. Тамадаларның гадәттә тәбрикләү өлешен кыска тотуына күнеккән кунаклар арасында озын-озак сөйләүче табылмады. 50 парның сүзе бер сәгатькә сыйды да бетте. Аннан соң һәркайсы үз иңеннән авыр йөк төшергәндәй җиңел сулап ашарга кереште. 

Тынлык паузалары акчалы конвертлар тапшырылып, тостлар әйтелеп беткәч, беренче кайнар аштан соң сизелә башлады. Баштагыларын Зәбирә үзе уен сүзләр, шаярулар, кыстау белән тутырып килде. Әмма торган саен алар ешайды һәм озынайды. Шуңа күрә гармунын күтәреп Рөстәм килеп кергәч, хуҗабикә иң кадәрле кунагын көтеп алгандай шатланды. «П» хәрефе итеп тезелгән табынның «бер аягы»нда утырган улын торгызып урын бирде.  

– Гармунчы дускаем, сине тилмереп көттек! – диде Зәбирә аның иңбашына кулын салып. Һәм иелә төшеп, өстәп куйды: –  Тамак чылатып ал да, бер-ике җыр башкар инде, Рөстәмкәем. Аннан иркенләп ашарсың.

Күптән гармунын кулына алганы булмаса да, укытучысының сүзен кире какмады егет. Махсус уку йортларында укымады, мәктәп түгәрәгендә өйрәнгәне белән генә йөри инде ул. Вакытында район үзәгендәге музыка мәктәбенә барырга теләге көчле иде. Әмма әтисе: «Бу заманда гармунчы кемгә кирәк? Шуның өчен бензинга акча түкмибез!» – дип каршы төште. Чыннан да, чират торучы юк. Үзлегеннән өйрәнгән берничә җырын клубтагы Яңа ел һәм 8 Март кичәсенә чакырып җырлаталар да, шуның белән вәссәлам. Туйларда да, башка мәҗлесләрдә дә катнашканы юк. Иң күбе су юлына озата бара... 

Үзе белгән җырларны бер сулышта башкарып чыкты Рөстәм. Кунаклар чәбәкләп тагын җырлавын сорасалар да, «җыр китабым югалды, башканы өйрәнеп өлгермәдем», дип көлде генә. 

Чират Зинирага җитте. Зәбирә апасы күз кысуга ул кечкенә кәгазь тартма тотып уртага чыгып басты. 

– Хөрмәтле кунаклар, әйдәгез уйнап алыйк! Уен бик кызыклы. Менә бу тартмада сүзләр язылган кәгазь кисәкләре. Һәммәгез чиратлап шунда язылган сүзне укырсыз. Әмма уен шарты буенча иң элек ир-атларга сүз.  Башлыйбызмы? Башладык!

Беренче булып табын түрендә утырган чәче агара башлаган кодага тартма сузылды. Ул язуны алды да елмаеп кына кулын өстәл астына яшерде. 

– Йә, йә!?  – диде Зинира мутлашып. – Тыңлыйбыз сезне!

Кода кеше кыенсына иде. 

– Юк инде, мондый сүзне кычкырып әйтмиләр, –  диде ул кәгазьне йомарлап.

– Уен гына ич бу, кода. 

– Әйе шул. Барыбыздан да әйттерәчәк,- дип Зәбирә сеңлесенә ярдәмгә килде.

– Чират буенча, теләсәләр-теләмәсәләр дә, кәгазь кисәген алып укый башладылар. Кемдер кычкырып көлде, кемдер оялып кызарды. Арадан

Гамирның җизнәсе генә: «Булмаса, тәнәфескә чыгып керик», – дип, уенны өзәргә батырчылык итте. Калганнар сөенә-сөенә аның тәкъдимен күтәреп алдылар һәм, хуҗа рөхсәтен көтеп тә тормастан, өстәл артыннан кузгала башладылар.

– Әйе шул, әйдәгез аякларны яздырып үзебезчә бер өздереп биеп алыйк! – Зәбирә гармунчыны күтәреп диярлек торгызды да ишеккә таба этте. Үзе шул арада ирен култыклап аның артыннан иярде. Тик коеп яуган яңгырдан соң ишегалдындагы чирәмдә биерлек түгел иде.

Хуҗабикә кунакларны урамдагы асфальтка әйдәде. 

– Менә монда ут чәчрәтеп тыпырдарга була! Әйдә, Рөстәм, өздер үзебезнең бию көен!

Рөстәм бөгелә-сыгыла бию көен уйнарга кереште. Тик кунаклар арасыннан нибары берничә хатын-кыз гына Гамир белән Зәбирәгә кушылды. Бераз тыпырдагач, Зәбирә халык арасыннан киленен табып, уртага тартып чыгарды һәм бөтереп әйләндергәч:

– Чакыр Дамирны! – дип, аны ташлап, кызына китте.

– Кияү кайда? Биергә, давай! 

Кызы шунда ук ирен эзләргә кереште. 

Зәбирә кунакларны бер яктан түгәрәк эченә чакырып чыгара торды,  тегеләре икенче яктан койма ышыгына тезелә тордылар. 

– Бәй... Ник биемисез? – диде хуҗабикә тәмам гаҗизләнеп. 

Кемдер аягы аруына сылтанды, кемдер сулышы кысылуына... Ә кемдер гармунчыны әкрен уйнауда гаепләде.
Биетеп булмасын аңлагач, Зәбирә Зинираны чакырды. 

– Биемисез, бәлки уйнап алыргадыр? 

Бу сүзләрне ишетүгә кунаклар, кош күргән бөҗәкләр сыман, елгыр-елгыр качышырга кереште. Кем койма буенда тәмәке көйрәтүчеләр арасына чумды, кем өйгә кереп китте, кем тирмә артына ышыкланды...

Шулай бераз газаплангач, янә табынга җыелдылар. Керүләренә яңа кайнар аш бирелгән иде. Берникадәр вакыт тирмә эчендә калакларның тәлинкәгә бәрелүе белән авызларның чәпелдәве генә ишетелеп торды.  Алар  тынгач, янә хуҗалар торып басты. 

Бу юлы беренче булып сүзне Гамир башлады. 

– Җәмәгать, бәлки, җырлап алырбыз?

– Әйдәгез!  – диеште кунаклар. –Нинди җыр җырлыйбыз соң?

– Табында бер җыр бар инде ул – «Күбәләгем»! – диде Гамирның җизнәсе. Зәбирә аның тәкъдимен хуплады. 

– Әйе шул! Рөстәмкәем, башладык! 

Күбәләк гөлләргә кунса, гөлләр тибрәлә микән....

Җырның беренче куплетын ярыйсы шома җырладылар, икенчесен дә ерып чыктылар. Тик өченчесендә башкаручыларның тавышы азая төште. Арада буталып янә беренче куплетка күчеп китүчеләр дә ишетелде. Шунлыктан җыр ахырына барып җитми өзелде. Икенче җыр сайларга кирәк иде.

Дәвамы бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар